en
Feedback
Чуашстан татарлары

Чуашстан татарлары

Open in Telegram

Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез! "Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез! Бергә булыйк - бердәм булыйк! nkotatar21@mail.ru

Show more
2 830
Subscribers
-124 hours
-27 days
-1430 days
Posts Archive
Батыр муниципаль округының Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр үзәгендә «Җисем» сменасы матур гына эшләп килә.
+9
Батыр муниципаль округының Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр үзәгендә «Җисем» сменасы матур гына эшләп килә. Бу – иҗат юнәлешендәге профильле смена. Ул музыка, бию һәм театр белән кызыксынган балалар өчен оештырыла. Биредә вокал, җыр язу, актерлык, ораторлык, милли һәм заманча бию дәресләре каралган. Шулай ук спорт һәм күңел ачу чаралары да оештырыла. Бүген «Җисем» сменасында «Кызыл Чишмә» сәнгать фестивале үтте. Фестиваль театрлаштырылган мюзикл форматында тәкъдим ителде. Мюзиклның сценаристы, режисеры һәм сәхнәгә куючылары – Җисем сменасы катнашучылары үзләре булды. Фестивальдә Казан шәһәренең «Шәрык» клубы вәкиле Гөлдәния Зиннатова, автор-башкаручы Азат Гимадеев смена катнашучылары белән берлектәге чыгышлары белән катнашты. Фестивальнең шәрәфле кунаклары арасында Батыр муниципаль округының җитәкче вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р. Ф. Ямалетдинов, Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Т. Җ. Сөләйманов, «Сәләт» проектлары җитәкчесе, әдип-галим Җ. Ш. Сөләйманов бар иде. Фестиваль бик дулкынландыргыч һәм матур итеп үтте. Катнашучылар үзләренең талантларын күрсәттеләр, ә кунаклар исә аларга яңа иҗади биеклекләргә омтылырга илһам бирде. «Кызыл Чишмә» фестивале «Җисем» сменасының иң якты вакыйгаларының берсе булып хәтерләрдә калачак.

Котлыйбыз! 🥳 Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Озын Куак урта мәктәбе ветеран укытучысы Наил Шәрифҗан улы
Котлыйбыз! 🥳 Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Озын Куак урта мәктәбе ветеран укытучысы Наил Шәрифҗан улы Закировны 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Укытучы, тренер, Ватан сакчысы, остаз — ул барысы да бер кешедә! Армия сафларын үтеп, югары белем алып, туган авылына кайтып, йөзләгән балага спорт серләрен өйрәткән шәхес. Озын Куак, Батыр, Шыгырдан мәктәпләре, спорт мәктәбе — аның тырышлыгы белән районыбызның даны республикага таралды! 🏆 Ирекле көрәшкә керткән өлеше, балалар күңеленә спортка мәхәббәт уятуы — чын остазлык үрнәге. Бүген лаеклы ялдагы ветеран буларак, тормыш тәҗрибәсе, тырышлыгы һәм гади кешелеклелеге белән тирә-якка үрнәк. Хөрмәтле Наил Шәрифҗан улы Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм күңел тынычлыгын телибез! Эшләгән изге гамәлләрегез шатлык бүләк итсен! ❤️ Гомерегез озын, бәхетле, мәгънәле булсын! Иминлектә, дуслыкта, сәламәтлектә яшәгез! 🙏

