en
Feedback
Tatar Grammar

Tatar Grammar

Open in Telegram

Tel, tarix, mədəniyət. Тел, тарих, мәдәният.

Show more
Azerbaijan3 957The category is not specified
232
Subscribers
No data24 hours
+17 days
+530 days

Data loading in progress...

Similar Channels
No data
Any problems? Please refresh the page or contact our support manager.
Tags Cloud
No data
Any problems? Please refresh the page or contact our support manager.
Incoming and Outgoing Mentions
---
---
---
---
---
---
Attracting Subscribers
December '24
December '24
+233
in 3 channels
Date
Subscriber Growth
Mentions
Channels
17 December0
16 December0
15 December+1
14 December0
13 December+1
12 December0
11 December+4
Channel Posts
Татар теленең иң озын сүзендә 36 хәреф бар. Бу сүзне еш кулланасызмы? Tatar teleneñ iñ ozın süzendə 36 xəref bar. Bu süzne yı
+1
Татар теленең иң озын сүзендә 36 хәреф бар. Бу сүзне еш кулланасызмы? Tatar teleneñ iñ ozın süzendə 36 xəref bar. Bu süzne yış qullanasızmı? 😁

2
1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасының дәүләт байрагы кабул ителде. Һәр төснең мәгънәсен белә идегезме? 1991 yılnı+1
1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасының дәүләт байрагы кабул ителде. Һәр төснең мәгънәсен белә идегезме? 1991 yılnıñ 29 Nayəbendə Tatarstan Cömhüriyəteneñ dəwlət bayrağı qabul itelde. Hər tösneñ məğnəsen belə idegezme?
368
3
Советлаштыруга кадәр татар теле астрономия гыйлемен аңлаткан сүзләргә бай иде. Мәсәлән, сәйярәләрнең (планеталарның) үз исемн+1
Советлаштыруга кадәр татар теле астрономия гыйлемен аңлаткан сүзләргә бай иде. Мәсәлән, сәйярәләрнең (планеталарның) үз исемнәре булган. Күбесе гарәп теленнән килсә дә, татарча әйтелгән. Совет заманында алар латин тамырлы рус атамаларына алмаштырылды. Татарстанда бүген дә рәсмән шул исемнәр кулланыла. Sovetlaştıruğa qədər Tatar tele astronomiyə ğilemen añlatqan süzlərgə bay ide. Məsələn, səyyarələrneñ (planetalarnıñ) üz isemnəre bulğan. Kübese Ğərəp telennən kilsə də, Tatarça əytelgən. Sovet zamanında alar Latin tamırlı Rus atamalarına almaştırıldı. Tatarstanda bügen də rəsmən şul isemnər qullanıla.
383
4
Әдәби татар телен белмәгән кешегә татар һәм төрек телләре бик аерыла дип тоелырга мөмкин. "Merhaba, çok, elveda" кебек сүзләр+5
Әдәби татар телен белмәгән кешегә татар һәм төрек телләре бик аерыла дип тоелырга мөмкин. "Merhaba, çok, elveda" кебек сүзләр "исәнмесез, күп, хуш"ка каршы куела. Чынлыкта исә "төрек" сүзләре әдәбиятта, кайбер җирле шивәләрдә еш кулланыла. Ədəbi Tatar telen belməgən keşegə Tatar həm Törek telləre bik ayırıla dip toyılırğa mömkin. “Merhaba, çok, elveda” kebek süzlər “isənmesez, küp, xuş”kə qarşı quyıla. Çınlıqta isə “Törek” süzləre ədəbiyatta, qayber cirle şiwələrdə yış qullanıla.
370
5
