Татарча хәдисләр
Open in Telegram
Сораулар: @Hadistlgrbot Хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре. ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте. Перевод хадисов с указыванием их источников на татарский язык. Духовное Управление Мусульман РТ. https://t.me/usulhadis
Show moreThe country is not specifiedReligion & Spirituality177 999
401
Subscribers
No data24 hours
+177 days
+14830 days
Data loading in progress...
Similar Channels
Tags Cloud
No data
Any problems? Please refresh the page or contact our support manager.
Incoming and Outgoing Mentions
---
---
---
---
---
---
Attracting Subscribers
December '24
December '24
+24
in 1 channels
November '24
+77
in 0 channels
Get PRO
October '24
+88
in 4 channels
Get PRO
September '24
+62
in 0 channels
Get PRO
August '24
+1 442
in 0 channels
Get PRO
July '240
in 1 channels
Get PRO
June '240
in 6 channels
Get PRO
May '240
in 6 channels
Get PRO
April '240
in 10 channels
Get PRO
March '240
in 2 channels
Get PRO
February '240
in 6 channels
Get PRO
January '240
in 0 channels
Get PRO
December '230
in 1 channels
Get PRO
November '23
+8
in 1 channels
Get PRO
October '23
+405
in 0 channels
| Date | Subscriber Growth | Mentions | Channels | |
| 14 December | +4 | |||
| 13 December | +1 | |||
| 12 December | +3 | |||
| 11 December | 0 | |||
| 10 December | 0 | |||
| 09 December | 0 | |||
| 08 December | 0 | |||
| 07 December | +2 | |||
| 06 December | 0 | |||
| 05 December | +1 | |||
| 04 December | 0 | |||
| 03 December | +2 | |||
| 02 December | +10 | |||
| 01 December | +1 |
Channel Posts
Дин кардәшләрең өчен борчылмыйсың икән - иманыңны яңарт
عَنِ النُّعْمَانِ بْنِ بَشِيرٍ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «مَثَلُ الْمُؤْمِنِينَ فِي تَوَادِّهِمْ وَتَرَاحُمِهِمْ وَتَعَاطُفِهِمْ مَثَلُ الْجَسَدِ، إِذَا اشْتَكَى مِنْهُ عُضْوٌ تَدَاعَى لَهُ سَائِرُ الْجَسَدِ بِالسَّهَرِ وَالْحُمَّى».
Мөэминнәр бер-берләренә сөю, мәрхәмәт һәм ярдәмләшүдә бербөтен гәүдә төсле: бер әгъзасы авыртса, калган әгъзалар да төннәрен йокламыйча, кызулыклары арта (температура).
Сахих Мөслим, 2586.
#әхлак #җиһад
Кардәшләребезгә ярдәм өчен басыгыз
| 2 | Бу дөньяда кеше хакын кайтармасаң, ахирәттә барыбер синнән ул алыначак
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ أَنَّ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ : "لَتُؤَدُّنَّ الْحُقُوقَ إِلَى أَهْلِهَا يَوْمَ الْقِيَامَةِ، حَتَّى يُقَادَ لِلشَّاةِ الْجَلْحَاءِ مِنَ الشَّاةِ الْقَرْنَاءِ".
Кыямәт көнендә һичшиксез (барлык җан ияләренә) хакларын кайтарачаксыз, хәтта мөгезе булмаган сарыкның хакы мөгезе булганнан алыныр (аны сөзгәне өчен).
Сахих Мөслим, 2582. | 340 |
| 3 | Җомга көне бүген, салаватлар укы!
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ : أَنَّ رَسُولَ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: «مَا مِنْ أَحَدٍ يُسَلِّمُ عَلَيَّ إِلَّا رَدَّ اللهُ عَلَيَّ رُوحِي حَتَّى أَرُدَّ عَلَيْهِ السَّلَامَ».
«Кем дә кем мине сәламләсә, Аллаһы Тәгалә, аның сәламенә җавап бирү өчен, миңа җанымны кайтарачак».
