cookie

Utilizamos cookies para mejorar tu experiencia de navegación. Al hacer clic en "Aceptar todo", aceptas el uso de cookies.

avatar

Малик Харис

Татар угълы татармын! 🔹️Татарлык! 🔸️Татар дөньясы! 🔹️Дин һәм милләт! 🔸️Тел һәм тарих! 🔹️Сәясәт! 🌳 📖 🖋Шәҗәрәләр ясау белән дә шөгыльләнәм. 🌍🗻Җир шарына гашыйк сәяхәтче 🚣‍♂️ ⛷

Mostrar más
Publicaciones publicitarias
305
Suscriptores
+124 horas
+27 días
+330 días

Carga de datos en curso...

Tasa de crecimiento de suscriptores

Carga de datos en curso...

ТАНЫЛГАН ТАТАРЛАРНЫҢ ИСЕМНӘРЕН ТАРИХТА КАЛДЫРУ ӨЧЕН ТӘКЪДИМНӘР: 1. Казан шәһәренең Бауман урамына СӨЕМБИКӘ-ХАНБИКӘ исемен бирергә; 2. Казан шәһәре урамнарына татар ханнарының исемнәрен бирергә; 3. Казан шәһәре урамнарына милли каһарманнарның исемнәрен бирергә: МУЛЛА БАТЫРША БӘХТИЯР КАНКАЕВ МӘСӘГУТ ГОМӘРОВ ГАБДРӘШИТ ИБРАҺИМ МУСА БИГИЕВ ӘХМӘТ ТИМЕР ҺАДИ АТЛАСИ СӘЕТ ВАХИДИ ГАЛИ АКЫШ МАРАТ МӨЛЕКОВ ӘБРАР КӘРИМУЛЛИН ВАФИРӘ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА 4. Казан шәһәренең элеккеге НКВД клубы диварына, 1937 елның 23-28 октябрендә атып үтерергә хөкем карары чыгарылган татар зыялыларының исемнәре язылган истәлек тактасы куярга. (Хөкем карары 1938 елның 15 февралендә тормышка ашырыла.) Аларның исемнәре: Һади Атласи (тарихчы) - 1876-1938; Гани Алтынбаев (укытучы) - 1902-1938; Касыйм Исхаков (имам) - 1890-1938; Фазыл Туйкин (язучы) - 1887-1938; Кәбир Туйкин (укытучы) - 1878-1938; Сабир Уразманов (укытучы) - 1892-1938; Барый Фаттахов (имам) - 1875-1938; Зәкәрия Фаттахов (хезмәткәр) - 1910-1938; Рәшит Яруллин (имам) - 1880-1938. 5. Зөя-Свияжск шәһәрендә СӨЕМБИКӘ исемендәге мәчет төзәргә, чөнки аны 1551 елның 12 августында шуннан Мәскәүгә әсирлеккә алып китәләр; 6. Шәһри Биләрдә КОЛ ГАЛИ исемендәге мәчет төзәргә, чөнки ул 1233 елда үзенең легендар “Кыйссаи Йосыф” әсәрен шунда яза. Фәүзия Бәйрәмова, язучы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы. 2019 ел, 30 июнь.
Mostrar todo...
🔥 1
00:54
Video unavailableShow in Telegram
Как выглядели татары 100 лет назад?
Mostrar todo...
9.69 MB
👍 5
Photo unavailableShow in Telegram
Габдрәшит Ибраһимның туган җиренә кайтуы... Ниһаять, Тара каласы Габдрәшит хәзрәтне аңларга һәм кабул итәргә өлгереп җитте! Аллаһка шөкер! 2007 елда мин Тарага барып, мәчеттә булса да аның 150 еллыгын билгеләп үткән идем. Татарлар аны белми иде. Шушы елларда туган ягында, Омски өлкәсендә Габдрәшит Ибраһимны халыкка таныту өчен күп эшләнде. Мин үзем дә Тарада күп тапкырлар булдым, очрашулар уздырдым, аның турында язылган "Һиҗрәт" " Габдрәшит Ибраһим - милләтнең хокук яклаучысы" китапларымны тапшырдым. Ниһаять, Тараның татар зыялылары Габдрәшит Ибраһим исемендәге фәнни укуларны башлап җибәрделәр. Бу эшләрне оештыручы " Нур" татар оешмасына, Тара татарларының милли лидеры Гөлшат ханым Сатышевага зур рәхмәтләремне әйтәм! Фәүзия Бәйрәмова- Аймал, 15.06.24. Түбән Новгород өлкәсе.
Mostrar todo...
🔥 6
РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН "Җәвамигуль - кәлим" шәрехе Мәмләкәтләрне саклау хакында Коръән Кәрим тарафыннан өйрәтелгән фәрманны Рәсүлүллаһ үзе гамәле белән күрсәткән, ислам хафизлары бу хәлләрне риваять кылганнар иде. Соңгы мөселманнар исә мәмләкәт саклауны туфрак ас¬тында череп беткән Шәех Идриси, Шәзили вә Габделкадир әл-Җилани, Баһаветдин вә Бәдәвигә тапшырдылар. Рәсүлүллаһ хәзрәтләре: «Мин сезгә Коръән белән Сөннәт калдырдым, сез шуларга тотыныгыз, азау тешләрегез белән шуларга ябышыгыз!» - дип, котылу юлын күрсәткән вә шушы сүзен кайбер гасыр вә кайбер мәмләкәт әһелләренә генә хас кылмый, бәлки бөтен өммәткә, ахыр заманга кадәр дөньяда дәвам итәчәк мөселманнарга гомумиләп сөйләгәне хәлдә һәм дә олы мөҗтәһидләр: «Безнең мәсләгебез Коръән вә хәдисләргә иярүдән гыйбарәт, дөрес хәдисләргә каршы килгән сүзләребез