Бүген үз гомерен балаларыбызга аң-белем, тәрбия бирүгә, мәгърифәт таратуга багышлаган олы шәхес, күп еллар Тукай авылы мәктәб
Бүген үз гомерен балаларыбызга аң-белем, тәрбия бирүгә, мәгърифәт таратуга багышлаган олы шәхес, күп еллар Тукай авылы мәктәбе директоры булып эшләгән, хәзерге вакытта Тукай мәдрәсәсендә мөгаллимә булып хезмәт итүче Әминә Миннетулла кызы Багаутдинованың 70 яшьлек гомер бәйрәме- юбиллее. Бу искиткеч тормыш юлы, киләчәк буыннарны кешелекле, белемле, дини, итү юлы. Әминә апа йөзләгән яшьләрне олы тормыш юлына чыгаруда тиңсез эшләр башкарды һәм башкара. Тукай авылы халкы исеменнән Сезне олы юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз. Халкыбыз алдындагы олы хезмәтләрәрен искә алып, туган телебезне, мәдәниятебезне үстерүдә, динебезне, гореф - гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Тукай мәдрәсәсе иганәчеләре Әминә Миннетулла кызына рәхмәт белдерә һәм авылдашлар исеменнән Гомрә хаҗына барырга Сертификат бүләк итә. Хөрмәтле Әминә Миннетулла кызы, Аллаһы Тәгалә Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел байлыгы, иман ныклыгы, бала-онык куанычы, хәерле-гыйбәдәтле гомер, ике дөнья бәхет-сәгадәте насыйп итсен! Аллаһ Раббыбыз Сездән риза булсын!

Хөрмәтле Әминә Миңнетулла кызы! 🎂🌹 Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Сезне 70 яшьлек юбилеегыз белән чын
Хөрмәтле Әминә Миңнетулла кызы! 🎂🌹 Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Сезне 70 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Әминә Миңнетулла кызы, Сезнең кебек олуг шәхеснең тормыш юлы – чын мәгънәсендә ихласлык, түземлек һәм мәхәббәт үрнәге. Укытучы булып, балалар күңеленә белем орлыклары чәчеп, аларны тормышка әзерләү – бик зур батырлык. Ә Сез бу батырлыкны гомер буе даныгызга тотып киләсез. Тукай мәктәбендә директор булып, мәктәбегезне яңа бинага күчереп, Президент грантына лаек итү – Сезнең оештыру сәләтегезнең, тырышлыгыгызның һәм фидакарьлегегезнең бер гүзәл гөле. Ә бүген, лаеклы ялда булсагыз да, “Гөлистан” мәдрәсәсендә Коръән аятьләре белән күңелләргә иман нурлары сибәсез. Сез – үзегез бер мәктәп, бер гыйлем учагы. Сездән өйрәнгән шәкертләр гомер буе Сезне онытмас, чөнки чын остазлар күңелдә мәңге яши. 70 яшь – гомернең бер чиге түгел, ә яңа башлангычларга юл ачкан имин бер мәртәбә. Ходай Сезгә исәнлек-саулык бирсен, йөрәгегез һич туңмасын, кулыгыздагы дәфтәргә язган изге сүзләрегез кебек, тормышыгыз да матур юллар белән язылып торсын. Киләчәктә дә Сезнең кебек рухлы, иманлы, намуслы шәхесләргә бик мохтаҗбыз. Котлы булсын Сезнең изге юбилеегыз! 🌺 Озын-озын гомерләр, иман ныклыгы, якыннарыгызның гел якын булуы, күңелегездәге шатлыкның беркайчан да сүнмәвен телибез! Балалар елмаюы, догаларыгыз кабул булсын, һәр иртәгез Сезгә яңа нурлар өстәсен!

Хөрмәтле Әгъзам Хәлим улы! Барлык татар милләте исеменнән Сезне 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең Чуаш
Хөрмәтле Әгъзам Хәлим улы! Барлык татар милләте исеменнән Сезне 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе белән җитәкчелек итүегез – милләтебезнең мәдәниятен, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу юлындагы фидакарь хезмәтнең якты үрнәге. Сезнең тырышлыгыгыз аркасында берләшмә елдан-ел актив эшли, татар мәктәпләре белән берлектә яшь буынга милли тәрбия бирү, патриотик чаралар үткәрү эшенә зур өлеш кертә. Сезнең бай тормыш тәҗрибәгез, зирәклегегез, гаделлегегез һәм кешелеклелегегез тирә-ягыгыздагыларның барчасына да үрнәк. Сез милләттәшләрегезне берләштерүче, аларга терәк булучы олы шәхес булып торасыз. Бу мөбәрәк юбилегыгызда Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, зур уңышлар һәм гомер буе рухыгызнын сүрелмәвен телибез. Алдагы эшләрегездә һәрвакыт уңышлар иңсен, барлык күз алдына куйган максатларыгыз берәм-берәм тормышка ашсын! Чуашстан татарлары гына түгел, бөтен татар милләте Сезнең белән горурлана. Юбилеегыз белән тагын бер кат ихлас котлыйбыз!

Шыгырданда 23 нче мәртәбә төбәкара “Шәкертләр бәйрәме” узды. Бәйрәмнең төп максаты – дини белемне тарату һәм яшь буында тради
+9
Шыгырданда 23 нче мәртәбә төбәкара “Шәкертләр бәйрәме” узды. Бәйрәмнең төп максаты – дини белемне тарату һәм яшь буында традицион кыйммәтләр тәрбияләү.

Кзыл Камышта яңартылган авыл клубы ачылды Бүген, 2026 елның 24 июлендә, Батыр районы Кзыл Камыш авылында зур вакыйга булды –
+8
Кзыл Камышта яңартылган авыл клубы ачылды Бүген, 2026 елның 24 июлендә, Батыр районы Кзыл Камыш авылында зур вакыйга булды – капиталь ремонттан соң авыл клубы үз ишекләрен ачты. Ремонт эшләре узган елда Чуваш Республикасының “Мәдәниятне үстерү” дәүләт программасы һәм “Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында башкарылган. Яңартылган клуб заманча һәм уңайлы булды. Монда 150 урынлык тамаша залы, өч досуг бүлмәсе эшли. Дүрт мәдәни-досуг берләшмәсе, шул исәптән балалар һәм яшьләр өчен түгәрәкләр эшчәнлек алып бара. Быел клубның матди-техник базасын ныгытуга 2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Яңа компьютер, музыкаль җиһазлар, мебель һәм иҗат коллективлары өчен милли костюмнар сатып алынган. Ачу тантанасында Чуваш Республикасы мәдәният министры Светлана Каликова катнашты. Ул клубта авыл халкының иҗаты, аралашуы һәм халык традицияләрен саклап калу өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Авылның мәдәни тормышын үстерүгә керткән өлеше өчен культорганизатор Рузалия Якуповага Чуваш Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу вакыйга Кзыл Камыш авылы өчен истәлекле көн булды. Яңа клуб төрле буын вәкилләрен берләштерүче, иҗат һәм аралашу мәйданчыгына әверелде.

КОТЛЫЙБЫЗ! 🎂💐 Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Халим улының әнисе-Кадирә Минәтулла кызы 90 яшен туты
+2
КОТЛЫЙБЫЗ! 🎂💐 Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Халим улының әнисе-Кадирә Минәтулла кызы 90 яшен тутырды. 🌹 Хөрмәтле Кадирә апа! Сезне 90 яшьлек олуг юбилеегыз белән Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән чын күңелдән тәбрик итәбез! Кадирә апа тормыш иптәше Халим абый белән гомер буе бер-берсенә терәк булып, бергә гомер иткән изге пар. Аларның йортына керсәң, әби-бабайның мәхәббәте, бала-чага шау-шуы, онык-оныкчыкларның чыр-чуы тынмый. Тормышларын бергә корган бу бәхетле пар — алты балага, унбиш оныкка, егерме тугыз оныкчыкка бай кадерле гаилә. Хәзерге көннәрдә алар олы уллары Хасиятулла һәм килленнәре Әлмира тәрбиясендә дүрт буын бергә яшиләр. Кадирә апа белән Халим абыйның йөрәкләре балаларының, оныкларының, оныкчыкларының уңышларына шатланып, гомерләренең иң матур чәчәк аткан чорын кичерәләр. Бу дәрәҗәле яшькә җитү — зур бәхет һәм олы горурлык. Сезнең гомер юлыгыз — балаларыгыз, оныкларыгыз өчен ныклы терәк, якты үрнәк. Сез үзегезнең сабырлыгыгыз, акыллылыгыгыз, җылы күңелегез белән гаиләгезне генә түгел, бөтен Тукай авылы халкын да рухландырып торасыз. Рәисебезнең әнисе буларак, Сез аның милли мәдәниятне саклау, татар халкының гореф-гадәтләрен яшәтү юлындагы хезмәтенә зур өлеш керттегез. Аның башкарган изге эшләре — Сезнең тәрбиягезнең, миһер-мәхәббәтегезнең матур җимеше. Сезгә ныклы сәламәтлек, иман байлыгы, саф күңел, якыннарыгызның кайгыртуында озын-озын гомер телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, бәхетле картлык кичерегез. Олы юбилеегыз тагын да яктыра торсын!

