cookie

Utilizamos cookies para mejorar tu experiencia de navegación. Al hacer clic en "Aceptar todo", aceptas el uso de cookies.

avatar

Милләт хәбәрләре

Publicaciones publicitarias
552
Suscriptores
+424 horas
+117 días
+4030 días

Carga de datos en curso...

Tasa de crecimiento de suscriptores

Carga de datos en curso...

Мәдәнә Сабантуенда. Түбән Новгород өлкәсе. 14.07.24.
Mostrar todo...
👍 1🔥 1
Мәдәнә Сабантуенда Бүген Мәдәнә авылында бик зурлап Сабантуй уздырылды. Бу милли бәйрәмебезне авылның 350 еллыгы белән бәйләп үткәрделәр. Бәйрәмгә Казаннан, Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, Уфадан һәм башка кала- салалардан зур кунаклар, дин әһелләре, галимнәр, артистлар килгән иде. Әлбәттә, Мәдәнә авылының тарихы тагы да борынгырак булырга мөмкин. Ни әйтсәң дә, Алтын Урда җирләре бит әле бу, Казан ханлыгы биләмәләре, ә анда кала- салалар күп булган. Кызганычка каршы, бездә күп кенә авылларның тарихын урыс чыганакларында күрсәтелгән дата белән бәйлиләр, ягъни, бу торак пункт беренче тапкыр урыс чыганакларында кайчан искә алынган, авылның да яшен шулай билгелиләр. Мәдәнә белән дә шулай булган, аның исеме урыс чыганакларында беренче тапкыр 1674 елда искә алына, шуннан чыгып, авылның 350 еллыгы бәйрәм ителә. Ә аңа кадәр монда кемнәр яшәгән - анысы искә алынмый. Кемнәргәдер биредән җирләр бирелеп, каяндыр бирегә күчеп утырганнар икән, алар бит буш урынга түгел, кешеләр янына килеп урнашкан! Күп очракта, үзләре кебек үк татарлар, мөселманнар янына күчкән алар. Монысы исә бөтенләй искә алынмый. Хәер, хәзер татар тарихы да яңача өйрәнелә башлады инде. Аны өйрәнгәндә барысы да искә алына - ДНК күрсәткечләре дә, борынгы кабер ташлары да, халык авыз иҗаты- фольклор да, нәсел шәҗәрәләре дә, шәхесләр язышкан хатлар да, чит ил архивларында сакланган материаллар да - барысы да системага салып өйрәнелә. Мәдәнә тарихы шулай җентекләп өйрәнелгәнме - мин әйтә алмыйм. Ә Сабантуй матур үтте. Авыл яши. Аңа тагы күп гасырлар яшәргә насыйп итсен! Фәүзия Бәйрәмова- Аймал, 14.07.24. Мәдәнә, Түбән Новгород өлкәсе.
Mostrar todo...
😊😍🥰😇😌😊🤓 Как татары распространяли ислам - делали успешный да'ват - среди соседей. "Не сразу татарин переходит к рассуждению о вере, тем более не сразу начинает хулить православную веру. Тут наблюдается известный порядок, и последовательность. Татарин, как выше сказано, придет к инородцу, расположит его к себе разными любезностями, извинится, если чем-нибудь обидел его, и даст слово сначала хозяину, а сам во всем с ним соглашается. И только избрав удобный момент, он начинает свою речь. Соответственно содержание его речи, вид его и тон голоса то и дело изменяется.То он делается каким-то бодрым и радостным, то горестным и жалостливым. "Вот у вас и у нас, - начинает проповедник вкрадчивым голосом, - один Бог и один царь, а только вера разная; одно небо, и земля одна, и люди одинаковы, только не любим мы друг друга, нет между нами добра и правды. У нас все дело в том, как бы съесть друг друга и обидеть, а потому и мира нет между нами. Грех так жить. А какой ответ за это дадим Богу? В последние дни, пред кончиной мира, все предстанем пред грозным судьей - Богом и тогда увидим, как