en
Feedback
Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

Open in Telegram

Дуслар, бу төркемгә төрле могъҗизалы хәлләр турында, чынга ашкан төшләр турында язалар @Elmiraisx - админ

Show more
5 962
Subscribers
-124 hours
-67 days
-3630 days
Posts Archive
Хэерле иртэ! Минем уземэ гел рас төшлэр керэ, юрамаска тырышам. 2008дэ октябрь аенда энием вафат булды. Э мин ул вакытта 7айлык авырлы идем. БИК авыр булды , кондэ саташып Тора идем йокыдан. Бер кон шулай тош курэм, төп йортта икәнбез, бакча башыннан ерганак ясап шундый пычрак басу суы тошэ икэн, бу СУ безнең ишек алдыннан урамга чыгырга тиеш икэн, чонки шул якка эзрэк авыш.Мин эни бн шул сунын юлын бормакчы булабыз икэн , кулларыбыз бн балчыкны казыйбыз, ашыгабыз, ерганакны икенче якка борасыбыз килэ. Эммэ лэкин ташкын кочле була хэм безне җиңеп ишек алдыннан бөтен бакча балчыгы бн чыгып китэ. Шуннан сон декабрь аенда балам үле туа. Эле ул тугандада яңа туган бала төсле иде, бармак очлары хэм аяк очларыгына агара тошкэн иде.Шуннан бу тошне аңладым инде , төп нигез кешелэренэ килгэн тагы бер сынауны эни белдерергэ тырышкан.Әниебез бик яхшы кеше иде мәрхүмкәем. Хэзердэ күңел тынычлыгы бетсэ ул миңа бик моңсу булып тошемэ керэ. Мине теге дөньядан да барлап , минем өчен кайгыра.

1998 нче елда яна ой житеереп кердек. Бурасын кутэреп, тубэсен яптылар. Алгы якка ишек тишеп куйгач, тош курдем. Тошемдэ нэкь ой сыман алты почмаклы, тубэсе ябылган бура утыра. Тэрэзэлэре тишелмэгэн, ишеге дэ юк. Курше апа белэн бураны карап йорибез. Бу вакытта анын улгэненэ дурт елдан артык иде. Матур булган, эйбэт булган дия - дия бураны эйлэндек. Лапас ягыннан исемем белэн эндэштелэр. Мин борылып шундэ таба киттем. Узем уйлыйм, курше апа улгэн бит инде. Бу берэрсен алырга килгэндер дим. Аннан кире борылдым. Борылсам кече капка ачык, капкада икенче куршебез басып тора. Яна гына мунчадан чыккан сыман, битлэре кызарган, чэчлэре юеш. Иненэ мамык шэл салган. Чэчлэрен шэл остеннэн таратып жибэргэн. Анын чэче озын- тезеннэн тора иде. Елмаеп карап тора. Капкага таба атлауга юкка чыкты. Урамга да чыгып карадым, бер кеше дэ юк. Бу куршем рактан улгэн иде. Бик интегеп, ябыгып бетеп китте. Анында улгэненэ ике ел иде инде тошемне кургэндэ. Ойне житкереп бетереп, ойгэ корьэн укытып ровно бер ай торгач бианаем улде. Аннан сон кузлэренэ ак тошкэн ,начар курэ торган бианайнын апасы бар иде. Аны узебезгэ алып тоштек. Биш айда унбиш коннэн шул эби улде. Дурт елдан иптэшем улде. Инфаркт белэн.

Ун алты ел элек шәһәрдән авылга автобуста кайтырга чыктым. Ялда әти-әнигэ печэн эшләшергэ ярдэмгэ кайтабыз дип сойлэшкэн идек. Олы абый алдан кайткан иде. Шулай кайтып барам Газель автобусында, 4 сэгатьлек юл, йокы килә, но нык селкетэ, йоклап булмый, жайсыз дип уфтанам. Шулай да йокымсырап киткәнмен һәм шул вакыт ап-ачык итеп металлик бер тавыш: "Азат үлде" дип әйтте. Азат - минем олы абыйның исеме. Сикереп дигэндэй тордым, нэрсэ инде бу дип тирэ-якка каранам. Абыем сау-сәламәт, яшь кеше. Бу төшкә игътибар бирмэскэ тырыштым. Районга кайтып життем, әти машинада каршы алды. Авылга кайтып житкэндэ генә абыемнын үлеме турында хәбәр итте. Абый үлгәннән сон 2-3 сэгатьтэн миңа төшемдә әйткәннәр булып чыга, әти-әни миңа юлда чагымда хәбәр итми торырга булганнар. Бертуганнарнын связь кочле буладыр, шуна миңа шулай төшемдә хәбәр иткэннэрдер дип уйлап йоредем. Сонрак миңа күрәзәлек сәләте булган бер апа: синен интуиция кочле, шуна рас килуче төшләр (вещие сны) күреүен мөмкин, диде.

Эткэйнен улэсен тошемдэ курдем. Мэгарэ эченнэн яктыга таба барабыз. Карасам минем кофта астыннан кук елан койрыгы асылынып тора. Эткэй кызым тотта тартып алып болгап ат ди. Мин шулай эшлэдем. Бераз баргач, карыйм, эткэйдэн кара елан асылынып тора. Эткэй кызым чабып тошер ди. Каяндыр кулымда кылыч барлыкка килде, еланнын яртысын чабып тошердем. Яртысы эткэйдэ калды. Эткэйгэ ике тапкыр инсульт булды. Аннан аягына гангрена булып, шул чире алып китте. Операция ясарлык тугел, йорэге кутэрми диде хирург.

Мин тош курдем. Тошемдэ эткэй бричка арбага кук ат жиккэн, ишек алдында тора. Капка ачык. Иптэшем арбадан тоште дэ ашыгып кереп, ойдэн нидер эзли башлады. Тышта энгер - менгер. Карангы тошкэндэ кая барасыз? Иртэгэ яктыда барырсыз дим. Мин бик тиз кайтам, хэзер тиз генэ кайтам диде дэ, сикереп кенэ чыгып арбага утырып, чыгып киттелэр. Эткэй бу вакытта улгэн иде инде. Шушы тошемнэн сон жиде елдан иптэшем улде.

Мина 23 яшь иде. Кияудэ идём улыбызга 2 яш иде. Алабакул дигэн авылда яшэдек Анда кирпичный завод бар иде. Ирем шунда эшкэ керде. Барактан бер булмэ бирделэр. Анда ике этажлы ике дом да бар иде. Шуларнын бер домы безнен барак каршында иде. Курше булмэдэге хатыннын тушэме жимерелеп тоште дэ, шул дом да командировочныйлар килгэндэ тора торган квартир бар иде, бу хатынны временно шунда кучерделэр. Шулай яшэп ятабыз. Тонлэ уянган саен теге хатыннын квартирасында ут яна. Кондэ тэрэзэгэ карыйм кондэ яна. Тузмэдем беркон кердем кич янына. Ни булды дим утын янык кондэ дим тоне буе. Шуннан ул мина сойлэп бирде. Кучкэн конне аны моны уйламадым. Улымны отдельно икенче кроватка яткырдым ди узем икенче кроватка яттым. Утны сундереп ятуым булды ди бер шэрэ мужик пэйдэ булды ди. Минем белэн якынлык кылырга тели ди. Узе эндэшми ди. Коч хэл жыеп моны этап жибэрдем ди. Утны кабыздым ди. Ут кабызгач килэлми ди. Кухня да шалтыр шылтыр йори ди. Кондэ ут кабызып иоклай башладым ди. Кровать астына балталар куйдым ди. Кешегэ сойлэп кеше ышанырлык тугел нишлэргэ инде ди. Ире кайтырга берничэ ай гына калган иде. Мин инде ул чакта опот юк. Ничек аны куып чыгарырга икэнен эйтэлмэдем. Ире кайтты армиядан. Башта эйтмэдем ди. Ул узе сизенди ди. Попетам арттан кемдер йори не пойму дип эйткэч, сойлэп бирдем ди. Шуннан узлэренен комнаталарын рэтлэделэр дэ шунда кучтелэр.

Мин дә үзем белән булган хәлне языйм әле.Биш вакыт намазымны калдырганым юк. Айдан күберәк больницада ятып өйгә кайттым. Атна кич әрвахларга Корьән аятләрен укыйм әле дип ахшам намазыннан соң Корьәнне өстәлгә куюым булды һәм шул вакыт тышта тәрәз янында күрше ир- егет сызгырып этен эзләп йөри. Тышка чыкмадым, башка "бу бит җен" дигән уй килде. Иртәгесен тикшереп карарга булдым. Күрше бездән астарак яши. Сорадым мин моннан: " Шул-шул вакытта этеңне эзләп йөредеңме?"-дип. "Ююююк, без ул вакытта мунча кердек"- ди. Менә шул вакытта мин чыккан булсам"сугылган" булыр иде. Аллаһ саклады.

