Татар дулкыны
Ir al canal en Telegram
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
Mostrar másEl país no está especificadoLa categoría no está especificada
268
Suscriptores
Sin datos24 horas
+47 días
+1530 días
Archivo de publicaciones
Прокуратура Уфадан чыккан Lumen рок-төркеме солистын Рөстәм Булатовны «Государство» җыры өчен штрафка тартуны таләп итә. Сәбәп итеп Genius мәйданчыгында урнаштырылган текст күрсәтелә: экспертиза аның «интернет аша социаль төркемгә карата нәфрәт кузгату билгеләре»ндә гаепли.
Mkset басмасы язуынча, мәхкәмә утырышында Булатов гаебен танымаган һәм дәгъвалар җыр авторына түгел, ә текстны урнаштырган Genius платформасына юнәлдерелергә тиеш, диеп әйткән.
Хәзер җыр тексты Genius сайтыннан алынган, ә трек үзе «Яндекс Музыка» сервисыннан да юкка чыккан.
«Государство» - 2005нче елда чыккан Lumen төркеменең иң популяр җырларының берсе
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡дәгъва - претензия
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔸Чикләүләр аркасында рәсәйлеләр интернетта 4 фаизга кимрәк утыра башлаганнар
🔸Иркутск өлкәсендә сатып алынган бензинны яңадан сату өчен җәза кертеләчәк
🔸Орёл өлкәсендә 4нче июльдән башлап бензин сатуны автомобиль номерының беренче санына нигезләнгән тәртип буенча кертүне планлаштыралар:
шимбә - номерлары 0 һәм 1 саннары белән башланган машиналар өчен;
якшәмбе - 2 һәм 3;
дүшәмбе - 4 һәм 5;
Һ.б. шул рәвешле
🔸Таксистлар ягулык инкыйразы аркасында эштән баш тарта башлаганнар. Бензин бәяләре артуы таксистларның табышларын киметә, шуңа күрә күп таксистлар линиягә сирәгрәк чыга. «Таксистлар линиягә сирәгрәк чыгалар, ерак маршрутларны һәм шәһәр үзәгенә заказларны алмаска тырышалар, чөнки ягулыксыз калу мөмкинлеге бик зур», - дип раслый экспертлар
🔸Рәсәйлеләрнең барлык «соры» смартфоннарын блокларга мөмкиннәр. 2027нче елның 1нче мартыннан башлап операторлар IMEI базасына кертелмәгән телефоннарның SIM-карталарын өзәргә тиеш булачак
🔸«Кремль Рәсәй кайсы илләрдән ягулык алачагын халыкка әйтмиячәк», - дип белдерде Песков
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡җәза - наказание
💡табыш - доход
💡соры - серый
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Югарыдагы хәбәр буенча сүзлек
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
💡 нәшрият - издательство
💡 АКШ (Америка Кушма Штатлары) - Соединённые Штаты Америки
💡 белешмә - справка
💡 калдыклар - обломки, остатки
💡 беләзек - браслет
💡 табылдыклар - находки
💡 тасвирлау - описание
💡 иркә - ласковая
💡 көйсез - капризная
💡 четерекле вакыйгалар - трагические события
PS PDF-файлда татар телендә "Нәни принц" 🌹
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Repost from Татар ядкарьләре
+1
Бүген дөньяда иң күп телләргә тәрҗемә ителгән (300 дән артык) һәм иң зур тиражланган (140 млн. артык) әдәби әсәрләрнең берсе "Нәни принц" фәлсәфи әкиятнең авторы Антуан де Сент - Экзюперинең туган көне #бу_көн_туган_көн.
Күпләр "Татар ядкәрләре" нигә бу француз язучысы хакында язасы иттеләр микән, аның татар мәдәниятенә ни катнашы бар дип сораячак.
Әлеге сорауга без түбәндәгечә җавап бирәсе иттек.