кто жил, кто кого обидел. Плохо будет грешникам, хорошо - праведникам. Всевышний потребует отчета от грешников, но что мы скажем, когда не сделали никакого доброго дела. Особенно будет плохо тем, которые ее имеют за себя пред Богом заступника и ходатая. За нас мусульман будет таким заступником Пророк Мухаммад 🪶, а за вас так и заступиться некому". Язычники слушают проповедника и умиляются, угощают его и приглашают его быть у них в другой раз. А проповедник, побывавши в одном месте, переходит в другое, производя повсюду своими рассказами сильное впечатление, за что и получает иногда большую милостыню". 📚Отрывок из книги православного миссионера Коблова Я. Д. "Татаризация инородцев Приволжского края". Как видим из наблюдений Коблова, наши предки делали да'ват к другим народам с мудростью и добротой. #история 🌹🌹🌹🌹🌹
Mostrar todo...
7🙏 1
Photo unavailableShow in Telegram
🔥 5
Нижгар төбәгендә Хәтер көне. 13.07.24.Түбән Новгород өлкәсе.
Mostrar todo...
🔥 5🙏 1
Минем үземә бу Хәтер көнендә нәрсәләр көчле тәэсир итте соң? Беренчедән, шушы җан тетрәткеч вакыйга үзе, аны халыкның һаман онытмавы, дога белән искә алуы. Икенчедән, Семочки һәм Пашат авылы ир- атларының, мәрәсим мәйданына, тәкъбир әйтеп килеп керүе зур тәэсир итте. Бу моңлы, шул ук вакытта җиңелмәс көче булган тәкъбирне еламыйча тыңлау мөмкин түгел... Татар ирләре үлемгә барганда һәм дин бәйрәмнәрдә шулай тәкъбир әйткән, сөргеннәргә сөрелгәндә тәкъбир әйтеп, Аллаһны олылаган, дөнья белән бәхилләшкән... Мин болар хакында чыгышымда да әйттем. Ул чорда мондый җан тетрәткеч хәлләр, халыкны авылы- авылы белән атып үтерүләр безнең якларда да булган. 1919 елның февралендә Татарстанның хәзерге Яңа Чишмә районы, Чертуш авылында 37 ир- атны судсыз- нисез атып үтерәләр. Моның да сәбәбе, имеш, совет властена каршы булганнар. Чертуш авылында хәлләр тагы да куркыныч булган, Чистайдан кызыл гаскәр килеп, авылга ут төрткән, каршы торганнарның башларын кылыч белән чабып өзгән, ир- атларны өйләреннән өстерәп чыгарып, авыл читенә куып алып барганнар һәм шунда атып үтергәннәр. Атырга алып барганда, аларның җылы туннарын, киез итекләрен тартып алганнар, үзләренә киеп куйганнар, картлар ак кар өстеннән язмышларына таба яланаяк атлаган... Җәза отрядында бер татар кешесе дә булган, ул әйткән, абзыйлар, сезне атып үтерергә алып баралар, эчтән булса да тәкъбир әйтеп барыгыз, атуга егылыгыз, тормагыз, дигән. Үлемгә барган татар ирләре кычкырып тәкъбир әйтә башлаган, моны ишетеп, капкалардан авыл картлары да чыгып, аларга килеп кушылган, халыкны ниндидер җыенга бара, дип уйлаганнар. Аларны да авыл башында атып үтергәннәр. Ак кар кып- кызыл канга баткан, яралыларның ыңгырашкан тавышлары ишетелгән. Аларга, кем исән калды, торыгыз, аллагыз сезгә булышты, дигәннәр. Моңа ышанып баш күтәргәннәрне тагы кырып салганнар... 