املا Имла
رفتن به کانال در Telegram
Классик татар язуының имла кагыйдәләре, лөгатьләр, мәтеннәр.
نمایش بیشترکشور مشخص نشده استدسته بندی مشخص نشده است
279
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
+37 روز
+1530 روز
آرشیو پست ها
279
+1
مینکلی گرای خانننک قرداش حکمدارغه یازغان شول اوق خطدن ئلیگی قریم خانیننک تاغی بر شعری:
Миңлегәрәй ханның кардәш хөкемдарга язган шул ук хаттан әлеге Кырым ханының тагы бер шигыре:
Нәзым
Гәр истифсар итәр булсаң карындашлык итеп халем,
Бихәмдилла ки, хасыйль кылды Тәңре барча амалем.
Карындашлар сәнасы белә үсте дәwләт-ү бәхтем,
Карындашлар догасы берлә артты гыйзз-ү икъбалем.
Дийар-ы көфре фәтх итмәк эчөн дин гайрәте үзрә
Газа берлә җиһад итмәкдин үзгә йукдыр әшгалем.
МӘнем шул хан-ы Мәңлеш кем гата-и Хакк белә хали
Каму әхбаб булыптырлар хөлүс илә сәнаханым.
Җәмалең иштийакы күңлемә шулчаклы галибдер,
Ки һәр кичә хыйалыңдыр минең хабымда һәм халем.
(صونکغی بَیت فارسی ادبیاتی تأثیرنده یازلغان بولسه کیرک، آنی حرفیاً تعبیر ایتو درست بولماس)
(Соңгы бәйт фарсы әдәбияты тәэсирендә язылган булса кирәк, аны сүзгә-сүз тәгъбир итү дөрес булмас).
279
Repost from Dr. Bormotucher
Кырым ханы Миңлегәрәй ханның 16 йөз башында башка бер төрки-татар ханына язган хаттан шигъри парча:
Сәламе нәсим-е гөлестан кебек,
Сәламе гөлбаг-ы Ризван кебек,
Сылулар сачы кеби ганбәр-фишан, Санәмләр теше кеби лө'лө'-нишан.
Восулы аның инба-и гыйззәт ирер,
Кабулы аның мәхз-ы хөлләт ирер.
(Сәламе - гөлбакчадан искән җил кебек,
Сәламе - Ризван фәрештә саклаган җәннәт бакчасы кебек,
Сылулар чәче кебек ганбәрдәй хуш исле,
Гүзәлләрнең тешләредәй энҗе шикелле.
Аны күндерү - ихтирам билгесе,
Аны кабул итү - дуслык билгесе.)
Бүгенге көн күзлегеннән карасаң - голимая романтика (ике дәүләт башлыгы, тәҗрибәле яугирләр языша диген!). Теге заман нокта-и назарыннан исә мәгърифәтле ике дусның аралашуы өчен бик тә мәкъбүл өслүб.
Нәсер (проза) белән язылган ул документта хат авторының яу кырындагы казанышлары да телгә алына, дәүләтара сәясәт мәсьәләләре дә карала, алай-болай. )
279
منه بیت، بزده ده یونلی نستعلیق بلان یازلغان کتابلر باصلغالاغان. («کتابِ دیوانِ رضائی»ننک ۱۸۶۰ یلغی قزان باصمهسی)
279
Repost from Dr. Bormotucher
Сөләйман Бохари сүзлегендә "Казан" сүзенә мисал итеп шундый икеюллык китерелгән:
Җөмләсе ирде мөселман бигөман:
Сибирья, вә шәhр-е Болгар, вә Казан.
Җөмләсе - барлыгы
Ирде - иде
Бигөман - шиксез
Шәех Сөләйман Бохари. Лөгате чагатаи вә төрки-е госмани.
279
Repost from Dr. Bormotucher
Көтелмәгән микс: бер шигырьдә Һират шәһәре белән казы һәм кымыз:
Каз-у казы-йу кузы-йу кыз-у кымыз кирәк,
Әй, мәрдеман-ы шәһр-е Һәри, барчамыз кирәк!
("Каз, казы, кузы, кыз, кымыз кирәк,
Әй, Һират шәһәре халкы, [ул мәҗлестә] барчабыз кирәк").
