Татар дулкыны
رفتن به کانال در Telegram
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
نمایش بیشترکشور مشخص نشده استدسته بندی مشخص نشده است
301
مشترکین
+224 ساعت
+47 روز
+2030 روز
آرشیو پست ها
Бу көнне 80 ел элек Казан шәһәре Островский урамы, 15 йорт адресы буенча урнашкан фатирда Шәриф Камал вафат булды.
Хәзер бу йортта Татар китабы йорты урнашкан. Казанның иң яхшы татар мәйданчыкларының берсе.
Шәриф Камалның кызыклы тормыш юлы турында сез көн саен музеебызда уза торган экскурсияләрдә белә аласыз. «Ачык университет» өчен әзерләнгән видеолекциядән исә Ш.Камалның татар мәдәнияте тарихында урынын күзалларга мөмкин.Источник: https://t.me/tatbookhouse/3574
Пенсионерлар һәм инвалидлар кәгазь таныклык урынына Max мобиль кушымтасында цифрлы таныклык күрсәтә алалар.
Зинһар, 3 кабинетта узыгыз, хезмәт хакы ведомостына кул куегыз.
Соңгы абзацны бетерергә.
Источник: https://t.me/bbbreaking/221922
Узган атнаның халыкара яңалыклары:
Трамп Венесуэлага нефть блокадасын кертте (тик танкерлар барыбер йөри). Такер Карлсон сүзләренчә, Трамп Венесуэлага 17 декабрьдә сугыш игълан итәргә (объявить) тиеш булган (әмма сугыш башланмады).
МВФ бәяләве буенча (по оценкам) Украина банкротлык чигендә тора, дип хәбәр итә Associated Press.
США Украина буенча тыныч килешү төзелмәгән очракта Россия энергетикасына каршы яңа санкцияләр әзерли, дип хәбәр итә Bloomberg.
Төркия Россиядән сатып алынган C-400 комплексларын кайтарырга тели, дип хәбәр итә Bloomberg. Алмашка США Төркия оборона сәнәгатеннән (отрасли) санкцияләрне төшерергә, шулай ук F-35 истребительләренә сатарга вәгъдә итә.
Источник: https://neftegaz.ru/news/incidental/910830-pod-neftyanuyu-blokadu-ssha-popal-eshche-odin-supertanker-s-venesuelskoy-neftyu/
1 США доллары = 133,1 Россия сум.
Россия Финанс министрлыгының 2042 елга кадәр фаразы (прогноз).
Шулай ук фараз буенча, 2026 елда США долларның уртача курсы 92,2 сум булыр.
Икътисад министрлыгы (Минэкономики) бәяләүләре буенча (по оценкам), 2025 елда эчке тулаем продуктның (ВВП) үсеше 1% проценттан да кимрәк булачак.
Продукция чыгаруның (выпуск) начар динамикасы һәм куллануның (замедление) акрынаюы икътисадның стагнациягә күчүе турында сөйли, дип яза «Коммерсант».
Мондый сигналлар аркасында ЦБ РФ җомга көнне төп ставканы 16,5-тән 16% процентка кадәр төшерде.
Источник: https://t.me/bbbreaking/221750
Хәерле иртәләр!
1930 еллар җырлары.
#татар_җырлар.
Җир җиләге.
Муса Җәлил сүзләре.
Мансур Мозаффаров музыкасы.
Мәхәббәт газабы (томление) турында җыр. Бу җырда төрле колоратуралар кулланыла. Орнамент алымнары (приемов) ярдәмендә Сара Садыйкова Аурупа романтизмын һәм татар көйен берләштерә - һәм җыр татар бистәсеннән прогрессив кыз булып яңгырый. Тукта, Садыйкова шундый бит? Мозаффаровның башка популяр җыры — "Сайра, сандугач" шундый ук рәвештә төзелгән.
Источник: https://100tatar.ru/30ru
Некогда объяснять.
Все в кузов.
Уже бүген.
Москва, Грузинский Вал 26с3.
700 сум.
19.12.
19:00.
PS Зөлфиягә мәгълүматы өчен рәхмәт
Дания VPN чикләү турындагы закон кабул итте.
Закон нигезендә пират контентына керү өчен VPN куллану законсыз булып тора. Закон бозучыларга штрафлар каралган (предусмотрены). Шул ук вакытта хөкүмәт бу чикләүләрнең ничек кулланылачагын (применение) аңлатмады.
Источник: https://www.gazeta.ru/tech/news/2025/12/16/27425977.shtml?utm_auth=true
Дәүләт Думасы соңгы укылышта (в последнем чтении) микрозаймнар турында закон кабул итте:
📍Микрокредитлар буенча максималь түләү хәзерге 130% -> 100% кадәр киметеләчәк (снизится);
📍2026 елның октябреннән: МФО клиентка тулы бәясе еллык 200% артык булган (с полной стоимостью кредита более 200%) өч һәм аннан да күбрәк кредит бирә алмаячак;
📍2027 елның апреленнән: МФО клиентка тулы бәясе еллык 100% артык булган бердән күбрәк кредит бирә алмаячак.
