ch
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

前往频道在 Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

显示更多
未指定国家未指定类别
301
订阅者
+224 小时
+47 天
+2030 天
帖子存档
Узган ялларда Казанда Печән базары үтте. Источник: https://t.me/tatardesign_official/6374

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында дүртенче һәм аннан соңгы бала туу өчен 200 000 сум түләргә планлаштыралар. А
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында дүртенче һәм аннан соңгы бала туу өчен 200 000 сум түләргә планлаштыралар. Аны алу өчен Апас районы территориясендә кимендә бер ел яшәргә кирәк. Источник: https://t.me/tatmediaofficial/143668

Шәхри Казан: Шимбә көнне (в субботу) Баулы шәһәренең универсаль спорт залында «Нургали батыр» дип исемләнгән Нургали Усманов
+3
Шәхри Казан: Шимбә көнне (в субботу) Баулы шәһәренең универсаль спорт залында «Нургали батыр» дип исемләнгән Нургали Усманов истәлегенә яшьләр арасында милли көрәш буенча республика турниры узды.
Баулыда әлеге турнир 2014 елдан бирле үткәрелеп килә, без аны башта өлкәннәр арасында башлап җибәргән идек. Иң көчле көрәшчеләр килеп, шушы залда бил алышканнар иде. Шундый зур, матур көрәшне балалар да күрсеннәр, аны районда үстерү максатыннан башлаган эш бу,– дип сөйләде Вил Усманов.
Источник: https://shahrikazan.ru/news/sport/korascelar-baulyda-nurgali-batyr-turniryna-yeldy

Repost from N/a
Мемның эчтәлеге: Мин - Руслан. Татарча яхшы сөйләшә алмыйм Актуаль сүз | Татар яңалыклары | t.me/tatar_word TATAR MEMES | тат
Мемның эчтәлеге: Мин - Руслан. Татарча яхшы сөйләшә алмыйм Актуаль сүз | Татар яңалыклары | t.me/tatar_word TATAR MEMES | татар мем | t.me/tat_memes

Россия һәм Әфганстан арасында Халыкара ислам коридорын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Коридор Татарстанда маршрут башлану
Россия һәм Әфганстан арасында Халыкара ислам коридорын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Коридор Татарстанда маршрут башлану белән Россия территориясе аша узарга тиеш. Алга таба-Төрекмәнстан һәм Әфганстан.
Ислам коридоры хәләл продукцияне йөк ташуның (грузоперевозок) мөһим элементы булачак. Киләчәктә коры җир буенча да, елга һәм диңгез буенча да маршрутлар эшләнәчәк.
Россиядән Әфганстанга нефть продуктлары, үсемлек майлары, он (мука), шикәр, электр һәм нефть-газ җиһазлары (оборудование) экспортланачак. Яңа маршрут йөк ташуның түбән бәясе белән аерылып тора. Источник: https://www.tatar-inform.ru/news/tatarstan-i-afganistan-gotovyat-k-zapusku-mezdunarodnyi-transportnyi-koridor-6009957

Россия халык өчен электр энергиясенең арзанлыгы буенча G20 илләре өчлегенә керде. Йорт хуҗалыклары өчен киловатт-сәгатьнең ур
Россия халык өчен электр энергиясенең арзанлыгы буенча G20 илләре өчлегенә керде. Йорт хуҗалыклары өчен киловатт-сәгатьнең уртача бәясе: 1. Согуд Гарәбстан - $0,05 2. Төркия - $0,066 3. Россия - $0,068 (5,26 сум) ... 18. Бөекбритания - $0,35 19. Италия - $0,37 20. Алмания - $0,4 Источник: https://ria.ru/20251206/strany-2060262814.html 2021 ел өчен график.

