Татар дулкыны
رفتن به کانال در Telegram
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
نمایش بیشترکشور مشخص نشده استدسته بندی مشخص نشده است
298
مشترکین
+124 ساعت
+27 روز
+1930 روز
آرشیو پست ها
Непалның төньягында Тибет чиге кырында котычкыч
фаҗига - анда җир убылуы һәм көчле ташкын булган. Ким дигәндә 150 кеше һәлак булган, йөзләрчә кеше хәбәрсез югалганнар диеп санала, шул исәптән 400дән артык сәяхәтче.
Алдангы мәгълүматлар буенча җир убылуы һәм кисәк кенә Бхоте-Коши елгасында ташкын дулкыны чыгуы җир тетрәү аркасында булырга мөмкин, ягъни убылган җир берничә елга юлын каплаган, аннан соң елга җирне ерган.
Нәтиҗәдә ташкын дулкыны елга буенда урнашкан берничә торак пунктын тулаем юкка чыгарган -
өйләр, юллар, күперләр, энергетика инфраструктура объектлары җимерелгән.
Хәбәрсез югалган сәяхәтчеләр арасынды - һиндстан, Бөекбритания, АКШ, Австралия, Украина, Нидерланд, Франция, Испания, Алмания, Малайзия, КАҖ һәм Рәсәй гражданнары бар
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡җир убылуы - оползень
💡ташкын - наводнение
💡йөзләрчә - сотни
💡алдангы мәгълүматлар - предварительные данные
💡җир тетрәү - землетрясение
💡КАҖ (Көньяк Африка Җөмһүрияте) - ЮАР (Южная Африканская Республика)
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Заһитова мәктәбе төзелешенә тагын 35 млн сум акча сорыйлар
Казан шәһәрендә Алинә Заһитова исемендәге фигуралы шуу үзәген төзү буенча өстәмә эшләр башкару өчен подрядчы Татарстан бюджетыннан тагын 35 млн сум сораган.
Әлеге акчалар мөһәндис эзләнүләренә, проект һәм эш кәгазьләрен әзерләүгә, археологик һәм экологик тикшеренүләр үткәрүгә һәм дәүләт экспертизасы уздыруга юнәлтеләчәк.
Бу этаптагы эшләрне 2027нче елның 1нче мартына кадәр тәмамларга исәплиләр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, фигуралы шуу үзәген 30нче августта - Казан һәм Татарстан Җөмһүрияте көненә багышлап ачырга планнаштырганнар иде
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡фигуралы шуу үзәге - центр фигурного катания
💡подрядчы - подрядчик
💡мөһәндис эзләнүләр - инженерные изыскания
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
«Төнге чабулар»: белгечләр песиләрнең төнге йокының серен сөйләделәр
Еш кына мәчеләр төнлә хуҗаларына йокларга ирек бирмиләр. Хайван психологлары моны шулай аңлаталар - песи ул төнге ерткыч, шуңа күрә аның төнге активлыгы әшәкелек эшләү теләге белән түгел, ә инстинктлар белән бәйле.
Шулай ук песиләр төнлә тилеләнәләр, әгәр көндез аларның активлыгы әз булган. Мәсәлән, хуҗасы эштә булганга күрә, песи көне буе йокларга мөмкин.
Белгечләр песи төнлә тыныч кына йокласын өчен йокыдан берничә сәгать алдан актив рәвештә уйнап алырга, ә аннан соң ашатырга кирәк, диеп әйтәләр. Шулай аларның «ау - тоту - ашау -
йоклау» цикллары йомгаклана. Һәм белгечләр фикере буенча -
ашатуның төп өлешен йоклар алдыннан бирергә кирәк, ә төнге таләпләргә битараф булырга. Чөнки бер генә тапкыр төнлә торып ашатсагыз, песи даими рәвештә шулай сорый башлыячак
#киңәшләр
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡ерткыч - хищник
💡тилеләнү - дурачиться
💡ау - охота
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Берничә ай элек Илмира Нәгыймова Марат Яруллинны аның белән 4 ел дәвамында мөнәсәбәттә булган вакытта тагын 30 кыздан артык белән мөнәсәбәттә булган, дип гәепләде.