Сүнән Әбү Давыд, 2041. | 279 |
| 4 | Юк-барга ачуланма. Ягъни, дөньяга кагылышлы мәсьәләләрдә
عَنْ بَهْزِ بْنِ حَكِيمٍ، عَنْ أَبِيهِ، عَنْ جَدِّهِ مُعَاوِيَةَ بْنِ حَيْدَةَ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «إِنَّ الْغَضَبَ يُفْسِدُ الْإِيمَانَ كَمَا يُفْسِدُ الصَّبْرُ الْعَسَلَ».
Дөреслектә сабур (бик әче тәмгә ия булган куе алоэ сыекчасы) балны бозганы төсле, ачу да иманны боза.
Шүгабу-ль-иман, 7941. Фәуәидү Тәммам, 605.
Сабур - ул коры куертылган сок, төрле йөзьяшәр (инәле гөл, алоэ) үсемлегенең эре яфракларыннан ясала. Кайбер төрләре сумалага охшаган яшькелт ялтыравык төстә була. Бик сасы искә һәм бик әче тәмгә ия; кайнар суда һәм спиртта эри. | 306 |
| 5 | Мөселман кардәшеңнең гайбәтен сөйләп, тирә якны сасылатма!
عَنْ جَابِرٍ قَالَ: هَاجَتْ رِيحٌ مُنْتِنَةٌ عَلَى عَهْدِ رَسُولِ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ، فَقَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «إِنَّ نَاسًا مِنَ الْمُنَافِقِينَ اغْتَابُوا أُنَاسًا مِنَ الْمُسْلِمِينَ، فَبُعِثَتْ هَذِهِ الرِّيحُ لِذَلِكَ»
Пәйгамбәребез заманында бер үләксә исле җил исте, шунда Расулюллаһ ﷺ әйтте: "Монафикълардан бер төркем мөселманнарны гайбәт кылдылар, бу җил шул сәбәпле чыкты".
Имам Бохари, "Әдәбү-л-муфрәд", 733.
Ягъни, Аллаһы Тәгалә шул сасы исне юк итү өчен, җил истергән. | 313 |
| 6 | Аллаһы Тәгалә каршында синең нәрсәң мөһимрәк?
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «إِنَّ اللهَ لَا يَنْظُرُ إِلَى صُوَرِكُمْ وَأَمْوَالِكُمْ، وَلَكِنْ يَنْظُرُ إِلَى قُلُوبِكُمْ، وَأَعْمَالِكُمْ».
"Аллаһы Тәгалә сезнең кыяфәтегезгә һәм малларыгызга түгел, ә сезнең йөрәкләрегезгә һәм кылган гамәлләрегезгә карый".
Сахих Мөслим, 2564. Мүснәд Әхмәд, 7827. | 343 |
| 7 | Җомга көне фазыйләте
عَنْ أَوْسِ بْنِ أَوْسٍ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «إِنَّ مِنْ أَفْضَلِ أَيَّامِكُمْ يَوْمَ الْجُمُعَةِ، فِيهِ خُلِقَ آدَمُ وَفِيهِ قُبِضَ، وَفِيهِ النَّفْخَةُ، وَفِيهِ الصَّعْقَةُ، فَأَكْثِرُوا عَلَيَّ مِنَ الصَّلَاةِ فِيهِ، فَإِنَّ صَلَاتَكُمْ مَعْرُوضَةٌ عَلَيَّ، قَالَ: قَالُوا: يَا رَسُولَ اللهِ: وَكَيْفَ تُعْرَضُ صَلَاتُنَا عَلَيْكَ، وَقَدْ أَرِمْتَ، قَالَ: يَقُولُونَ: بَلِيتَ، فَقَالَ: إِنَّ اللهَ عَزَّ وَجَلَّ حَرَّمَ عَلَى الْأَرْضِ أَجْسَادَ الْأَنْبِيَاءِ»
«Сезнең өчен иң яхшы көн – җомга көне, ул көнне ул яралтылды, ахирәткә күчте, (сурга) өрелү дә ул көндә, һәм күк күкрәве дә, шуның өчен миңа шул көндә салаватлар әйтегез, чөнки сезнең салаватларыгыз миңа барып җитәчәк».
Шунда сәхабәләр аннан сорый: «Син үлгәннән соң, безнең салаватлар сиңа ничек барып җитсен соң, синең тәнең туфрак арасында бетәчәк бит?».