Сөләйман Бохари. Лөгате чагатаи вә төрки-е госмани.
Бу ике юллыкның башка варианты да бар.
279
بوکون ایرانننک اولوغ ادیبی، اثرلری بابالرمز طرفندن یاراتوب اوقولغان شاعر سعدی شیرازی کونی ایکان. بو اونکغایدن آننک مشهور بر شعرین ایسکه توشورایک.
Бүген Иранның олуг әдибе, әсәрләре бабаларыбыз тарафыннан яратып укылган шагыйрь Сәгъди Ширази көне икән. Бу уңайдан аның мәшһүр бер шигырен искә төшерик.
279
Repost from Миллиард Татар
Зачем нужно изучать старотатарский язык и как это сделать?
Регистрация здесь https://tatar-inform.timepad.ru/event/3935315/
28 апреля в рамках разговорного языкового клуба «Миллиард.Татар» стартуют занятия по изучению старотатарского языка и татарской арабицы (иске имля). В течение мая-июня Ильяс Мустакимов, кандидат исторических наук, преподаватель КФУ, проведет языковой интенсив по «иске имля» под названием «Изучаем старотатарский язык и дореволюционную арабицу».
Практика татарского языка: преподаватель будет учить письму на основе татарских текстов.
Начальные навыки классической арабский письменности, используемых в том числе и в священных текстах.
Получите представление о классическом татарском языке начала ХХ века.
Полученные знания – это потенциальный ключ к письменному наследию татарского народа и других тюркских народов.
Знакомство с алфавитом персидского языка
Развитие мелкой моторики: придется много писать и оттачивать красоту письма.
Сведения о арабских стилях письма: дадим общие сведения об почерке куфи, настаглик, насх, сульс.
Знакомство с кодами мусульманской культуры: вы познакомитесь с миром другой графики, с миром другой ментальности.
Почувствуете себя еще большим интеллектуалом: классический татарин начала ХХ века писал и знал три языка – арабский, персидский, тюркский.
Всем любителям сериала «Великолепного века»: первый шаг к изучению османского языка.
Знания о корнях: арабская графика – это ключ к метрическим книгам, эпиграфическим памятникам, семейным архивам, истории своей семьи, рода, родословным (шаджара).
В случае интереса к занятиям будет продолжение: встречи по османскому, чагатайскому языкам.
ПЕРВАЯ ВСТРЕЧА: ЛЕКЦИЯ + ПРАКТИКА
Если вы не решили идти на курсы или колеблетесь, то первая встреча будет состоять из двух блоков, и вы можете посетитель только вводную часть – лекционную. Если же в процесс лекции вы поймете, что это ваша тема и вам интересно, то приступите к изучению старотатарской графики.
Подробнее: https://milliard.tatar/news/zacem-nuzno-izucat-starotatarskii-yazyk-i-kak-eto-sdelat-9532
279
چنانچه بزده کامل المطیعی
خداننك امرینه منقاد مطیعی
قرار ایتدی یازارغه ژورنال آیلق
علومننك منبعی، افکاره بایلق
بو ژورنالننك نامی «عصر الجدید»در
یاپشقانلرغه هم حبل المدیددر
برنك اوقوب برنك اولنك سمیعاً
یاپشنکلر بحبل الله جمیعاً
اللهنك حبلی دیدکم ائتلاف
دیمك اولور اجتناب از اختلاف
که سز قارتلر، یگتلر، دختریلر
اولنك بو ژورناله هب مشتریلر
ملته سرمایه هم زور مال ایرور
اوّل اولهرق چیقان ژورنال ایرور
هر کیمه اوز دیلیله تفهیم ایدر
هر لزوملی شیلری تقدیم ایدر
کویلیلر، قریهلیلر ده قاریق
هر کیمه برق اوره نور بارق
نیته کونش طوغمسیله در بهار
نورلانه بو دنیاده هر نه که وار
ایستهکز سزننك حریر مندیلنکز
ایشته بو ژورنال ایرور قندیلنکز
ژورنالنك هر کاغذی مرآتنکز
آلدنکزده پارلایان مشکاتنکز
سزگه وفادار ایمش طالع فلك:
موندی زور نعمتلری تقدیر کرك
شکر ایدهلم ژورنالنك بولغاننه
حمد ایته بلبل ده آی تولغاننه
مولامز امثالنی ایتسون عدید
تاکه اولسون بختیار عصر جدید
قلمنی ضبط ایدوب ویردم نهایت
بونکله اجتزا ایتدم کفایت
شعر بابنده یوق بنده مهارت
فقط بو طوغریده قیلدم جسارت...