37 ир- ат кар өстендә ятып калган, алар берничә көн буе шунда аунаган, чөнки бу мәетләргә якын килергә рөхсәт ителмәгән, халык аларны соңыннан кача- поса бер кабергә җирләгән. Совет хакимияте яратмаса да, халык Шәһитләр каберлеген гомер буе карап торган, җомга саен анда килеп, алар рухына дога кылган, соңрак инде, бераз ирек килгәч, каберлекне әйләндереп алып, 37 төп чыршы утыртканнар, мемориаль комплеск эшләп куйганнар, шәһитләрнең исемнәрен ташка уеп язганнар. Мин үзем дә бу урында берничә тапкыр булып, аларның рухларына дога кылдым, бу фаҗига турында язып, халыкка дөреслекне җиткердем. Әйе, күпләр бу хәлләрне белми әле. Ул чактагы хакимиятнең үз халкына каршы террор һәм репрессияләрне 1918 елда ук башлап җибәргәнне, бу явызлыкның 1954 елга кадәр дәвам ителүен белми. Шушы вакыт эчендә илдә барган сәяси репрессияләр тегермәненә 60 миллион кешенең эләгүен, җәзалануын, гаиләләләренең эзәрлекләнүен, маллары талануын,туган җирләрдән сөрелүен белми хәзер халык, яки бу заманнар, бу хәлләр инде онытылган. Югыйсә, Шәһитләр каберлегендә язылганча, " Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк" бит! Ә бит үз авылдашларын җәзалаучылар арасында татарлар да булган! Авыл башлыгы алар өстеннән, совет властына каршы эшлиләр, дип, Сергачка барып әләкләгән, авылга җәза отрядын чакыртып китергән, шәхси дошманнарыннан үч алу максатында, аларның исемлеген төзеп, чекистларга тапшырган. Икенче бер татар кешесе Ибраһим Алеев сорау алу һәм җәзалауда катнашкан, соңыннан аның үзен дә татарлар бик нык кыйнаган, диләр, ул берничә елдан үлә һәм аны халык мөселман зиратына күмдерми, аны, эт кебек, ташландык чокырга илтеп тыгалар. Ә төп җәзалаучылар - Михельсон һәм Санаевны 1938 елда атып үтерәләр. Әйе, бу хәлләр барыбыз өчен дә зур сабак, гыйбрәт - бер генә явызлык та җәзасыз калмый, һәм ул җәзаны Аллаһы Тәгалә Үзе бирә. Моны беркайчан да истән чыгарырга, онытырга ярамый. Дөньяда шундый хәлләр барганда, син кем ягында - явызлык ягындамы, яки гаделлек ягындамы? Җәзачылар беләнме, әллә халкың беләнме? Нижгар төбәгендәге Хәтер көне бу хакта тагы бер кат кисәтте, искә төшерде, хаклыкка чакырды. Фәүзия Бәйрәмова- Аймал, язучы, тарих фәннәре кандидаты. 13.07.24. Түбән Новгород өлкәсе
Mostrar todo...
🔥 6👍 1😢 1🙏 1
Нижгар төбәгендә Хәтер көне Хәтер көннәренең мин төрлесен күрдем, әмма алар барысы да милләт фаҗигасе белән бәйле иде. Нижгар төбәгендә, Семочки белән Пашат авыллары арасындагы Шәһитләр каберлегендә үткән Хәтер көне дә шундыйлардан булды. Моннан 105 ел элек бер гаепсезгә атып үтерелгән шушы авыл татарларын искә алдылар анда... 51 кеше, иң яшенә 17, иң картына 80 яшь...Аларны башта талыйлар, аннан соң ерткычларча кыйныйлар, аннан хөкем иткән булып кыланалар, аннан соң берәм-берәм юк итәләр... Имамнардан хәтта сорау да алып тормыйлар, кыйныйлар да, атып үтерәләр. Совет власте исеменнән, ВЧК карары беләнбелән, имеш, алар совет властына каршы котыртканнар. Бу явызлык, бу җинаять Семочки ( Семеновское) авылының волость комитеты бинасында тугыз кеше тарафыннан башкарыла, алар белән өч кеше җитәкчелек итә - яһүди, урыс, татар. Үзләре сорау алалар, үзләре карар чыгаралар, үзләре үк атып та үтерәләр. Татар ирләрен төне буе аталар һәм урамга чыгарып ташлыйлар, иртән шакыраеп каткан мәетләрне ике авыл арасындагы Бүре чокырына илтеп ыргыталар... Бу хәлләр барганда авыл кораллы гаскәр тарафыннан чорнап алына, аннан беркем чыга алмый. Авылны юк итәргә хәтта пушкалар да әзерләнеп куелган булган, әмма өлгермәгәннәр. Бу татар ирләре ерткычларча кыйналып һәм атып үтерелгән урында