Пәйгамбәребезﷺ әйткән: «Аллаһ Раббыбыз туфракка пәйгамбәрләрнең бәдәннәрен черетергә тыйган».
Сүнән Әбү Давыд, 1047. | 309 |
| 8 | Динне яшәү нигъмәтен куллан! Юкса кыенлыклар килер, яши алмассың. Күнектер үзеңне
عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «يَأْتِي عَلَى النَّاسِ زَمَانٌ الصَّابِرُ فِيهِمْ عَلَى دِينِهِ كَالقَابِضِ عَلَى الجَمْرِ»
"Шундый көн килер, дин тоту утлы күмер тоту шикелле булыр (тотсаң – пешерер, ташласаң – сүнәр)".
Сүнән Тирмизи, 2260 | 289 |
| 9 | Кешегә үзен башка милләттән дип әйтү рөхсәт ителә ме?
عَنْ أَبِي ذَرٍّ رَضِيَ اللهُ عَنْهُ أَنَّهُ سَمِعَ النَّبِيَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يَقُولُ «لَيْسَ مِنْ رَجُلٍ ادَّعَى لِغَيْرِ أَبِيهِ وَهُوَ يَعْلَمُهُ إِلَّا كَفَرَ وَمَنِ ادَّعَى قَوْمًا لَيْسَ لَهُ فِيهِمْ فَلْيَتَبَوَّأْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِ».
Ягъни: "Кем дә кем чит кешене үз атасы дип игълан итсә, гәрчә алай түгеллеген белсә дә, шул үзенә бирелгән хәерле насыйптан баш тарта (һәм зур гөнаһ кыла). Ә кем үзен туганлык җепләре белән бәйләнмәгән бер халыкның вәкиле дип атаса, шул Җәһәннәмдә урын алырга әзерләнсен".
Сахих Бохари, 3508, 6045. Сахих Мөслим, 61. Сүнән Ибне Мәҗә, 2319.
#гөнаһ
Шуның өчен татар кешесе үзен татар дип әйтергә тиеш, ә башка милләтне күпме генә яратса да, аңа алардан дип әйтү рөхсәт ителми | 1 725 |
| 10 | Мирас (вафат иткән кешенең малын дөрес бүлү) гыйлемен өйрәнү фазыйләте
عَنْ عَبْدِ اللهِ بْنِ مَسْعُودٍ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «إِنِّي امْرُؤٌ مَقْبُوضٌ، فَتَعَلَّمُوا الْقُرْآنَ وَعَلِّمُوهُ النَّاسَ، وَتَعَلَّمُوا الْفَرَائِضَ وَعَلِّمُوهُ النَّاسَ، وَتَعَلَّمُوا الْعِلْمَ وَعَلِّمُوهُ النَّاسَ، فَإِنِّي مَقْبُوضٌ، وَإِنَّهُ سَيَنْقُصُ الْعِلْمُ، وَتَظْهَرُ الْفِتَنُ حَتَّى يَخْتَلِفَ الِاثْنَانِ فِي الْفَرِيضَةِ فَلَا يَجِدَانِ مَنْ يَفْصِلُ بَيْنَهُمَا»
Мин ахыйрәткә күчүче, шуның өчен Коръәнне өйрәнегез, һәм башкаларга өйрәтегез. Фәраиз (мирас) гыйлемен өйрәнегез, һәм башкаларга да өйрәтегез, һәм гыйлем өйрәнегез вә башкаларга өйрәтегез, чөнки мин ахыйрәткә күчүче кеше. Һәм бу гыйлем кимиячәк, фетнәләр чыгачак, хәтта ике кеше мирас мәсәләсенә каршылыкка чыгарлар, һәм араларында (хөкем чыгарып) аерачак кешене таба алмаслар.
"Мүснәд Әбү Дауд әт-Таялиси", 403. Имам Нәсәи, "Сүнән әл-Кубра", 6271.
#гыйлем | 372 |
| 11 | Шәкерткә кайсы фәнгә аеруча игътибарлы булу киңәш ителә?
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «تَعَلَّمُوا الْفَرَائِضَ وَعَلِّمُوهَا، فَإِنَّهُ نِصْفُ الْعِلْمِ وَهُوَ يُنْسَى، وَهُوَ أَوَّلُ شَيْءٍ يُنْزَعُ مِنْ أُمَّتِي»
Фәраиз (мирас) гыйлемен өйрәнегез, һәм кешеләргә өйрәтегез, чөнки ул гыйлемнең яртысы. Һәм ул иң беренче онытылып, өммәтемнән алынган нәрсә.
Сүнән Ибне Мәҗә, 2719.
#гыйлем
Мирас гыйлеме ул вафат иткән кешенең малын дөрес (ягъни: дин буенча) бүлү кайгыйдәләре. | 287 |
| 12 | Аллаһы Тәгаләгә якын буласың килә ме? Юмарт бул!
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: «السَّخِيُّ قَرِيبٌ مِنَ اللَّهِ قَرِيبٌ مِنَ الجَنَّةِ قَرِيبٌ مِنَ النَّاسِ بَعِيدٌ مِنَ النَّارِ، وَالبَخِيلُ بَعِيدٌ مِنَ اللَّهِ بَعِيدٌ مِنَ الجَنَّةِ بَعِيدٌ مِنَ النَّاسِ قَرِيبٌ مِنَ النَّارِ، وَالْجَاهِلُ السَّخِيُّ أَحَبُّ إِلَى اللَّهِ عَزَّ وَجَلَّ مِنْ عَابِدٍ بَخِيلٍ»
“Юмарт кеше Аллаһыга якын, җәннәткә якын, кешеләргә якын, җәһәннәмнән ерак. Саран кеше Аллаһыдан ерак, кешеләрдән ерак, һәм җәннәттән ерак, җәһәннәмгә якын”.
Сүнән Тирмизи, 1961
Җомга көнебез мөбарәк булсын иде, мөхтәрәм җәмәгать! | 346 |
| 13 | Төнге намазга тор! Иң хәерле кеше аягы шешкәнчегә хәтле намаз укый иде, син Аллаһның рәхмәте мохтаҗ түгелсең ме әллә?
عَنْ عَائِشَةَ رَضِيَ اللهُ عَنْهَا: أَنَّ نَبِيَّ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ «كَانَ يَقُومُ مِنَ اللَّيْلِ حَتَّى تَتَفَطَّرَ قَدَمَاهُ، فَقَالَتْ عَائِشَةُ: لِمَ تَصْنَعُ هَذَا يَا رَسُولَ اللهِ، وَقَدْ غَفَرَ اللهُ لَكَ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِكَ وَمَا تَأَخَّرَ؟ قَالَ: أَفَلَا أُحِبُّ أَنْ أَكُونَ عَبْدًا شَكُورًا
Пәйгәмбәребез ﷺ аяклары шешеп беткәнчегә кадәр аягүрә (төнге намаз укый) иде. Анабыз Гайшә радыяллаһү ганһә аңа: Ник болай эшлисең? Аллаһы Тәгалә сиңа әүвәлге һәм киләчәк гөнаһларыңны кичерде бит! - дип әйткәч, ул ﷺ:
"Әллә миңа рәхмәтле (шөкрана кылучы) кол булырга кирәкмиме?" - дип җавап кайтарды.
Охшаш хәдис
Сахих Бохари, 4837 | 411 |
| 14 | Аллаһы Тәгалә каршында өстен буласың килсә, тәкъвалы бул!
عَنْ جَابِرِ بْنِ عَبْدِ اللهِ قَالَ: خَطَبَنَا رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ فِي وَسَطِ أَيَّامِ التَّشْرِيقِ خُطَْبَةَ الْوَدَاعِ فَقَالَ: «يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّ رَبَّكُمْ وَاحِدٌ ، وَإِنَّ أَبَاكُمْ وَاحِدٌ ، أَلَا لَا فَضْلَ لِعَرَبِيٍّ عَلَى أَعْجَمِيٍّ وَلَا لِعَجَمِيٍّ عَلَى عَرَبِيٍّ ، وَلَا أَسْوَدَ عَلَى أَحْمَرَ ، وَلَا أَحْمَرَ عَلَى أَسْوَدَ إِلَّا بِتَقْوَى اللَّهِ ، أَلَا هَلْ بَلَّغْتُ؟» ، قَالُوا: بَلَّغَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ. قَالَ: «فَلْيُبَلِّغِ الشَّاهِدُ الْغَائِبَ»
"Кешеләр, сезнең Раббыгыз бер, атагыз да бер. Гарәпнең гарәп булмаганнан, гарәп булмаганның гарәптән, ак тәнле кешенең кара тәнледән, кара тәнленең ак тәнледән өстенлеге юк, мәгәр тәкъвалык белән. Аллаһ алдында сезнең өстен булганыгыз – Аллаһтан иң нык курка торганыгыз. Раббымнан сезгә моны ирештердемме?".
