en
Feedback
Сүзлекче язмалары 📚

Сүзлекче язмалары 📚

Open in Telegram

Дуслар, мин Ринат Сәфәров булам. Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сүзлекләр төзү белән шөгыльләнәм. Эш барышында ачыкланган татар теленең кызыклы фактларын һәм күзәтүләремне сезгә дә тәкъдим итәм.

Show more
790
Subscribers
No data24 hours
No data7 days
+1030 days

Data loading in progress...

Attracting Subscribers
September '26
September '26
+1
in 0 channels
August '26
+13
in 2 channels
Get PRO
July '26
+11
in 1 channels
Get PRO
June '26
+18
in 2 channels
Get PRO
May '26
+8
in 1 channels
Get PRO
April '26
+11
in 0 channels
Get PRO
March '26
+42
in 0 channels
Get PRO
February '26
+24
in 3 channels
Get PRO
January '26
+46
in 1 channels
Get PRO
December '25
+12
in 0 channels
Get PRO
November '25
+33
in 2 channels
Get PRO
October '25
+13
in 0 channels
Get PRO
September '25
+27
in 1 channels
Get PRO
August '25
+14
in 1 channels
Get PRO
July '25
+20
in 0 channels
Get PRO
June '25
+33
in 3 channels
Get PRO
May '25
+36
in 3 channels
Get PRO
April '25
+70
in 1 channels
Get PRO
March '25
+14
in 0 channels
Get PRO
February '25
+76
in 3 channels
Get PRO
January '25
+28
in 1 channels
Get PRO
December '24
+38
in 4 channels
Get PRO
November '24
+78
in 8 channels
Get PRO
October '24
+57
in 2 channels
Get PRO
September '24
+81
in 3 channels
Get PRO
August '24
+155
in 1 channels
Date
Subscriber Growth
Mentions
Channels
07 September0
06 September0
05 September0
04 September0
03 September0
02 September+1
01 September0
Channel Posts
ОЕРГА
Ул, намазга оегандагы кебек, кулларын кушырган, басынкы тавышы ара-тирә калтыранып киткәли. (Г. Бәширов); [Назмый] юынды-пакьләнде һәм кукуруз кыры чигендә үскән биек чинарның куе ябалдашы күләгәсендә намазга оеп алды. (Т. Әйди).
😲 Ай Алла, туктагыз әле, тукта! «Намазга оерга» ничек була соң ул, җәмәгать? Бәлки, ул теге «җаны-тәне белән кереп китү» яки «дөнья гамен онытып, тәмам бирелү»дер? Алай дисәң, икенче мисалда «оеп алды» дигән. Алай тиз генә «кереп чыгу» булалмыйдыр бит инде? Ни булса да, бу сүздә ниндидер төгәлсезлекме, аңлап бетермәүме бар. 📚 Аңлатмалы сүзлектә ою дигән дүрт омоним бар. Шулардан берсе – күпмәгънәле сүз. Һәрберенә тукталып китү мөмкин түгел. Намаз белән бәйле контекстка оерга дигәннең «йокымсырарга 😴», «(тән) сиземлеген югалтырга, матрарга», «(сөт 🥛 катык булып) куерырга, койка хәленә килергә» мәгънәләре туры килә алмый. Әмма намазны җәмәгать белән укыганда, нияттә имамга иярүне белдерү өчен «оедым ошбу имамга 👳‍♂» җөмләсе әйтелә. Бу ою төп-төгәл «иярү» мәгънәсен белдерә. Хәзерге төрек телендә uyumak – «иярергә». Башка контекстта куллануны мин аңлата алмыйм. ✅ Грамматик яктан әлеге сүзтезмәгә тел-теш тидереп булмаса да, минемчә, семантика ягыннан ул бик дөрес түгел. Намазга «оеган» кешене, «уятырга» яки «әчетеп җибәрмәскә» туры килмәсен өчен, намазга кереште, намаз укый башлады, намазга басты, сүз сөрешенә карап намазда, намаз вакытында дип әйтү акылга муафиграк.

2
ЯКУТ 💫 Телебездә якут дигән ике омоним бар. Аның «кыйммәтле таш 💎» мәгънәсендәгесе шактый күптән гарәп теленнән алынган (төбендә грек сүзе), яңгырашы тулысынча татар фонетикасына буйсындырылган, ягъни [йа°қут] дип әйтелә. Ул төрле асылташларны ачыклау өчен дә кулланыла: кызыл якут 🔴 – ләгыль, рубин, сары якут 🟡 – тапас, топаз, зәңгәр якут 🔵 – сафир, сапфир. ❄️ Икенче якут – төрки кардәшләребезне белдерә торган этноним. Моның татар телендә әйтелешен ачык кына беркайда да таба алмадым. 🤷‍♂ ❄️ Якутлар үзләрен саха (сахалар) дип атый. Гомуми кагыйдә нигезендә без бу сүзне [са°ҳа] дип әйтә алабыз. Моңа шигем юк. Әмма якут сүзен хәзерге татар телендә дөрес итеп ничек әйтергә? Әгәр дә аны рус теленнән кергән алынма дип карасак ки, бу этноним чыннан да руслар тарафыннан дөньяга таралган, аның әйтелеше дә русчалатып [йакут], хәтта [йыкут] булып чыга. Әмма әгәр төпкәрәк төшеп якут сүзенең рус теленә эвенк телендәге yoqo сүзенә кайтып калганын, чыганак телдә уртадагы [қ] авазының тел арты тартыгы булуын исәпкә алсак, аны татарчалатып [йа°қут] дию дә хата булмый кебек. ❄️ «Татар теленең этимологик сүзлеге»ндә дә: «Татарлар йақут дип әйтәләр», диелгән. Ләкин норматив сүзлекләрдә, беренче чиратта татар теленең орфоэпик сүзлекләрендә, бу сүзнең әйтелеше теркәлмәгән. Аны башка төрки телләрдән карап күчереп тә булмый, чөнки хәзерге төркиләрнең күбесе якутларны үзатамалыры белән саха дип белдерә.