хәзер балалар бакчасы бинасы. Без ирем Хөсәен Аймалетдин белән Семочкига һәр килүебездә ул урында туктап, шәһитләр рухына дога кылабыз. Бинаның диварына 1919 елның 13-14 гыйнварында бу урында нинди явызлыклар кылынуы турында язылган бер такта да куелса, яхшы булыр иде. Дөрес, бу шәһитләр җирләнгән Бүре чокырында алар истәлегенә тулы Хәтер мемориаль комплексы эшләнгән, әмма авыл уртасында, явызлык кылынган, шәһитләрнең җаннары чыккан урында да истәлек тактасы кирәк, дип уйлыйбыз. Менә без хәзер шул Бүре чокырында басып торабыз. Хәер, бу урын хәзер инде башка төрле атала - халык аны Шәһитләр каберлеге, дип йөртә. Биредә соңгы елларда төрбә рәвешендә мемориаль комплексы үсеп чыккан, кара гранит плитәгә шәһитләрнең исемнәре уеп язылган. Менә инде ундүрт ел рәттән Шәһитләр каберлегендә Хәтер көне уздырыла, анда бу авыллар халкы гына түгел, тирә- юньнән дә җыелалар, Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, Казаннан киләләр. Бу матәм мәрәсиме - Хәтер көне авыл яки район дәрәҗәсендә генә түгел, инде ил күләмендә билгеләп үтелә, чөнки анда төп рольне Россия мөселманнарының дини идарәсе һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының дини идарәсе уйный. Быел да шулай булды - Хәтер көненә Мәскәүдән һәм Түбән Новгородтан зур делегация килде, алар арасында Россия мөселманнарының дини идарәсе рәисе урынбасары Раушан Аббасов, дини идарәнең ревизия комиссиясе рәисе, Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә директоры Җәгъфәр Фәйзрахманов, Мәскәүдәге Тарихи мәчет имамы Рамил хәзрәт Садеков, Түбән Новгород мөселманнарының дини идарәсе башлыгы Гаяз хәзрәт Закиров, Мәскәүдән һәм Нижгардан танылган дин әһелләре, язучы, Тукай премиясе лауреаты, Мәскәүдә чыган торган " Татар дөньясы" газетасы баш редакторы Ринат Мөхәммәдиев, журналист, язучы, педагогия фәннәре кандидаты Марат Сәфәров тә бар иде. Кызыл Октябрь районы хакимият башлыгы Рафаэль Ильясовның Хәтер көнендә катнашуы бу чараның ни дәрәҗәдә җитди һәм әһәмиятле икәнен күрсәтте. Шулай ук Казаннан килгән Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле дә үзенең сәламнәрен җиткерде. Алга китеп, шуны әйтәсем килә - Нижгар төбәгендә Хәтер көне зур югарылыкта, бай эчтәлекле, зәвык белән үткәрелде, ул Коръәнле, догалы, шул ук вакытта милли рухлы чара булды. Чыгышлар бары тик татарча булды, халык үзебезчә түбәтәйләрдән һәм яулыклардан иде, соңыннан Пашат мәчетендә бергәләп намаз укыдык, шәһитләр рухына дога кылдык. Шушы төбәкнең халкыбыз өчен аеруча күп эшләгән дин әһелләренә, милли зыялыларына Россия һәм Түбән Новгород дини идарәләренең бүләкләрен тапшырдылар, алар арасында Пашаттан мөгаллимә, берничә китап авторы Сәрия Аймалетдинованың да булуы безне аеруча сөендерде чөнки ул моңа бик лаек! Пашат халкы Хәтер көнен махсус корбаннар чалып каршы алды, килгән бөтен кунакларны милли ризыкларыбыз белән аягүрә басып сыйлады, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Mostrar todo...
🔥 3👍 1🙏 1
Photo unavailableShow in Telegram