Моңарча Марат бу хәлне берничек тә шәрехләмәде. Хәзер исә ул шаяртып җавап бирде: «Татар радиосы»ның туган көне кичәсенә йөзләрен битлек белән каплаган 30 кыз белән килеп төшкән.
Чарада җырчылар өчен махсус «кызыл дорожка» оештырылган иде. Марат кызларны кызыл келәмгә хәтле лимузин-хамерда алып килгән. Ә иҗтимагый челтәрләрдә үзенең сәхифәсендә болай дип язган:
«Татар радиосын юбилее белән котларга үземнең 30 кыз белән килдем»
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡мөнәсәбәт - отношение
💡битлек - маска
💡келәм - ковёр, дорожка
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
«Елый торган» эмодзи дөньядагы иң популяр тойгы символына әйләнде
New York Times 2026нчы елда смайликлар кулланылышын өйрәнеп, иң популяр эмодзилар рейтингын төзегән. Нәтиҗә: беренче урында - «елый торган» 😭 эмодзи.
Нигә ул шулкадәр популяр? Чөнки яңа буын бу эмодзины сагышны да, шатлыкны да, күңел йомшаруны да, уңайсызлыкны да белдерү өчен куллана.
Шуңа күрә ул төрле очракларда туры килә торган универсаль билгегә әйләнде.
Ә менә элекке фаворит «🤣» - хәзер искергән, хәтта күпләр тарафыннан «кринж» дип бәяләнә. Шулай итеп, «😭» аның урынын ныклап үз кулына алды
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
«Яңа дулкын» халыкара фестивале саннарда
Бер атна эчендә Казанның New Wave Hall сәхнәсендә 60тан артык җырчы чыгыш ясыячак
Филипп Киркоров үзе белән 27 чемодан әйбер алып килгән (теге елны 14 кенә иде)
Залда 50 VIP-остәл куелган
Бәйгенең гомуми приз фонды - 9 млн сум
Беренче урын яулаучы яшь җырчы 4 500 000 сум акча белән бүләкләнә
32 000 ₽ - партерга билетның иң югары бәясе
110 000 ₽ - Раймонд Паулюсның юбилей кичәсенә VIP-өстәлнең бәясе
Август уртасында 95% билет сатылган иде
Финалга үтер өчен бөтен дөньядан 6 000 яшь җырчы гариза биргәннәр
Финалга 12 җырчы үткән
Финалга үткән җырчылар 4
илдән - Казакъстан, Әрмәнстан, Беларус, Рәсәй
Фестивальнең кызыклы фактлары:
Игорь Крутой фестивальгә Zivertны чакырмакчы булган, ләкин Zivert баш тарткан, мин отпускта диеп
Бәйгедә Татарстаннан катнашучы җырчы бар - Игнат Изотов
Фестивальнең эчтәлегенең һәм фестиваль исеменең капма каршылыгы - концертта ретро җырчылар гына катнашалар - 90нчы еллар дискәтүге сыман, ә исеме «Яңа дулкын»
Фестиваль 2015нче елда сәяси сәбәпләр аркасында Юрмаладан Сочига күчкән, Игорь Крутойга Сочида тамашачы бик ошап бетмәгән, шуңа фестивальне Казанга күчерергә булган
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡гариза - заявление
💡Белоруссия - Беларусь
💡баш тарту - отказаться
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+3
«Салават Юлаев» яңа мәүсим алды формасын тәкъдим итте
Уфаның «Салават Юлаев» кәшәкә уены клубы җәйге турнирлар өчен яңартылган мәүсим алды формасын тәкъдим итте. Такым нәкъ менә шул киемдә көзге мәүсименә әзерлек матчларында уйнаячак.
Яңа форманың төп үзенчәлеге - аның дизайнында төрле елларда клуб өчен чыгыш ясаган барлык хоккейчыларның нәсел исемнәре урнаштырылган. Шулай ук гадәттәгечә форманың төп төсе булып яшел төс сайланган. Клуб бу турыда
«Яшел төсне бер тапкыр сайлагач - ул гел булырга тиеш», диеп ассызыклады.
