«Апуш» татар балалар театр студиясе
Open in Telegram
Show more
The country is not specifiedThe category is not specified
531
Subscribers
No data24 hours
-27 days
+830 days
Posts Archive
Яңа 5нче юбилей сезонын башлап җибәрәбез!💚
Иҗатыбызны яратуыгыз, безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт!
Спектакльләребездә көтеп калабыз! Рәхим итегез!
1️⃣3️⃣«Унөч»
🐝 «Тыз-быз»
✍ «Тукай.Ярлыкагыл»
Татарстан районнарында ачылачак «Апуш» студиясе филиалларына да кастинглар башланып китте.
Бүген Әлмәт шәһәрендә кастинг узды. Алда Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга көтә🤩
«Апуш»ыбыз зурая💚
5 сентябрь көнне «Апуш» студиясенең Бауман урамындагы яңа «Апуш.Үзәк» филиалына кастинг узды, 70кә якын сәләтле, уңган-булган балалар катнашты🥰 Алар арасыннан 36 укучы сайлап алынды. Хәерле сәгатьтә🤍
3 сентябрь көнне «Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче шәкертләре «Гитис-фест» халыкара фестиваль-лаборатория кысаларында Казанның «Созвездие-Йолдызлык» Республика үзәгендә Е.Шварцның «Югалган вакыт турында әкият» әсәре буенча (режиссёр Е.Венедиктова, куючы-рәссам Элина Озолс) эскиз күрсәттеләр һәм теплоходта юлларын алга таба дәвам иттеләр. Исән-сау йөреп кайтуларын теләп калабыз💚
«Апуш» студиясе театр сезонын «Унөч» спектакле белән ачып җибәрә!
📍Кайда: Г.Камал театры, универсаль зал
📍Кайчан: 12 сентябрь, 16:00
📍Билетлар сатуда: https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/repertoire/un-ch-trinadtsat/
Төн. Тукай музее. 13 яшүсмер. Алар биредә нишләп йөри? Нәрсә эзли? Замана яшьләренә ниләр тынгы бирми? Аларны Тукай образыбелән нәрсә бәйли? Төнге музей бүлмәләре, андагы экспонатлар күңел түрендә яшеренеп яткан нинди серләрне яктырта? Музей ишеген атлап кергәндә дус булган 13 яшүсмер, аннан кемнәр булып чыгар? Кем артык? Улмы, синме, безме?
Менә шушы һәм башка бик күп сорауларга җавапны 21 гасыр яшүсмерләр күзлегеннән карарбыз. Рәхим итегез!
+5
«Апуш» студиясе шәкертләре «Гитис-фест»та катнаша
1-7 сентябрь көннәрендә «Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче 10 шәкерте «А.С.Попов» теплоходында Идел буйлап сәяхәткә чыгып, «Гитис-фест» халыкара фестиваль-лабораториясендә катнашалар.
31 август көнне Саратовның «Теремок» курчак театрында биш Идел буе шәһәрен – Саратов, Самара, Казан, Түбән Новгород һәм Костроманы колачлаган фестиваль-лабораториянең ачылыш тантанасы узды.
1 сентябрь көнне Саратов шәһәренең елга портында катнашучылар теплоходта Идел буйлап сәяхәткә кузгалды.
Катнашучылар ГИТИС педагоглары белән иҗади проектлар, эскизлар өстендә эшләячәкләр һәм Саратов, Самара, Казан, Кострома һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә әзер эскизларны тәкъдим итәчәкләр.
3 сентябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Апуш» студиясе шәкертләре Е.Шварцның «Югалган вакыт турында әкият» әсәре буенча эскизны (режиссёр Е.Венедиктова) Казанның «Созвездие-Йолдызлык» Республика үзәгендә тәкъдим итәчәкләр. Рәхим итегез!
📍Регистрация сылтама аша.
Тулырак.
«Апуш» студиясе яңа филиал ача!
Бик тиздән студия Казан шәһәренең Бауман урамында урнашкан бинада ишекләрен ачачак. Кастинг нәтиҗәләре буенча төркемгә 9-15 яшьлек 30 бала сайлап алыначак.
📍Кастинг 5 сентябрь көнне 12:00-18:00 аралыгында узачак.
📍Катнашучыларның яшь чикләве: 9-15 яшь.
📨Гариза җибәрү өчен әлеге сылтама аша кереп, 3 сентябрьгә кадәр анкета тутырырга кирәк:
https://forms.gle/7yUAQGksnZtRp4gs9
Кастингта катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь, уен коралы) күрсәтергә тиеш була. Шулай ук жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин.
✍️Сорауларны teatrstudio_kzn@mail.ru почтасына юлларга мөмкин.
«Апуш» татар балалар театр студиясе географиясен киңәйтә!
Бик тиздән студия Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә ишекләрен ачачак. Катнашучыларның яшь чикләве: 8-16 яшь.
Зур сәхнә, төрле рольләр, яңа дуслар турында хыялланасыңмы? Хыялларны тормышка ашырырга вакыт!
Кастингта катнашучылар үзләренең сәләтләрен (җыр, бию, шигырь, уен коралы) күрсәтә ала. Остазлардан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин.
Балагызда татар теленә, милли мәдәниятебезгә кызыксыну уятырга, иҗади сәләтен үстерергә, кыюлыгын арттырырга теләсәгез, кастингка рәхим итегез! Студиядә шөгыльләнү бушлай.
