cookie

We use cookies to improve your browsing experience. By clicking «Accept all», you agree to the use of cookies.

avatar

Милләт хәбәрләре

Advertising posts
454
Subscribers
+424 hours
+107 days
-630 days

Data loading in progress...

Subscriber growth rate

Data loading in progress...

Photo unavailableShow in Telegram
Без Казанда! 20.05.24.
Show all...
👍 17🙏 1🤝 1💘 1
Photo unavailableShow in Telegram
👍 6🔥 3🙏 1
Безнең фикеребезчә, дин- ислам хакына Касыйм ханлыгыннан Нижгар якларына һиҗрәт кылган бу мөселман- татарлар бер Печәдә генә урнашып калмаганнар, ә тирә- як авылларга да таралганнар. Һәм Краснай китабында без шуны дәлилли торган мәгълүмат таптык, аны китапханәче Венера Әхтәмова укытучы Васил Хәлиуллиннан язып алган: "Моннан 500 еллар элек Печәдән 10 баба Почта һәм аңа каршы Парча урамы тирәсендә яши башлаганнар. 10 ел эчендә соңгы иптәшләре килеп, барлыгы 40 баба тора башлаган. Авылга Кызыл атау исеме биргәннәр. " ( Күрсәтелгән хезмәт, 409 б.) 40 баба - 40 йортның хуҗасы, дигән сүз, моннан тыш һәр гаиләдә карт ата- аналары, хатыннары, балалары да булган, ягъни, кимендә 400 кеше. Әлбәттә, болар арасында Касыйм һәм Себер ханнарының нәсел дәвамчылары да булырга мөмкин. Шулай итеп, Краснайда да Чыңгызхан токымының эзләре табылуы бар әле! Китапның "Красный Остров: Точка Схождения Миров" дип аталган 2- нче бүлегендә бу сорауларга җавап бирергә омтылу бар. Аның авторы Лейла Арифулова, Россия архивларындагы борынгы документларга һәм заманча генеалогик эзләнүләргә - ДНК анализларына нигезләп, Краснай авылының килеп чыгышына һәм аңа кемнәр нигез салуына җавап табарга тырыша. Ул да Печә белән бәйләнешләргә игътибар иткән, китапта Краснайдан җир биләмәләре алган мишәр морзаларының исемлеге дә бирелгән, аны краевед Лилия Айзатуллина әзерләгән. Шулай ук ДНК анализлары буенча N-M231 гаплогруппасының Краснай авылы кешеләре белән Печәнекенә бик якын булуы, туры килүе әйтелгән. Әмма тулы җавап бирү өчен берничә кешедән генә алынган анализлар аз, моның өчен тирәнрәк эзләнүләр алып барырга кирәк. Гомумән, бу бүлек бик кызыклы, төбәк тарихын өйрәнүгә яңача караш, замананың соңгы фәнни ачышларын файдаланырга омтылу сизелә. Әмма гади укучы өчен бу катлаулы тема, фәнни терминологияләрнең күплеге дә хезмәтне кабул итүне авырайта. Шуны онытмыйк - китап киң катлам укучылар өчен чыгарыла, ул интернеттагы тарих сөючеләр өчен генә түгел, бар кешегә дә аңлаешлы булырга тиеш. Китапка бар булган материалны дыңгычлап тутыру да үзен аклап бетерми, аны бөтен яктан да авырайта. Бу төбәк тарихы буенча башка шундый китапларга да кагыла. Җыеп кына әйткәндә, Нижгар татарларының китап киштәсенә тагы бер бик кирәкле, бай тарихлы хезмәт куелды, анда һәркем үзенә кирәкне эзләп таба ала. Түбән Новгород өлкәсендә 34 татар авылы бар, аның ундүрте турында аерым китаплар язылган иде инде, менә хәзер унбишенчесе дә дөнья күрде, чиратта Яндовище һәм Пашат авыллары турында китаплар көтелә. Краснай авылы турында китапны да сөенеп каршы алыйк, ул бит безгә зур һәм бай тарихыбыз турында сөйли! Авыл тарихы турында гына түгел, төбәк тарихы, милләт тарихы турында сөйли! Һәм киләчәктә татар халкына, татар тарихына шушы китапларга таянып та бәя бирәчәкләр әле, ин шәә Аллаһ! Фәүзия Бәйрәмова- Аймал, язучы, тарих фәннәре кандидаты. 19.05.24. Түбән Новгород өлкәсе.
Show all...
👍 4🔥 2🤔 1