Хәзерге вакытта «Салават Юлаев» Башкортстан Җөмһүрияте Фонбет Кубогында катнаша, ә 25нче - 29нче август көннәрендә такым Магнитогорскта үтәчәк Иван Ромазан исемендәге мемориал турнирында чыгыш ясаячак
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡кәшәкә уены - хоккей
💡мәүсим - сезон
💡мәүсим алды - предсезонный
💡такым - команда
💡нәсел исеме - фамилия
💡Җөмһүрият - Республика
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
СИБУР Түбән Камада 8 млрд сумга мәктәп төзи башлыячак
СИБУР Түбән Камада якынча 8 млрд сумлык заманча мәктәп төзергә ниятли. Чагыштыру өчен: Татарстанда гадәти мәктәпләр, кагыйдә буларак, 1-2 млрд сумга төзелә.
Югары бәя проектның катлаулы һәм гадәти булмаган мигъмарияты белән бәйле:
- зур панорамалы тәрәзәләр һәм атриум,
- заманча җиһазланган лабораторияләр,
- булачак мөһәндисләр өчен махсус профиль кабинетлар.
Мәктәп шәхси булачак, ләкин иң мөһиме - анда уку тулысынча бушка булачак, һәм ул Түбән Камада яшәүче барлык балалар өчен ачык булачак. Проект буенча мәктәп 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр 960 укучыны кабул итә ала.
Проектның максаты - STEM-юнәлеше буенча (фән, технология, мөһәндислек, риязият) югары дәрәҗәдәге, шул ук вакытта түләүсез белем бирү мохите булдыру. Сәнәгать алыпы буларак, СИБУРга мәктәп эскәмиясеннән үк әзерләнгән белгечләр кирәк, шуңа ширкәт мәгарифкә зур инвестицияләр кертергә әзер.
Имеш-мимешләр буенча төзелешне 2028нче елга тәмамларга планлаштыралар. Нәтиҗәдә барысы да өстен чыга: балалар - сыйфатлы белем ала, ширкәт - квалификацияле кадрлар, ә шәһәр - яңа флагман белем үзәге
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡мөһәндис - инженер
💡риязият - математика
💡сәнәгать - промышленный
💡алып - великан, гигант
💡имеш-мимешләр буенча - по слухам
💡өстен чыгу - выиграть
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
Претензия - дәгъва
Задержка - тоткарлану
Поставщик - тәэмин итүче
Самолёт - очкыч
Вертолёт - боралак
Чрезвычайная ситуация - гадәттән тыш хәл
Коммерция - тиҗарәт
Межрегиональный - Төбәкара
Кумысодел - кымыз ясаучы
Свойство - үзлек
Законопрслушные граждане - кануннарга буйсынучы гражданнар
Надёжность - ышанычлылык
Коррупция - ришвәтчелек
Логика - мантыйк
Угроза - янау
Исследование - тикшеренү
Уборочная кампания - урып-җыю кампаниясе
Орден - нишан
Связь - багланыш
Туризм - сәяхәтчелек
Общественность - җәмәгатьчелек
Чёрное озеро - Черек күл
Парк - шәһәр бакчасы
Шеф-пекарь - өлкән икмәкче
Инструкция - күрсәтмәләр
Процветающий - гөрләп алга барган
Биография - тәрҗемәи хәл
Облик - килбәт
Брусника - нарат җиләге
Сосна - нарат
Хвоя - ылыс
Алкоголь - хәмер
Поддержать - хуплау
Горсовет - шәһәр шурасы
Оклеветать - яла ягу
Должность - вазифа
Нефтедобыча - карамай чыгару
Нефтяная скважина - карамай коесы
Напряжённый - киеренке
Срочно - кичектергесез
Предприниматель - эшмәкәр
Стабильный - тотрыклы
Зависимость - бәйлелек
Приграничный - чиктәш
Искусственный интеллект - ясалма фәһем
Протокол - беркетмә
Статья (в кодексе) - маддә
Символика - төп билге
Суд - мәхкәмә
Назначаться - билгеләнү
Слой - катлам
Орфография - имла
Культурно - мәдәниятле
Монета - тәңкә
Герб - тугра
Первоначальный взнос - беренче кертем
Неурожай - ашлык уңмау
Оборудование - җиһаз
Склад - мәхзән
Возбудить дело - эш кузгату
Укрепление - ныгыту
Выветривание - җил ашау
Коррозия - тутыгу
Отделка - бизәкләү катламы
Отслоение - кубарылу
Фундамент - нигез
Шеф-повар - өлкән пешекче
Выпечка - пешермә
Закуска - кабымлык
Препятствие - киртә
Рубин - якут
Соответствовать - муафыйк булу
Приключение - маҗара
Переживание - кичереш
Каркас - кирәч
Скульптор - сынчы
Воспитание - тәрбия
Кондиционер - һава көйләгеч
Обезвоживание - сусызлану
Окрошка - турама
Вентилятор - җилләткеч
Расширенная полка - киңәйтелгән киштә
2026нчы елдагы Казан йөгерү марафоны шәһәр икътисадына 4466 млрд сум керем китергән
Бу керем күрсәткече Мәскәү марафоныннан да, Санкт-Петербургның «Ак төннәр» («Белые ночи») диеп аталган марафоныннан да күбрәк!
