en
Feedback
Чуашстан татарлары

Чуашстан татарлары

Open in Telegram

Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез! "Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез! Бергә булыйк - бердәм булыйк! nkotatar21@mail.ru

Show more
2 830
Subscribers
No data24 hours
-27 days
-1330 days
Posts Archive
Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр залында татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены башланды. Чарада Р
Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр залында татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены башланды. Чарада Россиянең 78 төбәгеннән 1071 кеше катнаша, шул исәптән Чуашстаннан - 34 дин әһеле. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Җыенны Васил Шәйхразыев башлап җибәрде, аннан Коръән укылды һәм делегатларга хәерле эш теләнде.

«Татар кызы – 2026» конкурсының «Иң сөйкемле кыз» номинациясе җиңүчесе Тукайдан Зарипова Җәмилә.
+5
«Татар кызы – 2026» конкурсының «Иң сөйкемле кыз» номинациясе җиңүчесе Тукайдан Зарипова Җәмилә.

«Татар кызы – 2026» конкурсының "Уңган кыз» номинациясе җиңүчесе Урмайдан Сабирҗанова Эльвина.
+4
«Татар кызы – 2026» конкурсының "Уңган кыз» номинациясе җиңүчесе Урмайдан Сабирҗанова Эльвина.

«Татар кызы – 2026» конкурсының «Иң сылу кыз» номинациясе җиңүчесе Озын Куактан Шәкүрова Гүзәлия.
+5
«Татар кызы – 2026» конкурсының «Иң сылу кыз» номинациясе җиңүчесе Озын Куактан Шәкүрова Гүзәлия.

«Татар кызы – 2026» конкурсының «Иң ягымлы кыз» номинациясе җиңүчесе Шыгырданнан Сөлайманова Самира.
+5
«Татар кызы – 2026» конкурсының «Иң ягымлы кыз» номинациясе җиңүчесе Шыгырданнан Сөлайманова Самира.

«Татар кызы – 2026» конкурсының «Иң зыялы кыз» номинациясе җиңүчесе Кызыл Камыштан Салихова Самира.
+5
«Татар кызы – 2026» конкурсының «Иң зыялы кыз» номинациясе җиңүчесе Кызыл Камыштан Салихова Самира.

«Татар кызы – 2026» конкурсының «Иң моңлы кыз» номинациясе җиңүчесе Татар Согытыннан Камалтдинова Айгөл.
+4
«Татар кызы – 2026» конкурсының «Иң моңлы кыз» номинациясе җиңүчесе Татар Согытыннан Камалтдинова Айгөл.

«Татар кызы – 2026» конкурсының төп җиңүчесе, Гран-при иясе – Чичкан авылыннан Минуллова Илназ.
+4
«Татар кызы – 2026» конкурсының төп җиңүчесе, Гран-при иясе – Чичкан авылыннан Минуллова Илназ.

🌹Бүген Урмай авыл мәдәният йортында татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, татар теле һәм сәнг
+9
🌹Бүген Урмай авыл мәдәният йортында татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, татар теле һәм сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан чыгып, Чуашстан татарларының милли- мәдәни берләшмәсе Чуашстан татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән берлектә мәктәп укучылары арасында «ТАТАР КЫЗЫ -2026» республикакүләм бәйге уздырды. «Татар кызы» — гүзәллек, акыл һәм милли рух бәйгесе. Ул татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда, яшь буында милли үзаң формалаштыруда, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда һәм татар кызларының иҗади сәләтләрен ачуда мөһим роль уйный. Бәйге татар кызларына үзләренең рухи байлыгын, белемнәрен, иҗади сәләтләрен күрсәтергә, милли мәдәниятне саклау эшенә үз өлешләрен кертергә мөмкинлек бирә һәм шул сыйфатларны зур сәхнәдә ачып салырга ярдәм итүче зур проект ул. Чын күңелдән барлык катнашучыларга алга таба да уңышлар телибез, бәйгене оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. Кызларның һәрберсе нигезләмә таләпләренә туры килеп әзерләнгән. Шуңа да жюри төркеменә кызларның иң- иңнәрен сайлап алу җиңелләрдән булмады. 7 кыз арасыннан «Татар кызы – 2026» конкурсының төп җиңүчесе Гран-при иясе - Чичкан авылыннан Минуллова Илназ булды. Җиңүче билгеләнсә дә, һәр катнашучы кыз – инде үзе бер җиңүче, чөнки ул татар рухын күтәреп йөри. Татар кызлары алга! Милләтебез яшәсен, телебез яңгырасын!

Профессор Э.З. Фәизов исемендәге «Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Түбән Новгород өлкәсенең А.С. Садеков ис
+2
Профессор Э.З. Фәизов исемендәге «Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Түбән Новгород өлкәсенең А.С. Садеков исемендәге Олы Рбәшкә урта мәктәбендә 13 майда узган «И туган тел, и матур тел» V Төбәкара иҗат конкурсында искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр. Әлеге конкурс туган телне саклауга һәм үстерүгә, шулай ук мәдәни мирасны популярлаштыруга юнәлтелгән. Быелгы чара төрле төбәкләрдән күпләгән талантлы катнашучыларны җыйды, иҗади бердәмлек һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт атмосферасын тудырды. Шыгырдан авылы мәктәп балалары төрле номинацияләрдә чыгыш ясап, туган телне тирән белүләрен, артистлык осталыкларын һәм нәфис сүз сәнгатен күрсәттеләр. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсе булып, призлы урыннар һәм кыйммәтле бүләкләр саналды, бу исә укучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм педагог-остазларның профессиональлеген раслый. Жюри әгъзаларының игътибарын аеруча әдәби әсәрләрне күңелгә үтеп керерлек итеп башкару һәм укучыларның якты иҗади номерлары җәлеп итте. Мондый дәрәҗәдәге конкурста уңышлы катнашу аларның белем алу эшчәнлегендә мөһим этап булды һәм хәзерге шартларда милли телләрне һәм мәдәниятне өйрәнүнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат исбатлады. Укучыларны һәм мәктәп коллективын лаеклы уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа иҗади җиңүләр телибез!

Ярдәм кирәк‼️‼️ Чуашстан Диния нәзарәте һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе җыем (сбор) игълан итә! Бүген, 13 майн
Ярдәм кирәк‼️‼️ Чуашстан Диния нәзарәте һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе җыем (сбор) игълан итә! Бүген, 13 майның иртәсе Батыр районы Озын Куак авылындагы Сайдашевлар гаиләсе өчен авыр бер сынау белән башланды. Көтмәгәндә, таң алдында чыккан янгын күз ачып йомган арада Сахалин урамында матур яшәп килүче, 3 бала үстергән, гомер буе авылда почтальон булып эшләүче Миннегөл апаның йортын ялмап ала. Санаулы минутлар эчендә йортлары янып көл-күмергә әйләнә, 8 кешедән торган (улы һәм килене, аларның 4 баласы, Миннегөл апа үзе һәм авыру кодагые) гаилә йортсысыз кала. Ярый әле татлы таң йокысы белән йоклап яткан дин кардәшләребезне Аллаһ саклый, барысы да ут эченнән чыгып өлгерә. Кадерле милләттәшләр, бүген Сайдашевлар гаиләсе сезнең белән безнең ярдәмгә мохтаҗ. Зыян күрүчеләргә ярдәм кулы сузуыгызны үтенеп, чит кайгыга битараф булмаучыларга мөрәҗәгать итәбез! Акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр аны Сайдашев Илсур Мансур улының 89373990663 телефон номерына төркәлгән Сбербанк картасына күчерә ала. Акча күчергәндә : "Помощь погорельцам", - дип күрсәтүегезне сорыйбыз. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!

🌹Татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, татар теле һәм сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру
🌹Татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, татар теле һәм сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан чыгып, Чуашстан татарларының милли- мәдәни берләшмәсе Чуашстан татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән берлектә 9-11 нче сыйныф укучылары арасында «ТАТАР КЫЗЫ -2026» республикакүләм бәйге уздыра. 🔸Чара 14 нче майда 14:00 дә 🔸Чувашия Республикасы Комсомол МО Урмай авыл мәдәният йортында уза. 🔸Кызларыбызның әзерлекләре инде гөрли. Аларга уңышлар телик!

🕌Шомыршы МО Байтирәк авылында яңа мәчет манарасын күтәрделәр. 🌙 Бүген әлеге мәчеткә манара куелды. Мәчет- авыл күрке! Аның
+3
🕌Шомыршы МО Байтирәк авылында яңа мәчет манарасын күтәрделәр. 🌙 Бүген әлеге мәчеткә манара куелды. Мәчет- авыл күрке! Аның манарасы әллә каян юлчыларга хәерле юл, халыкка бәрәкәтле тыныч тормыш теләп балкып тора. 💫Мәчет манарасын күтәрү — изге гамәл, ул иманның һәм Аллаһы Тәгаләгә буйсынуның символы. Манара азан әйтү, ягъни намазга чакыру өчен төзелә. Бу эш мөселманнар өчен бик саваплы, чөнки азан тавышы белән мәчеткә кешеләрне чакыру — җәмәгать өчен файдалы эш. Манара төзүне оештыручыларга, әлеге изге эштә катнашучыларга, үзләренең садакалары белән ярдәм итүчеләргә Аллаһының рәхмәте яусын! Нинди ният белән эшләнгән булса, шул изге теләкләренә ирешергә насыйп итсен. Гаиләләренә тынычлык, малларына бәрәкәт, мәхәлләләренә бердәмлек бирсен! Аллаһы Тәгала аларның иманнарын арттырсын, ике дөнья бәхете белән сөендерсен!🤲

🎂Урмай урта мәктәбенең мөхтәрәм ветеран- укытучысы Гыйбатдинова Минсәфидә Минегали кызын 70 яшьлек юбилее белән ихлас котлый
+1
🎂Урмай урта мәктәбенең мөхтәрәм ветеран- укытучысы Гыйбатдинова Минсәфидә Минегали кызын 70 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз! 70 яшь – зур дата, ул һәр хәреф, һәр дәрес белән язылган тормыш китабының бер бүлеге. Сезнең фидакарь хезмәтегез – үрнәк. 💐Хөрмәтле Минсәфидә Минегали кызы, Сезнең фидакарь хезмәтегез, балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге зур өлешегез өчен чиксез рәхмәт. Сәламәтлек, озын гомер, шатлыклы көннәр, якыннарыгызның кайгыртучанлыгын телибез. Йөрәгегездәге мәрхәмәтлек һәм яктылык һич сүнмәсен. Тагын да күп еллар дәвамында актив, рухлы булып яшәүегезне телибез. Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

НИНДИ ТӨШЛӘР КҮРӘСЕҢ СИН, БАБАЙ Кемдер яу кырында калды, кемгәдер җиңү бәхете татыды, кайберәүләр төрмәләрдә әсир булдылар, к
НИНДИ ТӨШЛӘР КҮРӘСЕҢ СИН, БАБАЙ Кемдер яу кырында калды, кемгәдер җиңү бәхете татыды, кайберәүләр төрмәләрдә әсир булдылар, кемнәрдер бүген дә исән, кемнәрдер инде юк! Бабайлар һәм әбиләребезгә багышлыйм. Нинди төшләр күрәсең син, бабай, Күзләреңә йокы керәме? Офык һаман кызгылт төсе белән Сугыш исен күккә түгәме? Нинди төшләр керә сиңа, бабай, Тынмас туплар һаман шартлыймы? Бер кайтырбыз дигән иптәшләрең Әле һаман кире кайтмыймы. Өн белән төш күперләре буйлап “Сугыш бетте” дигән кайтаваз... Һаман әсирлектәме син, бабай? Кайда йөри килми калган яз. Нинди төшләр керә сиңа, бабай, Нинди төстә җиңү бәхете, Җилфердиме канлы кызыл байрак, Шанлы үткәннәрнең шаһите. Уян, бабай, чәй кайнады, әйдә, Ниләр күрдең, төшләр кайда йөртте? Сугыш бетте, илбасарлар бетте, Сез җиңдегез!.. Сугыш бетте, бабай, Бетте... ©БУЛАТ ИБРАҺИМ

Озын Кулак урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары бөтен ил белән бергә «Хәтер бакчасы» дигән мөһим һәм чын-чынлап берләштерүч
+5
Озын Кулак урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары бөтен ил белән бергә «Хәтер бакчасы» дигән мөһим һәм чын-чынлап берләштерүче акциягә кушылдылар! Һәр катнашучы үз күңеленең бер өлешен уртак эшкә аерым бер дулкынлану белән салды, чөнки «Хәтер бакчасы» — ул агач утырту гына түгел, ә безгә тыныч күк бүләк иткән кешеләргә хөрмәт күрсәтү.

Чуашстанда бүген ике милләттәшебез- Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау. Аларның берсе Шыгырдан авылыннан Нурулла Вәлиулла ул
+5
Чуашстанда бүген ике милләттәшебез- Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау. Аларның берсе Шыгырдан авылыннан Нурулла Вәлиулла улы Рәҗәпов, ә икенчесе - шәһәр тибындагы Сосновка поселогында яшәүче Муллахаҗи Закир улы Закиров. Олы яшьтә булуларына карамастан (Аллаһ насыйп итсә көзгә икесенә дә 102 яшь тула), ике ветераныбызның да йөзләрендә нур, үз аңнарында, матур гына яши бирәләр. Барлык балаларына, онык-оныкалары һәм туганнарына изге теләкләрен теләп, дога укып утыралар. Алар тормышларыннан бик канәгать - балаларының игътибарын, онык-оныкаларының хөрмәтен тоеп яшиләр. Бүген Чуашстан татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров хөрмәтле ветераннарыбыз: Нурулла Вәлиулла улы белән Муллахаҗи Закир улын Чуашстан татарлары исеменнән Бөек Җиңү көне белән шәхсән котлады. Кадерле ветераннарыбызга сәламәтлек, шатлык, бәхет һәм озын гомер телибез. Дөньялар тыныч булсын, якын кешеләрегезнең кайгыртуын тоеп, исәнлектә-иминлектә озын гомер итергә насыйп итсен! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган ветераннарыбызның һәм сугыштан исән кайтып вафат булган ветераннарыбызның рухлары шат булсын! Аларны зур хөрмәт белән искә алыйк!

Бүген, Җиңү көнендә, Чабаксар шәһәренең "Җиңү" мемориаль паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чәчәк
+8
Бүген, Җиңү көнендә, Чабаксар шәһәренең "Җиңү" мемориаль паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чәчәк салу тантанасы булды. Тантанада Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ә.Х.Шакиров та катнашты. Тантанада катнашучылар Дан монументына чәчәкләр салдылар, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчыларны искә алдылар, булачак «СВО Геройлары» һәйкәленең нигез ташына, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы локаль конфликтларда һәлак булганнарга багышланган монументларга чәчәкләр салдылар. Бу хәрәкәт сугышта һәлак булган барлык каһарманнарга хөрмәт күрсәтү, шулай ук тынычлыкның һәм татулыкның мөһимлеген ассызыклауны күрсәтә. Төрле милләт вәкилләренең бергәләп чәчәк куюлары — аларның уртак тарих һәм киләчәккә омтылышларын күрсәтә торган көчле гамәл. Мондый вакыйгалар туган илгә мәхәббәт, патриотизм тәрбияли һәм сугышларның фаҗигале нәтиҗәләрен онытмаска өйрәтә.

Хөрмәтле ветераннар, кадерле милләттәшләр! Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән барыгызны да Бөек Җиңүнең 81
Хөрмәтле ветераннар, кадерле милләттәшләр! Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән барыгызны да Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сугыш дәһшәтләренең эзләре халкыбыз күңелендә мәңге төзәлмәслек тирән яралар булып бүген дә яши. 1941 елда ватаныбыз иминлеге өчен барлык милләтләр дә, бер йодрык булып, дошманга каршы күтәрелделәр. Туган җирләрен, газиз гаиләләрен, кадерле нигезләрен илбасарлардан таптатмас өчен, татар милләтенең кыз-уллары да үз-үзләрен аямыйча сугыштылар, җиңүне якынайтуга зур өлеш керттеләр. Аларның исемнәре тарих битләренә мәңгелеккә язылды. Көл һәм җимереклекләр арасыннан Ватаныбызны бөртекләп аякка бастырган кешеләрнең батырлыгы алдында һәрвакыт баш иябез. Каһарманнар даны мәңгелек! Бүгенге тынычсыз вакытта хәрби хезмәтләрен узучы, илебез иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата да шундый ук батырлык сүзләре әйтәсем килә. Алар да бабайлары һәм туганнары кебек үк юлбарыстай көрәшеп илебез иминлеген саклыйлар, дөньяга тынычлык көннәрен якынайталар. Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәтләрен узучылар, илебез сагында торучы батыр затларыбыз, һәрбер яңа аткан таң безгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Туган җиребез күге һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим. Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев