en
Feedback
СӘЛӘТ

СӘЛӘТ

Open in Telegram

Сәләтле һәм талантлы яшьләр берләшмәсе! Сәләткә кушылыгыз 💜 #сэлэт #selet #сәләт

Show more
7 122
Subscribers
-524 hours
-347 days
-8430 days
Posts Archive

Нәтиҗәле педагогик алымнар һәм ысуллар тупланмасы, хезмәттәшләр белән киңәшләшү өчен уңайлы мәйданчык эзлисезме? Хөрмәтле укытучылар, «Яблоня. Образование для педагога» каналына кушылырга чакырабыз Сезне 🍎 ❤️мәгариф өлкәсендәге экспертлар белән тере әңгәмәләр; ❤️гамәлдә куллану өчен файдалы методикалар; ❤️сезне сүзсез аңлый торган бергәлек. Кушылыгыз, кулланыгыз һәм безнең белән бергә булыгыз! 😇

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә… 🏢 Асылташларның мәктәп бусагасына ясаган тәүге адымнары, шатлыклы елмаюлары һәм укытучы
+9
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә… 🏢 Асылташларның мәктәп бусагасына ясаган тәүге адымнары, шатлыклы елмаюлары һәм укытучы апаларына алып килгән беренче чәчәк бәйләмнәре — гомерлек хатирә! 🔔 Һәм без бу хатирәләрне Вконтакте төркемебездәге яңа фотоальбомда сакладык. Рәхим итеп карагыз 🫶 #СәләтАлмагач

Биләр Форум безнең тормышыбызны якты төсләр белән бизи. Ә нинди соң ул төсләр? 🎨 Әйдәгез, бергәләшеп көнебезне төсле нурлар белән яктыртып җибәрик әле 💫 #БиләрФорум

Сәләттә зур бәйрәм — бүген туган көнен Сәләт «Алмагач» мәктәбенең директоры урынбасары Динара Смага билгеләп үтә 🥳 Гомер бәй
Сәләттә зур бәйрәм — бүген туган көнен Сәләт «Алмагач» мәктәбенең директоры урынбасары Динара Смага билгеләп үтә 🥳 Гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Һәр яңа көн сиңа бары тик яхшы хәбәрләр, шатлыклы мизгелләр һәм җылы очрашулар алып килсен 🫶 Сәләт сине ярата! 💜

💡 Гаризаны тутырып, төп бүләкне ота алу өчен соңгы мөмкинлек! Исегезгә төшерәбез, катнашу өчен һәр команда әгъзасына шушы сы
💡 Гаризаны тутырып, төп бүләкне ота алу өчен соңгы мөмкинлек! Исегезгә төшерәбез, катнашу өчен һәр команда әгъзасына шушы сылтама аша гариза бирергә кирәк 😌 Теркәлгәндә төп сорауларга җавап бирегез: 🔸Трек проблематикасын аңлау (командадан 1 кеше тутыра) 🔸Катнашучының осталыклары Сез әле төп бүләк өчен ярышырга өлгерәсез. Гаризаны 9 сентябрь 23:59 сәгатькә кадәр тутырырга ашык 🙌

Сәләт белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт! 💜 Сезнең кайтаваз безнең өчен бик мөһим 😌

Сәләт каналында нинди яңа рубрикалар күрергә теләр идегез? (фикерләрегезне комментарийларда көтеп калабыз)

Алга таба да Сәләт белән бергә булырга телисезме? 🫶
Anonymous voting

Сәләтнең кайсы аккаунтын актив кулланасыз? 💌
Anonymous voting

Сәләтнең социаль челтәрләрендәге мәгълүмат тулымы? ✉️
Anonymous voting

Сәләт аланнары турында кайдан белдегез? 💫
Anonymous voting

Кадерле язылучыларыбыз, без һәрвакыт сезнең өчен шәп контент булдырырга, барлык яңалыкларны һәм мәгълүматларны беренчеләрдән булып, аңлаешлы итеп җиткерергә омтылабыз 🫶 Әмма каналыбыз тагын да үссен өчен безгә сездән ярдәм — гадел кайтаваз кирәк. Әлеге сораштыру Сәләтне үстерүгә үз өлешегезне кертү өчен менә дигән мөмкинлек ☺️

Яңа үрләр яулар өчен Биләрдә көч тупладык без! 🫶 Җәен туплаган белемнәр, танышулар, хатирәләр һәм энергия, һичшиксез, киләсе җәйгә кадәр безне рухландырып торачак ☺️ #БиләрФорум

Бүген Сәләт йортында 2026 елгы җәйге ял итү кампаниясенә багышланган йомгаклау конференциясе узды 💫 Сәләт үзәкләре еллык эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте 🗃️

Татарча медиа! ❤️ Татар мәдәнияте күпкырлы һәм күп кенә шәһәрләрдә һәм илләрдә үсеш ала. Шуңа күрә без географияне киңәйтәбез
Татарча медиа! ❤️ Татар мәдәнияте күпкырлы һәм күп кенә шәһәрләрдә һәм илләрдә үсеш ала. Шуңа күрә без географияне киңәйтәбез һәм яңа киңлекләргә чыгабыз 🌏 Татар мәдәниятенә багышланган «Инде. Татар» каналы да, ниһаять, үз эшчәнлеген башлап җибәрде 😍 Социаль челтәрләрдә язылыгыз һәм яңалыкларны беренчеләрдән булып күзәтеп барыгыз 💛

Безнең иң кадерлеләребез — балаларыбыз! 💫 #БиләрФорум

Уку елы башланыр алдыннан Сәләт «Алмагач» мәктәбе гаиләләре өчен күркәм җыеннар узды 🍎 Активлыкларга бай программа, гаиләләр
+9
Уку елы башланыр алдыннан Сәләт «Алмагач» мәктәбе гаиләләре өчен күркәм җыеннар узды 🍎 Активлыкларга бай программа, гаиләләр арасында җылы мөнәсәбәтләр булдыру, мәктәпнең коллективы белән танышу шушы очрашуны якты хис-кичерешләр белән бизәде. Аларны Вконтакте төркемебездәге яңа фотоальбомда тупладык! 😍 #СәләтАлмагач

«Аркадаш» халыкара лагере катнашучыларыннан музыкаль бүләк! 😍 «Туган як» җыры һәр татарга таныш! Кунакларыбыз да милләтебезгә һәм Казаныбызга хөрмәт йөзеннән аны татар телендә башкара. Искиткеч матур һәм сокландыргыч! Афәрин дә инде үзләре ❤️‍🔥 #Аркадаш