en
Feedback
Чуашстан татарлары

Чуашстан татарлары

Open in Telegram

Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез! "Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез! Бергә булыйк - бердәм булыйк! nkotatar21@mail.ru

Show more
2 830
Subscribers
-124 hours
-27 days
-1430 days
Posts Archive
Шыгырданда яңа җитәкче❗️ 📍Чуашстанның иң зур татар авылы Шыгырданда яңа җитәкче билгеләнде. Соңгы елларда Батыр муниципаль о
Шыгырданда яңа җитәкче❗️ 📍Чуашстанның иң зур татар авылы Шыгырданда яңа җитәкче билгеләнде. Соңгы елларда Батыр муниципаль округы Шыгырдан территориаль бүлек җитәкчесе булып эшләгән Илнар Илгизәр улы Абейдуллин үз теләге белән эштән китте. Бүген Шыгырдан территориаль бүлеге җитәкчесе итеп җиде елдан артык Шыгырдан авылы җирлеге башлыгы булып эшләгән (2016–2023 еллар), тәҗрибәле җитәкче Минсур Харис улы Валитов билгеләнде. Илнар Абейдуллин кыска вакыт эчендә Шыгырдан авылы өчен күп көч түкте. Депутатлар, авыл активистлары һәм иҗтимагый киңәшмә әгъзалары белән бергә күп эшләр башкарылды: инициативалы бюджетлаштыру программасы ярдәмендә авыл урамнарында асфальт юллар салынды, икенче гомуми практика табибы бүлеге ачылды, ФОК төзелә. Илнар Тлгизр улына олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Минсур Харис улына халык белән уртак тел табып, халкыбызның тормыш-көнкүрешен тагын да яхшыртыр өчен барысын да эшләргә һәм уңышлар телибез!

Йә, Раббым, Син Җир шарын зур намазлык иттең. Әле кичә генә туган сабый Синнән ярдәм сорый, сәҗдә төшә, Тик кыйбласы берәү түгел аның, Әллә ничә… ©Булат Ибраһим

❗️️ИГЪТИБАР! Казанда татар намазлыгы күргәзмәсе өчен намазлыклар җыю игълан ителде. 🕌 Кол Шәриф мәчетенә урнашкан Ислам мәдә
+1
❗️️ИГЪТИБАР! Казанда татар намазлыгы күргәзмәсе өчен намазлыклар җыю игълан ителде. 🕌 Кол Шәриф мәчетенә урнашкан Ислам мәдәнияты музеенда “Татар намазлыгы” дип аталган күргәзмә оештыру планлаштырыла. Күргәзмә өчен халыктан экспонатлар – әби-бабайларыбыз истәлеге булып сакланган татар намазлыклары җыябыз! Татар намазлыгы башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң? Татар намазлыгы – тукымадан тегелгән, гыйбадәт кылу өчен кулланыла торган чигүле кечкенә келәм. Аның кабатланмас үзенчәлеге: бизәлешендә кыр һәм бакча чәчәкләре, җиләк, башак өстенлек итә һәм купшы төсләр палитрасы кулланыла. Намазлыкның урта өлеше арка рәвешендә билгеләнә һәм ул буш кала. Арка үзе мәчеттәге михраб итеп тә, оҗмах капкасы итеп тә күзаллана, ә аның өч ягына купшы чәчәк таҗлары (оҗмах бакчасы) чигелә, шома, тамбурлы чигү ысуллары кулланыла. Күргәзмә узганнан соң, намазлыклар хуҗаларына кире кайтарылачак! Бүгенге көндә без Кытай, Төрек, Гарәп илләреннән кергән намазлыклар кулланабыз. ❗️Әйдәгез әле, татар намазлыкларын кире кайтарып, дөньяга күрсәтик! ☎Намазлыкларны тапшыру өчен түбәндәге номер аша элемтәгә керә аласыз: +7 (843) 567-81-52, +7 937 589-67-62.