Яңа китап Краснай турында тарихи китап Бу көннәрдә Мәскәүдә, татарларның Асадуллаев йортында, бик затлы һәм саллы китапны халыкка тәкъдим итү чарасы булып узды. "Красный Остров и его история" дип аталган 704 битле бу китап узган ел Мәскәүдә басылып чыккан иде һәм ул тиз арада халыкка таралып өлгерде. Моның үз сәбәпләре дә бар, беренчедән, Мәскәүдә, бигрәк тә дин әһелләре арасында, нәсел тамырлары шушы авылдан булган мишәр татарлары күп, алар китап авторлары арасында да бар. Икенчедән, кешеләрнең туган төбәкләре белән кызыксынулары арта башлады, моңа яшьләр дә тартылды, алар һәр яңалыкны сеңдереп кенә баралар. Краснай авылы турындагы документаль китапны да халык көтеп алды, аны тиз арада үзенеке итте. Мин дә бу китап белән танышып чыктым һәм аның турында үз фикеремне белдерүне кирәк дип таптым. Башта авыл турында кыскача мәгълүмат биреп үтик. Красный Остров - Краснай авылы Түбән Новгород өлкәсенең иң көньяк- көнчыгышына, Чуашстан чигенә урнашкан, ул Сеченов районындагы бердәнбер татар авылы. Аның урыс чыганакларында теркәлеп калган башка атамалары да бар - бу авыл заманында Ярыгино һәм Янсурин Усад, дип йөртелгән, ягъни, Ярык һәм Янчура исемле мишәр морзаларының исемнәре белән аталган. 1643 елдан соң бу татар авылы урыс чыганакларында Красный Остров буларак теркәлгән, мишәрләр аны Кызыл атау, дип йөрткәннәр. Китапка кереш сүз язучы галим Дамир Хәйретдинов авылның Алтын Урда җирләрендә барлыкка килүен һәм соңрак бу төбәкнең Казан ханлыгы составына керүен әйткән. "Итак, Красный Остров был основан на землях Золотой Орды, после распада которой данная местность вошла в состав Казанского ханства. " (Хайретдинов Дамир Зинюрович / Предисловие. Красный Остров и его история. Москва, 2023.стр. с. 4.) Үзенең кыска гына кереш сүзендә Дамир Хәйретдинов төбәк һәм авыл тарихына зур бәя биргән, аннан чыккан шәхесләр язмышы турында укучыга күп мәгълүмат җиткергән. Гомумән, мондый олпат тарихчының бу хезмәткә кереш сүз язуы һәм рецензент булуы үзе үк китапның дәрәҗәсен күтәрә. Китапның төп авторы һәм төзүчесе, җаваплы мөхәррире - Халыкара журналист , тәрҗемәче Гомәр Баһауддин, редакторы һәм проектлар буенча координаторы - Россия мөселманнарының Дини идарәсе җаваплы хезмәткәре Динар Гайнетдинов, китап өчен материалны туплаучы, архивлар белән эшләүче һәм бу мәгълүматны системага салучы - Нижгар татарларының генеалогиясен ачыклау буенча күп хезмәт куйган, аларга кагылышлы тарихи чыганакларны цифрлаштыручы, Малайзия илчелеге хезмәткәре Ләйлә Арифулова һәм Россия мөселманнарның Дини идарәсе ревизия комиссиясе рәисе, Мәскәү Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә директоры Җәгъфәр хаҗи Фәйзрахманов - алар барысы да нәсел тамырлары белән шушы татар авылына барып тоташкан. Шулай ук архивлар белән Р. Р. Невретдиновның эшләве, Краснай авылында китап өчен материалны К. С. Әмирханова һәм Р. А. Садековның туплавы, китапның бизәүчесе Р. Н. Симкин булуы да күрсәтелгән. Кыскасы, бу китапны язу һәм дөньяга чыгару өчен фән һәм дин әһелләреннән торган көчле команда эшләгән, матди яктан шушы авылдан чыккан эшмәкәрләр ярдәм иткән, шуңа күрә нәтиҗәсе дә саллы һәм затлы. Китап ун зур бүлектән һәм фәнни кушымтадан тора, фотолар белән артык мавыгу юк, шул ук вакытта узган чорларның карталары, төп документларның фотокүчермәләре, аерым шәхесләрнең сурәтләре катлаулы хезмәтне кабул итүне җиңеләйтә. Борынгы тарих, нәсел тамырлары - генеалогик эзләнүләр, авылда ислам диненең тарихы, мәчетләр, мәдрәсәләр һәм муллалар язмышы, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы еллары, Краснайның танылган шәхесләре, авыл турында хәтирәләр, авыл хатлары бүлекләре бик җентекләп өйрәнелгән һәм эшләнгән. Әлбәттә, мин үзем күбрәк тарих белән кызыксынганга, хезмәтнең шул ягына игътибар иттем. Китапны төзүчеләр бер авыл тарихына гына түгел, төбәк тарихына нигезләнеп, дөрес эшләгәннәр, чөнки мондагы мишәр- татарларны уртак язмыш берләштерә. Тарихтан билгеле булганча, Мәскәүдән Казанга урыс яулары да, Казаннан Мәскәүгә татар яугирләре дә шушы мишәр авыллары аша узган, китапта бу вакыйгалар шактый тулы яктыртылган.
Show all...
