cookie

We use cookies to improve your browsing experience. By clicking «Accept all», you agree to the use of cookies.

avatar

КАНАЛ ГИЛЮСА ШАХБАН

Поэтесса, жена Заслуженного артиста РТ Закира Шахбана. Пишу стихи на заказ +7(917)3988189 Ссылка https://t.me/gilusashahban Торты на заказ Алиса Шахбан 👉 https://t.me/alicecake_kzn

Show more
Advertising posts
1 190
Subscribers
No data24 hours
-27 days
-230 days

Data loading in progress...

Subscriber growth rate

Data loading in progress...

00:30
Video unavailableShow in Telegram
Көтеп калабыз!
Show all...
IMG_5245.MOV10.18 MB
9👍 3
00:16
Video unavailableShow in Telegram
🌹
Show all...
IMG_5286.MP42.83 MB
9🔥 1
Photo unavailableShow in Telegram
Ялгыз калу ярый кайчагында. Караңгы төн. Кабат ялгызым мин. Уйга чумган төннең кочагында. Үткәннәрне айкап катыйр өчен Ялгыз калу ярый кайчагында. Ялгыз калу ярый кайчагында Әгәр булса синең кайтыр кешең. Әгәр булса уйларның дәрьясын Икәү җитәкләшеп айкар кешең. Икәү җитәкләшеп айкар кешең Кайтыр булса әгәр яннарыңа. Ялгыз калу яоый кайчагында, Көткән кешең кайтса таңнарыңда. Үз үзеңнең хәлен белер өчен Ялгыз калу ярый кайчагында. Ялгыз калу ярый кайчагында, Кпйтыр кешең синең бар чагында (Гөлүсә Шахбан)
Show all...
18🔥 7👏 5
Photo unavailableShow in Telegram
«Гомер" дигән озын юлдан атлап барам. «Гомер" дигән озын юлдан атлап барам. Шатлыклар да борчулар да безгә таныш. Ялгышы да табышы да үземнеке Сынасаң да, тик сындырма мине, язмыш! "Гомер" дигән озын юлдан атлап барам. Мин бит синең ярткан бер газиз балаң. Салсаң да син утына да суына да, Рәхмәтеңнән ташлама тик газиз Аллам. «Гомер" дигән озын юлдан атлап барам. Шөкер итәм: сулар һавам, зәңгәр күгем. Таулар менәм таулар төшәм, үрләр яулыйм, Бәхет белән үтә минем хәрбер көнем. «Гомер" дигән озын юлдан атлап барам. Шатлыклар да борчулар да безгә таныш. Ялгышы да табышы да үземнеке Сынасаң да, тик сындырма мине, язмыш.(Г.Шахбан)
Show all...
🔥 19👍 8 6
Photo unavailableShow in Telegram
Беркайчан да "мин бәхетсез" димә Гомерләрең син дигәнчә үтмәсә дә, Эшләреңдә гел уңышлар көтмәсә дә, Кайчагында ашарыңа җитмәсә дә, Мин бәхетсез, димә! Беркайчан да, мин бәхетсез, димә, Якыннарың беркөн ташласа да, Гомер юлын өр-яңадан башласаң да, Килеп әгәр өсләреңә таш яуса да, Мин бәхетсез, димә. Беркайчан да, мин бәхетсез, димә, Авырлыктан сынсаң-сыгылсаң да, Ялгыш кына абынып егылсаң да, Күз яшеңә буылып тыгылсаң да, Мин бәхетсез, димә. Беркайчан да, мин бәхетсез, димә, Җан дусларың сине сатса да, Ашларыңа ташлар атса да, Тормышыңны ятлар ватса да, Мин бәхетсез, димә. Беркайчан да, мин бәхетсез, димә, Кояш әгәр нурын тигез сипсә. Җир йөзендә яшәр өчен урын җитсә, Мин бәхетсез, димә, хакың юк!!! Гөлүсә Шаһбан
Show all...
👍 29 11👏 2
Photo unavailableShow in Telegram
Бу мин. Хәм минем үгә кайткым кели😂Арыдым..
Show all...
00:18
Video unavailableShow in Telegram
Хасэнэ дустыбызда үтеп барышлый. Сергачта. Рәхмәтушки сиңа җаныем❤️🌸
Show all...
IMG_0367.MOV3.50 MB
👍 9
00:17
Video unavailableShow in Telegram
Асия Ганиева рубрикасы дэвам итэ. Сездэн🌸❤️
Show all...
IMG_0368.MOV3.20 MB
👍 9
00:53
Video unavailableShow in Telegram
Асия Ганиева рубрикасы. Сездэн ❤️
Show all...
IMG_0293.MOV10.39 MB
Photo unavailableShow in Telegram
ГРУППАЛАРДА ЭССЕ КӨННӘРДӘ САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ ТУРЫНДА КҮП ЯЗАЛАР. Кояштан сак булыгыз! яланбаш йөрмәгез һәм кояш астында озак тормагыз; киемегез аксыл төстә һәм “тын ала” торган тукымалардан булсын; күбрәк газсыз су, артык баллы булмаган компотлар, үлән чәйләре эчегез; эсседә майлы, тозлы, тиз бозыла торган ризыклардан баш тартырга кирәк. Кояш сугуның билгеләре нинди? Бит кызара, баш авырта, күз аллары караңгылана, беркадәр вакыттан соң күңел болганырга, баш әйләнергә, тын алуы авырлашырга мөмкин. Әгәр эссе тисә, хәле начарайган кешене тизрәк күләгәгә яисә салкынча урынга алып керегез. Башын югарырак күтәртеп яткырыгыз. Кысып торган киемнәрен салдырырга, чишеп җибәрергә кирәк. Авыруның өстенә салкын су бөркегез, юеш җәймә белән төреп куегыз. Маңгай тирәсенә салкын компресс куярга кирәк. Авыру аңында булса, аңа күп итеп су эчерегез.үзегезне саклагыз. Якыннарыгызга ихтибарлы булыгыз!
Show all...
👍 9
Choose a Different Plan

Your current plan allows analytics for only 5 channels. To get more, please choose a different plan.