210
3
КАТОЙКОНИМ 🌏 Ил, төбәк, шәһәр, авыл кебек билгеле бер территориядә яки торак пунктта яшәүчеләрнең 🧑‍🤝‍🧑🧑‍🤝‍🧑 исеме катойко‌ним яки демо‌ним дип атала. Хәзерге татар телендә катойконимнар, гадәттә, әлеге территория яки торак пункт исеменә -лы/-ле кушымчасы ялганып ясала: казанлы, уфалы, мәскәүле һ. б. ш. Сөйләм телендә күплек санда кулланылган географик атамалар да катойконим буларак йөри: конкурсантлар арасында арчалар, балтачлар, хәтта уфалар да бар иде. 🌍🌎🌏 Аеруча киң төбәкләрдә яшәүчеләрнең исеме этнохоро‌ним дип атала. Татар телендә алар да нәкъ катойконимнар калыбында ясала. Мәсәлән, кавказлы, себерле, ураллы, европалы, азияле, африкалы һ. б. ш. 🌐 Бу безгә нигә кирәк, дип утырасыздыр, бәлки? Проблема бар шул, җәмәгать. Телебездә ике яки аннан да артыграк компоненттан гыйбарәт географик атамадан ясалган катойконимнар һәм этнохоронимнар бер сүз булып оеша һәм, әйтелгәнчә, -лы/-ле кушымчасы ала. Бу алай бәхәс тудырмый шикелле (алтынурдалы, түбәнкамалы, түбәнновгородлы, ярчаллылы, яшелүзәнле). 📍📍📍 Әмма югарыда китерелгән дәүләт яки шәһәр исемнәренең берсе дә изафә конструкциясендә түгел (Алтын Урда, Түбән Кама, Яшел Үзән). Изафәле сүзтезмәләрдән катойконимнар ясаганда, сәер генә (ихтимал, миңа гына шулай тоеладыр 😜) бер нәрсә килеп чыга: әйтик, Кама Тамагында яшәүчеләр – каматамагылылар. Моңа карата сорау юк. Балык Бистәсе, Латин Америкасы кебекләрдә яшәүчеләрне ничек атыйбыз? Формаль яктан якын килгәндә, алар балыкбистәселе, латинамерикасылы булырга тиеш. Хет сез нәрсә әйтегез, нигәдер бу миңа һич татарча түгел кебек! 🌿 Исегездәме икән: кайчандыр этүләнечәләр, бакаяфрагычалар кебекләрне караганда да шуңа охшаш сорау килеп чыккан иде. Ул вакытта бу сүзләрне ашказаны, ишегалды ишеләрнең төрләнеше белән чагыштырган идек: ашказаннары (ашказанылар түгел), сәламәт ашказанлы кеше (ашказанылы түгел). Хәзер менә кайбер кайтоконимнарның ясалышы да боларга килеп кушылды. Бу мәсьәләне һич формаль яктан гына чишәргә ярамый кебек, сыман, шикелле.
239
4
КӘҖӘ ГӨМБӘСЕ Гөмбәне атау өчен сөйләшләрдә гембә/гымбә, гереп/гырип/гыриба, гиби, мәшкә, пэн’е/паңгы (Паңгы булдыңмы – кер кызауга 🧺) дигән вариантлар бар. Төрки телләрдә дә гөмбәне белдерә торган сүзләр үтә төрле: башк. әдәби телендә бәшмәк, диал. гөмбә/көмбә, мешкәк/мәшкә; чув. кǎмпа; каз. саңырауқұлақ, төр. mantar, азәр. göbələk, үзб. zamburugʻ, qoʻziqorin, кырг. козу карын, алт. мешке. 🍄‍🟫 Вариантларның күплеге ата-бабаларыбыз өчен гөмбәнең әһәмияте аз булуын күрсәтә, шул сәбәпле гөмбә атамалары термин буларак шактый соң формалашкан. 🍄‍🟫 «Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек»тә (1998) киң таралыш алган гөмбәләрне белдергән терминология чагыштырмача тулы бирелгән. Шулар арасында игътибарны кәҗә гөмбәсе җәлеп итә. Авторлар аны русча «козляк» дигәннең эквиваленты дип тәкъдим иткәннәр. Әмма бу белешмәлеккә кадәр күпкә алдан чыккан сүзлекләрдә эзлекле рәвештә бу термин башкача тәрҗемә ителгән: 1927 елгы ботаника терминнары исемлегендә сморчок كه جه ﮔﯘمبه ﺳﯩُ /кәҗә гөмбәсе (кәҗә сүзе ничектер كه به/кәбә шикелле күренсә дә, бу техник хата булса кирәк); 1966 һәм 2007 елгы тулы типтагы татарча-русча сүзлекләрдә кәҗә гөмбәсе «сморчок»; 1959 һәм 2018 елгы шундый ук типтагы русча-татарча сүзлекләрдә сморчок «кәҗә гөмбәсе». 🍄‍🟫 Шул ук биология терминнары сүзлегендә сморчокны «җыерчалы гөмбә» дигәннәр. Һичшиксез, авторларның кайбер татар атамаларын колактан тартып булса да русныкына якынайту омтылышы күзәтелә. Ягъни рус телендә козляк булгач, татарча да ул гөмбәне «кәҗә»гә 🐐 бәйләргә тырышканнар, ләкин «кәҗә гөмбәсе» термины инде буш булмагач, аны башка атамага күчереп, сморчок өчен яңа сүз уйлап тапканнар. Әкәмәт, билләһи! 🍄‍🟫 Биологиянең аерым терминнарын тәртипкә салган иң яңа белешмәлек – 2020 елда нәшер ителгән «Үсемлек атамаларының татарча-русча аңлатмалы сүзлеге». Анда гөмбәләр аерым бүлек итеп бирелгән. Шөкер, авторлар тәрҗемәләрне теге биология сүзлегеннән сукырларча шытырдатып күчереп алмаган. Кәҗә гөмбәсе – «сморчок», козляк исә «сыер гөмбәсе» дип тәкъдим ителгән. Шуны да әйтергә кирәк: русчага якынайтумы, юкмы, белмим, ләкин козляктан тыш, сыер гөмбәсенең рус сөйләшләрендә коровяк дигән исеме дә бар икән.