Источник: https://www.banki.ru/news/daytheme/?id=11020244
Гаилә ипотекасын бирү шартлары туучылар санын арттыруга (повышению рождаемости) ярдәм итми, дип саный Матвиенко.
Источник: https://www.rbc.ru/society/16/12/2025/694142109a79474afa74b7c6
Хәерле иртәләр!
1930 еллар җырлары.
#татар_җырлар.
"Качкын" Операсы.
Әхмәт Фәйзи сүзләре.
Нәҗип Җиһанов музыкасы.
"Качкын" операсыннан Совет татар классикасының булачак «паровозы» карьерасы старт алды. Нәҗип Җиһанов аны Мәскәү консерваториясенең өченче курсында укыганда Әхмәт Фәйзи либреттосы нигезендә (на основе) яза башлый. Ә 1939 елның июнендә Татар дәүләт опера театрында эшли башлый.
Опера - Пугачев хәрәкәтенә кушылган качкын Булат турында өч пәрдәле хикәя. Бу "халыкның ирек өчен көрәше, кеше рухының (дух) көче, батырлыкның матурлыгы турында" опера.
Источник: https://100tatar.ru/30ru
Дәүләт Думасы Max мессенджерын куллануны киңәйтергә (расширить применение) тәкъдим итә.
Max Мессенджеры:
- яшьне расларга мөмкинлек бирәчәк (алкоголь, энергетиклар һәм башка 18+ әйбер сатып алганда);
- паспорт урынына кулланылачак (лотереяләрдә, гавами чараларда (публичные мероприятия) катнашканда).
Источник: https://ria.ru/20251218/gosduma-2062923512.html
Бу җомга көнне, 19 декабрьдә, 12:00 сәгатьтә реконструкциядән соң Тарихи мәчет (Мәскәү) ачылачак.
Кемнең мөмкинлеге бар - Тарихи мәчеткә жумага килегез.
В эту пятницу, 19 декабря, в 12:00 откроется Историческая мечеть (Москва) после реконструкции!
У кого есть возможность - приходите на жума в Историческую мечеть.
+6
Татар ядкарьләре:
Рәссам, Тукай премиясе лауреаты Әхсән Фәтхетдиновның атларга карата аерым мәхәббәт… Агачка уеп ясалган бу сурәтләрдә татарның атка карата булган мөнәсәбәте чагыла. Кешене ашаткан да, эчерткән дә, киендергән дә бу малларның күзләрендәге моңга игътибар итегез. Бу әсәрләр Түбән Камадагы Әхсән Фәтхетдинов музеенда саклана. 1. Ярышның соңгысы; 2. Ат; 3. Сагыш белән өмет яши ат күзендә; 4. Моңлы ат; 5. Ат; 6. Сугыш еллары атлары; 7. Өч ат.Исегезгә төшерәбез, киләсе ел - ат елы
+3
Как органичить часть спам-звонков на iPhone?
Блокировка и идентификация вызовов на iPhone — это функции, которые позволяют блокировать нежелательные звонки с неизвестных номеров и идентифицировать номера с помощью сторонних сервисов или данных оператора связи.
https://support.apple.com/ru-ru/guide/iphone/iphe4b3f7823/ios
1. Зайти в «настройки»
2. Сверху в «поиске» начать вводить «телефон»
3. Кликнуть на «телефон»
4. Пролистать вниз до «блокировка и идентификация вызовов»
5. Передвинуть ползунок по желаемым сторонним сервисам
Казанда яшәүче хатын-кыз 55 ел паспортсыз һәм туу турында таныклыгысыз яшәгән.
Ул тугач, аның әнисе ЗАГСка мөрәҗәгать итмәгән һәм баланы теркәмәгән. Ул балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрмәгән, рәсми рәвештә эшләмәгән, медицина ярдәме ала алмаган. Суд карары буенча 55 яшендә аңа туу турында таныклык биргәннәр.
Counter Strike уенының 77 яшьлек стримершасы "Ольга әби" елның иң яхшы уен мизгеле номинациясендә җиңүче булды. Аның турында без элегрәк язган идек.
Росфинмониторинг 2026 елның 1 сентябреннән СБП, «Мир» карталары һәм QR-код аша россиялеләрнең барлык акча күчерүләрен контрольдә тота алачак.
Украина сайлауларны 100 көн дәвамында үткәрергә һәм НАТОга керүдән баш тартырга әзер, дип яза Bild үз чыганакларына сылтама белән.
Печән Базарыннан менә шундый эксклюзив футболкалар сатып алу мөмкинлеге бар иде!
Салих Сәйдәшев музее һәм Rakhim брендның уртак эше.
Источник: https://t.me/saydash_muz/373