Сәхәбәләр: "әйе, ирештердең, йә Расүләллаһ", диделәр.
Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: "Алай булса, бу әйткән сүзләремне монда булмаганнарга ирештерегез".
Мүснәд Ибнү-л-Мубарәк, 239. Бәйһакый, “Шүгабүл иман”, 4774 | 1 085 |
| 15 | Кыямәт көненә нәрсә әзерләдең?
عَنْ أَنَسٍ رَضِيَ اللهُ عَنْهُ: «أَنَّ رَجُلًا سَأَلَ النَّبِيَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ عَنِ السَّاعَةِ، فَقَالَ: مَتَى السَّاعَةُ؟ قَالَ: وَمَاذَا أَعْدَدْتَ لَهَا؟ قَالَ: لَا شَيْءَ، إِلَّا أَنِّي أُحِبُّ اللهَ وَرَسُولَهُ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ، فَقَالَ: أَنْتَ مَعَ مَنْ أَحْبَبْتَ. قَالَ أَنَسٌ: فَمَا فَرِحْنَا بِشَيْءٍ فَرَحَنَا بِقَوْلِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: أَنْتَ مَعَ مَنْ أَحْبَبْتَ.
قَالَ أَنَسٌ: فَأَنَا أُحِبُّ النَّبِيَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ وَأَبَا بَكْرٍ وَعُمَرَ، وَأَرْجُو أَنْ أَكُونَ مَعَهُمْ بِحُبِّي إِيَّاهُمْ، وَإِنْ لَمْ أَعْمَلْ بِمِثْلِ أَعْمَالِهِمْ»
Бер кеше сөекле Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының сәламе һәм рәхмәте булсын, янына килеп, сорый:
-Йә Расуләллаһ, (Кыямәт көне) сәгате кайчан килеп җитәр?
Сөекле Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының сәламе һәм рәхмәте булсын, аңа әйтә:
-Син ул көнгә нәрсә әзерләдең соң?
-Ул көнгә мин бер нәрсә дә әзерләмәдем, әмма мин Аллаһыны һәм Аның илчесен бик яратам.
-Син сөйгәннәрең белән бергә булырсың.
Бу хәдисне җиткерүче Әнәс, Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын, әйтә:
Ислам динен кабул итүнең шатлыгы кебек (олы шатлык белән), мөселманнарның бу хәбәргә генә шатланганнарын күргәнем бар. Һәм мин дә Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының сәламе һәм рәхмәте булсын, Әбү Бәкер һәм Гомәрне яратам, һәм ахыйрәттә бу мәхәббәтем сәбәпле алар белән булырмын дип өметләнәм, алар кебек гамәл кылмаган булсам да.
Сахих Бохари, 3688
Карагыз сәхабәләрнең иманнарына: алар барысы да Сөекле Пәйгамбәребезне, аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын иде, бик каты ярата иделәр, җәннәттә аның белән бу дөньяда теләгән вакытта күрешә алган төсле, бәлки күрешә алмабыз соравы аларны борчый иде, һәм бу җавапны ишеткәч, әле генә Ислам динен кабул иткән кеше сыман йөрәкләре шатлык һәм сөенеч белән тулган. Йә Раббыбыз, бу юлларны язучы һәм һәрбер укучыга да шушындый куәтле иман бирсәң иде. Әмин
#гакыйдә
#Сөекле_Пәйгамбәребез | 377 |
| 16 | Мөэмингә зарар китермә, аны алдаларга тырышма, аның яклаучысы бар!