Чуашстан татарлары милли - мәдәни берләшмәсе исеменнән барлык балаларны – Балаларны яклау көне белән котлыйбыз! 🌈 Бүген бала
Чуашстан татарлары милли - мәдәни берләшмәсе исеменнән барлык балаларны – Балаларны яклау көне белән котлыйбыз! 🌈 Бүген балаларның иң матур бәйрәме. Кояш нурлары 🌞кебек якты булсын аларның елмаюлары.🌸 Һәр баланың көлүе яктыртсын дөньяны, ә без, өлкәннәр, аларның иминлеге өчен һәрвакыт җаваплы булыйк. Һәр бала иминлектә, шатлыкта һәм кайгыртуда үссен. Котлы булсын 1 июнь, дуслар! 🌞

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне БАЛАЧАК Тузанга батып та, Пычракта ятып та, Пакь булып калган чак. Авыртудан түгел, Орышудан куркып, Балавыз сыккан чак. Балачак. Тез башы канап та, Канамый ул диеп, Елмаеп көлгән чак. Уйнарга чыгарга Яңгырның туктавын Өзелеп көткән чак. Балачак. Тотмасын дип куркып Ата каз һәм әтәч, Чабулап качкан чак. Иң зәһәр дошманың Кычыткан гаскәрен Таяктан аткан чак. Балачак. Урындык, мендәрдән Тырышып-тырышып Куышлар корган чак. Әнинең кибеттән Ни алып кайтасын Сагалап көткән чак... Балачак, Бу безнең балачак. ©БУЛАТ ИБРАҺИМ

Журналист Гөлнур Хәсәншина (Сафиуллина) гаиләсенә кайгы килгән - сеңлесе Гөлфия йортында янгын чыккан . Ул социаль челтәрдә, ярдәм сорап, мөрәҗәгать итте. «Алар бүген бернәрсәсез калды. Интернетта тренд бар: бер кич эчендә халык, кузгалып, кемнәрнеңдер ипотекасын яба, яңа квартира алып бирә, дәвалану өчен кирәкле сумманы җыя. Моның өчен бары тик берничә минутка шушы постта тукталырга кирәк. 100 сум, 500 сум, 1 мең... Күңелегез ничек куша! Ярдәмегезне шушы телефон номеры буенча күчерә аласыз:  89172605683 Ганиева Гульфия Мударисовна (Сбербанкка бәйләнгән). «Назначение платежа» дигән юлны буш калдырыгыз яки «подарок» дип языгыз. Бу – картаны блокировкалау булмасын өчен кирәк. Ярдәмегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын», –дип язды ул.» Интертат МАХта

❗️29 майда Татарстанның Бөгелмә районында питбайк рулендәге 14 яшьлек кыз һәлак булган. Фаҗига Иске Исаково авылында, 17:30 с
❗️29 майда Татарстанның Бөгелмә районында питбайк рулендәге 14 яшьлек кыз һәлак булган. Фаҗига Иске Исаково авылында, 17:30 сәгать тирәсендә була. Якынча мәгълүматлар буенча, 14 яшьлек йөртүче кыз идарәне югалта һәм ут баганасына килеп бәрелә. Кыз бала имгәнүдән урында ук һәлак була. Аның пассажиры – 13 яшьлек малайның башы имгәнгән һәм баш мие селкенгән – аны хастаханәгә алып киткәннәр. Урынга Бөгелмә прокуроры Ришат Шакиров килгән. Күзәтчелек ведомствосы процессуаль тикшерүне контрольдә тота.

