Чуашстан татарлары
Open in Telegram
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез! "Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез! Бергә булыйк - бердәм булыйк! nkotatar21@mail.ru
Show more2 830
Subscribers
No data24 hours
-27 days
-1330 days
Posts Archive
2 830
🎖️Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре- сугыш чоры балалары, мөхтәрәм милләттәшләр!
Сезне һәр кеше өчен изге, якты бәйрәм — Җиңү көне белән тәбрик итәбез. Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 81 нче тапкыр бәйрәм итә. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн... Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Бөек Ватан сугышында Җиңү — халкыбызның горурлыгы, хәрби дан һәм илебезнең көче-куәте ул.
🎗Хөрмәтле ветераннар! Тиңдәшсез каһарманлыгыгыз, Җиңүгә ышанычыгыз һәм киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итүегез өчен сезнең каршыда баш иябез. Көчле ихтыярыгыз, батырлыгыгыз, тормыш юлыгыз горурлану хисе уята. Без фронтта һәм тылда илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән, яу кырларында башын салган каһарманнарыбыз турындагы якты истәлекләрне хәтердә саклап, хәрби һәм хезмәт батырлыгы үрнәге булган ветераннарга мәңге рәхмәтле булып яшәргә бурычлыбыз.
🎗Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре- сугыш чоры балалары!
Сезне Җиңүнең бөек бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт күрсәтеп, Җиңүне якынлаштырдыгыз. Сезнең батырлыгыгыз – безнең өчен олы бүләк, изге үрнәк.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм иминлек телибез. Бәйрәмегез мөбарәк булсын!
🎗Хөрмәтле милләттәшләр! Быелгы Җиңү бәйрәменә хәзерлек авыр шартларда үтсә дә, күңелләрне төшермик, ата-бабаларыбызның батырлыкларын данлап, җиңүчеләр исеменә лаек булып, игелекле гамәлләр кылып яшәвебезне дәвам итик. Ил-көннәребез имин, җаннарыбыз тыныч, күңелләребез сау булсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле, тыныч тормыш телибез.
2 830
🎂Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Шыгырдан авыл мәдәният йорты мөдире Миндания Шәрифҗан кызы Якушеваны 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
65 яшь – ул зур тормыш юлы, бай тәҗрибә һәм эшнең чәчәк ату чоры.
Сезнең фидакарь хезмәтегез, иҗади энергиягез һәм мәдәният үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт!
🌹Без сезгә нык сәламәтлек, чиксез илһам, якты шатлыклы көннәр һәм алдагы иҗади планнарыгызның тормышка ашуын телибез. Сезнең кебек оста оештыручы һәм чын мәдәният йөрәге белән эш итүче кеше белән эшләү – зур бәхет.
💐Сезгә яңа иҗади уңышлар! Нык сәламәтлек, бәхет һәм илһам сезне гомер буе озатып йөрсен.Горурланып эшләгән эшләрегез күпләргә үрнәк булсын!
2 830
Беренче номерлы Шыгырдан урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Янтыкова Эльвина, Кирпичева Алина һәм 11 сыйныф укучылары “Минекеләр Ватан өчен көрәштеләр” дигән патриотик проект өстендә эшләделәр.Укучылар әлеге проект аша үз гаиләләренең сугыш чорындагы батырлыкларын өйрәнделәр. Аларның максаты – гаилә тарихын белеп, Ватанга мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү һәм генеалогия, тарихи тикшеренү күнекмәләрен үстерү. Мондый эш яшь буынның рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштыруда зур роль уйный. Аеруча Бөек Ватан сугышы кебек авыр чорларда бабаларыбызның фидакярлеген белеп үсү – туган илгә мәхәббәтнең иң нык нигезе. Укучыларны мондый тикшеренүләргә этәргән укытучылары - Хафизова Филсинә Шәүкәт кызына да зур рәхмәт.
2 830
8 май — Хәтер һәм икенче Бөтендөнья сугышы корбаннарын искә алу көне.
Бу-тарихта иң куркыныч сугыш алып киткән миллионлаган кешеләрне искә алу, кайгы һәм тынлык көне.