Ярышлар барышында Казанга 54 меңнән артык спорт туристы килгән. Бу очракта спорт туристлары ул йөгүречеләр дә, җанатарлар да.
Кунакларның күбесе Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән иделәр - 38,7%; Санкт-Петербургтан - 8,7%; Свердлау өлкәсеннән - 4,1%; Башкортостаннан - 3,5%; Нижгар өлкәсеннән - 3,1%.
EventData хисабы буенча марафонга килгән спорт туристлары 9900 кунакханә бүлмәләрендә урнашканнар, бу Казан кунакханәләренең номерлары фондының 83-85 фаиз тәшкил итә
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡йөгүрече - бегун
💡җанатар - болельщик
💡кунакханә - гостиница
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
AY YOLA төркеме Төньяк котыпта чыгыш ясаган
Башкорт төркеме AY YOLA Төньяк котыпта концерт куйган. Чыгыш төньяк киңлегенең 90нчы градусында «Росатом» оештырган «Белем бозваткычы» («Ледокол знаний») халыкара арктик экспедициясе кысаларында узды.
Музыкантлар башкорт телендә «Урал-Батыр» эпосыннан илһамланып язылган җырлар башкардылар. «Homay» җыры һәм башка җырлар яңгыраганда, 22 илдән килгән экспедиция катнашучылары кулга-кул тотынышып, Рәсәй халыклары бердәмлеге елы хөрмәтенә халыкара әйлән-бәйлән оештырдылар.
Төньяк котыптан соң экспедиция дәвам итәчәк. Маршрутның киләсе ноктасы - Франц Иосиф Җире утраулыгы булачак
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡котып - полюс
💡төньяк киңлеге - северная широта
💡бозваткыч - ледокол
💡әйлән-бәйлән - хоровод
💡утраулык - архипелаг
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
21 яшьлек дирижёр һәм музыкант Айдар Ниязов Салих Сәйдәшев исемендәге музейның яңа мөдире итеп билгеләнгән
Ул И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең вокал бүлеген тәмамлаган. Хәзерге вакытта Айдар Ниязов Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә «Симфоник дирижёрлык» белгечлеге буенча белем ала. Шулай ук ул «Милли музыка» оркестрының сәнгать җитәкчесе булып тора
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
1️⃣Берничә көн элек Башкортостанның Югары Мәхкәмәсе Радмир Мәүлиевны Уфа мэры вазифасына кире кайтарган. Бөтен халык һәм белгечләр бу яңалыкны ишетеп гаҗәпләнделәр. Хәзер Уфада ике мэр - берсе башкорт, икенчесе татар, икесе дә канунлы рәвештә. Хәтта кемдер бу очракта Башкортостанның элекке мәдәният министрының Илдус Илишевның сүзләрен искә ала - ул 2009нче елның декабрендә узган башкорт Корылтаенда сәхнәдән «Татарны тибеп сыгаралар, ул фортоскадан керә», диеп әйткән
2️⃣Ижау шәһәреннән татар кызы Алинә Гайфутдинова яңа Рәсәй рекордын куйган. Ул су спорт төрләре буенча Парижда узучы Аурупа чемпионатының ярымфиналында аркада 50 метрлык араны 26,91 секундта йөзеп чыккан
3️⃣Instagram* 10 ел эчендә беренче тапкыр логотибындагы язуын яңарткан. Танылган кулъязма хәрефләре урынына бастырып язылган хәрефләр һәм курсив хәрефләр берләшмәсе кулланылды. Instagramның* җитәкчесе Адәм Моссери сүзләре буенча яңа вариант чистарак һәм заманчарак күренә, ләкин элекке дизайн белән дә бәйләнешне саклый. Ләкин Instagram* кулланучылары хәзер исем «Instagzam» булып күренә, диеп әйтәләр