💢Чувашиядә «Ел эшкуары — 2025»республика конкурсына йомгак ясалды. 📍Финалга кече һәм урта бизнесның 150 субъекты һәм үзмәшг
+1
💢Чувашиядә «Ел эшкуары — 2025»республика конкурсына йомгак ясалды. 📍Финалга кече һәм урта бизнесның 150 субъекты һәм үзмәшгульләр чыкты-бу узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк. 19 номинациядә 47 катнашучы җиңүче булды. 📍Җиңүчеләр арасында эре производстволар да, зур булмаган гаилә проектлары да, IT һәм халык кәсепләре өлкәсендәге инициативалар да бар. 📍Батыр округы Шыгырдан авылыннан яшь эшмәкәр Алмаз Айнетдиновның «Чувашиянең яшь эшкуары»номинациясендә җиңү яулады. Ул «Алфамир» ҖЧҖ белән җитәкчелек итә. Аның компаниясе ит эшкәртү һәм консервлау белән шөгыльләнә һәм югары икътисадый күрсәткечләр күрсәтә. 📍Кичә, 29 майда Чебоксар шәһреедә, Россия эшмәкәрлеге көнен бәйрәм итү кысаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. 📍Батыр округы Шыгырдан авылыннан яшь эшмәкәр Алмаз Айнетдиновның «Чувашиянең яшь эшкуары»номинациясендә җиңү яулады. Ул «Алфамир» ҖЧҖ белән җитәкчелек итә. Аның компаниясе ит эшкәртү һәм консервлау белән шөгыльләнә һәм югары икътисадый күрсәткечләр күрсәтә. 📍Алмаз Айнетдиновны котлыйбыз һәм алга таба яңадан-яңа уңышлар телибез.

Ильнар Хисамов "Чибәрем Гүзәлем"

Хөрмәтле дин кардәшләребез! 🌙🌙🌙 Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән сезне изге Корбан гаете – Корбан бәйр
Хөрмәтле дин кардәшләребез! 🌙🌙🌙 Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән сезне изге Корбан гаете – Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Бу бөек бәйрәм – Аллаһы Тәгаләгә ихлас корбан бирү, изге эшләр башкару, мәрхәмәтлек һәм мөхәббәт көне. Корбан гаете мөселманнарны сабырлыкка, туганнарга, якыннарга, мохтаҗларга ярдәм итүгә өнди. Сезгә һәм гаиләләрегезгә зур сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез. Аллаһы Тәгалә корбаннарыгызны кабул итеп, гомерегезгә бәрәкәт, йортларыгызга тынычлык насыйп итсен🤲 Корбан гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле дин кардәшләребез! 🌙🌙🌙 Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән сезне изге Корбан гаете – Корбан бәйр
Хөрмәтле дин кардәшләребез! 🌙🌙🌙 Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән сезне изге Корбан гаете – Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Бу бөек бәйрәм – Аллаһы Тәгаләгә ихлас корбан бирү, изге эшләр башкару, мәрхәмәтлек һәм мөхәббәт көне. Корбан гаете мөселманнарны сабырлыкка, туганнарга, якыннарга, мохтаҗларга ярдәм итүгә өнди. Сезгә һәм гаиләләрегезгә зур сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез. Аллаһы Тәгалә корбаннарыгызны кабул итеп, гомерегезгә бәрәкәт, йортларыгызга тынычлык насыйп итсен🤲 Корбан гаете мөбарәк булсын!

🎀 Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Чуашстан татарлары милли- мәдәни берләшмәсе исемен
🎀 Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Чуашстан татарлары милли- мәдәни берләшмәсе исеменнән Сезне чын күңелдән “Соңгы кыңгырау” бәйрәме – мәктәп елларының матур бер чоры тәмамлану, яңа тормыш баскычына аяк басу тантанасы белән котлыйбыз! Хөрмәтле укытучылар! Сезнең фидакарь хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм белем бирүгә биргән өлешегез өчен зур рәхмәт. Сез — укучылар өчен якты йолдыз, үрнәк һәм илһам чыганагы булдыгыз һәм булып каласыз да. Хезмәтегез җиңел, көчегез зур булсын! Бәйрәм белән сезне, якты киләчәккә адым атлаган чыгарылыш сыйныф укучылары! Тормыш юлыгыз уңышлы, бәхетле һәм игелекле булсын. Соңгы кыңгырау сезнең өчен яңа, матур һәм шатлыклы башлангычның чыңы булып яңгырасын! Алда — чыгарылыш имтиханнары. Аларны уңышлы тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телим. 💐Хәерле сәгатьтә!