Без фронттан әйләнеп кайтмаган, бомбалар астында һәлак булган, ачлык, курку һәм җимерелгән язмышлар аша үткән кешеләрне искә алабыз. Һәр гаиләдә бу сугыш үз эзен калдырган — дистә еллар узгач та онытып булмый торган авырту.
Алар турындагы истәлекләр фотосурәтләрдә, хатларда, хикәяләрдә һәм безнең йөрәкләрдә яшәвен дәвам итә.
Бу көннең әһәмияте:
🕯️Хәтер көне: Бу көнне сугыш кырларында калган солдатлар, концлагерьларда җәфа чиккәннәр, тылда ачлыктан һәм авырлыктан үлгәннәр истәлегенә хөрмәт күрсәтелә.
🕯️Тынлык минутын игълан итү: Күп кенә җирлекләрдә, мәктәпләрдә һәм оешмаларда һәлак булганнарны тынлык минуты белән искә алалар.
🕯️Истәлекле урыннарга чәчәкләр салу: Һәйкәлләргә, Мәңгелек ут янына чәчәкләр, веноклар салына.
🕯️8 май —Җиңү көне алдыннан килгән кайгылы, шул ук вакытта батырлыкны хәтерләү көне булып тора.
2 830
+5
Бердәмлектә-көч, ярдәмдә-ышаныч: Чуашстан мөселманнары БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләргә ярдәм кулы суздылар
Бүгенге көн республикабыз халкы өчен сынау булды. Пилотсыз очу аппаратларының массакүләм һөҗүме җимерелөр китерде һәм күп кешеләр авыр хәлдә калдылар. Мондый мизгелләрдә кеше булып калу һәм безнең бер зур гаилә булуыбызны истә тоту аеруча мөһим.
Чуашстан мөселманнары Диния Нәзарәте чит кеше бәласеннән читтә калмаган. Бу вакыйгадан соң ук «Болгар " Җәмигъ мәчете мәхәлләсе кайнар ризык өләшү буенча оператив пункт ачты.
🕌 Уртак тырышлык белән нәрсә эшләнде:
🍲 Кайнар ашау оештырылган:
Безнең апа-сеңелләр 300 кешегә кайнар аш әзерләгәннәр, һәр зыян күрүче кайнар ризык ала алсын өчен.
🥤💧 Эчәргә яраклы су һәм җиләк-җимеш өләшү җәелдерелде.
🚗 "Болгар" мәчете территориясе һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күргән автомобильләр өчен вакытлыча саклану урыны итеп бирелгән.
Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте бүген бәла-каза һәм курку белән очрашкан һәркемгә чын күңелдән ярдәм итә. Безнең йөрәкләр материаль генә түгел, рухи таяныч та кирәк булган кешеләргә ачык.
"Якыннарга ярдәм итү-исламда изге эш. Аллаһы Тәгалә Коръәндә диндарларны бер-берсенә диндарлыкта һәм Аллаһтан куркуда ярдәм итәргә өнди, һәм бу принцип теләсә кайсы сәламәт җәмгыятьнең нигезендә ята. Бүген без кешегә ярдәм кирәк булганда милләт һәм диннең әһәмияте юклыгын күрсәттек. Бу изге эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Бу террорчылык актыннан зыян күрүчеләргә сабырлык, ныклык һәм тизрәк тернәкләнү телим. Без янәшә",- дип билгеләп үтте Чувашия мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов. Мәчет ишекләре рухи һәм әхлакый ярдәм күрсәтү өчен ачык. Чебоксар шәһәре мөселманнары бәлагә эләккәннәргә ярдәм итүне дәвам итәчәк. Тик бергәләп кенә без теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз.
2 830
Әссәләмуаләйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ!
Хөрмәтле милләттәшләр, газиз дин кардәшләребез!
Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе җыем(сбор) игълан итә!
Бүген, 5 май көнне Батыр районы Кыр Бикшеге авылында яшәүче Даутов Ильдус һәм Адилә хуҗалыгында янгын чыгып йортлары янып киткән.
Өч балалалы гаилә яшәр йортсыз кала. Аллаһыга шөкер, әлегә тикле безнең халык, авыр хәлдә калган кардәшләрне мондый бәла белән ялгыз калдырмады. Ин шә Аллаһ, бу юлы да янгыннан зыян күргән милләттәшләребезгә ярдәм кулы сузуыгызга өметләнәбез.