Чуашстанның мактаулы исеме — якташыбызга! 🏆 2026 елның 16 июлендә Чуашстан Башлыгы Олег Николаев 92 номерлы Указга кул куйды
+2
Чуашстанның мактаулы исеме — якташыбызга! 🏆 2026 елның 16 июлендә Чуашстан Башлыгы Олег Николаев 92 номерлы Указга кул куйды. Бу Указ буенча республиканың мактаулы исемнәре бирелде. Безнең өчен зур шатлык — бу данлыклы исемгә якташыбыз Алеев Илфак Фиркать улы лаек булды! 🎉 Илфак Фиркать улы — Батыр муниципаль округының «Паттар спорт мәктәбе» тренер - укытучысы. Ул 38 ел буе яшь буынны спортка өйрәтә, тәрбияли. Ирекле көрәш, мас-ресслинг һәм армресслинг буенча югары категорияле белгеч. Аның тәрбияләнүчеләре район, республика һәм Россия чемпионатларында җиңүләр яулый, туган ягыбыз данын күтәрәләр. Чуашстан татарлары милли-мәдәни оешмасы исеменнән Илфак Фиркать улын «Чувашия Республикасының атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре» мактаулы исеме белән котлыйбыз! ❤️ Бу бүләк — күпьеллык тырыш хезмәтнең, спортка мәхәббәтнең, талантлы шәкертләр тәрбияләүдәге зур уңышларның лаеклы бәясе. Сез — безнең өчен үрнәк! Фидакарьлегегез, профессионализмыгыз өчен рәхмәт. Яңа уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм илһам сезгә юлдаш булсын! 💪✨ Сезнең белән горурланабыз! Алга таба да шул ук дәрт белән эшләвегезне телибез!

Кол Шәриф мәчетенә урнашкан Ислам мәдәнияты музеенда “Татар намазлыгы” дип аталган күргәзмә оештыру планлаштырыла. Күргәзмә өчен халыктан экспонатлар – әби-бабайларыбыз истәлеге булып сакланган татар намазлыклары җыябыз! Татар намазлыгы башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң? Татар намазлыгы – тукымадан тегелгән, гыйбадәт кылу өчен кулланыла торган чигүле кечкенә келәм. Аның кабатланмас үзенчәлеге: бизәлешендә кыр һәм бакча чәчәкләре, җиләк, башак өстенлек итә һәм купшы төсләр палитрасы кулланыла. Намазлыкның урта өлеше арка рәвешендә билгеләнә һәм ул буш кала. Арка үзе мәчеттәге михраб итеп тә, оҗмах капкасы итеп тә күзаллана, ә аның өч ягына купшы чәчәк таҗлары (оҗмах бакчасы) чигелә, шома, тамбурлы чигү ысуллары кулланыла. Күргәзмә узганнан соң, намазлыклар хуҗаларына кире кайтарылачак! Бүгенге көндә без Кытай, Төрек, Гарәп илләреннән кергән намазлыклар кулланабыз. Әйдәгез әле, татар намазлыкларын кире кайтарып, дөньяга күрсәтик! Намазлыкларны тапшыру өчен безнең белән элемтәгә керә аласыз: +7 (843) 567-81-52, +7 937 589-67-62.

Чуашстан татарлары “ПапаФест” фестивалендә катнашты 11 июльдә Чабаксар шәһәренең Николай исемендәге балалар паркында республи
+6
Чуашстан татарлары “ПапаФест” фестивалендә катнашты 11 июльдә Чабаксар шәһәренең Николай исемендәге балалар паркында республика күләмендәге “ПапаФест — 2026” фестивале узды. Бу чарада Чуашстан татарлары да катнашты. Фестивальнең максаты — әтиләрнең гаилә тормышындагы һәм балалар тәрбиясендәге әһәмиятен күрсәтү. Бәйрәмгә республиканың төрле почмакларыннан гаиләләр килгән иде. Татар җәмгыяте вәкилләре, аерым алганда, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте фестивальдә күрсәтелгән күңелле программада катнашты. Алар башка катнашучыларны традицион ризык — плов белән сыйлады. Бу чара милләтара һәм динара аралашуның якты мисалы булды. Фестиваль программасы бик бай булды. Кунакларны төрле уеннар, остаханәләр, спорт мәйданчыклары шатландырды. Балалар һәм әтиләр өчен кызыклы ярышлар, мастер-класслар оештырылган. Сәхнәдә Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе әгъзасы, Согыт авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рамилә Нәҗметдинова кунаклар алдында чыгыш ясады. Шулай ук көрәш һәм каратэ буенча спортчыларның чыгышлары булды. Әлеге бәйрәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, әтиләрнең балалар тәрбиясендәге ролен күтәрү өчен мөһим вакыйга булды. Анда катнашу татарларның Чуашстанның иҗтимагый тормышында актив катнашуын күрсәтә.

«Рухият» аланы рәсми рәвештә ачык диеп игълан ителде. Чараны сәламләү сүзе белән Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фондының гене
+4
«Рухият» аланы рәсми рәвештә ачык диеп игълан ителде. Чараны сәламләү сүзе белән Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фондының генераль директоры — Лениза Миңнехәләф кызы Ризванова башлап җибәрде. Чакырылган кунаклар арасында Россия Федерациясенең һәм Чувашия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Әлимҗан улы Шакиров һәм Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе киңәшчесе —Гөлнур Нурулла кызы Сабитова да бар иде. Һәммәсе базаның югары дәрәҗәдә эшләп килүен билгеләде. Үз чиратында «Сәләт-Батыр» Яшьләр иҗтимагый үзәге директоры —Камил Миндус улы Сөләйманов килүчеләргә һәм командага рәхмәтләрен әйтте һәм шулай ук нәтиҗәле хезмәт теләп калды. Сәлкешләр бу көнне зарыгып көттеләр. Алда кызыклы остаханәләр, дәресләр, чаралар һәм башка программалар тормышка ашырылачак. Димәк, иң иҗади аланнарның берсе җәйне кабатланмас һәм истәлекле итәргә әзер! Ачылыш тантанасыннан иң әһәмиятле мизгелләрне Сез әлеге фото-видеолардан күрә аласыз.

