Руфик🙌🏻
Open in Telegram
активистның якты тормышы💥 Теләче районының медиа һәм коммуникация юнәлеше лидеры) лс: @maliishkaa
Show more459
Subscribers
+124 hours
+117 days
+1530 days
Posts Archive
459
+9
Туристлар слетыбыздан онытылмаслык хәтирәләр! 🏕️☀️Сәлам, дуслар! Күптән түгел Казанның МЦ «Волга» үзәге җирендә бик шәп туристлар слеты узды! Бу көннәр онытылмаслык маҗараларга, һәм яңа ачышларга тулы булды! 🩵 Без табигать кочагында: ⏺️Дуслар белән бергә палаткаларны куйдык, төрле төеннәр бәйләргә һәм компас буенча дөрес юлны табарга өйрәндек. ⏺️Квестта без команда рухыбызны ныгыттык, ә кичке чара да безне тагын да якынайтты. ⏺️Кичләрен кайнар учак янында җыелышып, гитара моңнарына кушылып җырлар башкардык һәм тәмле маршмеллоу кыздырдык! 🫂🔥 Бу слет безгә уникаль тәҗрибә, яңа дуслар һәм иң җылы, онытылмаслык хәтирәләр бүләк итте. Рәхмәт сезгә, дуслар, бу көннәр өчен! Киләсе елда сез дә безгә кушылыгыз! ✨
459
9 классы куда подаете документы ? в какие колледжы?9 сыйныфлар документларны кая тапшырасыз ? нинди колледжларга?
459
Сәлам, сәлам! Ә мин туристлар слетында! 🏕☀️Биредә дуслар белән бергә палаткалар куярга, төрле төеннәр бәйләргә һәм компас буенча ориентлашырга өйрәндек. Учакларның нинди төрләре булганы турында бик күп яңалыклар белдек һәм тагын бик күп кызыклы нәрсәләр үзләштердек! Ә кичен исә бездә чын, зур һәм кайнар учак булды!🔥 Гитара белэн бергәләп җырлар җырладык, җылынып аралаштык. Ә безнең көннәребез ничек үтә соң? Тизрәк минем яңа влогымда карагыз! ⬆️✨
459
+5
«Ура, авылга! – Теләче 2026» лагерына старт бирдек! ☀️🍉Мин инде 3 ел рәттән «Ура, авылга!» проектында әйдәман ярдәмчесе булып торам. Һәр елны бу җаваплы вазыйфаны зур горурлык белән үтим! Безнең иң беренче сменабыз Шәтке авылында башаланды, мында бик рәхәт хэм кунелле! Алда безне 2 смена һәм онытылмаслык очрашулар, шәп уеннар, иҗади остаханәләр һәм иң җылы кичләр көтә. Сез дә тизрәк безнең «Ура, авылга!» лагерына кушылыгыз! 🩵🫂
459
Repost from Биләр Форум 2024
Тематик онлайн уен «Биләр Форумының йолдызы» дәвам итә!
4 көн дәвамында форум катнашучыларының үзләрен өстәмә күрсәтергә һәм «Сәләт»тән символик бүләкләр алырга мөмкинлеге булачак. Форумның һәрбер катнашучысы (бала, вожатый, оештыру комитеты) катнаша ала. Бүләкләр һәр кич (4 көн) уйнатыла, 2 катнашучы җиңүче була.Бүгенге көн темасы «Форум тавышы» Катнашучылар: 1. Рената апа Галиева - оештыру комитеты 2. Аслан Миргаязов - Азнакай аланы 3. Латыйпова Латыйфа - Азнакай аланы Җиңүчеләрне үзегез сайлыйсыз 👇 Сайлау сәгать 20:00 кадәр барачак
459
+9
2026 елгы чыгарылыш ✨Мәктәпнең 9 елы бик тиз үтеп китте һәм минем һәрчак янәшәмдә булуым өчен барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә. Бу вакытта мине бары тик иң якын кешеләр генә чолгап алды. Ә хәзер инде сау бул мәктәп!🩷🫂
