en
Feedback
Диния Нәзарәте

Диния Нәзарәте

Open in Telegram

ТР МДН Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми мәгълүмати каналы. Каналда мөфтият эшчәнлеге һәм Татарстан өммәте тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында хәбәр ителә. Элемтә өчен: dum.rt@tatar.ru

Show more
1 386
Subscribers
+124 hours
-17 days
-1230 days
Posts Archive
📢📢 Нәзарәт кызлар һәм егетләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курсларына чакыра – язылырга ашыгыгыз! ✅ ‼ Дәресләр 202
📢📢 Нәзарәт кызлар һәм егетләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курсларына чакыра – язылырга ашыгыгыз! ✅   ‼ Дәресләр 2026 елның 7 октябреннән 25 ноябрьгә кадәр узачак   💫💫Курслар Коръәнгә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сөннәтенә, шулай ук ислам галимнәренең үгет-нәсыйхәтләренә таянып, шәригать буенча гаилә кору нигезләренә багышланган.   ✅Проектлар яшьләргә татар-мөселман традицияләре кысаларында гаилә тормышы һәм көнкүреш күнекмәләре бирү максатыннан әзерләнгән. ✅ Курслар очрашулар һәм читтән торып белем алу рәвешендә уза   📣📣Гаризалар 2026 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә! 📍«Яшь килен» курсына https://muslimmol.ru/yashkilen/registration 📍«Яшь кияү» курсына  https://muslimmol.ru/yashkiyau/registration#rec867975491

🌙 Мәүлид ае — Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ае хөрмәтенә вәгазь кичәләре 🌷 «Әл-Мәрҗани» мәчетенә вәгазь кичәләренә чакыраб
🌙 Мәүлид ае — Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ае хөрмәтенә вәгазь кичәләре 🌷 «Әл-Мәрҗани» мәчетенә вәгазь кичәләренә чакырабыз! 💭 Киләсе вәгазьне Казан шәһәренең «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев сөйләячәк, ин шәә Аллаһ. ▶️ 2 сентябрь • 18:00 ❗️ Керү ирекле! 🌷 Рәхим итегез! Көтеп калабыз!

🕌🩺💊Түбән Каманың Җәмигъ мәчете янында чираттагы диспансеризация узды. 📌Бу юлы да йөздән артык кеше медикларның һөнәри дәр
+3
🕌🩺💊Түбән Каманың Җәмигъ мәчете янында чираттагы диспансеризация узды.   📌Бу юлы да йөздән артык кеше медикларның һөнәри дәрәҗәсен һәм мәчетнең кунакчыллыгын күреп китте.   👳🧕Шәһәр халкы иртә таңнан саф һавада сәламәтлекләрен тикшерергә килде. Волонтерлар һәм оештыручылар, тупланган тәҗрибәгә таянып, кабул итү шартларын яхшыртырга тырыша.

Нәзарәтнең полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев Татарстан Республикасы көне уңаеннан махсус хәрби операциянең алгы сызыгыннан җылы сәламнәр юллый.

‼Менә алар – хаҗга – 2 һәм гомрәгә 2 юллама уйнатуда җиңүчеләр!! 📌Марат Шәйхелисламов – казанлы, һөнәре буенча автомобиль йө
+9
Менә алар – хаҗга – 2 һәм гомрәгә 2 юллама уйнатуда җиңүчеләр!!   📌Марат Шәйхелисламов – казанлы, һөнәре буенча автомобиль йөртүче, хаҗда бер тапкыр да булмаган;    📌Илдар хәзрәт Сыйтдиков – Казандагы «Фәрхәд» мәчете имам-хатыйбы   📌Марат Хафизов (Казан ш.)   📌Наилә Шәйдуллина (Әгерҗе районы).    Котлыйбыз!   🕋"Комфорт" программасы буенча хаҗга юлламаларны «ДУМ РТ Хаҗ» операторы ТР Рәисе ярдәме белән бирде.   🕋Гомрәгә юллама бирүчеләр: 📌Чечен Республикасы Башлыгының Татарстан Республикасындагы вәкиллеге Әхмәт Хаҗи Кадыйров исемендәге Төбәк иҗтимагый фонды ярдәмендә Эли Исан улы Кагарбеков;   📌Дагыстан Хөкүмәтенең Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Магомед Мөслимов;   ✅Юллама уйнатуда Мәүлидкә килгән һәр мөселман катнаша алды.   ‼ Узган елдан аермалы буларак, хаҗга юллама уйнату ике этапта узды: беренче этапта, сәхнәдә үтә күренмәле барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 10 билет алынды һәм икенче этапта бу билет ияләре арасында хаҗга багышланган викторина уздырылды.