عَنْ أَبِي بَكْرٍ الصِّدِّيقِ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «مَلْعُونٌ مَنْ ضَارَّ مُؤْمِنًا أَوْ مَكَرَ بِهِ»
Мөэмингә зарар бирүче яки аңа мәкерлек кылучы (аны алдатучы) мәлгун (ләгънәтләнгән, Аллаһы Тәгаләгә якын булудан бик ерак).
Сүнән Тирмизи, 1941
#гөнаһ | 257 |
| 17 | Көнләшмә, савапсыз калырсың!
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ أَنَّ النَّبِيَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: «إِيَّاكُمْ وَالْحَسَدَ، فَإِنَّ الْحَسَدَ يَأْكُلُ الْحَسَنَاتِ كَمَا تَأْكُلُ النَّارُ الْحَطَبَ
Көнчелектән сакланыгыз, дөреслектә, ут утынны ашап бетергән төсле, ул изге гамәлләрне юк итә.
Сүнән Әбү Дауд, 4903
#әхлак, #гөнаһ | 393 |
| 18 | Көнләшмә, һәм кешегә ачу саклама - гөнаһка чумарсың!
عَنِ الزُّبَيْرِ بْنِ الْعَوَّامِ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: " دَبَّ إِلَيْكُمْ دَاءُ الْأُمَمِ قَبْلَكُمْ: الْحَسَدُ، وَالْبَغْضَاءُ، وَالْبَغْضَاءُ هِيَ: الْحَالِقَةُ، حَالِقَةُ الدِّينِ لَا حَالِقَةُ الشَّعَرِ، وَالَّذِي نَفْسُ مُحَمَّدٍ بِيَدِهِ، لَا تُؤْمِنُوا حَتَّى تَحَابُّوا، أَفَلا أُنَبِّئُكُمْ بِشَيْءٍ إِذَا فَعَلْتُمُوهُ تَحَابَبْتُمْ، أَفْشُوا السَّلامَ بَيْنَكُمْ " "
Сезгә хәтле булган өммәтләрнең авыруы сезгә дә күчте: көнләшү һәм ачу саклау, ул кыручы. Мин чәчне кыра дип әйтмим, ул динне кыра (диндарлыкны юк итә). Җаным Кодрәте астында булган Зат белән ант итәмен, иман итмичә җәннәткә кермәссез, һәм бер-берегезне яратканчыга хәтле иман иткән булып саналмассыз. Моңа ирешү юлын сезгә күрсәтимме? Арагызда сәламлашу таралсын.
Мүснәд Әхмәд, 1412. Сүнән Тирмизи, 2510
#әхлак, #гөнаһ | 429 |
| 19 | Хатыныңа карата игелекле бул, хәерлеләрнең иң хәерлесе булырсың!
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: " أَكْمَلُ الْمُؤْمِنِينَ إِيمَانًا، أَحْسَنُهُمْ خُلُقًا، وَخِيَارُهُمْ خِيَارُهُمْ لِنِسَائِهِمْ "
Мөэминнәрнең иң камил иманлылары ул иң күркәм холык ияләре. Ә аларның иң хәерлеләре хатыннарына карата иң игелекле булганнары.
Мүснәд Әхмәд, 7402
#әхлак | 466 |
| 20 | Сәламәтлегеңне кайгырт, әхлагыңны төзәт - иң хәерле кеше булырсың!
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: "أَلَا أُنَبِّئُكُمْ بِخَيْرِكُمْ؟"
قَالُوا: نَعَمْ يَا رَسُولَ اللهِ.
قَالَ: "خِيَارُكُمْ أَطْوَلُكُمْ أَعْمَارًا، وَأَحْسَنُكُمْ أَعْمَالًا".
- Сезгә иң хәерлеләрегез хакында хәбәр бирим ме?
Сәхәбәләр:
- Әлбәттә, йә Расуләллаһ, (хәбәр бир) - дип җавап кайтардылар.
- Сезнең иң хәерлеләрегез ул гомере иң озын, һәм холыгы иң күркәм булганнарыгыз.
Мүснәд Әхмәд, 7212
#әхлак | 323 |