Ярдәм кирәк! Хөрмәтле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез! Комсомол районы Урмай авылыннан 34 яшьлек Минуллин Марат Дам
Ярдәм кирәк! Хөрмәтле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез! Комсомол районы Урмай авылыннан 34 яшьлек Минуллин Марат Дамир улына зур сынау килгән. Ул Казань шәһәрендә республика инфекция хастаханәсендә, авыр диагноз белән: Криптококковый менингоэнцефалит в сочетании с вирусным энцефалитом с развитием двухсторонней мозжечковой симптоматики, общемозгового синдрома, дәвалану курслары үтә. Бүгенгесе көндә реанимация бүлегендә ята. Дәвалану курслары бик кыйммәтле дарулар белән уза. 1 уколнын бәясе 20000 (егерме мең) сум тора, шундый 10 нан артык укол кирәк. Мөселманнар өчен Зөлхиҗҗә аеның кадерле көннәрендә(бүген арафа көне керде) ярдәмгә мохтаҗ булган кардәшебезгә хәлебездән килгәнчә, Аллаһ Раббыбызның ризалыгы өчен, акчалата ярдәм итүегезне сорыйбыз.🤲 Акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр аны Маратның әнисе Дания Гарафтдиновна Минуллина исеменә теркәлгән 89603048996 телефон номеры аша Сбербанк картасына, йә 2200248820500949 ВТБ картасына күчерә ала. Акча күчергәндә: "На лекарства", - дип күрсәтүегезне сорыйбыз. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!

«Алмагач бакчасы» җәйге профильле Сәләт аланы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде! 🍎 Димәк, без инде «Сәләтле җәй»гә аяк басабыз! Хәерле сәгатьтә! 🕊️ ❤️— сәлкешләргә күңелле яллар телибез!

Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел Адәм баласының соңгы йорты – зират. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зи
Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел Адәм баласының соңгы йорты – зират. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да каралган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез. Менә Комсомол авылының татар зиратында узган өмәгә килгән күпләрнең күңелендә әлеге фикер булгандыр. Анда зиратның чисталыгына битараф калмаган авылдашлар актив катнашты. - Элек-электән әби-бабаларыбыз «Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә кирәк» дигән. Зиратларны карап, чистартып тору – изге бурычыбыз. Көне дә бик матур булды, күп эш эшләнде. Туганнары булмаган, каралмаган каберләрне дә чистарттык. Авыл халкы көче белән зур эшләр башкарылды. Зират территориясе чүп-чардан, яфраклардан һәм коры үләннән чистартылды. Бездә авыл халкы яр­дәмчел, киң күңелле. Һәр эшкә бердәмләшеп алыналар. Ир-атлар зиратта эшләсә, хатын-кызлар аш-суны барлап, барлык мәшәкатьләрне үз өстенә алдылар. Мәчетебез ишекләре һәрчак ачык. Хәтта мөса­фирлар да үтеп барышлый кереп, намаз укып китәләр. Мәчетләр гомер-гомергә изге юлга, яхшылыкка өнди торган изге урын булып тора, - дип сөйләде Комсомол мәчете имам-хатыйбы Альберт хәзрәт Алиуллов. Корбан гаете алдыннан мәчеттә өмә үткәрү матур бер традиция генә түгел, чөнки мөселманның пакълануы аның гореф-гадәте дә, әдәбе дә ул. Мәчетнең уңган кызлары быел да бу эшкә теләп кушылды. Идәннәр, түшәмнәр, стеналар юылды. Биредә юылмаган бер урын да калмады. Корбан бәйрәме алдыннан бу саваплы эштә катнашкан һәр кешегә Аллаһның рәхмәте булсын! "Вакыт" газетасы