☪🧰Мәүлид уңаеннан Татарстанның аз керемле һәм күпбалалы 70 гаиләсендә тәрбияләнүче 150 укучы Казанда узган шәһәркүләм Мәүлид
+6
☪🧰Мәүлид уңаеннан Татарстанның аз керемле һәм күпбалалы 70 гаиләсендә тәрбияләнүче 150 укучы Казанда узган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмендә Белем көненә мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар алды.🛎    👉Шулардан 20 бала – беренче сыйныфка баручылар, ә 130 бала – башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары.   🌙Аларга бүләкләрне Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тапшырды.   📚“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе унберенче мәртәбә уздырыла һәм анда Казаннан гына түгел, Татарстанның башкалага якын районнарыннан балалар да катнаша.   🧑‍🏫Мәктәп букчаларына гадәттәгечә канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт, рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар һ.б. салынды.📚✏️🎨.   🤲Букчалар һәм канцелярия товарлары битараф булмаган кешеләр акчасына сатып алынды.❤️

💫💫Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узды Бәйрәмне хөрмәт итеп ТР Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Михаил Грязнов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм башкалар килде. 📌Артистлар Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов, Гөлзада Сафиуллина, Мингол Галиев, Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Айгөл Бариева, Гөлназ Гафурова, Радик Яруллин, Казан балалар филармониясе, «Мәрҗән» коллективы, Чиләбе өлкәсеннән кунаклар һ.б. дини кануннар кысаларында иҗади номерлары белән чыгыш ясады.  📌Мәүлид сәхнәсендә театральләштерелгән тамаша күрсәтелде 📌 Халык яраткан хәзрәтләр вәгазьләр сөйләде  📌Балалар өчен «Бәхет ачкычы» иҗат төркеменнән аерым интерактив мәйданчык эшләде 📌Мәүлид мәйданчыкларында Halal Market эшләде 📌«Зәкят» хәйрия фонды аз керемле гаиләләрдән 150 укучыга букчалар тапшырды.

photo content
+9

🕌🕌Казанның "Мәрҗани" Татарстанның IV татар абыстайлары форумы узды 💫💫 Быел «Абыстай – тынычлык һәм татулык саклаучы: традицияләр, гаилә, халыклар бердәмлеге» дип аталган утырыш шәһәркүләм Мәүлид кысаларында узды. 📌Форумны Нәзарәт һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге оештырды. 📌Форумга Татарстан Диния нәзарәтенең барлык мөхтәсибәтләреннән мөслимәләр  берлекләре җитәкчеләре, Казан мәчетләре баш абыстайлары,  Мордовия, Мари Эл, Чиләбе һәм Пермьнән актив мөслимәләр – 100 дән артык кеше җыелды. 🕌🕌Форумга Камил хәзрәт килде. Ул Мәүлид уздыруның фазыйләтләре һәм кирәклеге турында сөйләде: 
«Гаиләдә бала тугач, шатлыгыбызны уртаклашабыз. Ә Пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килүенә шулай шатлану ярамасмы? Кемдер Пәйгамбәребез ﷺ үз туган көнен үткәрмәгән дип әйтә. Мөслимнең хәдисләр җыентыгында Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе саен ураза тота торган булган дип әйтелә. Сәбәпләре турында сорау биргәч, чөнки дүшәмбе – ул минем туган көнем дигән.  Димәк, ул бу көнне, елга бер тапкыр түгел, атна саен ассызыклап күрсәткән».

photo content
+6

🇷🇺🇮🇷☪Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты һәм «Әл-Мостафа» халыкара тәрҗемә һәм нәшрият үзәге хезмәттәшлек турында
🇷🇺🇮🇷☪Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты һәм «Әл-Мостафа» халыкара тәрҗемә һәм нәшрият үзәге хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документ фән, мәгариф, мәдәният һәм мәгърифәтчелек өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек итүне күздә тота. Килешүне Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге илчесенең фәнни мәсьәләләр һәм мәгариф буенча киңәшчесе, доктор Исмәгыйль Шәрәхи һәм Татарстан Мөфтие урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат хәзрәт Хәмидуллин имзалады. Очрашу барышында алар белем бирү телевизион тапшыруларын әзерләү, дини мирасны торгызу һәм бергәләп китаплар нәшер итү турында фикер алышты. Очрашу истәлеге буларак бүләкләр алмаштылар.

Бүген Мәскәүдә “Хозур” нәшрият йортына Иран фильмнары һәм сериалларын рәсми рәвештә тапшыру тантанасы узды – алар киләчәктә Р
Бүген Мәскәүдә “Хозур” нәшрият йортына Иран фильмнары һәм сериалларын рәсми рәвештә тапшыру тантанасы узды – алар киләчәктә Россиянең беренче мөселман телеканалында – “ХозурТВ”да күрсәтеләчәк.   Очрашуны Россиядә Иран массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчесе, доктор Мөхәммәд Неджад, Иран илчесенең фәнни мәсьәләләр һәм мәгариф буенча киңәшчесе, доктор Исмәгыйль Шарахи Дароби һәм Татарстан Мөфтие урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат хәзрәт Хәмидуллин уздырды.   Җитәкчеләр киләчәктә хезмәттәшлек итү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру хакында фикер алышты.

🕌Апас районының Каратун тимер юл станциясе мәчетендә район имамнары ьыелышы һәм Мәүлид ән-Нәби узды. 🌙Җыелышның көн тәртибе
+2
🕌Апас районының Каратун тимер юл станциясе мәчетендә район имамнары ьыелышы һәм Мәүлид ән-Нәби узды.   🌙Җыелышның көн тәртибендә түбәндәге темаларга фикер алыштылар: 📍мәчет каршындагы курсларны оештыру; 📍гошер сәдакасын җыю хәйрия кампаниясендә имамнарның һәм волонтерларның катнашуы; 📍махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү; 📍мәчетләрне җылыту сезонына әзерләү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре һ.б.   🕌Җыелышта шулай ук Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашты. Ул үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, имамнарның сорауларына җавап бирде һәм дин әһелләренең җәмгыять тормышында мөһим роль уйнавын ассызыклады.   👉Җыелыштан соң имамнар һәм мәхәллә халкы катнашында Мәүлид ән-Нәби узды – барлыгы 40тан артык кеше катнашты.   📸: Апас мөхтәсибәте.

🇷🇺🪖☪️Мөбарәк Мәүлид ае уңаеннан Арча мөселманнары МХОның алгы сызыгына “Нива” машинасы җибәрде. 👉Машинаны Нәзарәт казые,
+9
🇷🇺🪖☪️Мөбарәк Мәүлид ае уңаеннан Арча мөселманнары МХОның алгы сызыгына “Нива” машинасы җибәрде.   👉Машинаны Нәзарәт казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин кабул итеп алды.   ✅Төрле дәрәҗәдәге юлларда йөрү өчен исәпләнгән үзебезнең ил машинасы хәрбиләргә азык-төлек һәм дарулар тапшырырга, шулай ук төрле бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк.   🪖Марат хәзрәт Мәрданшин рәхмәт йөзеннән 31832 «Тимер» хәрби часте командирыннан актив имамнарга һәм эшмәкәрләргә “МХОга ярдәм иткән өчен” медальләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.   📸: Арча мөхтәсибәте.

🕌Бүген Мамадыш районының Сотово бистәсендә яңа мәчет ачылды. Моңарчы биредә дини биналар булмаган. Бу – авыл тарихындагы бер
+9
🕌Бүген Мамадыш районының Сотово бистәсендә яңа мәчет ачылды. Моңарчы биредә дини биналар булмаган. Бу – авыл тарихындагы беренче мәчет.   💫Татарстан Мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Мәүлид ае белән котлады һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең үгет-нәсыйхәтләрен искә төшерде.   ☪Мәчетне төзүдә Резидә һәм Ирек Җамалиевлар башлап йөргән.   🕌Мәчет төзелеше 2013нче елда башланган. Яңа мәчет 50-гә якын кешене сыйдыра. Биредә барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә бар.   📌Сотово бистәсендәге әлеге мәчет Мамадыш районында 61нче булып ачылды.    📸: Мамадыш муниципаль районы, район мөхтәсибәте.

🕌Бүген, мөбарәк Мәүлид аеның 14нче көнендә, Яшел Үзәндә Тынычлык микрорайонында яңа “Әл-Әнгам” мәчете ачылды. 💫Мөфти Камил
+9
🕌Бүген, мөбарәк Мәүлид аеның 14нче көнендә, Яшел Үзәндә Тынычлык микрорайонында яңа “Әл-Әнгам” мәчете ачылды.   💫Мөфти Камил хәзрәт шәһәр халкының сөенечен бүлеште һәм ачылыш тантанасында катнашты: мөселман кешесе тормышында мәчетләрнең әһәмияте һәм Мәүлиднең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде.    📌Мәчет – ике катлы, 500гә кадәр кеше сыйдырышлы. Барлык таләпләргә туры килгән тәһарәт алу бүлмәләре, уку сыйныфлары, китапханә📚, имам бүлмәсе, урамда махсус биналарда мәҗлесләр үткәрү залы һәм җеназаханә бар. Мәчет янәшәсендә – балалар мәйданчыгы һәм ял итү урыны.   📌Хәзерге вакытта Яшел үзән районында барлыгы 47 мәчет эшли.   🕌“Әл-Әнгам” мәчетендә имам булып Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов хезмәт итә.   📸: Яшел Үзән мөхтәсибәте.

🇷🇺Мөфти Камил хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуда Татарста
🇷🇺Мөфти Камил хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуда Татарстан Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф Хәзрәт Сәүбәнов һәм имам-активистлар катнашты.   🌙Хәзрәтләр түбәндәге сораулар буенча фикер алышты: 📍сугышчылар янына командировка белән бару, 📍гуманитар ярдәм җыю, 📍алгы сызыкта чираттагы блиндаж мәчет ачу һ.б.   ☪🪖Марат хәзрәт Мөфтигә махсус хәрби операция зонасына оештырылачак сәфәргә әзерлек барышы һәм бу эштә мөхтәсибәтләрнең актив катнашуы турында сөйләде.

Правила_розыгрыша_путевки_в_хад_29_августа_2026_года_на_Мавлид_ан.pdf5.06 MB

⚡️“Комфорт” программасы буенча хаҗга 🕋 2⃣ юллама үз ияләрен көтә – аны Казанда шәһәркүләм Мәүлид үткән вакытта уйнатачаклар‼
⚡️“Комфорт” программасы буенча хаҗга 🕋  2⃣ юллама үз ияләрен көтә – аны Казанда шәһәркүләм Мәүлид үткән вакытта уйнатачаклар‼   📌Кайчан: 29нчы августта (шимбә), сәг. 13.00-дән. 📌Кайда: “Мәрҗани” мәчете каршында (Каюм Насыйри ур., 17).   ✅🧎Юлламаларны уйнатуда мөселманнар арасында Мәүлидкә килгән һәркем катнаша ала.   ❗️ИҢ МӨҺИМЕ: узган елдан аермалы буларак, хаҗга юллама уйнату ике этапта узачак: беренче этапта, сәхнәдә үтә күренмәле барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 10 билет алыначак һәм бу билет ияләре арасында хаҗга багышланган викторина уздырылачак. Викторинада җиңүчеләргә хаҗга юлламалар тапшырылачак!   👉Катнашу шартлары бик гади: 📍сәг. 13.00-гә килергә; 📍билет алырга һәм аны барабанга салырга; 📍бүләк уйнату вакытын көтәргә.   ✨Гаиләгез белән килегез! ✨Якыннарыгызны да чакырыгыз!   👇Бүләк уйнату шартлары – түбәндәге файлда👇.