ТУГАН ТЕЛ – ЙӨРӘКТӘ ЯШӘГӘНДӘ ГЕНӘ КӨЧЛЕ Бүгенге көндә татар теле дәреслегеннән тыш, урамда, кибеттә, хәтта мәктәп коридорлары
+2
ТУГАН ТЕЛ – ЙӨРӘКТӘ ЯШӘГӘНДӘ ГЕНӘ КӨЧЛЕ Бүгенге көндә татар теле дәреслегеннән тыш, урамда, кибеттә, хәтта мәктәп коридорларында да еш кына рус теле генә яңгырый. Шуңа күрә балаларның туган телгә булган кызыксынуы сүнә баруы күпләрне борчый. Комсомол мәктәбе уку программасында татар теле дәресләре каралмаган. Бу – гаҗәп түгел, чөнки бүгенге белем бирү системасында туган телләр еш кына икенче планга күчеп кала. Әмма бу хәлнең Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсен, Комсомол авылы мәхәлләсен, ата-аналарны туктатып калмавы- иң мөһиме! Алар мәктәп җитәкчелеге белән сөйләштеләр, бүлекләргә мөрәҗәгать иттеләр. Гади генә әйтеп булмый, чын сугыш алып бардылар диярлек! Һәм бу көрәш бушка китмәде – мәсьәлә уңай хәл ителде. Чөнки балаларда телгә мәхәббәт уяту өчен аларга дәреслек кенә түгел, исән һәм җанлы үрнәк, рухи тукландыру кирәк. Балаларның тырышлыкларын күреп, Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе Советы 1 нче сыйныф укучылары өчен Казан шәһәренә чын экскурсия оештырды. Бер минутка гына күз алдыгызга китерегез: беренче сыйныфта укучы бәләкәй генә татар балалары. Алар өчен Казан – татар дөньясының йөрәге. Алар Казан Кремленең ак таш диварларын үз куллары белән тоттылар, Кол Шәриф мәчетенең манараларына карап гаҗәпләнделәр. Әмма иң мөһиме – алар үз телләрендә сөйләшкән зур шәһәрне, үз мәдәниятенең матурлыгын үз күзләре белән күрделәр! Бу экскурсиянең төп максаты – дәреслек битләрендә яки кушымтадагы гына түгел, ә чынбарлыкта яшәүче татар дөньясын күрсәтү. Баланың күз алдында Казан сулышы, милли бизәкләр, татарча ишетелгән әңгәмәләр калса, ул үз телен оныта алмый. Ул телне аның йөрәге белән тоя башлый. Ә йөрәккә алынган мәхәббәтне беркем дә, бер программа да тартып ала алмый. Әти-әниләргә, укытучыларга, милли-мәдәни берләшмәсенә бу изге гамәлләре өчен зур рәхмәт. Сез балаларга туган телнең байлыгын күрсәтәсез, аларның киләчәген яктыртасыз. Чыннан да, милләтнең киләчәге – балаларда. Әгәр балалар үз телен, тарихын, мәдәниятен яратса, тел һичвакытта үлмәячәк. Киләчәк буынга туган телне тапшырырга теләгән һәркем өчен бу вакыйга – зур үрнәк. Без – барбыз, без көчле, безнең тел яши!

Альбир хәзрәт Крганов Казанда Россия-АСЕАН форумында катнаша 🐅 Татарстан башкаласында Россия һәм Көньяк - Көнчыгыш Азия дәүл
+3
Альбир хәзрәт Крганов Казанда Россия-АСЕАН форумында катнаша 🐅 Татарстан башкаласында Россия һәм Көньяк - Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе мөнәсәбәтләренең 35 еллыгына багышланган «Россия-АСЕАН: Чикләрсез партнерлык» эшлекле форумы уза. Казанга төбәк дәүләтләре, халыкара оешмалар, хакимият органнары, бизнес һәм эксперт җәмәгатьчелеге җитәкчеләре һәм вәкилләре килде. Форум кырларында Казанның кабат мәдәният һәм диннәр диалогы пространствосына әверелүе символик. Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның Благовещение соборына һәм Кол-Шәриф мәчетенә баруы күп милләтле Россиядә гасырлар дәвамында тынычлык һәм татулык нигезләренең берсе булып калган үзара хөрмәтнең аерым ролен ассызыклады. Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет әгъзасы Альбир хәзрәт Крганов «Россиядә һәм АСЕАН илләрендә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм Дәүләти-дини мөнәсәбәтләр модельләре»эксперт сессиясендә катнаша. Фикер алышу үзәгендә-динара диалог, традицион кыйммәтләрне саклау һәм халыклар арасында гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре. Бүген, дөнья яңа сынаулар белән очрашканда, нәкъ менә гомуми әхлакый ориентирлар, дингә, гаиләгә, тарихи хәтергә һәм мәдәни традицияләргә хөрмәт халыклар арасында халыкара хезмәттәшлекне һәм ышанычны үстерү өчен ныклы нигез булып тора.