نامم عبدالله - الله بندهسیمن
جمیع قوللرنك شرمندهسیمن.
***
Чөнанча бездә Камил әл-Мотыйгый,
Ходаның әмренә монкат, мотыйгый,
Карар итде язарга журнал айлык,
Голүмнең мәнбәгы, әфкярә байлык.
Бу журналның наме «Гасрелҗәдид»дер,
Япышканларга һәм хәблел-мәдиддер.
Берең укып, берең улың сәмиган,
Япышыңлар бихәблилләһ җәмиган.
Аллаһың хәбле дидекем иэтиляф,—
Димәк, улыр иҗтинаб әз ихтиляф.
Ки сез, картлар, егетләр, дөхтәриләр,
Улың бу журнала һәп мөштәриләр.
Милләтә сәрмая һәм зур мал ирер,
Әүвәл уларак чыкан журнал ирер!
Һәр кимә үз дилилә тәфһим идәр,
Һәр лөзүмле шәйләри тәкъдим идәр.
Көйлеләр, карьялеләр дә карыйк,
Һәр кимә бәркъ ора нур-ы барикъ;
Нитә көнәш тугмасилә дәр бәһар,
Нурлана бу дөньяда һәр нә ки вар.
Эстәңез сезнең хәрир мәндилеңез,—
Иштә бу журнал ирер кандилеңез.
Журналың һәр кәгазе — миръатыңыз;
Алдыңызда парлаян мишкятыңыз.
Сезгә вафадар имеш талигъ фәләк:
Мондый зур нигъмәтләри тәкъдир кәрәк.
Шөкридәлем журналың булганына;
Хәмдитә былбыл да ай тулганына.
Мәүлямез әмсалене итсен гадид,
Та ки улсын бәхтияр гасры җәдид.
Каләмне забт идеб вирдем ниһаять;
Боныңла иҗтиза иттем кифаять.
Шигырь бабында юк бәндә мәһарәт,
Фәкать бу тугърыда кыйлдым җәсарәт…
Намым Габдулла — Алла бәндәсемен,
Җәмигы колларың шәрмәндәсемен.
#منابع
#توقای
279
یانکا املاننک زیانی بلان برگه نظرِ دقتمزدن عادتده «ایچقینه» تورغان بر فائدهسی ده بار. حال آنکه، ۱۹۲۰ نچی یلغه قدر ایسکی اسلوبده (عادتده عثمانلیچهلاشدروب) یازارغه کونوککان کشیلر ۱۹۲۰ نچی یللردن باشلاب قای وقت خطلرین ایسکی اسلوبده، لکن یانکا املا قاعدهلرینه مطابقاً صوزوق آوازلرنی کورساتوب یازغانلر. شولای ایتوب، بز اول کشیلرننک ایسکی اسلوب بلان یازلغان یازمالرنی اوقوغانده نیچک تلفظ ایتکانلرین چامهلای آلامز.
دهولهت (دولت) اسملی کشیننک تاتار ژورنالیستی شریف بایچوراغه ۱۹۳۳ نچی یلده یازغان خطی - شوندای چغاناقلردن برسی.
279
+1
Миңа калса, "Дәллә хатын хикәяте"ндә кол-кәнизәкләр шушы ике рәсемдәге хезмәтчеләр шикелле "кул кушырып торганнар".
Сулда: VIII гасырда Хорасанда эшләнгән алтын йөгертелгән көмеш табак. Кул кушырган (баглаган) бер хезмәтче табактагы композициянең уң ягында, икенчесе - астында (чыганагы).
Уңда: госманлы падишаһы Икенче Габделхәмитнең җарияләре алдында кул кушырып (баглап) утырган ике таваши (евнух). 1909 ел. (чыганагы).