Татарлар, башка күчмә мәдәниятле халыклар кебек, ат-алашаны аңлаткан сүзләргә бай. Төс, җенес, яшькә карап аларны төрлечә аты+1
Татарлар, башка күчмә мәдәниятле халыклар кебек, ат-алашаны аңлаткан сүзләргә бай. Төс, җенес, яшькә карап аларны төрлечә атыйлар, тасвирлыйлар. Мәсәлән, тай сүзенә берничә мәгънәдәш сүз бар: көнәш, шәңкәй, конкак. - 1 яшенә җитмәгән тай "колын" я "колынчак" дип атала, - 1 яшь тулган һәм ялы, койрыгы кыркылган тайны "кырыкмыш" дип әйтәләр, - "конан" дип 3 яшьлек атны, - "дүнән" дип 4 яшьлек атны атыйлар, - көлкәй, азау я колкай олырак тайларны аңлаталар. Tatarlar, başqa küçmə mədəniyətle xalıqlar kebek, at-alaşanı añlatqan süzlərgə bay. Tös, cenes, yəşkə qarap alarnı törleçə atıylar, taswirlıylar. Məsələn, tay süzenə berniçə məğnədəş süz bar: könəş, şəñkəy, qonqaq. - 1 yəşenə citməgən tay ‘qolın’ yə ‘qolınçaq’ dip atala, - 1 yəş tulğan həm yalı, qoyrığı qırqılğan taynı ‘qırıqmış’ dip əytələr, - ‘qonan’ dip 3 yəşlek atnı, - ‘dünən’ dip 4 yəşlek atnı atıylar, - kölkəy, azaw yə qolqay olıraq taylarnı añlatalar.
336
6
Урыс телле мохиттә яшәгән кайбер татарлар сөйләмдә татарча сүзләрне руслаштыра башлый. Нәтиҗәдә, "атика, аника, иняйка" кебек+1
Урыс телле мохиттә яшәгән кайбер татарлар сөйләмдә татарча сүзләрне руслаштыра башлый. Нәтиҗәдә, "атика, аника, иняйка" кебек сүзләр барлыкка килә. Сөйләмемне төзәтәм дип карар итсәгез, менә сезгә туганнарга иркәләп эндәшү сүзләре. Urıs telle möxittə yəşəgən qayber Tatarlar söyləmdə Tatarça süzlərne ruslaştıra başlıy. Nəticədə, “atika, anika, inâyka” kebek süzlər barlıqqa kilə. Söyləmemne tözətəm dip qarar itsəgez, menə sezgə tuğannarğa irkələp endəşü süzləre.
664
7
Татар һәм кайбер башка телләрдә яшелчәне аңлаткан сүз яшел төс тамырыннан килә: яшел-яшелчә, сәбз-сәбзә. Бу мантыйгый модель+1
Татар һәм кайбер башка телләрдә яшелчәне аңлаткан сүз яшел төс тамырыннан килә: яшел-яшелчә, сәбз-сәбзә. Бу мантыйгый модель күп телләрдә очрый. Сурәттә татар, нидерланд, чех, итальян, гарәп телләреннән мисаллар китерелгән 🥒 Tatar həm qayber başqa tellərdə yəşelçəne añlatqan süz yəşel tös tamırınnan kilə: yəşel-yəşelçə, səbz-səbzə. Bu mantıyği model küp tellərdə oçrıy. Sürəttə Tatar, Nederland, Çek, İtalyan, Ğərəp tellərennən misallar kiterelgən 🥒
359
8
Татар теленең латин әлифбасы "Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак татар телен куллану турында" ТР Канунына нигезләнә.+1
Татар теленең латин әлифбасы "Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак татар телен куллану турында" ТР Канунына нигезләнә. Аермасы Ә хәрефендә генә. Аны канун буенча Ää дип тә, без тәкъдим иткәнчә Əə дип тә язарга була. Tatar teleneñ Latin əlifbası “Tatarstan Cömhüriyəte dəwlət tele bularaq Tatar telen qullanu turında” TC Qanunına nigezlənə. Ayırması Ə xərefendə genə. Anı qanun buyınça Ää dip tə, bez təqdim itkənçə Əə dip tə yazarğa bula.
292