4️⃣Свердловск өлкәсендә «Ватан» (русча «Родина») фиркасын сайлаулардан төшерделәр. Сайлау комиссиясе әгъзалары сүзләре буенча «Ватан» фиркасы документларның тулы җыелмасын һәм имза кәгазьләрен тапшырмаган. Ә менә «Алма» (русча «Яблоко») фиркасы бюллетеньдә булачак
5️⃣Польша кондызлары Рәсәйгә хоҗүм итәләр. Калининград өлкәсендә яшәүче кешеләр инде ике ай дәвамында Польша һәм Литвадан күчеп килүче кондызларның күплегенә зарланалар. Кондызлар корган буалар аркасында басулар һәм урманнар су астында калалар. Әлеге вакытта йөзгә якын ирекмән 43 буаны сүтеп өлгергәннәр
6️⃣Ришат Төхфәтуллин һәм Алия Карачурина икенче тапкыр әти-әни булдылар. Алия үзенең телеграм каналында «08.08.2026 - икенче улыбыз дөньяга аваз салган көне», диеп язган. Ришат Төхфәтуллин исә үз каналында «Малай туды», дип язды
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡Югары Мәхкәмә - Верховный Суд
💡Корылтай - Курултай
💡Ижау - Ижевск
💡кулъязма хәрефләре - рукописный шрифт
💡фирка - политическая партия
💡сайлау комиссиясе - избирком
💡кондыз - бобёр
💡буа - плотина
*принадлежат Meta, признана экстремистской и запрещена в России
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🎙14нче августта «СӨТ» каһвәханәсендә Айдар Шәйхин белән очрашу узачак
Айдар Шәйхин - «Татар китабы йорты» музее җитәкчесе, тәрҗемәче һәм татар мәдәни мохитендә актив роль уйнаган шәхес.
Очрашуда нинди сораулар күтәреләчәк?
– Классик әдәбият киштәләрдә тузан җыеп ятмасын өчен нишләргә?
– Тел нигә бары тик үткәннәр истәлеге генә түгел, ә безнең киләчәгебез дә?
– Яңа тәрҗемәләр ни өчен кирәк?
Һәм башка сораулар
Шулай ук Айдар сүзне яңадан тормышка кайтаручы проектлар ничек туганын һәм ни өчен татар теле бүгенге көндә тарих кына түгел, ә мөмкинлекләр киңлеге икәне турында сөйлиячәк.
Очрашу җылы, эчтәлекле һәм ихлас булачак.
Керү ирекле, әмма теркәлү кирәк: https://forms.yandex.ru/cloud/6a779acb9029026491e9b960
Дустыгызны ияртеп мәгънәләр артыннан килегез.
Очрашканга кадәр! ☕📚
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡тәрҗемәче - переводчик
💡шәхес - личность
💡киштә - полка
💡мәгънә - смысл
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
«Татар хатын-кызлары» комиксы зур халыкaрa уңышка иреште! Ул төп халыкларның телләрендә язылган балалар һәм яшүсмерләр өчен иң күренекле китапларны берләштергән ЮНЕСКО Тупланмасына кертелде.
Бу - ЮНЕСКО һәм Халыкара балалар китабы шурасы (IBBY) кураторлыгы астында алып барылган «Китаплар телне торгызу көче буларак» проекты кысаларында эшләнүче яңа тупланма. Тупланмага дөньяның төрле почмакларыннан килгән 500дән артык гаризадан сайлап алынган, 150дән артык телдә язылган якынча 170 китап керә.
Монда 2018нче елдан 2025нче елга кадәр төп яки берьюлы берничә төп телдә яки юкка чыгу куркынычы астында булган телләрдә нәшер ителгән әсәрләр җыелган. Алар арасында рәсемле китаплар, романнар, мемуарлар, график романнар һәм фәнни-популяр китаплар.