игътибарга алынмасын, алар белән гамәл кылынмасын!» - дигән нәсыйхәтләр сөйләп киткәннәре хәлдә, соңгы халыклар: «Имамыбызның сүзе белән Коръән аяте арасында хилафлык булса, имамыбыз сүзе белән гамәл кылырбыз, әгәр дә имамыбыз сүзе белән хәдис кара-каршы килсә, хәдисне игътибарсыз калдырырбыз!» - дигән кагыйдәләр төзеделәр. [264] Иҗтиһад кылу һичбер заман вә һичбер мәмләкәткә хасланмаган, Аллаһу Тәгаләнең нигъмәте киселү хакында дәлил күрелмәгән хәлдә, безнең соңгы галимнәребез тарафыннан «дүрт мәшһүр мәзһәбтән берсенә иярү ләзем, мәзһәбтән мәзһәбкә күчүче шелтәгә лаек, аңларга тырышу дөрес түгел, инде Коръән вә хәдисләр белән дәлилләнү заманы үтте» кебек карар игълан ителде, хәдисләр вә аятьләргә тотынуны дөрес күрү ислам диненнән чыгу дәрәҗәсендә яман бер гамәл рәвешендә кылынып, халыкка күрсәтелде. Рәсүлүллаһ хәзрәтләре фарыз намазларны җәмәгать белән уку хакында күп фәрманнар ирештерде, саваплар вәгъдә кылды. Мәчетләр төзелү вә азан әйтелүдән асыл максат өммәтне бер җәмәгать вә бер оешма хәленә китерү иде. Ләкин мәзһәб тәгассыбына [фанатизм] бирелгән кешеләр Рәсүлүллаһның шушы әмерләренә вә шушы максатларга каршы төштеләр вә мәчет әһелен төрле җәмәгатьләргә аердылар. Бу эш бөтен дөньяда булганда да, Кәгъбә хозурында, Рәсүлүллаһ янында эшләнмәскә вә әдәп сакланырга тиешле иде, ләкин бу гамәлне иң башлап шушы урыннарда эшләделәр вә бу көндә дә эшләп торалар. Бу хәлләр «Аллаһу Тәгаләнең әминнәре» дигән исем бирелүгә хаклы булмаган «галимнәр»нең наданлыклары вә фанатизмнары сәбәпле мәйданга килделәр. Инде мең ел буладыр, ислам галимнәре үзләре иҗтиһад кыла алмадылар, иҗтиһад кылу өчен башкаларга ирек бирмәделәр, акылларны, фикерләрне тимер чылбырлар белән богаулап тордылар. Бу эшнең нәтиҗәсе бик фаҗигале вә бик хәсрәтле булды. Мөселманнарның фикер машиналары эштән тукталды, акыллары күгәрде, тутыкты, бөтен халык югары күтәрелгән вакытта, болар түбән төштеләр, көнбатыш халыклары бу кадәр һөнәр вә сәнәгатьләр белеп, нинди олуг галимнәр, голәмәләр җитештереп торган вә бөтен дөньяга мәгърифәт кояшы тудырган вакытларында, мөселманнар бөтенләй эштән чыгып калдылар, дөньяның зәгыйфь вә кадерсез бер кавеме булып яшәргә хөкем ителделәр. «Аллаһ аларга золым кылмады, алар үз-үзләренә золым кылдылар»461. Нечкәләп, җентекләп тикшереп карау куәтләреннән мәхрүм вә акылны эшләтә белү кәмаләтеннән өлешсез адәмнәр, тәфсирләргә җаһили гасырлардан калган уйдырмалар, яһүди ялганнарын тутырулары [265] белән генә канәгатьләнмичә, болар өстенә үз хыялларын вә һәрбер сөйләүче тарафыннан җыелган юк-бар нәрсәләрне өстәделәр вә шул нәрсәләргә «шәригать» төсе биреп, халыкларга тәкъдим кылдылар вә кылалар. Наданлыкка төшкән вә һәрбер ерактан килгән тавышка колак салырга гадәтләнгән милләтебез, «тагын өстәмә юкмы?» дип, ошбу нәрсәләрнең һәрберсен ислам дине исеменнән кабул итге. Бүген берәү чыгып та, боларга бу хакта мәгълүмат бирергә керешсә вә хакыйкатьне аңлатыр өчен тырышса, аның насыйбы - сөякләр белән атылу, иске чабаталар белән куылу, динсезлектә гаепләнү, миссионерларга сатылганлык белән гаепләү булачак
Mostrar todo...
👍 3
01:30
Video unavailableShow in Telegram
Әссәламегаләйкем! «1 КӨН-1 МАНАРА» проектының нәтиҗәсе сезнең алда. Куйган максатларыбызга ирештек! 30 көн эчендә - 30 мәчет манарасы яктыртылды💡 Дин кардәшләребез, барчагызга да «НУРЛЫ ИСЛАМ» проекты исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез! Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын🤲 Күбрәк изгелек эшлик!
Mostrar todo...
IMG_7720.MOV31.63 MB
👍 5🔥 1
https://m.business-gazeta.ru/news/636427 Умер Мисбах-бабай, в 2015 году застреливший врача в Челнах из замаскированного под трость оружия
Mostrar todo...
Умер Мисбах-бабай, в 2015 году застреливший врача в Челнах из замаскированного под трость оружия