Явыз Иван Казанга килеп җиткәнче, бу төбәкне басып алган һәм җирле татарларны Казан өстенә барырга мәҗбүр иткән. Әмма күп татарлар моңа риза булмаган, милләттәшләренә, дин кардәшләренә каршы корал күтәрергә теләмәгән. Әлбәттә, баш күтәрүче бу татарларны коточкыч җәза көткән, аларны авыллары- авыллары белән яндырып үтергәннәр. Шул вакытларда ук җирле татарларны көчләп чукындырулар башланган, риза булмаганнарны тереләй җиргә күмгәннәр. " ... в канун взятии Казани в 1552 году люди Ивана IV насильно заставляли татар принимать христианство, а несогласных ждала расправа. Так, в Мурзицах часть жителей, в том числе мурзы и муллы, были похоронены заживо." ( Күрсәтелгән хезмәт, 18 б.) Бу безнең өчен бик мөһим мәгълүмат, чөнки еш кына Нижгар мишәрләре турында, "Алар Явыз Иванга ияреп, Казанны басып алырга килгәннәр", дигән сүзләрне ишетергә туры килә иде. Барысы да Казан өстенә килмәгән шул, татар туганын үтермәс өчен тереләй янып үлгән һәм җиргә күмелгән мишәрләр дә булган! Аларның рухлары шат булсын! Күргәнебезчә, көчләп чукындырулар монда да булган, алар гасырлар буе дәвам иткән. Бу афәт Краснай авылын да әйләнеп узмаган, китаптан күренгәнчә, 1834 елда биредә 51 чукынган татар яшәгән. Тик шунысы аңлашылмый - болар чыннан да христиан динен тотканмы яки яшерен мөселманнар- мәкруһлар булганмы? Яңадан исламга кайтканнармы яки ахыргача христиан булып калганнармы? Китапның бу өлеше йомшаграк эшләнгән, тема ачылып бетмәгән, дигән фикер калды, консистория - чиркәү судлары архивлары өйрәнелмәгәнгә охшаган. Ә менә китапның мәчет- мәдрәсәләр, имамнар, репрессияләр өлешләре шактый тулы язылган, авылның 6 мәчете, барлык муллалары, золым корбаны булган алтмышлап кеше турында тулы мәгълүмат алырга була. Краснай авылының танылган шәхесләре турында бүлек тә укучыга күп мәгълүмат бирә. Язучы Кави Нәҗми, аның энесе, атаклы спортчы, халыкара шахматчы Рәшит Нәҗметдинов, тарихчы Мансур Хафизов, Мәскәү һәм Петербург мәчетләренең күп кенә имамнары шушы Краснай авылыннан бит! Күренеп тора, авыл мәгърифәтле, дини, булдыклы, ул традицияләр гасырлар буе дәвам иткән һәм безнең көннәргә дә килеп җиткән, бу китап та шуңа дәлил булып тора. Китапның 8, 10 бүлекләрендә урнаштырылган хәтирәләр, авылдашларның хатлары бу хезмәткә җан өрә, чөнки аларда чын тормыш чагыла. Дөрес, аларның күпчелеге рус телендә, нибары 5-6 сы гына татарча. Шул татарча хәтирәләрне кинәнеп укыйсың, чөнки аларда җирле сөйләм - мишәрчә "йөзем бөртекләре" сибелеп ята... Шул уңайдан, Мәскәүдә туган авыллары турында русча китап чыгаручыларга бер киңәшем дә бар - сезгә кадәр бу төбәк турында Казанда басылып чыккан хезмәтләр белән дә танышып чыгыгыз әле. Менә инде ярты гасырдан артык Нижгар якларын Казан галимнәре өйрәнә, анда тел, тарих, халык авыз иҗаты, милли сәнгать буенча бай материал тупланган, аларның күпчелеге басылып та чыккан. Бу китапка бер кушымта- приложение итеп шуларны да урнаштырырга булыр иде. Туган як- краеведение буенча китаплар язганда " Татар халык иҗаты " томлыклары, Ризаэддин Фәхреддиннең дин әһелләре тарихы турында "Асар " хезмәте, эпитафия, борынгы кабер ташлары турында язмалар һәрвакыт кул астында булырга, өстәл китабы булып торырга тиеш. Әйтик, 1958, 1962, 2010 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты галимнәре Краснай авылында да булып, бай милли мирас туплыйлар, бу материал "Милли- мәдәни мирасыбыз. Түбән Новгород" дип аталган фәнни китапта та дөнья күргән ( Казан, 2021). "Асар" да да бу төбәк муллалары турында бай мәгълүмат бирелгән. Китап хәтле китап язганда татарча чыганакларны да өйрәнергә һәм файдаланырга кирәк. "Красный Остров и его история" китабын укыганда, үземне Печә авылы буенча кызыксындырган бер мәгълүматка да юлыктым. Тарихтан билгеле булганча, 17 гасырда Касыйм каласыннан Нижгар төбәгенә, Печә авылына, көчләп чукындырудан качып, Күчем ханның нәсел дәвамчылары күчеп утыра. Тарихчыларның язуынча, 17 гасыр урталарында Касыйм ханбикәсе Фатыйма Солтан Печәгә 2500 кешене кайтарып куя, алар арасында аның нәсел дәвамчылары, оныклары, сарай әһелләре дә була.
Show all...
👍 3🔥 2🤔 1
ТАТАРНЫҢ ХӘТЕР КӨНЕ! КАЗАН - КЫРЫМ 15.10.1552 - 18.05.1944
Show all...
🔥 7🙏 3😭 2👍 1🤣 1
Show all...
Фаузия Байрамова