Әлеге китаплар әдәби һәм сәнгати яктан югары сыйфатлары өчен генә түгел, ә шулай ук Халыкара Төп Телләр Унъеллыгы (2022-2032) кысаларында гамәлгә ашырылучы Төп Телләр буенча Глобаль гамәл планына керткән өлешләре өчен дә сайлап алынды
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡төп халыклар - коренные народы
💡шура - совет
💡тупланма - коллекция
💡график роман - графический роман
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Персеидлар: елның иң матур «йолдызлар яңгырын» карыйбыз
Персеидлар йолдызлар атылуы быел да август төннәрен бизиячәк. Максималь активлык 13нче августка туры килә, ләкин иң күп «атылган йолдызлар»ны 10нчы-13нче август төннәрендә күреп булачак.
⭐Кайчан карарга?
Иң уңай вакыт - төн уртасыннан алып таң атканчыга кадәр
⭐Кай тарафка карарга?
Төньяк-көнчыгышка - Персея йолдызлыгы ягына, Кассиопея һәм якты Капелла йолдызы арасындагы өлешкә. Әмма «атылган йолдызлар» бөтен күк йөзенә таралачак, шуңа күрә күкне гомумән күзәтү дә җитә.
⭐Нәрсә күреп була?
Ялтырап үтеп киткән якты ак йолдызлар, ә кайчакта - гаять эффектлы, озын эзе калган болидлар. Идеаль шартларда сәгатенә 100-120 атылган йолдыз күрергә мөмкин
⭐Кайда күзәтергә?
Шәһәрдән читтәрәк, чыраклар, витриналар һәм шәһәр яктысы күренмәгән урын сайлагыз. Ай яктысы да күк йөзен «сүрелдерә», шуңа күрә ай азрак күренгән төннәр иң уңайлысы
⭐Өстәмә нинди әйберләр кирәк булачак?
Телескоплар, дурбиннар кирәк
түгел - киресенчә, киң күз карашы мөһим.
Үзегез белән алырга мөмкин:
- яту өчен келәм, плед яки шезлонг;
- җылы кием (август төннәре салкын булырга мөмкин);
- термос белән җылы эчемлек.
Иң мөһиме - аяз күк йөзе һәм бераз сабырлык. Теләкләрне әзерләп куегыз! 🌌
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡йолдызлар атылуы - звездопад
💡атылган йолдыз - метеор
💡йолдызлык - созвездие
💡чырак - фонарь
💡дурбин - бинокль
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Казанның Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы мигъмарият һәм шәһәр төзү өлкәсе буенча дөньядагы иң абруйлы премияләренең берсе - «International Architecture Awards» лауреаты булды.
Җиңүчеләрне Чикагоның Мигъмарият һәм дизайн музее «Атенеум» игълан итте. Быел премия исемлегенә Рәсәйдән нибары ун проект кертелгән, шуларның берсе - Камал театры. Театр «Музейлар һәм мәдәни үзәкләр» номинациясендә бәяләнә.
Лауреатлар арасында шулай ук Бразилиядәге Брумадинью мемориалы, Австралиянең VAAKA мәдәни үзәге, АКШтагы Милли Дан медале музее, Көньяк Кореядәге Park1538 мәдәни комплексы һәм башка проектлар бар.
Камал театры бинасының мигъмарият проектын «Wowhaus» бюросы, «Kengo Kuma and Associates» әзерләгән концепция нигезендә эшләде. Яңа бинада традицион татар нәкышлары, милли формалар һәм заманча техник-мөһәндис җаваплар органик рәвештә берләшәләр
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡мигъмарият - архитектура
💡шәһәр төзү өлкәсе - градостроительство
💡нәкыш - орнамент
💡техник-мөһәндис - инженерно-технический
🤩Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Бүген Казанда Зөлфия Камаловага багышланган концерт узды!
Концертны Yummy Music лейблы үткәрде.