Мөселман үз кардәшенең кайгысына
битараф була алмый. Шуңа, дин кардәшләребез, сезгә мөрәҗәгать итәбез. Хәлебездән килгән кадәр, Аллаһ ризалыгы өчен, ярдәм итик!
Аллаһ Раббыбыз бәла казалардан сакласын, беребезгә дә андый авыр хасрәтләр күрсәтмәсен!
Акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр аны Даутова Адиля Убайдулловна исеменә теркәлгән Сбер картага 2202-2007-9133-6645 һәм
шулай ук телефон номерлары аша
8-906-132-24-97 - Сбербанк
8-952-027-76-89 - Россельхозбанк
карталарына күчерә аласыз.
Акча күчергәндә : "Помощь погорельцам", - дип күрсәтүегезне сорыйбыз.
Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
2 830
+9
Көчле көрәш нәтиҗәсендә безнең Чуашстан көрәшчеләре түбәндәге урыннар яуладылар:
🥇 урын
Тухфетуллов Әмирхан 26 кг (Шыгырдан),
Купкенов Илшат 60 кг ( Шыгырдан),
Купкенов Фәнис 65 кг ( Шыгырдан)
🥈 урын:
Габайдуллов Рәсүл 30 кг ( Шыгырдан),
Тухфетуллов Әлимхан 35 кг ( Шыгырдан),
Пукачев Абделкәрим 45 кг ( Шыгырдан),
Янышев Илсаф 50 кг ( Шыгырдан),
Айзатуллов Альберт 55 кг (Тат Согыты),
Куликов Марсель 60 кг (Тат.Согыты),
Абянов Илсаф 65 кг (Татар Согыты).
Асейнов Сабир 65 кг ( Шыгырдан),
Мифтахутдинов Ильяс 75 кгнан артык ( Шыгырдан),
Кардонов Ранис 85 кгнан артык (Шыгырдан).
🥉 урын:
Рәсил Шарафутдинов 60 кг (Татар Согыты) алды.
🏆Спортчыларның тренерлары: Мтиев Әлфис һәм Вәлиев Тауфик.
Котлыйбыз!
2 830
Көчле көрәш нәтиҗәсендә безнең Чуашстан көрәшчеләре түбәндәге урыннар яуладылар:
🥇 урын
Тухфетуллов Әмирхан 26 кг (Шыгырдан),
Купкенов Илшат 60 кг ( Шыгырдан),
Купкенов Фәнис 65 кг ( Шыгырдан)
🥈 урын:
Габайдуллов Рәсүл 30 кг ( Шыгырдан),
Тухфетуллов Әлимхан 35 кг ( Шыгырдан),
Пукачев Абделкәрим 45 кг ( Шыгырдан),
Янышев Илсаф 50 кг ( Шыгырдан),
Айзатуллов Альберт 55 кг (Тат Согыты),
Куликов Марсель 60 кг (Тат.Согыты),
Абянов Илсаф 65 кг (Татар Согыты).
Асейнов Сабир 65 кг ( Шыгырдан),
Мифтахутдинов Ильяс 75 кгнан артык ( Шыгырдан),
Кардонов Ранис 85 кгнан артык (Шыгырдан).
🥉 урын:
Рәсил Шарафутдинов 60 кг (Татар Согыты) алды.
🏆Спортчыларның тренерлары: Мтиев Әлфис һәм Вәлиев Тауфик.
Котлыйбыз!
2 830
+8
1 май көнне Шыгырдан авылында күренекле милләттәшебез, якташыбыз, Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылы егете, Россиянең атказанган спорт мастеры Минсәет Тимергали улы Тазетдинов истәлегенә XXXVI нчы татар көрәше буенча республикакүләм ачык турнир узды.
Бөек көрәшче Минсәет Тазетдиновны хөрмәт итеп, турнирга күп санлы кунаклар, күренекле милләттәшләребез, танылган шәхесләр, спортчылар, аның дуслары, туганнары һәм авылдашлары килделәр.
Россиянең 5 төбәгеннән 180нән артык көрәшче катнашты. Аларның һәркайсы келәмгә дан өчен түгел, ә Бөек көрәшче эшен дәвам итү өчен чыкты.
Шундый зур, төбәкара турнирны оештыручы Минсәет әфәнденең дусларына, туганнарына, авылдашларына, турнирны үткәрергә ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга, кунакларга һәм әлбәттә , тренерларга Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!
Бөек көрәшче, якташыбыз Минсәет Тазетдиновның эше дәвам итсен. Яшь буын физик яктан да, рухи яктан да көчле булып үссен! Минсәет Тимергали улының рухы шат булсын!
2 830
+5
Шыгырдан авыл мәдәният йортында Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округының «Профессор Э.З. Фәйзов исемендәге Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе» коллективын һәм укучыларын берләштергән якты бәйрәм чарасы узды.
Концерт программасы берьюлы ике мөһим вакыйгага: «Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә» багышланган иде.
Катнашучылар милли традицияләр байлыгын һәм иҗат рухын чагылдырган эчтәлекле программа әзерләделәр. Сәхнәдә мәктәпнең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар башкарган халык биюләре һәм җырлары мәдәни мирасны саклауның һәм халыклар арасындагы дуслык җепләрен ныгытуның мөһимлеген ассызыклады. Буыннар дәвамчанлыгына аерым игътибар бирелде: яшь талантлар белән бергә бәйрәмдә педагоглар да катнашты.
Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул итте. Гөрләп торган залдагы атмосфера язгы илһам һәм бердәмлек хисе белән сугарылган иде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү белән бергә, үсеп килүче буында хезмәткә хөрмәт һәм туган як чәчәк атуының нигезе булган бердәмлек кыйммәтләрен тәрбияли.
2 830
🌺Иң кыйммәтле товар ул алтын һәм бриллиантлар түгел, ул – сөйкемлелек. Технологияләр тере аралашуны алыштыра торган дөньяда шәхси магнетизм иң каты валютага әверелә. Бриллиантлар тышкы кыяфәтне бизәргә мөмкин, ләкин алар сезнең алда ябык ишекләрне ачмаячак һәм катлаулы килешү төзергә ярдәм итмәячәк. Сөйкемлелек исә – «бөтен ишекләр ачкычы». Ул карьера төзергә, тугры дуслар табарга, мәхәббәт табарга, теләсә кайсы өлкәдә ниятләрегезне уңай хәл итәргә ярдәм итә. Чыннан да, бу иң кыйммәтле товар! Шуңа күрә бу мәкаләне яшьләр, уку йортларын тәмамлап, сөйкемлелекнең тумыштан килгән талант кына түгел, ә билгеле бер социаль һәм психологик компетенцияләрне өйрәнеп үстерергә мөмкин булган сәләт, яисә күнекмә икәнен белсеннәр өчен язам!!! Бу темага дөнья күләм танылган экспертлар, психологлар һәм уңышлы лидерларның бик күп хезмәтләре бар.
Ахыр чиктә, алтынны югалтырга яки сарыф итәргә мөмкин, әмма эчке яктылык һәм кешеләрне үзенә җәлеп итә белү сезнең белән мәңгегә кала. Ә инде Гөлнара Шарипова бу гадәтләргә генә түгел, ә калган барлык гадәтләргә дә ия дисәм дә артык булмас. «Сезнең әйләнә-тирәдәгеләрне сокландыру сәләтегез – банктагы акча кебек», - дип яза Рон Арден.
Һәрвакыт сөйкемле булыгыз.
2 830
Сөйкемлелек көче
🌷Сөйкемлелек – ул тумыштанмы, әллә үзләштерелгәнме?
✨Уңышка ирешү өчен сөйкемле булырга кирәк! Сөйкемлелек – ул күзгә күренми торган энергия, ул кешеләрне сезгә җавап итеп елмаерга һәм сез аларны, сөйләп бетергәнче үк, сезнең идеяләрегез белән килешергә мәҗбүр итә. Бу гадәти аралашуны ышанычлы контактка әйләндерә торган «очкын». Уңыш психологиясе буенча күп кенә белгечләр фикеренчә, сөйкемлелек – ул тылсым түгел, ә сезнең башка кешене үзен мөһим һәм кыйммәтле хис итәргә мәҗбүр итү сәләте нәтиҗәсе. Сез чын күңелдән әңгәмәдәшегезгә игътибарны юнәлтәсез икән, сез «үзара мөнәсәбәтләр Законын» активлаштырасыз: кешеләр сезнең янда үзләренә күбрәк ошаганга күрә сезгә тартыла башлыйлар.
🌹Сөйкемлелек – ул тумыштан киләме, әллә табылганмы (үзләштерелгәнме)? Күпләр сөйкемлелек белән туарга кирәк дип ялгыш уйлыйлар. Әмма киресен раслый торган материаллар күп. «Сөйкемлелек – өйрәнергә мөмкин булган күнекмә» - дип раслый уңыш психологиясе буенча эксперт Брайан Трейси. Бу характер сыйфаты түгел, ә хәрәкәтләр җыелмасы: тыңлый белү, җылы елмаю, күзләр белән контакт һәм эчкерсез кызыксыну. Әгәр дә сез бу гадәтләрне кулланасыз икән, сез табигатегез буенча тыйнак интроверт булсагыз да, сөйкемле буласыз. Уку йортларында моңа өйрәтмиләр, бәлки соңгы елларда кайбер уку йортларында берничә лекция бирәләрдер. Әгәр дә без иртәрәк белсәк, бәлки, үзебез теләгән нәтиҗәләргә тизрәк ирешер идек.
🌹Әйе, кайбер кешеләр чиста интуитив сизәләр һәм дөрес юнәлештә эш итәләр. Ә сөйкемлелеккә ия булмыйча уңышлы булу бик авыр һәм озак. Мин монда намуслы хезмәт белән ирешелгән уңышны күздә тотам. Минемчә, бүген үрнәк итеп алган кеше дә шундый. Бу идея минем юбилеемны уздырганнан соң ук туды. Ләкин, миңа бәйле булмаган кайбер хәлләр буенча, бераз сузылдым. Юбилей – ул бәйрәм! Ә теләсә нинди бәйрәм – ул урын да, дата да түгел, ә кешеләр. Ләкин хәтта иң нәфис компанияне дә берләштерә белергә, кабызырга һәм юнәлтергә кирәк.
🌹Минем бүгенге җыентыгымда Гөлнара Шәрипова исемле хатын-кыз портреты бар, аның һөнәре рәсми рәвештә «алып баручы» булып яңгырый, ләкин халык аны яратып һәм гади итеп: компания җаны дип атый. Гөлнара бәйрәм түгәрәкнең үзәгенә чыкканда, залдагы атмосфера сизелерлек үзгәрә. Аның сөйкемлелеге аеруча тирәнәя. Бу инде дежур шаяртулар гына түгел, ә кеше җаннарын нечкә аңлау. Ул шундый үзенә тарта, әгәр чакырылган мәҗелесләрдә алып баручы Гөлнара дип әйтсәләр, бөтен эшне кичектереп, шунда эләгергә тырышабыз.
🌺Аның сере нәрсәдә соң? Беренчедән – ихлас күңелдән. Мин аны юбилеемны бер юнәлештә 500 км юл үтеп үткәрергә килергә чакырганда, ул минем белән аның бертуган апасы кебек чын күңелдән сөйләште. Андый алып баручыны көтмәгәндә очратып булмый: ул һәр кунакны күрә, залның кәефен сизә һәм кайчан күңелле көлүгә ирек бирергә, кайчан күңелне нечкәртерлек тост өчен тынып калырга икәнен белә.
🌺Икенчедән – тәҗрибәдә. Чын хисләрнең кадерен белгән бу хатын-кыз туйларны, юбилейларны һәм очрашуларны аның үзенең гаилә бәйрәме кебек үткәрә. Ул яшьләр өчен – акыллы остаз, яшьтәшләр өчен – дус-кыз, ә өлкән буын өчен – такт һәм ихтирам үрнәге.
🌺Әмма иң мөһиме – ул яктылык, аның нур чәчеп торуы. Беләсезме, андый кешеләр янәшәсендә сәбәпсез елмаясы килә. Ә Гөлнара – нәкъ менә шундыйлардан. Аның сөйкемлелеге матур күлмәктә түгел (гәрчә аның стиле бик яхшы булса да), ә күз очкыннарында һәм хәтта иң җитди кунакларны да биергә мәҗбүр итә торган гаҗәеп энергиясендә. Тамада булу – бу гадәти кичне еллар буе искә төшереләчәк тарихка әверелдерү сәләтлеге. Минем 70 яшьлек юбилеем шундый булды да. Әгәр сезнең бәйрәмегезне игелекле һәм ачык күңелле Гөлнара алып бара икән, ышаныгыз: бу көнегез чын-чынлап тылсымлы булачак.
🌺Иң кыйммәтле товар ул алтын һәм бриллиантлар түгел, ул – сөйкемлелек. Технологияләр тере аралашуны алыштыра торган дөньяда шәхси магнетизм иң каты валютага әверелә. Бриллиантлар тышкы кыяфәтне бизәргә мөмкин, ләкин алар сезнең алда ябык ишекләрне ачмаячак һәм катлаулы килешү төзергә ярдәм итмәячәк.
2 830
+7
25 апрель көнне Канаш шәһәрендә яшүсмерләр арасында спорт ирекле көрәше буенча Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте призына X республика турниры узды
🤼Традицион турнир Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Чуваш Республикасында Халыклар дуслыгы елына багышланган. Ярышларга республиканың шәһәр һәм авылларыннан, шулай ук Ульяновск өлкәсеннән һәм Мордовия Республикасыннан 145 яшь спортчы килгән иде.
💥 «Локомотив» спорт мәктәбендә ярышларны ачу тантанасында Канаш муниципаль округы башлыгы Валерий Чернов, Чуваш Республикасының физик культура һәм спорт министры урынбасары Александр Степанов, Россия Үзәк Диния нәзарәтенең Чуваш Республикасындагы вәкиле, имам-ахунд Наил Галәветдинов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
⚡️Барлыгы 11 комплект бүләк уйнатылды. Көрәшләр җитди дәрәҗәдә узды, көрәшчеләрнең яхшы әзерлекләрен, җиңүгә омтылышларын һәм көндәшләренә ихтирамнарын күрсәтте. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Ярыш көне дәвамында барлык катнашучылар һәм команда вәкилләре өчен бушлай туклану тәэмин ителде.
⚡️Тренерлар һәм команда җитәкчеләре оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр:
"Бу ярышлар спортчыларга көчләрен күрсәтергә генә түгел, ә безнең җәмгыятьне берләштереп, дуслык һәм ярдәм атмосферасы тудыра. Балаларга үсәргә, җиңәргә һәм хыялланырга ирек биргәнегез өчен рәхмәт!».
2 830
+2
Тукай авылы мәдрәсәсендә "Пәйгамбәрләр эзләреннән" дип исемләнгән проект уза. Беренче этабы, "Пәйгамбәрләр тарихы" исемендәге викторина, Рамазан аена кадәр үткәрелгән иде.
Икенче этабы, күптән түгел, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. г. с. тормышына багышланган викторина буларак оештырылды.
Һәр сыйныфка карата сораулар әзерләнгән иде. 1-2 сыйныф укучылары пәйгамбәребез тормышы турында 26 сорауга; 3-4 сыйныфлар-45 сорауга; 5-6 сыйныфлар- 63 сорауга; 7 сыйныфлар -93 сорауга җавап бирделәр. Шәкертләр, бирелгән сорауларга бик яхшы әзерләнеп, икенче этапны да уңышлы гына үттеләр. Кичә викторинаның нәтиҗәләре ясалды. Һәрбер катнашучы, җыйган балларына карап, татлы ризыклар белән бүләкләнделәр.
Әле киләчәктә дә проект дәвам итәчәк, Аллаһы теләсә, балалар өчен башка пәйгамбәрләр турында да викториналар узачак. Алдагы көннәрдә дә балаларыбызның тарихка, әдәп-әхлак кагыйдәләренә, динебезгә карата кызыксынулары кимемәсен иде. Киләчәктә дә шәкертләребезгә уңышлар телибез.
https://t.me/tukay_mahallya
2 830
Repost from Муфтият Чувашии
“Гөлестан” мәдрәсәсе Чувашияда бердәнбер рәсми мөселман уку йорты. Әлеге көндә мәдрәсәдә 120 шәкерт белем ала, аларга 15 мөгәллим гыйлем бирәләр. Шушы куар код аша яки ссылка аша мәдрәсә счетына үз ярдәмнәрегезне тапшыра аласыз, Аллаһ кабул итсен.
Жомга көне мөбәрак булсын!!!
https://qr.nspk.ru/AS1A005CFSEH8AD08MLR42EKP4KHF7GJ?type=01&bank=100000000006&crc=4252
2 830
+1
Ел йомгаклары-үсеш, казанышлар һәм яңа офыклар!
📍 «Сәләт Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә 2025 елга йомгак ясалды. Киңәшмәдә Батыр округы башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Равил Ямалетдинов, «Сәләт Батыр "МОЦ" КАО директоры Камил Сөләйманов һәм оештыручы Җәүдәт Сөләйманов катнашты.
Төп нәтиҗәләр:
📍Салым түләүләре 4,3 млн сумга кадәр үсте (2024 елда — 2,9 млн сум).
📍1875 баланы үз эченә алган 28 чара үткәрелде.
📍Үзәк халыкара чаралар өчен мәйданчык булды: 12-15 май көннәрендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь эшмәкәрләре форумы узды.
Сбердан иганә алынган — заманча акыллы техника рәвешендә 1,1 млн сум.
«Сәләт Батыр» МОЦ АНО Чуваш Республикасының дәүләт ярдәменнән файдаланучы яшьләр һәм балалар берләшмәләренең республика реестрына кертелгән.
"Без Яшьләр иҗтимагый үзәгенең безнең округ яшьләре өчен дә, күрше төбәкләр өчен дә чын тарту ноктасына әверелүен күрәбез. Ышанам ки, уртак тырышлык белән без тагын да әһәмиятлерәк проектларны гамәлгә ашыра алачакбыз һәм "Сәләт Батыр" ның төбәкнең әйдәп баручы яшьләр үзәге буларак позициясен ныгыта алачакбыз»,-дип билгеләп үтте Равил Ямалетдинов. 📍2026 елга планнар расланды. Үзәкне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды, яңа проектлар һәм чаралар билгеләнде.
2 830
+1
Кичә Чувашиядә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
🔸Көн саен кешеләр белән эшләүчеләрне, халык белән хакимият арасында бәйләүче звено булганнарны тантаналы шартларда хөрмәтләделәр.
🔸Иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрнең, территориаль бүлекләрнең, авыл старосталарының һәм ТОС рәисләренең эше мактау грамоталары һәм башка бүләкләр белән бүләкләнде.
🔸Бүләкләнүчеләр арасында безнең милләттәшләребез дә булуы куанычлы:
🔸Айрат Ямалетдинов, Урмай территориаль бүлеге башлыгы - Чуваш Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
🔸Динар Козлов, Татар Соныты территориаль бүлеге башлыгы - Җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия ассоциациясе Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
🔸Айрат Гаязтдин улын һәм Динар Минәтулла улын ихластан лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!
2 830
+2
Әссәләмүаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ
хөрмәтле дин кардәшләребез, газиз милләттәшләребез!
Чуашстан Диния нәзарәте һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменә безнең сугышчылардан (фронттагы егетләребездән) гуманитар ярдәм күрсәтүне сорап хатлар килгәләп тора. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ.
Курск өлкәсендәге контртеррористик операция зонасында булган 44073 нче хәрби часть хәрбиләреннән Чуашстан Диния Нәзарәте исеменә гуманитар ярдәм турында хат килде. Сугышчыларыбызга ярдәм итү өчен, кыска вакыт эчендә кирәкле әйберләрне җыеп, аларга тапшыру бик мөһим.
📍Ярдәмегезне
Чуашстан Диния нәзарәте счетына
яки шушы +79033896416 телефон номеры аша Мансур хәзрәтнең Сбербанк картасына күчерә аласыз.
📍Акча күчергәндә :"Помощь СВО", - дип күрсәтүегезне сорыйбыз.
Ярдәм итүчеләргә рәхмәт! Егетләребезне исән-сау көтеп калабыз!