Тулырак.
+1
«Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова һәм «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе шәкерте Хәят Җәләева «Манзара» тапшыруында кунакта булып кайтты. Яңа сезонга планнар, тиздән булачак кастинглар һәм юбилей елында буласы премьералар турында сөйләштеләр.
Сюжетны 3 сентябрь көнне «ТНВ» телеканалында иртәнге «Манзара» тапшыруында карый аласыз.
+8
«Апуш» студиясе шәкертләре Мәскәүдә узган V Халыкара мәдәни форумда катнашты
20-21 августта Мәскәүнең Пионерлар сараенда V Халыкара балалар мәдәни форумы узды. Чара Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 17 иленнән 12-17 яшьлек 1800дән артык катнашучыны җыйды. Быелгы форумның төп темасы – Россия халыклары бердәмлеге елы.
Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган яшь музыкантлар, актерлар, рәссамнар, биючеләр, кинематографистлар һәм язучылар форумда бере-берсе белән танышып кына калмады, дуслашырга да өлгерде. Араларында «Апуш» студиясе шәкертләре – Фәридә Гатина, Бәхтияр Җаппаров һәм Мустафа Закиров та бар иде. Беренче көнне үк Фәридә белән Бәхтияр зур сәхнәдә узган «Бердәмлек картасы буйлап сәяхәт: тере традицияләр» чарасында чыгыш ясап, яшьтәшләрен татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй белән таныштырды.
Тулырак.
Оештыручылар – Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, ФГБУК Росконцерт һәм Россия мәдәният фонды.
Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр фестивале ничек узганын әйдәгез искә төшерик😍
Быел балалар остазлар белән берлектә язучы Фатих Әмирхан тууына 140 ел булу уңаеннан аның иҗаты буенча эскизлар әзерләде. Шулай ук Туфан Миңнуллин иҗаты да читтә калмады, драматургның «Җанкисәккәем» әсәренә аерым тукталдылар, эскизның музыкаль бизәлеше исә композитор, «Апуш»ның якын дусты булган Азат Хөсәеновның истәлегенә багышланды. Шулай итеп, быелгы лаборатория иҗатка 3 шәхес күзлеге аша карады.
«Күзлек» балалар театр лабораториясе дә узып китте. Бу мизгелләр әле бик озак җәйнең матур хәтирәсе булып күңелләрне җылытып торачак🥰
«Апуш» татар балалар театр студиясе географиясен киңәйтә!
Бик тиздән студия Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә ишекләрен ачачак. Катнашучыларның яшь чикләве: 8-16 яшь.
Зур сәхнә, төрле рольләр, яңа дуслар турында хыялланасыңмы? Хыялларны тормышка ашырырга вакыт!
Кастингта катнашучылар үзләренең сәләтләрен (җыр, бию, шигырь, уен коралы) күрсәтә ала. Остазлардан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин.
Балагызда татар теленә, милли мәдәниятебезгә кызыксыну уятырга, иҗади сәләтен үстерергә, кыюлыгын арттырырга теләсәгез, кастингка рәхим итегез! Студиядә шөгыльләнү бушлай.
Тулырак.
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
25 августта Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясенең йомгаклау чарасы – «Күзлек» фестивале узды🎭
📹 – фестивальнең матур мизгелләре
Интертат МАХта
+8
«Күзлек» балалар театр лабораториясенә йомгак ясалды!
Туфан Миңнуллин исемендәге өченче «Күзлек» балалар театр лабораториясе 25 август көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Күзлек» балалар театр фестивале белән төгәлләнде. Быел ул язучы Фатих Әмирхан тууына 140 ел булуга багышланган иде.
Чарада Фатих Әмирхан иҗаты буенча «Нәҗип», «Бар иде ди, бар иде ди...», «Фатих», «Фәтхулла хәзрәт», «Хәят» эскизлары һәм Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» әсәре буенча эскиз тәкъдим ителде.
«Күзлек» фестивале «Апуш» гимны белән тәмамланды.
«Күзлек» лабораториясе Казан Мэриясенең «Апуш» татар балалар театр студиясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
Тулырак.
Repost from Гүзәл Казан | Канал Гузель Сагитовой
Репетициядә мин дә булдым. Эскизлар узган ел белән чагыштырганда, катлаулырак кабул ителә. Фатих Әмирхан балалар өчен язмагангадыр. Нәниләр дә авыр материалга алынган.
Repost from Гүзәл Казан | Канал Гузель Сагитовой
Илсур Раисовичның еш әйтә торган сүзләре бар: «Ашаган белми, тураган белә». «Апуш»ларга бу сүзләр аеруча туры килә.
«Күзлек» лабораториясенең сәхнә арты. Кичке 21.00 сәгать.
Аларның битләрендә барда язылган, ахаххахахааха
МЕНӘ АЛАР — БЕЗНЕҢ СУПЕРФИРАЛИСТЛАР!
🤩Әмирхан Юнусов
🤩Әминә Валиуллова
🤩Мәликә Бариева
🤩Әмирхан Гаянов
🤩Алмаз ГафаровИң кызыгы алда! 💚УҢЫШЛАР
🤩⚡️ЛАБОРАТОРИЯБЕЗНЕҢ СОҢГЫ КИЧКЕ ЧАРАСЫНА СЕРЛЕ КУНАК КИЛДЕЕЕЕ !
Кем икәнен белергә теләсәгез, түгәрәкне ТУЛЫСЫНЧА карагыз!