* Бу әсәр 1942 елда Антуан де Сент - Экзюпери Нью Йоркта яшәгәндә языла һәм 1943 елда башта инглиз һәм 1946 елда оригиналда - француз телләрендә басыла.
Татар телендә аны 1978 елда Татар китап нәшрияте Рәзил Вәлиев тәрҗемәсендә тәкъдим итә. Шуннан соң әлеге нәни китап шушы ук нәшрияттә 2000 һәм 2015 елларда шактый зур тираж белән кабат бастырыла. 2016 елда шушы ук автор тәрҗемәсендә латин графикасында АКШда дөнья күрә.
"Нәни принц" әсәре бүген дә татар теленә тәрҗемә ителгән чит тел әсәрләре арасында иң актив укылучы әдәби әсәрләрдән исәпләнә. Димәк, телебезне саклау, үстерүдә аның да әһәмияте зур.
Инде автор һәм аның бу әсәре хакында кыскача белешмә биреп узыйк.
Антуан де Сент - Экзюпери 1900 елда Франциянең Лион шәһәрендә туа.
Кыска гомерле тормышын (1944 елның 31 июлендә Корсикага оча һәм шунда юк була. Бары тик 1998 - 2000 елларда гына аның самолет калдыклары һәм беләзеге табыла. Бу табылдыклар аның самолеты һаләкаткә очраган булуына ачыклык кертәләр) очучы буларак кичерә.
Беренче "Көньяк почтасы" әсәре 1929 елда басыла, аннан соң "Төнге очыш" (1931), "Кешеләр планетасы" (1939), "Нәни принц"(1943), "Цитадель" (1948, язылып бетмәгән әсәре) үлгәннән соң бастырыла.
"Нәни принц" аның үз тормышына бәйле вакыйгаларны әкияти сюжетка корып, фәлсәфи эчтәлектә тасвирлауны күз алдында тоткан әсәре. Әсәр иллюстрацияләре дә авторның үзенеке. Нинди генә телгә тәрҗемә ителгән булуына һәм кайсы нәшриятләрдә бастырылуына карамастан ул бары тик Антуан де Сент - Экзюпери үзе ясаган рәсемнәр белән генә дөнья күрә килә.
Әсәрдәге төп образларның берсе - иркә һәм көйсез, шул ук вакытта тәккәбер Роза образы. Аның прототибы - язучының хатыны Консуэло Сунсин. Консуэло ире һәлак булганнан соң аңа җавап итеп "Роза хатирәләре" дигән китап бастыра, шуның белән араларында булган күп кенә четерекле вакыйгаларга үз аңлатмаларын бирә.
"Нәни принц" бүген дә дөньяда иң актив тиражланучы әдәби әсәрләрнең берсе.
Пенза өлкәсендә Сабантуйда рекорд куелды: бер тонна азу пешерелде
Пенза өлкәсендә Бөтенрәсәй Сабантуенда сыер итеннән бер тонна азу пешергәннәр. Татарстан пешекчеләре элеккеге 700 килограммлы рекордны уздырдыар. Яңа күрсәткечне Рәсәйнең гастрономик рекордлар китабына кертү өчен гариза тапшырылган.
Бер тонна азу пешерер өчен 270 кг
сыер ите, 200 кг бәрәңге, 160 кг
суган, 30 литр май киткән. Шулай
ук азуга маринадланган кыяр, кишер, сарымсак һәм яшелчәләр салына. Яңа рекорд конкурс комиссиясе тарафыннан теркәлгәннән соң, азуны халыкка бушка тараттылар. Ул ни бары дүрт меңнән артык тәлинкә азу булды.
Бөтенрәсәй сабантуе 27нче июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк төбәгенең Дәхтәрни авылында узды. Бәйрәмгә Пенза өлкәсенә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән 38 делегация килде. Гомүмән сабантуйга берничә дистә мең кеше килгән. Бәйрәм кунакларын милли көрәш, гер күтәрү, аркан тартышу һәм башка ярышлар көтте. Шулай ук ат чабышлары да уздырылды. Милли көрәш батырына төп бүләк - яңа машина тапшырылды.