284
5
АЛАБАЙ, КАНУН, БОЛГЫР... Русча да, татарча да бер үк төрле язылган кайбер сүзләрнең укылышы ике телдә аерыла ала. Нишләптер мондый сүзләрне русчалап әйтү, уку еш кына очрап тора. Мәсәлән, русча алабай 🐶, алтай, атлас (тукыма), казна, каланча 🗼, сазан 🐟, саранча 🦗, таракан 🪳 кебек сүзләр татар телендә [а°ла°ба‌й], [а°лта‌°й], [а°тла‌°с], [қа°зна‌°], [қа°ла°нча‌], [са°за‌°н], [са°ра°нча‌], [та°ра°қа‌н] итеп әйтелә. Сирәк булса да, Габдулла Кариевның фамилиясендәге беренче хәрефне Галиәсгар Камалныкындагы кебек әйтү ишетелгәли. Әмма бу ике фамилиядә ике төрле к кулланыла: Кариевта – [қ], Камалда – [к]. 🤓 Тагын бер кызык очрак бар: ике телдә ике төрле языла торган сүзләрнең татарчасын кайбер кеше, татарныкы түгелдер диптер инде, русчага якынайтып әйтә. Мәсәлән, русча канон булгач, татарча да [ка]нун дип уйлыйлар, ләкин дөресе – [қа°ну‌н]. 🌐 Һәм тагын бер категория сүз бар. Аларның татарча эквивалентлары, дөресрәге татарча язылышлары юк дип санала, әмма алар бар. Мисал өчен, булгур, кускус, питахайя, хиджама кебекләр татар телендә сүзлекләргә болгыр, күскүс, питаһайя, хиҗамә язылышында кергән. ❗️«Нигә теге яки бу сүзнең татарчасы юк?» шикелле уйлар килмәсен өчен, мондый сүзләргә игътибарлы булсак иде. 🩵 Телнең сафлыгын һәм үзенчәлекләрен саклау һәрберебезнең шәхси җаваплылыгы бит. Телебез – милли рухыбызның төп таянычы. Аның байлыгын тану һәм дөрес файдалану аша гына без аның матурлыгын башкаларга да күрсәтә алачакбыз.
298
6
УНИКЕИЛЛЕ ЭЧӘК Ике сөям — бер карыш. Кая барсаң да, аршында дүрт карыш. Үзеңдә батманы, кешедә почыгы. Метрик система кертелгәч 📏, бу мәкальләрдәге үлчәү берәмлекләрен белдергән сүзләр тарихта гына калды ахрысы. Шулай да кайбер тотрыклы сүзтезмәләрдә яки терминнарда борынгы сүзләрнең сакланып килүе безнең телгә генә хас күренеш түгел. 📌 Уникеилле эчәк дигәндәге «илле» дә шундый сүзләрдән. Аның 50 санына бернинди катнашы юк. Ул борынгы ил сүзенә -ле кушымчасы ялганып ясалган сыйфат. Ил исә хәзерге татар телендә тәмам онытылган, борынгы төрки телдә исә ул «кул» 🖐 мәгънәсендә йөргән. Үлчәү берәмлеге буларак ил бер бармак калынлыгы яки кул яссуы 🫳 калынлыгы озынлыкны белдерә. Шулай итеп, уникеилле ул унике бармак калынлыгы чамасындагы эчәк икән. 📌 Кызык өчен бу анатомик терминның башка телләрдәге эквивалентын да карап карадым. Рустагы двенадцатиперстная кишка дигәндә дә искергән перст, ягъни «бармак» сүзе кулланылган. Кыргызлар да бу әгъзаны безнең кебек он эки эли ичеги, казаклар да он екі елі ішек дип атыйлар. Ә менә үзбәкләр (oʻn ikki barmoq ichak), төрекләр (оniki parmak bağırsağı), азәриләр (оnikibarmaq bağırsaq) исә илле-фәлән дип түгел, бармак сүзен куллана икән. Әмма үзем өчен иң зур ачыш башкорт телендә булды. Башкортларда уникеилле эчәкне белдерү өчен бөйән дигән аерым бер сүздән генә гыйбарәт лексик берәмлек бар икән.
355
7
ПИЛОТСЫЗ ОЧУ АППАРАТЫ Хәзер бу очкычның ни икәнен белмәгән кеше калмагандыр инде. Ялгышмасам, пилотсыз очу аппараты термины дөнья телләренә инглиз теле аша таралган. Татар телендә ул, күпчелек фәнни атамалар кебек үк, рус теленнән тәрҗемә итү юлы белән ясалган дип аңлыйм. Гомумән, миндә ул сорау тудырмый. Бер генә нечкәлек бар: аны татарча кыскартыбрак пилотсыз очкыч дип тә була бугай. Кайберәүләр, бик тырышып, самолёт ✈️ урынына очкыч сүзен кулланса да, термин буларак ул нәкъ «очу аппараты 🛩🚁🚀» дигәнне белдерә. ⏺ Шул ук вакытта мондый озын терминнарны кыскарту һәр телдә диярлек таралган. Мәсәлән, рус телендә беспилотный летательный аппарат дип тутырып әйтү белән бергә БПА, соңгы арада ешрак БПЛА дигән кыскартмалары да кулланыла. Кайбер хөкүмәт сайтларының татарча версияләрендә пилотсыз очу аппараты янәшәсендә әлеге русча БПЛА дип тә язалар икән. Ләкин болай рус кыскартылмасын алуның бер дә кирәге юк бит. Без үзебезнең телдә кыскарта алмыйбызмыни? ⏺ Төрки телләрнең күбесендә бу термин безгә шактый яхшы аңлашыла: башк. пилотһыҙ осоу аппараты, кырг. 🇰🇬 учкучсуз учуучу аппарат. Аның кыскартылма вариантын ясаган телләр дә бар: каз. 🇰🇿 ұшқышсыз ұшу аппараты → ҰҰА, азәр. 🇦🇿 pilotsuz uçuş aparatı → PUA, үзб. 🇺🇿 uchuvchisiz uchish apparati → UUА, төр. 🇹🇷 insansız hava aracı → İHA. ⏺ Күргәнебезчә, болар үз телләрендәге терминны кыскарталар, читтән алмыйлар. Татарча да шул юл белән барырга һәм кыскартылган вариантны ПОА дияргә бик мөмкин. «Болай кыскарту дөрес булмый, чөнки ПОА дигәннән пилотсыз да, пилотлы да очу аппараты аңлашыла ала», – дигән фикер дә әйтелде, ләкин мин берничә телдә пилотлы очу аппараты дигәнгә килә торган сүз эзләп карадым, таба алмадым.