Конфликт произошел из-за тюбетейки.

Photo unavailableShow in Telegram
Мисбах бабай вафат... Чаллыдан кайгылы хәбәр килде - Мисбах бабай вафат булган. Аңа 94 яшь һәм ул Чаллы тирәсендәге бер татар авылында яши иде. Мисбах бабай - инвалид таягыннан корал ясап, түбәтәй өчен урыс кешесен атып үтергән татар карты. Моның өчен ул 90 яшенә кадәр төрмәдә утырды. Аннан кайткач та түбәтәен салмады, намазын калдырмады, милләт тормышыннан читләшмәде. Ул элек тә милли хәрәкәттә актив катнашты, Татарстанны, татар халкын яклап, митинг- пакетларга йөрде, газеталарга язды. Һәм менә шул Мисбах бабаебыз, барысын да калдырып, зөлхиҗҗә аенда бакыйлыкка күчкән. Яткан җире нурлы булсын, җанын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде... Бәхил бул, Мисбах бабай, түбәтәй өчен төрмәгә киткән Ил карты! Фәүзия Бәйрәмова- Аймал, 9.06.24. Түбән Новгород өлкәсе.
Mostrar todo...
😢 9😱 2
27 мая 1920 года был подписан Декрет об образовании ТАССР ​Декрет «Об Автономной Татарской Социалистической Советской Республике» Всероссийского центрального исполнительного комитета (ВЦИК) и Совета Народных Комиссаров (СНК) РСФСР подписан председателем ВЦИК М.И.Калининым, председателем СНК РСФСР В.И.Лениным, секретарем ВЦИК А.С.Енукидзе. ​ В состав республики вошли территории из Казанской, Уфимской, Самарской, Вятской, Симбирской губерний. ​ Государственную власть в республике осуществляли местные Советы рабочих, крестьянских и красноармейских депутатов, Центральный исполнительный комитет и Совет Народных Комиссаров ТАССР; были созданы Наркоматы. Вся полнота власти до созыва  Учредительного съезда Советов ТАССР передавалась Временному революционному комитету (председатель С.Саид-Галиев). ​ Подробнее: https://tatarica.org/ru/razdely/istoriya/novejshee-vremya/dekret-ob-avtonomnoj-tatarskoj-socialisticheskoj-sovetskoj-respublike
Mostrar todo...
😢 2
Photo unavailableShow in Telegram
Repost from 100 ел элек
Хәзерге наданнар ни дисәләр дә, татар хатын-кызларның йөз яшерүләре шулкадәр билгеле, мәшһүр факт, хәтта борынгы тормышны тасвирлаган бер генә спектакль дә, андый үзенчәлексез куелмаган. Бу гадәт авыл әбиләрендә совет чорында да сакланып килде. Һәм бу ар-чирмеш гадәте түгел, шул ук исламнан алынган хөкем. Ковид вакытында никаб фарыз иде, хәзер кемгәдер комачау итә, имеш.
Mostrar todo...
🔥 8
Elige un Plan Diferente

Tu plan actual sólo permite el análisis de 5 canales. Para obtener más, elige otro plan.