25 август көнне Яр Чаллы шәһәрендә зур тарихи вакыйга булды — төзелеп килүче «Жәмигъ» мәчетенең соңгы манарасына ярымай урнаштырылды. Бу мизгел белән мәчетнең барлык тугыз ярымайлы композициясе тулысынча формалашты, һәм шәһәр халкы күптән көткән күренешне үз күзләре белән күрде. Манарага күтәрелгән ярымайны каршы алырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Диния нәзарәте, мөхтәсибәт вәкилләре, имам хатыйблар, иганәчеләр һәм йөзләгән чаллылылар килгән иде. Чара Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте, аннары сүз шәһәр башлыгына бирелде. «Ярымай урнаштырылу — калабыз өчен күптән көтелгән вакыйга. Бу — гади бинаның иман йортына әверелүен символлаштырган иң мөһим мизгел. Шәһәр тарихында калырлык бу чараның аеруча үзенчәлекле елда — Чаллыга 400 ел, беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 50 ел тулган көннәрдә узуы аеруча куанычлы», — диде Наил Мәһдиев. Мэр чыгышында төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең бу проектка зур өлеш керткәнен дә билгеләп үтте. Аның фикеренчә, мәчет төзелеше Чаллыда дуслык һәм бердәмлекнең ачык мисалы булып тора. «Әлеге ярымайлар Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары өчен яхшылык, тынычлык һәм татулык символы булып торсын. Ислам рухи мәгърифәт үзәге киләчәктә мөселманнар һәм барлык шәһәр халкы өчен үзенә җәлеп итүче урынга әйләнсен, Чаллының күркәм бизәге булсын», — дип өстәде ул. Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров үз чыгышында җыелган халыкны ТР МДН Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, Чаллы халкын “Җәмигъ” мәчетенә соңгы ярымай кую уңаеннан тәбрикләде. Мәчетләр төзүдә катнашкан, өлешләрен керткән, башлап йөргән барлык халыкка Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын дигән теләктә калды. Соңгы ярымайны урнаштыру мизгеле аеруча дулкынландыргыч булды: 80 метр биеклеккә күтәрелү өчен 100 тонна авырлыктагы кран кулланылды. Ярымай манара башына җыелган халыкның тәкъбир әйтеп торуы белән күтәрелде. Соңыннан кунаклар мәчетнең икенче катына күтәрелеп, чәй мәҗлесендә аралашуын дәвам итте. Тантаналы чара җәмәгать белән икенде намазын укып тәмамланды. «Жәмигъ» мәчете — Чаллының иң озак төзелеп килгән объектларының берсе. Аның тарихы 1990нчы еллар башына барып тоташа: шәһәр үзәгендә 5 гектар мәйдан бирелә, 1992 елда беренче төзелеш эшләре башлана, әмма төрле сәбәпләр аркасында озак еллар дәвамында туктап тора. 2007 елда проект яңадан күтәрелә, яңа архитектура концепциясе сайлана, ләкин ул чорда да төзелеш тулысынча тәмамланмый. Чын мәгънәсендә яңарыш 2017 елда башлана: шәһәр җитәкчелеге, предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм иганәчеләр катнашында объектка яңа сулыш өрелә. Соңгы елларда гөмбәзләр һәм манаралар ярымайлары бер бер артлы урнаштырылды: 2022 елда — ике кече гөмбәзгә, 2023 елда — урта гөмбәзләргә һәм төп гөмбәзгә, ә быел — соңгы ике ярымайга чират җитте. Узган елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та объектта булып, төзелешне тәмамлау буенча йөкләмә бирде. Шәһәр имам мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә мәчет 70 процентка әзер. Бинаның корпусы тулысынча күтәрелгән, тәрәзәләр һәм витражлар урнаштырылган, барлык инженер коммуникацияләре үткәрелгән. Ел дәвамында фасадны ак мәрмәр белән тышлау эшләре алып барылды, ике манараны гына тышлап бетерү кала. Хәзерге вакытта эчке бизәлеш буенча дизайн проект әзерләнә. Мәчетнең архитектурасы да үзенчәлекле булачак: биш катлы бина, өстендә ярымайлы биш гөмбәз һәм дүрт манара балкып торачак. Гадәти көннәрдә мәчет 3200 кешегә кадәр кабул итә алачак, ә зур дини бәйрәмнәрдә якынча 4 мең мөселман өчен урын булыр дип көтелә.