Концертта катнаштылар:
🎤 Солистлар:
• Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Саида Мухаметзянова)
• ILGIZ (Ильгиз Шайхразиев)
• Дышать (Гульназ Шакирова)
• Elina (Элина Ситдикова)
• Al Su (Алсу Мансурова)
• Рәдиф Кашапов
• Булат Шәйми
🎸 Музыкантлар:
• Тимур Милюков — гитара
• Илнар Фатыйх — бас
• Марат Мөхәммәтҗанов — барабаны
• Айдар Абдрахимов — саз, уд
• Илназ Дудкин — баян
• Марат Бабаев — труба
• Марат Taturas (Уфа) — курай
• Геннадий Лаврентьев (Москва) — скрипка, табла
Проект реализуется лейблом Yummy Music в рамках спецпроекта «Күрше.Мирас» фестиваля «Күрше», организованного Институтом развития городов Республики Татарстан при поддержке Раиса Республики Татарстан.
Зөлфия Камалова тәрҗемәи хәл (татар телендә)
Аның иҗаты:
Яндекс.музыка (уң җыр гына)
ВК (ноутбуктан ачырга була, я смартфоннан "Зуля Камалова" исеме буенча эзләргә була)
Ютуб
Безнең иң яраткан җырлар шәрехләрдә.
Бүген Казанда Зөлфия Камаловага багышланган концерт узды!
Концертны Yummy Music лейблы үткәрде.
Концертта катнаштылар:
🎤 Солистлар:
• Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Саида Мухаметзянова)
• ILGIZ (Ильгиз Шайхразиев)
• Дышать (Гульназ Шакирова)
• Elina (Элина Ситдикова)
• Al Su (Алсу Мансурова)
• Рәдиф Кашапов
• Булат Шәйми
🎸 Музыкантлар:
• Тимур Милюков — гитара
• Илнар Фатыйх — бас
• Марат Мөхәммәтҗанов — барабаны
• Айдар Абдрахимов — саз, уд
• Илназ Дудкин — баян
• Марат Бабаев — труба
• Марат Taturas (Уфа) — курай
• Геннадий Лаврентьев (Москва) — скрипка, табла
Проект реализуется лейблом Yummy Music в рамках спецпроекта «Күрше.Мирас» фестиваля «Күрше», организованного Институтом развития городов Республики Татарстан при поддержке Раиса Республики Татарстан.
Зөлфия Камалова тәрҗемәи хәл (татар телендә): https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%97%D3%A9%D0%BB%D1%84%D0%B8%D1%8F_%D0%9A%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D0%BB%D0%BE%D0%B2%D0%B0
Аның иҗаты:
Яндекс.музыка: https://music.yandex.ru/playlists/ar.8dea292f-ae24-4013-bfd6-6a36e867e4a6?ref_id=D1F6655C-8071-46F5-9B90-925F314F64B4&utm_medium=share_link_tg&utm_source=mobile_ios
ВК (ноутбуктан): https://vk.ru/music/catalog/PUlQVA8GR0R3W0tMF2tYVmRHS0UEFlFUaklRVA8GW19yW11EBhhJUWRRSypABF9VcTccRgEAWDozW11FV2geVnJfD1ZpQVtSdQo1AwUAWFYaHllCBlc3E3ZfWkZpQVtSdQk1AwUAWAMaHllCBgY3E3ZfWkYXGElVf0lTQwcHXF51W1hGDQNdXn9eUEQHAEdEc0lTVGoHUkRqSV1UDw1HRHdeS0wESQ
Безнең иң яраткан җырлар шәрехләрдә.
Repost from Ямьле музыка
+9
💙 Бүген Зөлфия Камалованың туган көне
Шушы көнне аның иҗатына багышланган концерт үткәрүебезгә аеруча шатбыз. Бүген кичен без Зуля Камалованың җырларын үзебезчә яңгыратырбыз, чөнки аның иҗаты безгә бүген дә якын һәм мөһим.
Зөлфия ханым татар музыкасын дөнья күләмендә танытты, аның белән кыю экспериментлар ясарга, аны заманча һәм актуаль яңгыратырга мөмкин икәнен күрсәтте.
Рәхмәт, Зөлфия Камалова 🤍 Ихлас һәм ирекле иҗатың өчен, татар музыкасына яңа юллар ачканың өчен. Синең музыкаң яши!
Архив фотолары өчен Зөлфия ханымның ире Әндрүгә рәхмәтебезне белдерәбез. Many thanks to Andrew Tanner for the exclusive photos 🙏🏼