«После прибытия татар-мусульман на Магнитострой произошла небывалая концентрации нескольких сотен имамов в спецпоселках» "Дети тюркских народов того времени поголовно не знали русского языка, поэтому в городе организовывалось обучение на национальных языках, для чего в 1934 году были созданы школы – татарская, казахская, башкирская, а также 10 школ со смешанными классами: татарских – 65 классов (2 027 учащихся), казахских – 11 классов (290 учащихся), башкирских 5 классов (80 учащихся). (МКУ Городской архив. Ф. 10. Оп. 1. Ед. хр. 195. С. 14). Указание на численность учащихся является важным показателем, указывающим перспективы будущего национального состава населения Магнитогорска. Из вышесказанного становится понятным, что татары в период 1930-х годов составляли более 90% мусульманского населения города. Но кроме количественной, важна и качественная сторона вопроса, что выражается прежде всего в степени мусульманской образованности того или иного народа. Как известно, у татар уже столетиями существовала развитая система народного исламского образования. Поэтому среди ссыльных татар сюда прибыла своего рода «крестьянская элита», то есть люди, имевшие возможность пройти массовое обучение основам ислама, знанию содержания Корана, владению арабской письменностью. Ведь еще до революции 1917 года, да и в первые годы после нее, в каждой татарской деревне, при каждой мечети существовали начальные школы ислама - мәктәб, а в крупных селах и мечетях была более высокая степень мусульманского образования в виде медресе. Например, у автора статьи оба раскулаченных деда (бабайлар) закончили медресе, а обе бабушки (әбиләр) учились в мектебах. Все они имели возможность читать религиозные тексты в их арабских подлинниках. Сохранились письма одной из эби в родную деревню, написанные на арабице, где она описывает трудности их жизни на спецпоселке". Салават Ахметзянов, научный руководитель магнитогорского филиала института истории АН РТ, рассказывает, как появился и развивался ислам во втором крупнейшем городе Челябинской области.
Mostrar todo...
12👍 2
"Мәдәни җомга" газетасының ( Казан) 12 июль санында минем " Золым корбаны Сәрвәретдин хәзрәт " дип аталган күләмле язмамның башы басылып чыккан, дәвамы киләсе санда булыр, ин шәә Аллаһ! Каләмдәшләргә зур рәхмәтләремне әйтәм!
Mostrar todo...
👍 7
Мәңгелеккә юл Мөхәммәд пәйгәмбәрнең ﷺ болай дигәнлеге риваять ителә: سددوا وقاربوا، واعلموا أن لن يدخل أحدكم عمله الجنة، وأن أحب الأعمال أدومها إلى الله وإن قل Мәгънәсе: "Җиңеләйтегез һәм якынайтыгыз [кешеләргә тормышларын җиңеләйтегез, аларга якын булыгыз]. Берегез дә җәннәткә гамәлләре сәбәпле кермәячәген белеп торыгыз. Аллаһ өчен гамәлләрнең иң сөеклесе, - әз дә булса, дәвамлы рәвештә башкарылганыдыр". (Әл-Бохари хәдисләр җыентыгыннан) Коръәндә "мәңгелек ахирәт" сүзтезмәсе йөздән күбрәк тапкыр кабатланып әйтелә. Мәңгелекне казану өчен, кеше бу тормышында я мәңгелеккә тиң гамәлләр эшләп калдырырга, я дөнья тормышы дәвамында үзен һәм башкаларны мәңгелеккә илтүче гамәлләр эшләргә тиеш. Хәдистә әйтелгәнчә, икенче юл, - юлларның ышанычлырагы. Изге җомга көне икәнен онытмыйк! Җомга көнне булса да, Мөхәммәд пәйгәмбәр ﷺ һәм әби-бабаларыбыз кылган гамәлләрне үтәргә тырышыйк. Аллаһка юнәлик.
Mostrar todo...
👍 5🔥 1
Elige un Plan Diferente

Tu plan actual sólo permite el análisis de 5 canales. Para obtener más, elige otro plan.