Сүз уңаеннан, Пенза өлкәсендә 100 меңгә якын татар яши
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
💡гариза - заявление
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Ришат Төхфәтуллин RISHAT THV тәхәллүсе астында рус телле яңа проект ачып җибәргән
Җырчы федераль сәхнәгә чыгарга һәм заманча поп-музыка белән экспериментлар ясарга җыена.
«БИЗНЕС Online» белән әңгәмәсендә аның яңа иҗаты 18-25 яшьлек яшь тамашачыга (беренче чиратта кызларга) юнәлтеләчәк, әмма җырчыга хас булган моңлылык һәм хислелек сакланып калачак.
«Минем тыңлаучылар арасында рус телле кешеләр күп, һәм мин алар белән бер телдә сөйләшәсем килде, әмма артист буларак үземә хыянәт итмичә. Мин татар музыкасыннан китмим», — дип билгеләп үтте Төхфәтуллин.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡тәхәллүс - псевдоним
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Беренче хосусый татар гәҗите «Юлдаш» ябыла
ММЧ хәбәрләре буенча басма 1нче июльдән башлап чыгуын туктата.
Ябылуның төп сәбәбе - почта хезмәтләренең артык кыйммәтләнүе.
Мәгълүмати мәйданда күпләр бу яңалыкны 2025нче елның декабрендә ябылган тагын бер татар телле басма - «Татарстан яшьләре» белән чагыштырдылар. Ул гәҗит тә, рәсми версия буенча, финанс кыенлыклары аркасында туктатылган иде.
Искәрмә: сүз нәкъ Казанда чыгучы «Юлдаш» гәҗите турында бара. Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә басыла торган «Юлдаш» гәҗите, Мордовиядә нәшер ителүче «Юлдаш» һәм «Ёлдаш» кумык гәҗите үз эшләрен дәвам итәләр.
Фикерләр:
🎙Журналист Рәмис Латыйпов: Юлдаш гәҗите 35 ел дәвамында бер туктаусыз эшен алып барды, күпме икътисади инкыйразларны ерып чыкты, ләкин хәзерге инкыйраз 90нчы елларның инкыйразыннан да көчлерәк, күрәсең.
🎙Гади интернет кулланучысы: Бүген гәҗитләрне ябарга түгел, ә интернетка күчереп үстерергә кирәк. Яшьләр хәзер күбрәк телефон һәм интернет аша укый. «Юлдаш»ка ярдәм сорарга кирәк. Казакъстан, Үзбәкстан, Төркия, Азәрбайҗан һәм башка төрки илләр мондый эштә ярдәм итә ала.
🎙«Тупой татарский пиарщик» телеграм каналының админы:
Хәзерге заманда кәгазь гәҗитләрнең берсе дә үз-үзенең чыгымнарын каплый алмый. Ә инде «Юлдаш» гәҗите турында әйтсәк, аны, йомшак кына әйткәндә, популяр басма дип атап булмый.
Сүз уңаеннан «Юлдаш» гәҗитенең сайты да юк, социаль челтәрләрдә каналлары да юк.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡искәрмә - примечание
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
27нче июньдә Пенза өлкәсенең Дәхтәрни (Малый Труев) авылында XVI Бөтенрәсәй Авыл Сабантуе узачак!
Пенза ягы - татар әдәбиятының күренекле язучысы Гадел Кутуйның туган төбәге. Аның туган авылы Татар Кынадысы Дәхтәрни авылы кырында гына урнашкан.