Хәерле иртәләр! 1930 еллар җырлары. #татар_җырлар. Сарман. Халык һәм Госман Әлмиев сүзләре. Халык музыкасы. Госман Әлмиев "Сарманны" беренче тапкыр 1938 елда Мәскәүдә башкарды. Җырчының туган җирендә бу җырны «Әрә» дип йөрткәннәр, ә Мәскәүдә җыр яңа исем алган. Госман Әлмиев кайбер сүзләрне үзгәртте. Шул ук вакытта, Сарман районына килеп эләккәч, Әлмиев анда башкача җырлауларына гаҗәпләнде: агач та, тирәк тә юк. Госман Әлмиев Совет халык җыры каноннарына нигез салды. Күпләр әлегә кадәр «Сарманның» конкрет авторы барлыгын белми. Источник: https://100tatar.ru/30ru

Шулай ук кичә Мәскәүдә Даян музыкаль ансамбле концерты да узды.

Кичә Мәскәүдә Салават концерты узды. Иң популяр өч җырны Салават чыгышы ахырына калдырган.

Томскида Roblox уен платформасын тыюга каршы митинг уза. Митингның куркынычсызлыгын полиция тәэмин итә. Источник: https://t.m
+2
Томскида Roblox уен платформасын тыюга каршы митинг уза. Митингның куркынычсызлыгын полиция тәэмин итә. Источник: https://t.me/bbbreaking/221281

Франция хакимияте Нотр-Дамның тарихи витражларын негрлар сурәтләре белән витражларга алыштырачак, дип хәбәр итә AFP. Әлеге ка
+3
Франция хакимияте Нотр-Дамның тарихи витражларын негрлар сурәтләре белән витражларга алыштырачак, дип хәбәр итә AFP. Әлеге карар җәмәгатьчелекнең (общественности) протестларына һәм экспертларның каршылыгына карамастан кабул ителде. Яңа витражлар - заманча рәссам Клер Табуре эше. Аның эше фотосурәтләрендә. Источник: https://t.me/bbbreaking/221274

Украина хәрби-диңгез көчләре реактив пилотсыз катерлар белән VIVA төрек судносына 13 декабрьдә һөҗүм итте. Судно көнбагыш мае ташыды. Судно Украинаның икътисади зонасында булган. Суднода Төркиянең 11 гражданы булган, экипажның берсе дә зыян күрмәгән. Төркия Тышкы эшләр министрлыгы (МИД) Россиядән һәм Украинадан Кара диңгездә хәрби хәрәкәтләрне туктатуны таләп итте. Источник: https://t.me/bbbreaking/221250

Мәскәүдән бер хатын кызы белән кечкенә Кар бабай ясады, ә соңыннан коммуналь хезмәткәр аның өчен фотосессия үткәргәнен күрде. Ир-ат ракурсны бик җентекләп сайлаган.

Шәхри Казан маддәсе: Яңа тренд – балалар һәм яшүсмерләр яңа төрле “йорт хайваны” ала башлаган Ике күзле ташларның киемнәре, р
Шәхри Казан маддәсе: Яңа тренд – балалар һәм яшүсмерләр яңа төрле “йорт хайваны” ала башлаган Ике күзле ташларның киемнәре, ризыклары, хәтта паспортларына кадәр бар. Эт тә, мәче дә түгел, таш! Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/amgyiat/iana-trend-balalar-ham-iasusmerlar-iana-torle-iort-xaivany-ala-baslagan

Британия галимнәре Саффолк графлыгында дөньяда иң борынгы кул белән ясалган учак (костер) дәлилләрен тапкан. Ул якынча 400 ме
Британия галимнәре Саффолк графлыгында дөньяда иң борынгы кул белән ясалган учак (костер) дәлилләрен тапкан. Ул якынча 400 мең ел элек кулланылган, дип хәбәр итә Nature журналы.