360
8
БЫЛТЫР – БЫЕЛ – ЯРЕН Ниндидер күренешне бер генә сүз белән белдерә алу, шундый сүзләрнең күплеге телнең байлыгын күрсәтә торган билге. Телебездәге шундый гаҗәеп сүзләр арасында рәттән килгән өч елның һәрберсен атау берәмлеге бар. Былтыр – узган ел ⬅️, быел – агымдагы ⬇️, ярен – киләсе елны ➡️ белдерә. 🔹 Бәлки, ялгышамдыр да, ләкин нәкъ шул аерым сүзләр рәсми стильгә ничектер сыеп бетмәгән кебек. Норматив акт 📑 ишеләрдә узган ел нәтиҗәләре, агымдагы ел күрсәткечләре кебекләр ешрак кулланыла. Нигә? Белмим. Русчадан туры тәрҗемәме? 🤷‍♂ 🔹 Бу өч сүз арасында, мөгаен, ярен дигәне иң кызыгыдыр. Ул сүзлекләргә электән теркәлеп килә һәм ешрак яренгә формасында кулланыла. Ләкин аны нишләптер диалекталь сүз дип күрсәтәләр. Мәгәр Г. Бәширов (Быел булмаса, яренгә), Ә. Еники (Яренгә исән булсак, бу яр буйларында бергәләп утырырбыз!), А. Гыйләҗев (Чормага менгереп куярмын, яренгә кайткач рәхәтләнеп уйнарлар), И. Юзеев (Яренгә театр институтына китәм!), З. Зәйнуллин (Шул кечкенә нәрсәдән яренгә бер яшьлек бозау зурлыгындагы эт үсеп җитеп, яһүднең яшелчә уңышын арттыруда төп көчкә әйләнә) кебек элеккерәк язучылар да, Д. Булатова (Быел бура буратсак, яренгә казыттырабыз), А. Әхмәтгалиева (Быел бозау булса, яренгә тана, аннан сыер дигән сүз бит ул, Алла боерса…) кебек хәзер актив иҗат иткән әдипләр әсәрләрендә дә бу сүзнең әледән-әле кулланылуы аны диалекталь дип санауга зур киртә дип саныйм. 🔹🔷🔹Минемчә, мәсәлән, ниндидер престижитатор, кинетостатика терминнары – әдәби, яренгә кебек үзе кыска, үзе уңайлы, үзе бөтен телдә дә була алмаган сүзне 😘 әдәби түгел дию акылга сыя торган эш түгел.
388
9
“СҮЗЛЕКЧЕ ЯЗМАЛАРЫ”на – 2 ел! Икенче ел да үтеп китте. 🎉 Беренче постны язганда, бу каналның күпме яшәячәге һич билгеле түгел иде. Дөрес, бүген дә билгеле түгел, ләкин ике ел эчендә 250ләп пост чыгарылган. Мондый санга барып җителер дип уйламый идем, әлбәттә. Сезнең кызыксыну, сорауларыгыз, тәнкыйтьләрегез, киңәшләргез бу эшнең кирәклегенә ышандырды. 💥 Әйе, быел Телеграмга керү берникадәр проблемалы була башлагач, канал материалларын карау саны, язылучылар санының үсеп бару динамикасы берникадәр сүлпәнәйгән кебек булды 📉, тик соңгы арада, бигрәк тә җәйге айларда кабат ниндидер җанлану башланды кебек 📈. 💥 Былтыргы августтан алып быелгы августка кадәр чыгарылган язмалардан иң күп каралганнары 👀 ‒ “хитлары” Нәвем базарына китәргә, Алла — Аллаһ һәм Лаеш шулпасы эчмәгән икән. Кызык, ләкин ни өчен нәкъ шулар икәненә үзем дә җавап таба алмыйм. Кайвакыт тырышып-тырмашып, әллә кайлардан мәгълүмат туплап язылган постка күпләрнең исе китми. Кайвакыт, киресенчә, аягөсте дигәндәй сырлап ташлаган язма әллә никадәр карау җыя. Ничек кенә булса да, чыгарылган постлар файда китерсен, телебезне тагын да тирәнрәк аңлауга, сүзләрне дөресрәк куллануга ярдәм итсен иде. Берегезгә дә сер түгел: башта язганнарым “Идел” журналында чыга килә. Алар язмаларымны кәгазьдә бастыру белән бергә сайтларында электрон форматта да эләләр. Шуларның кайберләренә сылтама бирү белән сүземне тәмам итәм. Киләсе елларда да бергә булыйк дигән теләктә калам.   https://idel.top/news/fan/dores-soilas-sakaldyryk-kuzelderek…   https://idel.top/news/fan/dores-soilas-magielumati-suze-doni…   https://idel.top/news/fan/dores-soilas-olimpiia-olimpiada   https://idel.top/news/fan/dores-soilas-tolke-kemme-narsame   Барыгызга да хөрмәт белән “Сүзлекче язмалары”ның авторы Ринат Сәфәров
985
10
ОЧСЫЗ «Арзан», «түбән бәяле», «юнь» сүзләренең синонимы булып йөргән очсыз хәзерге әдәби телдә алай бик еш очрамаса да, аны бөтенләй диалектизм дип карап булмый. Әмма диалектның аның яңгырашына тәэсир итүе бәхәссез. 🪙 Халык этимологиясе очсыз сүзен ниндидер оч- сүзенә нисбәт иткән дә, шуннан «очы булмаган»ны очсыз дип китереп чыгарган. 🪙 Чынлыкта очсыз ул очыз сүзеннән үзгәргән, һәм аның оч- дигән ниндидер тамырга бернинди дә кагылышы юк. Очыз исә госманлы, чыгтай телләрендә, хәзерге уйг., кр.-тат., төр., ком. телләрендә учуз (uçuz), кар.-балк. уцуз формасында кулланылган һәм кулланыла. 🪙 Татар теленең аерым сөйләшләрендә дә очыз яңгырашы яшәп килә икән. Мәсәлән, Мордовиядә чыга торган «Татар газетасы»нда: «Саранскиның иң зур залы шыгрым тулы иде, чөнки бу концертка билетлар бик очыз иде» дип очрый. Сәер булса да, без хәзер сөйләштә борынгылыгын саклаган вариантны – диалекталь, мәгънәсезрәк юл белән бозыла төшкән вариантны әдәби норма дип санарга мәҗбүр. 🪙 Әле бит аның тагын очсызлы дигәне дә очраштыргалый. Ну, җәмәгать, үзе -сыз, үзе шунда ук -лы белән ясалган сүзләр турында ни уйларга да белгән юк 🤦‍♂. Бусы ялгыш, тупас хатадыр инде аның? 🤷‍♂
