209
Subscribers
+124 hours
+17 days
No data30 days
Posts Archive
Repost from Ульяновск "Өмет" газетасы
Яңа елда яңа китап дөнья күрәчәк.
Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылында гомер кичерүче ветеран укытучы Равилә Фазлованың "Күңелем хатирәләре" исемле китабы шушы көннәрдә нәшриятка тапшырылды.
Равилә Локман кызы озак еллар дәвамында "Күмәк көч" район газетасы белән хезмәттәшлек итә. Аның данлыклы авылдашлары, хезмәттәшләре турында язган мәкаләләре соңгы елларда "Өмет" битләрендә дә даими чыгып килә.
Равилә Фазлованың күркәм юбилеена багышланган җыентык "Өмет" газетасы редакциясе базасында әзерләнде һәм тиздән укучыларга барып ирешәчәк.