Кичә төп халыкара яңалыклар берсе. Хегсет (сул яктан) Дрисколлны Украина буенча тыныч сөйләшүләрдә катнашудан артык инициатив
Кичә төп халыкара яңалыклар берсе. Хегсет (сул яктан) Дрисколлны Украина буенча тыныч сөйләшүләрдә катнашудан артык инициатива күрсәткәне өчен читләштергән (отстранил), дип яза The Telegraph. Исегезгә төшерәбез, Дрисколл (тынычлык планы тарафдары) элегрәк Келлогны (сугыш тарафдары) алыштырды. Дрисколл барлыкка килү белән "договорнячок" турында сөйләшүләр көчәйде. Источник: https://t.me/bbbreaking/221220

1980 елгы Олимпиададан аю РФ җыелмасының талисманы булачак. Яңа образ күпләргә ошамаган зәңгәр аюны алыштырачак.
1980 елгы Олимпиададан аю РФ җыелмасының талисманы булачак. Яңа образ күпләргә ошамаган зәңгәр аюны алыштырачак.

Татар ядкарьләре маддәсе: һәр елны 13 нче декабрьдә Россиянең күп кенә төбәкләрендә Аю көне билгеләп үтелә. Ни өчен нәкъ менә
Татар ядкарьләре маддәсе: һәр елны 13 нче декабрьдә Россиянең күп кенә төбәкләрендә Аю көне билгеләп үтелә. Ни өчен нәкъ менә 13 декабрьдә дисезме? Чөнки бу көнне барлык аюлар өннәрендә кышкы йокыга талалар һәм язга кадәр чыкмыйлар дип санала. «Аю» (лат. Ursus) - ерткыч имезүче (хищное млекопитающие). Палеонтологик мәгълүматларга караганда, аюлар нәселе 5-6 миллион ел элек барлыкка килгән. Хәзерге вакытта аларның төп 4 төрен (көрән, ак, ак күкрәкле аю, барибал яки кара аю) аерып чыгаралар. Алар барысы да моннан 1-2 миллион ел элек яшәгән этрус аюына барып тоташалар (восходят к этрусскому медведю) дип исәпләнә. Безнең бабаларыбыз - борынгы төркиләрдә аю тотем хайван исәпләнгән. Аңа бәйле бик күп йолалар (обрядов), ырымнар (ритуалов), мифлар булган, бүген дә аларның калдыклары (остатки) саклана килә. Мәсәлән, Себер татарларының өлкән буыны аю биюе дип аталган аучыларның ауга чыгар алдыннан (охотники перед охотой) башкара торган ритуал биюләрен хәтерлиләр. Аларда бүгенге көндә дә 14-16 яшькә җиткән ир балаларны беренче тапкыр аю аулауга алып чыгу - үзенә күрә балигълыкка күчү сынавы (переходное испытание к совершеннолетию) буларак кабул ителә. Ә менә Нижгар татарларының ХХ гасырның беренче чирегенәчә (до первой четверти ХХ века) төрле ярминкәләрдә кулга ияләштерелгән аюлар белән аю кәмитләре куеп акча эшләп йөрүләре хакында бу җирлекләрдә шактый күп вариантларда таралган "Аючылар" бәете сөйли. Аларда аю кәмите куеп акча эшләп йөрүчеләрнең аюлары тарафыннан ботарланып һәлак (гибель) булулары хакында сөйләнә. Телебездә әле дә сакланып килүче "аю биетү" телбизәге нәкъ менә шушы Нижгар мишәрләренә хас булган аю кәмите белән бәйле килеп чыккан. Инде әкиятләребезгә килсәк, аю образы белән бәйлеләре шактый. Аларда аю еш кына геройның ярдәмчесе ролендә чыгыш ясый һәм ул йомшак күңелле, беркатлы итеп сурәтләнә. Мәкаль-әйтемнәрдә исә, без аны көчле, куркыныч җәнлек буларак бәялибез. Мәсәлән, «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», «Аю көче белән, кеше акылы белән мактаныр». Аю атамасының килеп чыгышына килсәк (что касается происхождения названия медведь), телче галимнәр аны гомумтөрки аю сүзеннән дип атыйлар һәм бу атаманың бик күп төрки телләрдә дә нәкъ шулай кулланылуын билгелиләр. Источник: https://t.me/tatar_yadkarlare/11254