Татарский "с собой"
Ir al canal en Telegram
Tatar language "to go" Татарский на каждый день! Разговорник для очень занятых людей, которые учат язык на бегу https://t.me/tatarish?boost
Mostrar más4 268
Suscriptores
Sin datos24 horas
+37 días
+730 días
Archivo de publicaciones
4 269
Repost from ык
беренче татар әдәби телле LLMны ясадык — TATlit. нульдән, башка модельга таянмаган, телнең морфологиясен күздә тоткан чи татарча модель. кардәш казах башкорт кыргызларның датасетларын бераз кулландык, аларга рәхмәт яусын күп иттереп.
әнгәмә кору мөмкинчелеге әлегә юк, аның өчен аерым рәвештә тәрбияли башладым. яңа тест ясадым, беренче җаваплары мондый чукынчыкның:
И: Син роботмы, әллә кешеме?
TATlit : Мин — робот.
И: Татар мәдәнияте өчен иң мөһим әйбер нәрсә?
TATlit: Иң мөһиме – ул татар теле.
И: Син татарчадан башка тел беләсеңме?
TATlit: Юк, белмим.
И: Кояш кайдан чыга?
TATlit: Җирдән.
И: Филләр оча аламы?
TATlit: Юк.
И: Иртәгә яңгыр явармы?
TATlit: Җылы, кояшлы көн булыр.
И: Өч төрле җәнлек атап кит.
TATlit: Төлке, куян, бүре...
И: Мәхәббәт нәрсә ул?
TATlit: Ярату, ярату.
И: Ни өчен күк зәңгәр?
TATlit: Күктә йолдызлар күп.
И: Айга ничек очарга?
TATlit: Кыш көне.
И: Татар тарихы өчен иң мөһим вакыйга нинди?
TATlit: Шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру.
4 269
Төзергә – строить
Төзәргә – прицелиться
Төзәтергә – исправить
Түзәргә – терпеть
Тезәргә – выстроить в ряд
Тезләнергә – преклоняться
Тозларга – посолить
Тозланырга – становиться солёным, солиться
Тузларга – (к) берестам
Туздырырга – износить
Тузгытырга – взъерошить
Тизәергә – ускориться
Тазарырга – полнеть
Тазланырга – паршиветь
Тызылдарга – жужжать
4 269
Repost from ык
кайбер миңгерәүләр хаман "татар теле чәчәк ата, әнә күпме пыраект бар, грантлар, чәкчәкөчпочмаккыстыбый" ди. дуслар, пыраект булуы — телнең бетүенә иң зур дәлил. чәчәк атучы телгә пыраект кирәк түгел, ул — ысул, максат түгел.
әгәр кайсыдыр шәһәрдә/авылда ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮ КЛУБЫ ачыла икән — димәк анда татар теле үлемгә таба чаптыр-чоптыр җөгерә. ие — кызганычка каршы. ләкин диагноз куймыйча дәвалаү мөмкин түгел.
ә дәүләт хаман халык акчасына/тире/каны хакына ясалган архивларны (китап/ТВ/радио/кино һ.б.) ачмый.
4 269
👁 Күз – Глаз
күз карасы кебек – как зеницу ока
күз алдына китерергә – представить, вообразить
күз кысарга – подмигнуть
күздән ычкындыру – упустить из поля зрения
күз ачып йомганчы – в мгновение ока
күз салырга – посмотреть
күз бәйләнгән чак – сумерки
күз бәйләш – жмурки
күз дә йоммыйча – глазом не моргнув
күз атып йөрү – быть влюбленным в кого-то
күз уйнату – строить глазки
күз буу – гипноз
күз тимәсен – не сглазить бы
күз буяу – обманывать
4 269
Repost from ОК, Гумирова
Әйдәгез бер уен: Татарстан мәдәният министрлыгының сайтында татарча хәбәр соңгы тапкыр кайчан чыккан дип уйлыйсыз?
4 269
Кукуруз* рәтләре буйлап – Вдоль рядов кукурузы
*синонимнар: маис, мисыр бодае, кәгъбә бодае
📸: Сургут
4 269
🍗 КАЛҖА
• пешкән итне (терлек, кош) кисәкләп турап, коштабакка өеп, өстенә суган һәм кайнар шулпа салып, табын уртасына куя торган ризык төре / кусок, ломтик, кусочек (мяса):
Анда кунакларга калҗа пешә түгелме соң? (Г.Минский)
Идәш буйларының урамын Яхшы атлар җигеп урадым. Ашагыз, туганнар, и
калҗасын
, Кулларымны юып турадым (Җыр)• зур ит кисәге / большой кусок мяса:
Һәркем үзенә майлырак, зуррак
калҗа
эләктереп калырга теләде (Н.Дәүли)
Хуш ис аңкыткан
калҗалар
шау күмердә куырылганда, телләр тик торамы? (А.Гыйләҗев)
[Ул] тәмләп-тәмләп симез ит
калҗаларын
ашарга тотынды (А.Расих)• табыш китерә торган эш, төшемле урын; бик уңайлы форсат / выгодное место, выгодное дело:
Җае туры килгәндә, минем малайга
калҗаның
калынрагын бирерсең (М.Маликова)
Хәзер бу майлы
калҗаны
Малик үз кулына эләктермәкче була (И.Гази)• табыш, керем, җиңел юл белән табылган зур акча / выгода, прибыль, «легкие деньги»
Колхоз кассасына илле мең сумга якын саф табыш керә. Ярыйсы
калҗа
!(Социалистик Татарстан)#татарчаC1
4 269
Продолжаем лекцию для начинающих. Әйдәгез поговорим про летние вечера?
🤩 җәйге кич – летний вечер
🌅 кояш бата – солнце садится
🌅 шәфәкъ – закат
🌧 ал болытлар – розовые облака
🌅 офык – горизонт
🌊 тынлык – тишина
🛏😴тавыклар йоклый – курицы спят
🌟 ай нуры – луч луны
✨ йолдызлар – звезды
🚣 су җылы – вода теплая
💬 💬 💬
• Бүген иртәрәк ятарга кирәк – Сегодня нужно лечь пораньше
• Иртәгә иртүк торырга кирәк – Завтра нужно встать пораньше
• Әйдә су коенырга, кич елга җылы була – Айда купаться, вечером вода в речке теплая
• Кичке һавада рәхәт – Приятно на вечернем воздухе
• Бүген йолдызлар күп – Сегодня (видно) много звёзд
Если было полезно – ставь сердечки или огонёчки🔥Если так себе – иди спать 🥶
Пост для начинающих изучать татарский язык
#татартелеА0