Хэерле иртэ! Аноним.Узем белэн булган могжизаны языйм эле.Мина ул вакытта 18 яшь кенэ иде.Боеремдэ таш булып, бик нык приступлар белэн интектем.Башта таш икэнен белмэделэр .Ул вакытта узи юк иде бугай эле, 1993 нче еллар.Боерен эшлэми , аны алабыз диделэр.Аллахка шокер, операция булды, ташны гына алдылар.Тагын купмедер вакыттан шундый нык боерем авырта башлады.Эти-энием курмэгэндэ елый-елый телим инде , терелсэм ярар иде дип.Алареы борчыйсым килми..Бер конне йокларга яткач, шыпырт кына елый-елый сорыйм аллахымнан,терелсэм ярар иде дип.Чонки боер приступлары бик авырта.Шуннан онеммме, тошемме, куктэн ап-ак каурый сыман кул-болыт минем авырткан боерем остенэ тоште( мина ул кемдер олы жылы кулын куйган кебек булды)хэм минем шул мизгелдэ ботен авыртулар басылып , йокыга киттем.Аллахнын рэхмэте, бутэн боер приступлары булмады.

Иң кирәк вакытта дөрес киңәш аласыгыз килсә, шушы каналга язылып куегыз! ✨ Бу канал - чын тормыш истәлекләре, кеше язмышлары
Иң кирәк вакытта дөрес киңәш аласыгыз килсә, шушы каналга язылып куегыз! ✨ Бу канал - чын тормыш истәлекләре, кеше язмышлары һәм гыйбрәтле хәлләр җыентыгы. «Нишлим икән?» төркеме сорауларны максималь тизлек белән чыгаруы һәм 100% аноним булуы белән аерылып тора КУШЫЛЫГЫЗ⤵️ https://max.ru/join/wp7fG8v5m38Y-ryWVKQAHY5lljc-IHoCrvV-KLUZ4S4

Исэнмесез! Миңа апам сөйләгән иде,э анарга кендек эбисе .Бервакыт төнлә бала тудырырга дип мине кыңгыраулы атлар белэн алырга килделэр.Бер бай хатынына икэн.Алып керделэр мунчага,малай туды.Бөтен эшлэрне бетергәч чэй эчәргэ дип яштеләр.Өстәлдэ нинди генэ азык юк, төрледэн -төрле җимешлэр,җилэклэр,конфетлар,хөрмәлэр.Эй ашарга кыстыйлар инде мине, чәй ясап бирделәр.Шул вакытта әтәч кычкырып җибәрде, куземне ачсам утырам бер иске генә мунчада.Өстәл ләукә булып чыкты,азык телек дигәнем ат,сыер,кәҗә тизәклэре,э чәй сыер сидеге.

Баланы жен алыштырган дигэнне ишеткэн бар, имгэк була. 99 баланын кендеген кискэннэн сон 100 гэ женнэр кендек эбисен  алып китеп балаларынын кендеген кистерэлэр дип сойлэгэннэре бар, кынгыраулы атка утыртып.

Муршида Гайнуллина: Кызлар,  әнинең 6 айлык авыры югалган. Әни ир бала иде ди. Но әни мунча алачыгында куркып егылган. Кан киткән. Әти больницага алып чапкан. Әни, урладылар,  урладылар,  дип юл буе елап барган. Больница күрше авылда гына. Анда баргач карыйлар, соңгылык та юк. Әнигә бәйләнә башлыйлар врачлар, имеш Әни үзе төшергән.  Әни ир бала иде, урладылар бит , дип өзгәләнеп елый икән. Андый хәлләр булгалаган элек. Бу 1967 нче ел

Ә минем мәрхүмә әни сөйләгәннәр дән, точнее, әйтүе, имеш кыз булса бөтенләйгә алып китәләр. Ә малай ничәдер елдан соң, зур үскәч кайта, ишекне ачсаң, ул аннары имеш дөньяда иң белемле акыллы мулла була ди, алмасаң, кире китә. Бер хатынның имеш корсагы юкка чыккан. Күп еллар үткәч, ишек шакыганнар, әни мин кайттым дип, хатын курыккан да ачмаган ишекне. И тагы Бер мулла бар иде ди, не обычный белемле укымышлы и т.д. имештер аны җен урлаган. Подробности вопрос конешно. 🤔

Мин икенчене табырга авырлы булгач тош курдем. и тошемдэ гел баби таптым. И анием хазер мархумэ инде .Ана сойлим тошемне. Кызым ди бик йоклама ди бу иске ой иде жен парилар болар ди. Корсакта кыз бала значит ди. Баланы урлый курмасеннар ди. Кыз баланы пари алыштыра ди. Янымда ирем бар бит дим. Апрель ае буе интектем. Мартта таптым. Кыз бала Аллага шокер. Узи юк иде ул вакыт 90 еллар иде.

Эбием сойлэгэн иде бу хэлне мин 4 класста укый идем. Эби узе намазлар укый иде куп белэ иде. И мина сойлэде. Бабаннын энесенен хатыны авырлы иде ди. Вакыт житкэн табарга.ире каравылга эшкэ киткэн. Хатыны берузе ойдэ калган. Тонлэ 12 лэрдэн сон ниндидер кешелэр килеп кергэннэр как будто и бу хатынны бэбэйлэтеп баланы алып киткэннэр. Бер жирем дэ авырмады да дип сойлэгэн кешелэргэ. но ана кешегэ сойлэмэ дигэннэр. ничек сойлэмисен инде ире кайтуга бала юк. Шуннан сон авырга узмаган бала тапмаган. Минем белэн дэ шундый хэл булды. 1995 елда оченче баланы табарга уйладым.авырга узгач учетка бастым. Балага 4,5 иде жан кергэн иде. Апрель ае иде пасха иде ул конне. Иртэн иртэрэк уянылды. Туалетка барып килдем дэ ятып торый эле эзрэк дип яттым. Обычно мин стена яклап ятырга яратам. Э ирем кырыйда. Мин кырыйга яттым. И шул вакыт узем дэ анламый калдым. Пупок аша кереп баланы тартып алдылар. Кыз иде. Кемнэр икэнен дэ курмэдем. Анламадым. Авыртмады да Бер жирем дэ. Иремэ сойлэдем инде. Ул да аптырашта калды. Учетта бит инде. Анда да аптырадылар. Сентябрь да табарга тиеш идём. Месячныйлар да килмэде. Сентябрьга чаклы. Сентябрь аенда бер конне ирем эйтэ. Ойдэ яна туган бала исе бар ди. Менэ шундый хэллэр булды минем белэн. Бутэн авырга узалмадым. Ике улыбыз бар. Берсенэ 44 яшь. Берсенэ 37 и ходаем мина бер кызынны да жэллэден инде дип еладым инде. Но аллага шокер кече улымнын 3 кызы бар. Ял саен каникул саен бездэ. Догалар ойрэтэм, ашарга пешерергэ ойрэтэм. Менэ шундый хэллэр🌹

Минем әнинең сеңлесе сөйләгән иде моны. Аңа унике яшь булган, әнисе (минем әбием) үлгәндә. Беркөнне берүзе өйдә калган. Пич торган якта ниндидер тавыш ишетә ул. Барып карый нинди тавыш каян икән дип. Ә анда әнисе пичтән кисәү таягы белән нидер чыгара ди. Апа куркуыннан кычкырып башка бүлмәгә кереп, карават астына поскан. Аннан аны кич белән эштән кайткан әтисе чыгарган... Аннары кыш көне ул өйдә утыра икән, тәрәзәдән буранның дулавы ишетелә ди. Элек бит кышлар шундый булган, хәзерге кебек түгел. Бер мәлне тәрәзәгә бик йомшак шакыганны ишетә. Тыңлап карый, тәрәзәгә шакыган тавыш туктамый. Ул пәрдәне читкә этәреп карый. Анда тагын әнисе тора ди. Һәм колагына аның дәшкәне ишетелә. Керт мине, миңа салкын... ди икән. Минем апамда тагын истерика башлана, көчкә тынычландырганнар. Менә шулай ике тапкыр әнисе күренгән. Олыгайгач та һич онытасым юк диде. Кем, нәрсә булды ул ди. Ә ишекне ачып керткән булсам нәрсә булган булыр иде ди. Ул бит нәкъ әни иде ди.

Мин дэ тош турында сойлим эле. Моннан 3 айлап элек каенсенелем тош кургэн. Авылда ирем(улгэн), мин и курше мужигы капка тобендэ басып торабыз ди. Болар икесе китеп баралар Хэм мин боларга кычкырам кая барасыз, мине ияртмисез мени дип. Юк эле сина иртэрэк дип эйтте ирем, ди. Менэ шул мужик кичэ китеп барды. Ничек ышанмыйсын инде.

Тошемэ мэрхум этием керде.Бар, эбиеннен хэлен белеп кайт,а то сонга каласын ,ди.Шул ук конне йогердем янына.Бардым,эбиемэ салкын тигэн.Эби,эти тошкэ кереп синен хэленне белэргэ кушты, дим.Иии улыкаем,теге доньядан минем очен борчыла икэн,дип эбекэем елап алды.Бу чирлэве булмаган этинен борчылуы...Бер айдан эбием картлык чире белэн кайтып китте.Урыннары ожмаhта булсын!🤲

Булмас димә, дөнья бу (Мистика) - Statistics & analytics of Telegram channel @bulmasdima