Сабантуй программасы белән рәсемдә таныша аласыз. Шулай ук бәйрәмдә тагын бер кызыклы вакыйга көтелә - татарча азу ризыгы пешерү буенча рекорд кую ниятләнә 👏👏👏👏
Бу бәйрәм уңаеннан Сөембикә журналы үз Telegram-каналында Пенза татарларының кайбер шивә сүзләре белән дә бүлеште:
⏺күл - инеш
⏺ает - гает
⏺оланнар - балалар
⏺ләкшә - баскан токмач
⏺картуф - бәрәңге
⏺анкай - әнкәй (кайнанага эндәшү)
⏺бәби мае - бәби чәе
⏺хатим - Коръән ашы
⏺әпәй - ипи
⏺бак - кара
Пенза татарлары шивәсеннән тагын нинди сүзләр беләсез? Шәрехләрдә бүлешегез ⤵️
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
«Җырлы сишәмбе»дә Булат Шәйми һәм Эльмира Шәрипова күп татар легендар җырларын башкардылар, шул исәптә «Аңла йөрәгемне» җыры да.
Киләсе очрашу 7нче июль көнне шул ук урында.
Кем бу чарада булды? Фикерләрегез белән шәрехләрдә бүлешә аласыз - нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады?
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
💬Мәгариф министрлыгы Рәсәй мәктәпләрендә гарәп телен өйрәнү программасын раслады. Яңа программа 2026нчы елның 1нче сентябреннән башлап гамәлгә керәчәк. Әмма гарәп теле мәҗбүри булмаячак: мәктәпләр аны укытучылар һәм тиешле ресурслар булганда гына икенче чит тел буларак кертә алачак.
💬Кырымда ягулык сату тулысынча туктатылган, талоннар буенча да бензин һәм дизель бирмиләр, дип хәбәр итте төбәк башлыгы Сергей Аксёнов. 21нче июньнән башлап ягулык ярымутрауда бары дәүләт хезмәтләренә генә бүленеп биреләчәк.
💬Рәсәйдә электрокарларга кызыксыну 2,5 тапкыр арткан. Машина сатучы ширкәтләр мәгълүматларына караганда, электромобильләр сатып алучыларның иң зур активлыгы Кырымда күзәтелә.
💬Владимир Зеленский сүзләре буенча, Украина Рәсәй территориясенә 3 мең чакрымга кадәр ераклыкта һөҗүмнәр ясый ала һәм Украинадан 2 мең чакрымнан артык ераклыкта урнашкан Төмәндәге карамай эшкәртү кярханәсенә һөҗүм оештырулары турында белдерде.
💬Үзәк банк тикшеренүе буенча, Рәсәй кешеләренең яртысы диярлек кәгазь акчасыз тормышны күз алдына китерә алмый. Бер ел эчендә мондый фикердә булучылар өлеше 43 фаиздан 48 фаизга кадәр арткан. Шулай ук респондентлар көндәлек түләүләр һәм акча җыю өчен кәгазь акчаны ешрак куллана башлаган.
💬ММЧ хәбәр итүенчә, инде 16 Рәсәй төбәгендә ягулык сатуга чикләүләр кертелгән.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡ярымутрау - полуостров
💡машина сатучы ширкәт - автодилер
💡карамай эшкәртү кярханәсе - НПЗ
💡тикшеренү - исследование
💡ММЧ - СМИ
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Казанда күлләвек тәме
белән ризык ташучы робот
күренде
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК
💡күлләвек - лужа
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Әгәр бүген Казанда булсагыз, иң элек «татарча гитарник»ка барырга киңәш итәбез https://t.me/tatar_dulkyny/1427
Әмма дә ләкин бүген кич Казанда тагын нинди кызыклы чаралар үткәрелә икәне турында сөйлибез
⬇️⬇️⬇️
1️⃣Татарча зумба
Татарча зумба - ул гадәти зумба-фитнес, тик латин ритмнары урынына татар җырлары һәм хәрәкәтләрдә дә кайчак татар милли бию элементлары булырга мөмкин.