279
"Кул кушыру"
Заманыбыз татар теленең аңлатмалы сүзлегендә буйсыну билгесе булган "кул баглау" һәм "кул кушыру" позалары телгә алына:
Кул баглау Кулларның терсәктән түбәнге өлешен күкрәк өстендә бер-берсенә чалыштырып, бер кул чугы белән икенче кулның юан беләген тотарлык итеп (яки тотып) тору – хезмәткә хәзерлек билгесе. Кул кушыру 1) Кулларны (бармак араларына бармакларны кертеп) бер-берсенә тоттыру (хөрмәт белән тыңлау билгесе); 2) Бернәрсә дә эшләмичә (чарасын күрмичә), битараф булып тору турында (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге).Урта гасырларда фарсы телендәге бер хикәя нигезендә төркичә язылган "Дәллә хатын хикәяте"ндә хезмәтчеләрнең кул кушырулары турында болай диелә:
صراف یکتنی کوردیلار غایت حدّ نهایت کوروکلوک ایردی التون کرسی اوزرا اولتوروپ ترور ایلانیدا قوللاری قول قوشوروب اونکندا سولندا خدمتدا ترور کنیزکلاری قول قوشوروب قوللاریندا تورلوک طونلار توتوب ترور تورلوک تورلوک طونلار کیزمشلار باشلارینه تورلوک تورلوک دستار صارمشلار بیلنه التونلی کمر بغلامشلار. Сарраф(1) егетне күрделәр, гаять хәдд-е ниһаять күреклүг(2) ирде. Алтын көрси үзрә(3) ултырып торыр, әйләнедә(4) коллары кул кушырып уңында-сулында хезмәттә торыр. Кәнизәкләре кул кушырып кулларында төрлүг тунлар(5) тотып торыр, төрлүг-төрлүг тунлар кизмешләр(6), башларына төрлүг-төрлүг дастар(7) сармышлар, бил[ләр]енә алтынлы кәмәр(8) багламышлар. (1) Сарраф - акча алыштыручы. Урта гасырларда саррафларның икътисади тормыштагы роле беркадәр бүгенге банкирлар роленә охшаш булган. (2) Гаять хәдд-е ниһаять күреклүг - гадәттән тыш матур. (3) Алтын көрси үзрә - алтын урындык өстендә. (4) Әйләнедә - әйләнәсендә, әтрафында. (5) Төрлүг тунлар - төрле киемнәр. (6) Кизмешләр - кигәннәр. (7) Дастар - тастар, затлы тукымадан тукылган, башлары чигелгән озын сөлге рәвешендәге яулык. (8) Кәмәр - каеш, билбау, кушак.
279
Repost from Миллиард Татар
«Иске имла» или старотатарская письменность: уникальные источники, чагатайские туюги и курс арабской графики
"- Говоря об источниках, что становится нам доступным при знании старотатарского языка, кроме метрических книг и каких-то административных актов?
- Это знание на самом деле открывает перед носителем достаточно широкий спектр возможностей: умение читать арабскую графику позволяет читать не только свои татарские источники, но и обращаться к источникам на старотурецком языке, на староузбекском, практически на всех языках тюрко-мусульманского мира, которые функционировали до начала XX века. Также знание арабской графики является непременным условием для изучения арабского и персидского языков. А для людей искусства отдельно стоит отметить, что есть жанры литературы и искусства, которые веками функционировали среди татар и их соседей, но которые невозможны без использования арабской графики. Например — каллиграфия, стихотворные загадки, литературный жанр «туюг», которые сейчас во многом забыты из-за смены графики.
Настоящий креатив – не в эпигонском подражании чужим жанрам и стилям, а в нашей классической письменности, в написанных ею источниках. Здесь хочется повторить фразу одного из руководителей Росархива, который сказал, говоря про документальное наследие – «это не макулатура, это – протоплазма, которая позволяет формировать новые смыслы, развивать страну, народ, культуру». То же самое можно сказать про нашу классическую письменность.
- Сейчас очень много разговоров о будущем татарского языка и том, что он угасает, к сожалению. Поскольку вы специалист, погруженный в классические тексты, хочется спросить: классический татарский язык начала XX века сильно отличается от современного татарского языка?