🔥 4
ЕНИКИЛЕ ИҖАТЫМ...
Show all...
6🤝 1
ЕНИКИЛЕ ИҖАТЫМ... Моннан нәкъ 39 ел элек, 1985 елның маенда, Әмирхан ага Еники минем " Болын " китабыма кереш сүз язды, ул китап 1986 елны Казанда басылып чыкты. Шул елны ук мине, шул бер китап белән, Татарстан Язучылар берлегенә алдылар, һәрхәлдә, ул вакытта союзга керү өчен ике китабың чыгу кирәк иде. Тиздән бу беркетмәләр Мәскәүдә дә расланды һәм мин инде, кырык яшем тулганчы ук, СССР Язучылар берлеге әгъзасы булдым... Әмирхан аганың минем китабыма кереш сүзе кыска, әмма бик төгәл, хәерхак иде. Ул чагында ук тере классик булган Әмирхан Еники яңа утыздан үткән яшь язучының иҗатына бик югары бәя биргән, аны Талант, дип атаган иде... Мин Әмирхан аганың башка берәү иҗатына андый зур бәя биргәнен хәтерләмим, китапларына кереш сүз язганын да белмим. Ул, гомумән, мактауга шактый сак һәм саран кеше иде... Минем беренче әсәрем булган " Болын" повесте 1982 елда язылып, 1983 елның августында " Казан утлары" журналында дөнья күрде. Язучыларның әйтүенчә, аны укыгач, Әмирхан абый елаган һәм, " Бу бала үзенең нәрсә язганын аңладымы икән? ", дигән... Символлар теле белән язылган бу психологик әсәр аңа әнә шулай көчле тәэсир иткән. Һәм китабыма кереш сүзендә ул үзенең хис- фикерләрен халыкка да җиткергән, киләчәккә васыять итеп тапшырган... Әмирхан абыйның фатихасы белән мин кырык ел иҗат иттем, " Болын"нан соң да дистәләгән әсәр яздым һәм аның ышанычын акладым, дип уйлыйм. Дөрес, мин дингә килгәч, Әмирхан Еники, дин хакына иҗатын ташлар, дип, минем өчен бераз борчылды. Әмма мин иҗатымны да ташламадым, динемдә дә калдым, әлхәмдүлиллаһ! Әдәбиятта үз темамны таптым, ул - милләт язмышын чагылдырган тарихи романнар. Бөтенләй билгесез яшь бер язучының иҗаты турында үзенең зур сүзен әйткән Әмирхан ага Еникинең рухы шат булсын, мин аның ышанычын акладым. Аның олуг юбилей көннәрендә бу сүзләрем дога булып барсын... Фәүзия Бәйрәмова- Аймал, 18.05.24.
Show all...
8🙏 1
Repost from N/a
01:42
Video unavailableShow in Telegram
4👌 3🔥 1