🔤Кайчан: бүген, 18:30
🔤Кайда: Иске татар бистәсенең җәйге сәхнәсендә (К. Насыйри ур., 26)
🔤Кайчанга кадәр: бөтен җәй буе, ике атна саен сишәмбе көннәрендә
🔤Керү: бушлай
🔤Мөһим: алдан теркәлү хаҗәт
🔤Оештыручы: Казанның тарихи бистәләрен үстерү дирекциясе, «Җанлы бистә» программасы кысаларында
2️⃣Йөгерү китап клубы
Йөгерү китап клубы - ул йөгерергә дә, укырга да яратучылар өчен клуб - башта җиңел йөгереш, аннан соң укылган китап буенча фикер алышу. Асылы шунда ки, йөгерүдән сөң баш активрак эшли башлый һәм шул вакытта китап буенча фикер алышу җайлы һәм эффектив бара. Бүген - йөгерү һәм китапка старт, фикер алышу - киләсе очрашуда.
🔤Ара: 6 чакрым
🔤Тизлек: 7.0 (бер чакрымга 7 минут)
🔤Китап: Әфләтүн «Дәүләт» (рус телендә)
🔤Башлану: 19:00
🔤Фикер алышу: 30нче июньдә, киләсе йөгерештән соң
🔤Оештыручы: Surf Coffee
3️⃣Татарча табын (видеода)
Милли китапханә бинасында урнашкан «Күңел» ресторанында баян белән күңелле музыкаль кичә һәм зур татарча табын.
🔤Программада: «Күңел» рестораны менюсын татып карау; яраткан татар җырларын бергәләп җырлау; җылы атмосфера, татарча аралашу
🔤Кунакларны җыю: 18:30
🔤Кайда: «Күңел» рестораны, Милли китапханә бинасында
⏺Билетлар: kunel_bot
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡асыл - суть
💡Әфләтүн - Платон
💡табын - застолье
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Казан Сабантуе - 2026: төп саннар һәм кызыклы фактлар
➡️Быелгы Казан Сабантуе мәданнарына бәйрәм итергә 125 мең кеше килде (чагыштыру өчен: 2025 елда - 200 мең кеше килгән иде).
➡️Бәйрәм ике көн дәвам итте: 19нче июньдә ипподромда ат чабышлары узды; 20нче июньдә төп Сабантуй чаралары өч мәйданчыкта оештырылды.
➡️Ат чабышларында 13 кубок уйнатылды, гомуми приз фонды 8,7 млн сум тәшкил итте.
➡️Сабантуй мәйданчыкларында 19 район үзенең милли йортларын тәкъдим итте.
➡️Милли көрәштә 300гә якын спортчы бил алышты.
➡️Һава торышы сынады: көчле яңгыр яуды, ләкин бәйрәм кәефен боза алмады. Хәтта баганага менәргә дә теләүчеләр булды.
➡️Тынычлык бистәсендәге Сабантуйда кунакларга 1500 порция чәк-чәк тараттылар.
➡️Быел борынгы гадәт - яшьләрне таныштыру яңадан торгызылды: «тиз танышулар» интерактивында 120 кеше катнашты. Пар эзләүчеләр арасында егетләр күбрәк булды.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡бил алышу - бороться, состязаться
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
+1
Уфа дәүләт татар театры «Нур» - «Алтын битлек» иясе
Талантлы режиссёр Айдар Җаббаров куелышындагы Илдар Юзеевның «Тау» спектакле «Драматик театр. Зур форма» номинациясендә «Алтын битлек» Милли театр премиясенә лаек булды. Бүләкләү тантанасы 20нче июньдә Омск музыкаль театры сәхнәсендә узды.
Чын күңелдән котлыйбыз!
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Казан мэриясе «Җырлы сишәмбе» диеп аталган яңа проект башлап җибәрә
Идеясе - һәр сишәмбе кичен казанлыларны Казансу яр буендагы амфитеатрда (Милли китапханә бинасы каршында) җыеп, гитарага кушылып бергәләп җырлау.
Беренче «җырлы сишәмбе» 23нче июньдә узачак.
Беренче очрашу программасында «Онытмаган», «Әлдермешкә кайтам әле», «Син минем җанымның яртысы», «Салкын чәй», «Мин эзләдем даладан», «Бөрлегән», «Чыгарсыңмы каршы алырга?» һәм башка татар җырлары булачак.
Проект кураторы - музыкант, видеоблогер һәм полиглот Булат Шәйми. Ул шулай ук җырлаучыларга кушылып гитарада уйныячак.
Шулай ук беренче очрашуда яшь җырчы, блогер, укулелече Эльмира Шәрипова да катнашачак
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡сишәмбе - вторник
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
Ремесленник - һөнәрче
Реконструкция - яңарту
Изделие - эшләнмә
Популярный - мәшһүр
Духовенство - руханилар
Отрицательный - тискәре
Наклейка - ябышмак
Мощность - егәрлек
Ручная кладь - кул йөге
Заряжать - кору
Цокольный этаж - аскы кат
Колледж - көллият
Заблокировать - томалау
Указ - фәрман
Турнир - ярыш
Хоровод - әйлән-бәйлән
Агропромылленный - агросәнәгать
Световая проекция - яктылык проекция
Бегущая строка - йөгерек юл
Мастер-класс - осталык дәресе
Спецкор - махсус хәбәрче
Дискотека - дискәтүк
Грузинский - гөрҗи
Умная колонка - акыллы колонка
Настройки - кәйләүләр
Навык - күнекмә
Разработчик - төзүче
Живопись - рәсем сәнгате
Халифат - Хәлифәлек
Посольство - илчелек
Воля - ихтыяр, ирадә
Перекупщик - алыпсатар
Самоизоляция - үзизоляция
Сатанизм - шайтанлык
Министр иностранных дел - илче бага
Комик - юмор остасы
Стремление - омтылыш
Неприкосновенность - кагылгысызлык
Революция - инкыйлаб
Угнетённые - мәзлумнәр
Короткометражный фильм - кыска фильм
Правитель - хөкемдар
Род - ыру
Финансировать - акча белән тәэмин итү
Издательство - нәшрият
Реформатор - ислахчы
Идентичность - тәңгәллек
Ценность - кыйммәт
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Сабантуйлар
Сабантуй саннарда:
➡️2026нчы елда дөнья буйлап 400дән артык Сабантуй үткәрү планлаштырылган иде
➡️297 бәйрәм - Рәсәйдә
➡️110 бәйрәм - чит илләрдә
➡️Рәсәйнең 62 регионында
➡️чит илләр арасында 41 дәүләттә
Сабантуйларның күпчелеге инде үтте. Ләкин әле Казанда, Төмәндә, Мәскәүдә, Абхазиядә һәм тагын берничә торак пунктларында Сабантуйлар үтмәде әле. Казанда һәм Төмәндә Сабантуйлар 20нче июньдә узарга тиеш. Шулай ук 20нче июньдә Башкортстан Республикасының Бәләбәй һәм Куюргәзе районнарында да Сабантуйлар үтәчәк. Мәскәүдә Сабантуй 27нче июньдә үтәргә тиеш. Абхазиядә Сабантуй Сухум шәһәрендә Мөһәҗирләр диеп аталган яр буенда 3нче июль көнне үтәргә тиеш. 4нче июльдә Сабантуй Башкортстан Республикасының Дүртөйле районында, ә 18нче июльдә - Башкортстан Республикасының Белорет районында узачак.
Шулай ук 18нче июльдә федераль Сабантуй булачак, ул Омск шәһәрендә үтәчәк.