- Смотря что мы понимаем под классическим языком. Раньше не было единого нормированного литературного языка. Кто-то из авторов писал на языке, близком к какому-нибудь разговорному диалекту, кто-то ориентировался на османский литературный язык, чуть-чуть приправляя его татарскими разговорными словами и выражениями. Интересно, что Тукай первоначально писал на «османизированном» языке, и лишь позже стал использовать грамматические формы разговорного языка. Татарский литературный язык в современном понимании – как набор опреденных норм и правил – появился только тогда, когда государственность татар возродилась, пусть и в усеченном виде (как Татарской АССР), и стали появляться научные учреждения, устанавливающие терминологию, орфографию, нормы «правильного» произношения и т.д.
До революции таких стандартов не было, но к этому шли: в начале ХХ века работали ученые, созывались съезды мугаллимов (учителей), которые разрабатывали, обсуждали и принимали какие-то общие правила орфографии и терминологии. Эта работа шла довольно успешно, но была прервана Первой мировой войной, революцией и гражданской войной. Процесс завершился в советское время, но уже на совершенно иных основаниях – не на основе арабицы и при сильном влиянии русской языковой среды.
Классическое татарское письмо («иске имла»), пожалуй, можно сравнить с инструментом, который может помочь сохранить и развивать татарский язык, как это было раньше, когда наш язык благодаря арабице обогащался и усиливался за счет арабской, персидской и старотюркской лексики и даже грамматических форм. Этот инструмент мы должны поддерживать в рабочем состоянии, пока есть надежда на сохранение языка".
Для чего нужно знать старотатарский язык? Возможно ли развитие татарской культуры без обращения к прошлому? Как быстро можно научиться читать на татарской арабице? На эти и другие вопросы о старотатарском языке ответил ведущий научный сотрудник отдела рукописей и редких книг Национальной библиотеки Республики Татарстан, преподаватель Казанского федерального университета Мустакимов Ильяс Альфредович. Подробнее – в материале «Миллиард.Татар».
279
بوکون عبدالله توقایننک اولگان کونی.
Бүген Габдулла Тукайның үлгән көне.
https://t.me/iske_imla/21
279
۲۰ نچی یوز باشی بیلگوسز شاعریننک بر شعری (تاتارستان ملی کتابخانهسی، اوزبك بایچورا فوندی)
کیلگان جانقای ایرته یوقلاغانده،
یوقی بلان بلمی قالغانمن.
کیلگان جانقای، اوپکان، قوچقان، کیتکان - یوقلاغانمن، تنکرم، قالغانمن.
ایرته طوردم - بیتلر آپپاق بولغان،
بلنوب طوره اوپکان ایزلری،
صالدم کوزنی ییرگه، قوم اوستنه -
بلنوب طوره اوتکان ایزلری.
آه، اویغاتقان بولسانک اول بار چاقده -
نرسه گنه بولدی، اللهِم؟ -
اونتولماسلق شادلق بولور ایدی،
سیزگان بولسام اوبوب آلغانن.
نیشلیم ایندی، کونکلم کورسونهدر
گیزلاتهدر محبت جانقایغه.
بتدی صبرم، توزمیم، اوغالانام؛
اَیت جانقایم، اَیتچی، سین قایده؟!
#منابع
279
Мин үзем (الیاس مستقیموف) "ихбарнамә" яки "ихбар хаты" дип язу тарафдары. Чөнки гарәп фигыленең дүртенче бап масдары (исем фигыле) булган "ихбар" сүзе "хәбәр итү, хәбәр бирү" мәгънәсен белдерә. "Информационное письмо" чыннан да ниндидер булачак чара турында хәбәр сала. "Мәгълүмат хаты/мәгълүматнамә" исә хәбәр итү төсмерен бирми, аңарда конкретлык юк. "Мәгълүмат хаты" "информационное письмо"ның механик калькасы булып, аны "фәлән нәрсәдән мәгълүматыбыз барлыгы турында язылган хат" дип аңларга мөмкин.
#لغات
279
«توباتای» شرکتی قزانده «قزان بوکمهسی» دیگان پیلمانخانه (пельменная) آچماقچی بولا ایمش.
#شایارتو