Хөрмәтле милләттәшләр! Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Сезне чын күңелдән 12 июнь – Рәсәй көне белән кот
Хөрмәтле милләттәшләр! Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Сезне чын күңелдән 12 июнь – Рәсәй көне белән котлыйбыз! Рәсәй – безнең уртак йортыбыз, төрле милләт һәм мәдәният вәкилләрен берләштергән киң һәм көчле дәүләт. Ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, халкыбыз тату булсын. Һәр гаиләгә бәхет, иминлек, муллык, саулык-сәламәтлек һәм киләчәккә ныклы өметләр телибез! Туган җиребез чәчәк атсын, илебезнең абруе тагын да артсын. Бердәмлек, хезмәт сөючәнлек һәм үзара хөрмәт һәрчак юлдаш булсын! Бәйрәм белән! 🇷🇺🌹

«Тукай безнең йөрәкләрдә» бәйгесе җиңүчеләре — Тукайның туган Кырлаенда! Республикакүләм шигырь укучылар бәйгесендә лауреат һ
+5
«Тукай безнең йөрәкләрдә» бәйгесе җиңүчеләре — Тукайның туган Кырлаенда! Республикакүләм шигырь укучылар бәйгесендә лауреат һәм җиңүче исемнәрен яулаган балалар бүген Габдулла Тукайның туган җире — Кырлай авылында булдылар. Алар төзекләндерелгән әдәби-мемориаль музей комплексы белән таныштылар. Комплекс ничек матурайган, зурайган — үз күзләре белән күрделәр! Экскурсия дәвамында балалар шагыйрьнең яшәү рәвешен, иҗат чыганакларын күз алдына китерделәр, музей экспонатларын карадылар, Тукайның балачак атмосферасына чумдылар. Экскурсияне дәвам итеп, балалар Арча педагогика колледжында урнашкан «Әлифба» музеенда булдылар. Анда алар татар әлифбасының тарихы, балалар өчен язылган китаплар, белем бирү үсеше белән кызыксынып таныштылар. Экскурсияне оештыручы Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе советы әгъзаларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Оештыручыларның тырышлыгы аркасында яшь каһарманнарыбыз өчен онытылмас сәяхәт барлыкка килде. Шагыйрь рухы белән сугарылган «изге җиргә аяк басу» — бу, чын мәгънәсендә, илһам чишмәсе булган урын белән очрашу һәм әдипнең балачак дөньясына аның иҗат призмасы аша күз салу. Тукай безнең йөрәкләрдә яши!

Әссәләмүаләйкүм, милләттәшләр! 🤲 СВО зонасындагы егетләребезгә ярдәм кирәк. Яңадан заявка килде – алар безнең ярдәмгә мохтаҗ
+1
Әссәләмүаләйкүм, милләттәшләр! 🤲 СВО зонасындагы егетләребезгә ярдәм кирәк. Яңадан заявка килде – алар безнең ярдәмгә мохтаҗлар. ✅ Ярдәмне күчерү өчен: 📌Чуашстан Диния нәзарәте счеты 📌 Карта номеры: +79033896416 (Мансур М. Х.) 📌 Билгеләмә: «Помощь СВО» Әйдәгез, бергәләп ярдәм итик! Көн саен үз хакына куркыныч кичерүчеләрне онытмыйк. Һәр сум – мөһим. 🙏 Репост ясагыз, активлыкны күрсәтик! 🔁