Бөтенрәсәй авыл Сабантуе 27нче июньдә Пенза өлкәсендә, Дәхтәрни авылында (русча - Малый Труёв) узачак.
Төнге Сабантуй 4нче июльдә Мәскәүдә үтәчәк. Бу гадәти сабантуй түгел, ә Мәскәүнең төнге клубларының берсендә оештырылачак тематик дискәтүк-кичә булачак.
Казанда Сабантуй 3 мәйданчыкта узачак - Аккош күлендә, Тынычлык бистәсендә һәм Дәрвишләр бистәсендә
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡торак пункты - населённый пункт
💡Мөһәҗирләр яр буе - Набережная Махаджиров
💡дискәтүк-кичә - вечеринка-дискотека
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
💬«КамАЗ» чыгымнарны киметү өчен кайбер бүлекчәләрне атнага өч көнлек эшкә күчерергә җыенса да, якынча 20 млн сум акча шаяннар һәм тапкырлар клубына сарыф иткән. Mash басмасы мәгълүматлары буенча, бу акчалар концертлар оештыруга, командаларны әзерләүгә, шул исәптән «Мантыйксызлар» командасын әзерләүгә юнәлтелгән. Сценаристлар һәм оештыручылар хезмәтен түләүгә генә 5,8 млн сум киткән. Шул вакытта «КамАЗ»ның 2025нче ел өчен чиста зыяны 37 млрд сумга җиткән, ә керем 14,7 фаизга кимегән.
💬Украин теле Кырымда дәүләт теле статусын саклап калачак, дип белдерде Кырым Җөмһүрияте парламенты башлыгы Владимир Константинов. Аның сүзләре буенча, төбәкнең Төп канунында өч дәүләт теле язылган - рус, кырымтатар һәм украин телләре, һәм бу статусны үзгәртергә ихтыяҗ юк.
💬Рәсәй ягулык кытлыгы сәбәпле Азиядән диңгез аша бензин сатып ала башлаячак, дип яза Reuters басмасы. Басма мәгълүматлары буенча, моңа кадәр эчке ихтыяҗ үз җитештерү хисабына, шулай ук Беларусь һәм Казакъстаннан килгән чимал белән каплана иде, ләкин бу күләмнәр җитми башлаган.
💬Бер тәүлек эчендә Рәсәй Һава һөҗүменнән саклану көчләре бер меңгә якын дронны атып төшергән, дип хәбәр иттеләр Рәсәйнең Мөдәфага вәзарәтендә. Вәзарәт мәгълүматлары буенча, 992 дрон, дүрт ерак очышлы ракета һәм 10 авиабомба юк ителгән.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡бүлекчә - подразделение
💡шаяннар һәм тапкырлар
клубы - КВН
💡шул исәптән - в том числе
💡Мантыйксызлар - Нелогичные
💡зыян - убыток; вред
💡Төп канун - Конституция
💡ихтыяҗ - необходимость
💡кытлык - дефицит
💡чимал - сырьё
💡һава һөҗүменнән саклану көчләре - ПВО
💡Мөдәфага вәзарәте - Минобороны
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
Көнчыгыш Тимор дәүләтенең баш вәзире Камал театрында татар көенә биеп алды
«Рәсәй - АСЕАН 2026» саммитында катнашу өчен Казанга килгән Көнчыгыш Тимор дәүләтенең баш вәзире Кай Рала Шанана Гужмао татар көенә биеп алды.
Шулай ук Кай Рала һава аланында чәк-чәкне ашап карагач «Мин Татарстан башкаласына күченәм» диеп шаярып әйтте.
Исегезгә төшерәбез АСЕАН саммиты Казанда 17нче июньнән 19нче июньгә кадәр үтә. АСЕАН кыскартмасы Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берләшмәсе дигәнне аңлата.
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡баш вәзир - премьер-министр
💡һава аланы - аэропорт
💡Көньяк-Көнчыгыш - Юго-Восточный
🤩 Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә