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм 📍Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез
+2
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм 📍Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган авылдан, төбәктән килгән һәр хәбәр, һәр ярдәм зур сөенеч һәм өмет булып тора. Ә бердәм булып, хәлебездән килгәнчә булышу — безнең бурыч. 📍Бүген Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе «Агрофирма «Слава картофелю» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ярдәме белән чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде. Бу юлы махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребез соравы буенча 15 кубометр такта төяп озатылды. 📍Милләтебезгә, динебезгә, туган авылларына, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребезгә өзлексез ярдәм итүче «Агрофирма «Слава картофелю» оешмасының генераль директоры Хасиятулла Сәмигулла улы һәм башкарма директоры Рамил Хасиятулла улы Идиятуллиннарга Аллаһының рәхмәте яусын!🤲 📍Шундый намуслы һәм җаваплы милләттәшләребез булуы белән без горурланабыз. 📍Илләр тыныч булып, безнең иминлегебезне, Ватаныбызның тынычлыгын саклаучы батыр егетләребезнең һәрберсен туган якларыбызда, туган йортларында таза-сау килеш күрергә насыйп итсен!🤲

Алгы сызыкка тонналаган йөк илтү — һәрвакыт дистәләгән кешенең зур хезмәте һәм, дөресен әйтергә кирәк, куркыныч белән тулы ма
+3
Алгы сызыкка тонналаган йөк илтү — һәрвакыт дистәләгән кешенең зур хезмәте һәм, дөресен әйтергә кирәк, куркыныч белән тулы маршрут. Чуашстан Диния Нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов авыр, үтә дә җаваплы сәфәргә - махсус хәрби операция зонасына барды һәм Чуашстан мөселманнары исеменнән Чуашстан полкы сугышчыларына гуманитар йөк тапшырды. 📌Шәхси эшмәкәр Рәшит Санзяпов үз акчасына консерваланган ит (тушенка) әзерләп җибәрде. 📌Чабаксар меценаты исә полкка УАЗ машинасы тапшырды. 📌Кызыл Чишмә авылы халкы егетләребезгә көнкүреш кирәк-яраклары җыйды. 📌Шыгырдан мәдәният йорты хезмәткәрләреннән госпитальгә үзләре теккән постель комплектлары юлланды. 📌Мәктәп укучылары да читтә калмады — алар үз куллары белән маскировка челтәрләре ясады. 🤲Аллаһ Раббыбыздан ярдәм – батырларның тизрәк өйләренә Җиңү белән кайтуларын сорыйбыз! Аллаһы Тәгалә аларны һәм Ватаныбызны сакласын! Әлеге гуманитар йөкне җыюда ярдәм күрсәткән барлык авыл халкына һәм битараф булмаган ватандашларга рәхмәтебезне белдерәбез. ❗️Алда әйтелгән гариза буенча җыем дәвам итә.

Алгы сызыкка тонналаган йөк илтү — һәрвакыт дистәләгән кешенең зур хезмәте һәм, дөресен әйтергә кирәк, куркыныч белән тулы ма
+3
Алгы сызыкка тонналаган йөк илтү — һәрвакыт дистәләгән кешенең зур хезмәте һәм, дөресен әйтергә кирәк, куркыныч белән тулы маршрут. Чуашстан Диния Нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов авыр, үтә дә җаваплы сәфәргә - махсус хәрби операция зонасына барды һәм Чуашстан мөселманнары исеменнән Чуашстан полкы сугышчыларына гуманитар йөк тапшырды. 📌Шәхси эшмәкәр Рәшит Санзяпов үз акчасына консерваланган ит (тушенка) әзерләп җибәрде. 📌Чабаксар меценаты исә полкка УАЗ машинасы тапшырды. 📌Кызыл Чишмә авылы халкы егетләребезгә көнкүреш кирәк-яраклары җыйды. 📌Шыгырдан мәдәният йорты хезмәткәрләреннән госпитальгә үзләре теккән постель комплектлары юлланды. 📌Мәктәп укучылары да читтә калмады — алар үз куллары белән маскировка челтәрләре ясады. 🤲Аллаһ Раббыбыздан ярдәм – батырларның тизрәк өйләренә Җиңү белән кайтуларын сорыйбыз! Аллаһы Тәгалә аларны һәм Ватаныбызны сакласын! Әлеге гуманитар йөкне җыюда ярдәм күрсәткән барлык авыл халкына һәм битараф булмаган ватандашларга рәхмәтебезне белдерәбез. ❗️Алда әйтелгән гариза буенча җыем дәвам итә.