Шәрык клубы / Восточный клуб
Open in Telegram
Татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы ⏰Эш вакыты: 10:00-18:00, көн саен 📍Казан, Татарстан ур. 8 ☎️ 8 (843) 200-12-37 (Эш вакытында шалтырату сорала)
Show more1 421
Subscribers
No data24 hours
-47 days
-830 days
Posts Archive
+1
Бүген, 8 сентябрь, ике күренекле шәхеснең — Әминә Мөхетдиневаның (1893) һәм Георгий Петкевичның (1873) туган көне.
Әминә Мөхетдинева — күренекле җәмәгать эшлеклесе, 1917 елгы революцион вакыйгаларда актив катнашучы. Ул Бөтенроссия мөселман хатын-кызлар корылтаенда татар хатын-кызлары хокуклары өчен чыгыш ясый, Милләт Мәҗлесе депутаты була, ТАССРда юстиция һәм мәгариф халык комиссары урынбасары вазыйфаларын башкара. Соңрак Кырымда прокурор, Казан шәһәр комитеты сәркатибе булып эшли.
Георгий Петкевич — дворян, Александр лицейын тәмамлаган, Пенза, Казан һәм Воронеж губерналарында вице-губернатор һәм губернатор вазыйфаларын башкарган. 1914 елда Казанның Шәрык клубына Хилми паша белән бергә килүе, шулай ук клубның мактаулы әгъзасы итеп сайлануы тарихта кала. 1937 елда нигезсез репрессияләнеп атыла.
Икесе дә үз заманының тарихында эз калдырган шәхесләр.🖋️
Ибраһим Әмирхановның тууына 137 ел!
Бүген без Ибраһим Әмирханов турында сөйләшәбез. Ул Фатих Әмирханның энесе. Әмма үзе дә күп нәрсәгә өлгергән шәхес.
Мәдрәсә еллары — «Мөхәммәдиядә» белем ала. Шунда ук «әл-Ислах» яшерен оешмасына керә, газета чыгаруда катнаша. Аннары Бәйрут — Америка колледжын тәмамлый. Чит ил, яңа дөнья, яңа белемнәр.
Казанга кайткач — укытучы. Әмма сугыш башлана — армиягә алалар, унтер-офицер дәрәҗәсендә хезмәт итә.
Инкыйлубтан соң яңа тормыш башлана. Халык судьясы була. Милләтләр бүлеген җитәкли. Өлкә мәхкәмәсендә эшли. Һәрбер урында — намуслы хезмәт.
Согуд Гарәбстанында илчелектә секретарь булып эшләп ала. Казанга кайта — Юстиция комиссариатында, Югары мәхкәмәдә эшен дәвам итә.
Ә 1937 елның 23 декабрендә кулга алалар. Атып үтерәләр. Үлгәч аклыйлар.
Бер кеше гомеренә — бөтен гасыр сыйган.
"СүзДәш" – сәхнә теле дәресле
Яхшы сөйләшергә, халык алдында чыгыш ясаудан куркудан котылырга һәм үзегезне халык алдында тота белергә өйрәнергә телисезме?
Без сезне сәхнә сөйләме курсларына чакырабыз!
Курсларда сез:
- Дикциягезне һәм артикуляциягезне яхшырта;
- Сөйләмегезне сәнгатьле һәм эмоциональ үстерә;
- Дөрес суларга һәм тавыш белән идарә итәргә өйрәнә;
- Импровизация һәм текст белән эшләү техникасын үзләштерә;
- Халык алдында чыгыш ясаудан куркуны җиңә алачаксыз.
・Дәресләрне актер, ТНВ телеканалының алып баручысы, нәфис сүз остасы Данис Хисмәтуллин алып барачак.
・Сынаулы дәресләр: 8, 17, 22 сентябрь 19:00
・Теркәлүне Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында үтеп була
・Дәресләр октябрь аеның һәр сишәмбесендә 19:00 сәгатьтә үтәчәк
・Яшь чикләве: 18+
АВГУСТ АФИШАСЫ
• 8, 17, 22 сентябрь 19:00 - "Сүздәш" Сәхнә теле дәресләре
(Регистрация тиздән ачыла)
• 5 сентябрь 14:00 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Курчак туе" / "Кукольная свадьба"
Билет
・10 сентябрь 19:00 - ТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ
Билет
・13 сентябрь 14:00 - "Нәни куллар" остаханәсе / Мастер-класс для детей "Маленькие ручки"
Билет
・15 сентябрь 18:00 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Җилкәнсезләр" / "Без ветрил"
Билет
・18, 25 сентябрь 19:00 - "Иске имля" Борынгы татар язуы курсы / Курс старотатарской письменности
(Регистрация тиздән ачыла)
・19 сентябрь 14:00 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Сагынырсызмы?.." / "На закате"
Билет
・24 сентябрь 19:00 - ТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ
Билет
・27 сентябрь 14:00 - Олыларга "Күңел өчен" остаханәсе / Мастер-класс для взрослых "Для души"
Билет
⚡️Көн саен Сезне Шәрык клубында татар театры тарихы буйлап сәяхәткә чакырабыз. Экскурсияләр вакыты: 10:00, 12:00, 14:00, 16:00!
"Сүздәш" дип исемләнгән сәхнә теле дәресләренә чакырабыз!
Дәресләрне актер, ТНВ телеканалының алып баручысы, нәфис сүз остасы Данис Хисмәтуллин алып барачак.🎤
Сынаулы дәресләр 8, 17 һәм 22 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә узачак.
Регистрация иртәгә ачыла, язылып өлгерегез!😉
19 август көнне Шәрык клубының ишегалдында үткән Тараф төркеменең акустик һәм электрон концертыннан матур мизгелләр белән бүлешәбез.
Концертта төркемнең Унсигез һәм Икенче альбомнары яңгырады. Шулай ук, кичәне Алсу һәм Булат Шәймиевлар татарча каверлары белән бизәде.
Алга таба да безнең чараларга рәхим итегез!
"Күңел өчен" остаханәсенә рәхим итегез! ✨
Приглашаем на творческий мастер-класс "Для души"!
・18+
・23 август 14:00
・Татарстан, 8
・Билет
🎤 ТАТАРЧА СТЕНДАП | 20 АВГУСТ 19:00 | ШӘРЫК КЛУБЫ
Көлү, уйлану һәм тел осталыгы берләшкән кичәгә рәхим итегез!
Татар комиклары сезнең өчен иң актуаль темаларны, тормыштан алынган таныш хәлләрне һәм көтмәгән нәтиҗәләрне сәхнәгә чыгара. Бу кичәдә сезне чын хис-кичерешләр, туры сүзләр һәм татарча оста әйтелгән мәзәкләр көтә.
Стендап — ул көлке генә түгел, ул безнең көнкүрешебезнең, тормышыбызның көзгесе дә.
🎟️Билетларны алдан алырга киңәш итәбез.
Урыннар саны чикле!
Инде киләсе чәршәмбе Тараф төркеме Шәрык клубының ишегалдында чыгыш ясый!
Акустик һәм электрон концертта Тараф төркеме үзенең Унсигез һәм Икенче альбомын уйнаячак 🎹
Алсу һәм Булат Шәймиевлар татарча каверларын башкарачак!
📆 19 август
📍 Казан, Шәрык клубы ишегалды (Татарстан ур. 8)
Бүген, 15 августта — Шәйхулла Алкинның тууына 133 ел!
Бу көнне, 1893 елның 15 августында, Казан губернасы Иске Чәчкаб авылында крестьян гаиләсендә күренекле язучы, җәмәгать-сәяси эшлеклесе Шәйхулла Алкин дөньяга килә. Ул Казанда җәдиди мәдрәсә (1905) һәм коммерция училищесын (1913) тәмамлый, аннары Мәскәү коммерция институтында белем ала (1913–1918). Шайхулла Алкин «Ил» газетасы, «Ак юл» журналы белән хезмәттәшлек итә. Сегодня, 15 августа, исполняется 133 года со дня рождения Шайхуллы Сибгатулловича Алкина!
В этот день, 15 августа 1893 года, в деревне Старые Чечкабы Казанской губернии в крестьянской семье родился будущий выдающийся писатель, общественный и политический деятель Шайхулла Алкин. Он окончил в Казани джадидистское медресе (1905) и коммерческое училище (1913), затем учился в Московском коммерческом институте (1913–1918). Шайхулла Алкин сотрудничал с газетой «Ил» и журналом «Ак юл».
Габдулла Кариев һәм Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская «Титаник» фильмында төп рольләрдә уйнамасалар да, алар татар театры тарихында тирән эз калдырдылар. 🚢
Бу тарих белән сез Интерактив мультимедиа комплексы – «Шәрык клубы»нда таныша аласыз.
Без һәр көнне сезнең өчен эшлибез. Экскурсияләр 10:00, 12:00, 14:00 һәм 16:00да үткәрелә.
Татар театры дөньясына чумыгыз һәм үзегез өчен яңа белемнәр алыгыз!🌊
_______
Несмотря на то что Габдулла Кариев и Сахибжамал Гиззатуллина-Волжская не играли главных ролей в фильме «Титаник», они оставили глубокий след в истории татарского театра.