374
11
ЫРУ // ЫРУГ Теләсә кайсы тел үзенең үсеш тарихында төрле этаплар үтә һәм үзгәрешләр кичерә. Шул сәбәпле, мәсәлән, борынгы төрки телнең бик күп тармакларыннан берсе булып формалашуга карамастан, хәзерге татар телендәге яңгырашлар теге замандагылардан аерыла. 📌 Биология терминнары арасында әле ыру, әле ыруг дип кулланылган сүз бар. Болардан ыруы — телнең табигый үсеше процессында башка шундый ук типтагы сүзләр кебек үзгәреш кичергән вариант. Ягъни татар телендә ауслауттагы -ғ/-г, кагыйдә буларак, төшеп кала: бор. сарығ — хәз. сары 🟡, бор. тарығ — хәз. тары, бор. бәг (бәк > бәй) — хәз. би («кайната», «кайнана» мәгънәсендә биата(й), биана(й) яки бием сүзләрендә кулланыла) һ. б. ш. 📌 Әмма башка кайбер төрки телләрдә бу -ғ/-г сакланып калган. Шундыйлардан уйгур телен атарга мөмкин. Ыруг сүзе Алты Урда чорында ук канцелярия теле аша нәкъ уйгурлардан алынган дип санала. (Күп кенә уйгурларның ул дәвердә язу-сызу 📝, документация 📜 эшләре белән шөгыльләнүе мәгълүм). Шуларны исәпкә алганда, минемчә, биологик термин буларак ыру сүзен куллану аклана төшә кебек (ни дисәң дә үзебезнеке). Ыруг сүзен исә тарихи вакыйгаларны тасвирлаганда куллану урынлы булыр иде. 📌 Шул ук принцип олы һәм олуг сүзләрендә дә күзәтелә. Олы формасы татар теленең табигый үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән, олуг дигәне — башка төрки телдән алынма. Соңгысын «олуг хан», «олуг фәрман» кебек контекстларда куллану акылга муафикъ.
404
12
МӘҮЛА КОЛЫЙ, РӘМИЕВ, МӨХӘММӘТ Мөхәммәт әллә ни кыенлык тудырмый кебек, шулай да бу исемне йөрткән татар кешесе белән ислам ☪ пәйгамбәренең исемнәре язылышы арасында аерма бар: Мөхәммәт Мәһдиев, Мөхәммәт Мирза кебекләр т аша, Аллаһның илчесе д аша Мөхәммәд дип языла. ❇️ Мәшһүр бертуган Мөхәммәтшакир белән Мөхәммәтзакир Рәмиевлар фамилиясенең гарәп графикасындагы язылышына күз салсак, ул رامييف формасында булган һәм бернинди икеләнүсез Рамиев дип укыла (-ев урынына -еф язуны традиция дип кабул итәм), чөнки ул рами – «укчы, ук атучы ♐️» сүзеннән ясалган. Әмма бүген бу фамилияне йөртүчеләр үзләрен дә, теге бертуганнарны да Рәмиев дип яза: Зөфәр Рәмиев (танылган әдәбият белгече, текстолог). Шуларга иярептер инде, Казандагы IT-паркка исеме бирелгән Бәшир аганың фамилиясе дә Рәмиев дип языла (теге ике бертуганның нәсел дәвамчысы ла). Нигә? «Тигә» – дия иделәр без бала чакта, чөнки сәбәбен беркем әйтә алмый. ❇️ Һәм тагын бер очрак: нисбәләр һәм фамилияләр турында язганым булды инде. Алар күбесе кеше исеменнән яки торак пункт атамасыннан ясалган. Тик менә Мәүла Колый исемендәге Колый нәрсә ул? Уйлый белмәүме? Төпкә төшеп тормаумы? Кандалый, Укмасый кебек нисбә түгел лә инде. Югыйсә бу бит Мәүла Колы, ягъни «Алла колы» дигән исем. Шундый ук әкәмәт мәшһүр төрекмән әдәбияты классигы Мәхтүмколый язылышында да бер чыккан иде. Аның да исемен татар телендә шулай бастырып чыгардылар. Әмма, минемчә, бу исем дә Мәхдүм + колы компонетларыннан оешкан һәм шул ук «Алла колы» дигәнне белдерә. Мәхдүм сүзе «макталган, мактауга лаек, хәмд ителгән» мәгънәсе белән Аллаһка ишарәли булса кирәк. Татар тарихында бу сүз муллаларның улларына карата кулланылган: Безнең Зәки мәхдүм моңарча анасыннан һич аерылмаган, рәхәт вә йомшак тәрбиядә генә үскән вә шәһәрне бер дә күрмәгән иде (Г. Ибраһимов). ❇️ Нәрсәдер үзгәртергә өндәмим ❌. Мирас булып калган мондый проблемаларны бүген хәл итеп булуына ышанып та бетмим, ләкин аларның барлыгын гына күрсәтәсем килде.
428
13
МИНИСТРЛЫКЛАР «Менә минем рус телендә яза торган коллегам “Минобрнауки РТ” дип кыска гына яза да куя, ә мин татарча “Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрылыгы” дип тутырып язам, чөнки бездә аның кыска варианты юк», – дип зарын сөйләп алды бер журналист. 📕 Рәсми булмаган атамаларны кыскарту бары тик үзебездән тора. Беркем дә «тимерьюл вокзалы» 🚂 дигәнне ТЮВ, «сәүдә үзәге»н СҮ, хәттә СӘҮ дип әйтүдән, язудан тыймый. Әмма министрлыклар һәм ведомстволарның кыскартылмалары хөкүмәтнең махсус карары белән раслана. Аларны беркем дә үзе теләгәнчә ясый алмый. Ни кызганыч, Татарстанның бер генә дәүләт идарәсе органының да рәсми карар белән кыскартылмасы расланмаган. 📗 Министрлыкларда аббревиациянең ике калыбы күзәтелә. 1⃣ – сүзләрнең беренче хәрефләрен генә калдырып кыскарту. Төрки республикаларның министрлыклар исеме күбесенчә бу ысул белән кыскартылган: Қазақстан Республикасының Оқу-ағарту министрлігі – ҚР ОМ (ҚР ОМ бұйрықтары); O‘zbekiston Respublikasi Maktabgacha va maktab ta’limi vazirligi – MMTV (MMTV huzuridagi Respublika ta'lim markazi); Türkiye Cumhuriyeti Çalışma ve Sosyal Güvenlik Bakanlığı – ÇSGB. 2⃣ калып – иҗекләр калдырып кыскарту. Моңа мисал булып рус телендәге аббревиатуралар хезмәт итә ала: Министерство финансов Российской Федерации – Минфин России; Министерство науки и высшего образования Российской Федерации – Минобрнауки России. Шул ук вакытта Россия минстрлыклары өчен беренче калып та кулланыла: Министерство иностранных дел Российской Федерации – МИД России. 📘 Шулай итеп, Татарстан (һәм шулай ук Россия) министрлыклары һәм ведомстволарының кыскартылмаларын булдыру тел белгечләренә килеп төртелми, хөкүмәт органнарына гына бәйле. Моңарчы кирәксенмәгәч, аларга ул бүген дә кирәк түгел инде, ә менә журналистларның моңа ихтыяҗы бар, шуңа күрә матбугат чараларында бу хакта бераз языштырылса, яңгыратылса, исләренә төшергәләп торылса, ихтимал, татар телендә дә ТР Юсмин ⚖, ТР Мәдмин 🪉, РТ Мәфмин 👨‍🏫🔬 яки ТР ЮМ, ТР ММ, ТР МФМ кебекләр барлыкка килер. Тик барлыкка килерме икән?..
332
14
ҮТКЕР – ҮТКЕН «Үткен дип куллану дөресме, үткер дипме?» Шулай шул, вариантлар булганда, мондый сораулар һәрвакыт чыгып торачак. Гадәттә, тәҗрибәле редакторлар, билгеле бер фикергә килеп, бер генә вариантны сайлыйлар да эзлекле рәвештә шул вариантка төзәтә баралар, ләкин кирәкме икән алай итәргә? ✅ Шәхси күзәтүләремә күрә, үткен сүзе ешрак кулланыла. Һәрхәлдә, минем үткер дип язганнарны шулай төзәткәләгәннәр иде. Мин андый чакта, ихтимал, -р белән булганы диалекталь варианттыр, дип уйлый идем. Ләкин эш алай түгел икән. -кын/-кен (-гын/-ген) кушымчасы ярдәмендә ясалган башка сүзләр булуы үткен вариантына каршы чыгуга киртә куя. Чаг.: азгын, кискен, талгын. Мондагы кушымчаны тюркологлар -кан/-кән (-ган/-гән) кушымчасына кайтарып калдыра, ягъни үткен < үткән (үтә торган) булып чыга. ✅ Шул ук вакытта -кыр/-кер (-гыр/-гер) кушымчасы ярдәмендә ясалган сүзләр дә аз түгел (күбрәк тә дияр идем әле): тапкыр, өлгер, сизгер, елгыр, кыңгыр, очкыр, откыр, уйгыр (мондагы кушымчаларның кайберләре телебезнең хәзерге торышында кушымча буларак кабул ителми). Димәк, болар рәтендәге үткер вариантын да «легитим», яшәргә хокуклы. ✅ Сүзлекләрдә һәрвакыт диярлек үткер һәм аннан ясалган формаларны (үткерлек, үткерләргә, үткерләнергә, үткерләндерергә һ. б.) икенче планга калдыру аларны диалекталь сүзгә әйләндереп бетергән инде бугай. Ләкин -кыр/-кер (-гыр/-гер) кушымчасының башка әдәби сүзләр ясауда кулланылуы аның диалекталь булмавын күрсәтә. Җитдирәк нәтиҗә чыгару өчен, җитдирәк тикшеренү сорала, әлбәттә (яңа мисаллар табу, куллану ешлыгын, таралыш ареалын ачыклау, башка төрки телләр белән чагыштыру), тик безнең моңа форматыбыз туры килми.
343
15
ӘЙТАЛМЫЙ // ӘЙТӘЛМИ «...бер-берсен күрәлмичә», «...бер-берсен күралмыйча». Кайсы варианты дөрес икән? Хикәя фигыльнең хәзерге заман юклык формасы -мый/-ми кушымчасы ярдәмендә ясала. Шул ук вакытта әгәр дә бу кушымчалар 1⃣ ал-ырга ярдәмлек фигыле белән, 2⃣ нечкә нигезле сүз белән килсә, алмый формасы әлми булып әйтелү очраклары еш очрый. Бу аеруча Казаннан көнчыгышка киткән саен ешая бугай. Мәсәлән: Сикердем читәннәрен лә, Йөгердем, җитәлмәдем. Ни булды икән телләремә — Сау бул, дип әйтәлмәдем, – дип җырлыйлар. ✔️ Казанда яши башлаганчы, мин моны норма дип саный идем. Монда килгәч, бик кискен төзәтә башладылар. Хәзер инде озак еллар шул юлда казынгач, мондый нәтиҗәгә килдем: әдәби телнең иң тикшерелгән, иң югары таләпләргә туры китерелгән стилендә килә алмыйча, күрә алмый, җитә алмадым дип язу дөрес була. Шул ук сүзләрне диктор укыса, аларны кушып әйтү дөресрәк була: киләлмый, күрәлмыйча, җитәлмадым... ✔️ Кайбер төбәкләрдә менә бу кушылып языла торган икенче компонент кушымчага әверелү этабын кичерә. Әлегә бу процессны әдәби тел кабул итми, шуңа күрә әйтелә килсә дә, язуда аерым һәм икенче компонентны калын итеп язарга кирәк шикелле. Мәгәр бу сөйләм вариантлар әсәрдә персонаж телендә кулланылса, аларны шулай сөйләм телендәгечә кушып һәм нечкә вариантта бирергә мөмкин дип саныйм. 📌 Моңа охшаш мисал (Казан тирәсендәге халыкта аеруча таралган бугай): апкилде, апкитте, апкайтты, апкерде, аппарды кебек сүзләр. Болар да әдәби телдә асылда алып килде, алып барды... кебек язылырга һәм әйтелергә тиеш.
390
16
СӘДӘФ // СӘДӘП Хәзерге норматив сүзлекләр 📚 мөмкин кадәр орфографик вариантлардан котылу юлын эзли. Шундый вариантлы сүзләр арасында сәдәф һәм сәдәп парлары да бар. Мондый п/ф чиратлашуына татар телендә шактый гына мисал табарга мөмкин. Алардан кайберләренең ф вариантлысы әдәби санала (туфрак – тупрак, керфек – керпек, фәрештә – пәрештә), кайберләренең – п вариантлысы (пәрдә – фәрдә). Кайбер очракларда бу хәрефләр белән генә аерылган сүзләр этимологик дублетка әйләнгән: Әпипә < Афифә > Гафифә. ❇️ Бу п/ф чиратлашуы бер татар теленә генә түгел, төрле телләргә дә хас. Мәсәлән, тат. әфәнде, фән – уйг. әпәнди, пән; тат. пот һәм рус. пуд – нем. Pfunt/фунт; тат. пестә – төр. fıstık һәм рус. фиста(шка) һ. б. ш. ❇️ Сәдәф/сәдәп сүзенә килгәндә, минемчә, сәдәф дигәнен норма, сәдәп дигәнен диалекталь санау дөресрәк булыр. Бу сүзнең гарәп алынмасы булуы һәм чыганак телдә нәкъ ф аша кулланылуы иң ышандыргыч аргумент була ала бугай (шул ук хәлдәге фәрештә сүзе дә чыганак телдәгечә кулланыла). Р. Әхмәтьянов «тат. әд. телендә сәдәп һәм сәдәф – этимологик дублетлар», ягъни сәдәп ул «төймә», сәдәф – «энҗе кабыгы, перламутр 🐚» дисә дә, асылда «төймә» мәгънәсе шул ук «энҗе кабыгы»ннан ясалган кирәк-яракны атаудан барлыкка килгән, шуңа күрә бу төшенчәләрне белдергән сүзләрнең язылышын аеруда зур мәгънә юк шикелле.
431
17
МУЛЛА, ИМАМ, ХӘЗРӘТ... «Идел Буенда хәзрәтләр форумында булып кайттым». «Хәзрәт булуның үз эстетикасы бар». Матбугаттан алынган бу җөмләләрнең нәрсәсе дөрес түгел? 🌙 Әгәр дә дини традияция 🕌 эзлексез яшәп килсә, мөгаен, дини лексика белән әллә ни проблемалар булмас иде, ләкин диннең шактый зур тәнәфестән соң институт буларак татар арасында активлашуы, әнә шул өзеклек бүген аерым сүзләрнең урынсыз кулланылуына китергән (булса кирәк). 🌙 Дин әһелен белдерү өчен иң популяр сүз мулла дисәм, бик ялгыш булмастыр. Хәзерге татар телендә мулла 👳‍♂ гомуми планда төрле дәрәҗәдәге дин әһелен белдерә, әмма Совет чорында тискәре коннотация салынганга, дин әһелләре телендә, гадәттә, бу сүз бик яратып кулланылмый. 🌙 Имам сүзенең дә мәгънәләре күп. Мәсәлән, бернинди махсус белеме булмаса да, алга басып ике-өч кешегә намаз укыткан кеше дә имам. Нигездә, бүгенге дин әһелләренең күбесен имам дияргә ярыйдыр (билгеле, казыйлар, мөәззиннәр, мөхтәсибләр дә бар). Шуңа күрә форумнар, корылтайлар турында сүз барганда, әлбәттә, имам (яисә инде дин әһеле) сүзен куллану акылга муафикъ. 🌙 Хәзрәт дигәнебезне имам, мулла яки шулар ише башка сүзләр урынына куллануны дөрес дип әйтеп булмый, чөнки хәзрәт ул әнә шул имамга, муллага хөрмәт белән мөрәҗәгать итү (!) сүзе. Ягъни әфәнде сүзе ничек ир-атка карата кулланылса, хәзрәт тә шулай ук дин әһелләренә карата кулланыла. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Мәгәр элек ул дин әһелләренә карата гына түгел, хөкемдарлар һ. б. өчен дә кулланылган. Г. Тукайны исегезгә төшерегез: «Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул». 🌙 Һәм соңгы фикер: нечкәлекләренә кереп тормаганда, татарның дин әһеленә хәзрәт дип эндәшүе православие динендәгеләрнең үз дин әһелләренә батюшка, католикларның изге ата (Holy Father, святой отец) дигәненә туры килә дип аңлыйм. Ялгышсам да, ялгышым имамнар форумы урынына хәзрәтләр форумы дию кебек түгелдер, шәт. Һәрхәлдә: «Мин хәзрәт булып эшлим», – диюче үзен үзе әфәнде дигән кебек булып чыга. Хәзрәтме син, бик үк хәзрәт түгелме әле, анысын инде мөрәҗәгать итүче кеше ихтыярына калдырыйк.
411
18
ҖАЙРА Күпләр өчен бу сүз яңадыр дип уйлыйм. Җайра ул кимерүчеләр отрядыннан тәне озын энәләр белән капланган имезүче хайван. Бүгенгә кадәр нәшер ителгән зоологик терминология сүзлекләрендә бу җәнлекне белдерү өчен дикобраз сүзе кулланылган, синоним буларак уклы керпе сүзтезмәсе тәкъдим ителгән. 2020 нче елда басылып чыккан «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә әлеге безнең җайра сүзе дә теркәлгән. 🟢 Гомумән алганда, бу җанварны белдерү өчен эзләнүләр күптән башланган. Минем кулдагы «Рәсемле гыйльме хайванат» дәреслегендә (1910) аны хинзир керпесе (гарәптә хинзир «дуңгыз» 🐖) дип биргән булганнар. 🟢 Дикобраз дигәне Совет чорында актив кертелә һәм бүгенгә кадәр төп төрмин буларак кулланыла. Шулай да аның кычкырып торган рус сүзе булуы, «дикий» һәм «образ», ягъни «кыргый, вәхши» һәм «кыяфәт, күренеш» сүзләреннән оешканлыгы аермачык танылу аны ничектер кабул иттерми шикелле (югыйсә жираф 🦒, зебра 🦓, крокодил кебек сүзләр андый хис тудырмый кебек, чөнки рус теленеке түгеллекләре ачык билгеле). 🟢 Уклы керпе варианты, минемчә, – госманлы теле йогынтысы: хәзерге төрек телендә бу хайван oklukirpi, кырымтатарда oqlu kirpi/окълу кирпи. 🟢 Җайра сүзе Урта Азия телләрендә таралыш алган: үзб. 🇺🇿 jayra, каз. 🇰🇿 жайра, кырг. 🇰🇬 жейре, таҗ. 🇹🇯 ҷайра. Бу сүзнең этимологиясен таба алмадым, ләкин кыскалыгы һәм күршедәге кардәш (һәм кардәш булмаган) телләрдә кулланылуы аның термин буларак татар теле өчен дә иң кулай һәм функциональ вариант икәнлеген раслый. 🟢 Шәхсән мин бөтен вариантлар арсыннан җайра дигәнен сайлар идем. Сезнең фикер башкача да була ала, әлбәттә. Шулай да җайраны татарча дикобраз дип әйтәсе килмәүдә фикерләребез уртак дип уйлыйм.
362
19
ОШАУ – ОХШАУ Берничә сүзнең яңгырашы яки морфемалар составы белән охшашлыгы сәбәпле шул сүзләрнең лексик мәгънәсе төрле булуын аермау, аларны урынсыз куллану күренеше паронимия дип атала. Паронимия мөнәсәбәтендә булган сүзләр паронимнар була. Безнең ошау белән охшау моңа ачык мисал. 📌 Сүзләрнең икесе дә күпмәгънәле булуга карамастан, төп мәгънәләре түбәндәгегә кайтып кала: ошау – «күңелгә хуш килү ❤️», охшау – «кемгә яки нәрсәгә дә булса тартым, шуңа охшаш булу 💧🟰💧». Хәзерге телебездә мәгънәләре һич кенә дә якын булмаса да, боларның берсе урынына икенчесен куллану 🔄 шактый киң таралган. Һәм шуны да әйтергә кирәк, кистереп раслап булмаса да, сөйләм телендә охшау дип кулланылган урынчылыкта, гадәттә, ошау сүзе кулланылмый, һәм киресенчә, ошау дип сөйләүчеләр охшау сүзен бик телгә алмый, ләкин, әйткәнемчә, әдәби телдә болар икесе ике төшенчә. 📌 Араларындагы буталчык чыгуга тарихи нигез бар, чөнки алар икесе дә уртак тамырга барып тоташа. Хәтта алай гына да түгел. Ясалыш ягыннан охшау сүзе борыгырак һәм гомумтөрки характердагы сүз, ул ох (оқ/уқ) + -ша- компонентларыннан гыйбарәт. Төрле фикерләр әйтелсә дә, мондагы ох (оқ/уқ) борынгы төрки телдә «нәсел, токым» кебегрәк мәгънә булып, шуңа -ша фигыль ясагыч кушымча кушылган һәм «нәселенә тарту, нәселен хәтерләтү» дигән мәгънә чыккан. 📌 Ошау исә гомумкыпчак сүз дип санала. Ул әлеге охшаудан ясалган, ягъни ошау < охшау. Мәгънә күчешенә аңлатма эзләп карасам да, күңелгә ятышлы бернәрсә дә таба алмадым. Бәлки, сез ярдәм итәрсез?
368
20
ДЮНА – БАРХАН Мондый «татар» сүзләреннән кайберәүләр өрки бездә 😨, әмма телибезме, юкмы, этимологик яктан алар «үзебезнеке» булмаса да, хәзерге татар теле сүзләре дип санала һәм сүзлекләргә теркәлә. Мәгәр мине аларның килеп чыгышы түгел, «ни өчен бер үк әйберне ике төрле атыйлар икән?» дигән сорау кызыксындырды. Бу ком тауларының алай үзем уйлаганча бер үк нәрсә булмавы ачыкланды. Бәлки, белгәнсездер. Белмәсәгез, рәхим итегез. ➡️ ❇️ Дюналар да, барханнар да җил көче белән ясала торган ком калкулыклары булса да, аермалары да шактый икән. 1⃣, дюналарның биеклеге 300 метрга, озынлыгы 300 километрга җитә ала. Ягъни алар галәмәт зур! Сыртлары, гадәттә, чагыштырмача туры сызык булып сузыла. Ком чүлләрендә ялгызак дюналар зур-зур тезмәләргә берләшә. Барханнар исә алай нык сузылмый. Аларның иң бикләре 200 метр чамасыбула. Ләкин барханның иң ачык билгесе – аның җил искән якка урак яки дага шикелле ике мөгезе. Ягъни барханнар һәрвакыт кәкре була. 2⃣, дюналар комны тоткарлый торган үсемлекле, ташлы урыннарда барлыкка килә, шул сәбәпле алар хәрәкәтсез диярлек. Ком аларның ике ягына да сөзәкләнеп җыела. Барханнар исә ешрак тоткарлыксызачык ком чүлләрендә оеша һәм бик актив күчеп торалар (елына 50 км. күчә алалар). Аларның җилдән ышык яклары шактый текә, җилгә каршы ягы сәзәк була. ❇️ Һәм тагын бер кызык факт: дюналар – тын таулар, барханнарда исә «җил җырлый» 🎼, ягъни ком бөртекләре бер-берсенә ышкылудан улаган кебек тавыш чыга. Шуны «җырлый торган барханнар» диләр.
423