Познакомиться с ней вы можете в Интерактивном мультимедийном комплексе истории татарского театра «Шарык клубы».
Каждый день мы работаем для вас. Экскурсии проводятся в 10:00, 12:00, 14:00 и 16:00.
Погрузитесь в мир татарского театра и откройте для себя новые знания! 🌊
Билли Айлишның җырын Булат һәм Алсу Шәйми татарча башкара 👇🏼
19 август көнне Шәрык клубы ишегалдында алар "Тараф" концерты барышында бергә чыгыш ясаячак!
🎟️Билетлар сатуда
Август аенда күрсәтеләчәк ВИДЕОСПЕКТАКЛЬЛӘР
08.08 | 14:30
"Минем исемем кызыл"
"Меня зовут красный"
・Автор: Орхан Памук
・Режиссер: Максим Кальсин
・Билет
15.08 | 14:30
"Көтәм сине..."
"В ожидании..."
・Автор-режиссер: Илгиз Зәйниев
(без субтитров на русском языке)
・Билет
22.08 | 14:30
"Әлдермештән Әлмәндәр"
"Старик из деревни Альдермыш"
・Автор: Туфан Миңнуллин
・Режиссер: Марсель Сәлимҗанов
26.08 | 18:00
"Сагынырсызмы?"
"На закате"
・Автор: Артур Шайдуллин
・Режиссер: Фәрит Бикчәнтәев
・Билет
6 август көнне 19:00 сәгатьтә үтәчәк ТАТАРЧА СТЕНДАП кичәсенә рәхим итегез!
Киләсе чараларга да билетлар алып өлгерегез:
・20 август 19:00
・10 сентябрь 19:00
• 24 сентябрь 19:00
Repost from Татар теле
Татарча Ocean Eyes җыры Булат һәм Алсу Шәйми башкаруында 👇🏼
19 август көнне Шәрык клубы ишегалдында алар Taraf концерты барышында бергә чыгыш ясаячак
🎟️ Билетлар
https://youtube.com/shorts/LZ-RgvgmyeU?is=6f2_vfHu5kbDoA6r
АВГУСТ АФИШАСЫ
• 6 август 19:00 - ТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ
Билет
• 8 август 14:30 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Минем исемем Кызыл" / "Меня зовут Красный"
Билет
・ 15 август 14:30 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Көтәм сине" / "В ожидании"
Билет
・19 август 20:00 - Булат Шәйми һәм ТАРАФ концерты
Билет
・20 август 19:00 - ТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ
Билет
・22 август 14:30 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Әлдермештән Әлмәндәр" / "Старик из деревни Альдермыш"
Билет
・23 август 14:00 - Олыларга "Күңел өчен" остаханәсе / Мастер-класс для взросоых "Для души"
Билет
・26 август 18:00 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Сагынырсызмы?.." / "На закате"
Билет
⚡️Көн саен Сезне Шәрык клубында татар театры тарихы буйлап сәяхәткә чакырабыз. Экскурсияләр вакыты: 10:00, 12:00, 14:00, 16:00!
Кичә Шәрык клубында ТАТАРЧА СТЕНДАП үтте! 🎙️
Очрашу бик җылы мохиттә узды, чыгыш ясаучылар тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерде 🔥
Сезне киләсе ТАТАРЧА СТЕНДАП чараларында да көтеп калабыз!
Билетлар сатуда:
• 6 август 19:00
• 20 август 19:00
ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ
"МУЛЛА"
Автор: Туфан Миңнуллин
Режиссер: Фәрит Бикчәнтәев
Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган “Мулла” пьесасы 2006 елда узган “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде. Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.
Пьеса “Мулла” - одно из последних творений выдающегося драматурга Туфана Миннуллина. Пьеса удостоена Специальной премии Министерства культуры Республики Татарстан на конкурсе “Новая татарская пьеса” (2006). Татарской деревне грозит вымирание и, что еще страшнее, кризис бездуховности. Сможет ли городской мулла, несмотря на свою молодость, человек сложной судьбы, предотвратить катастрофу? Спасет ли хоть одну живую душу, направит ли сельчан на путь истинный? Спектакль не дает однозначного ответа, но ставит вопрос ребром, зарождает сомнения в душе зрителя.・12+ ・16 июль 18:00 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билет
ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ
"МУЛЛА"
Автор: Туфан Миңнуллин
Режиссер: Фәрит Бикчәнтәев
Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган “Мулла” пьесасы 2006 елда узган “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде. Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.
Пьеса “Мулла” - одно из последних творений выдающегося драматурга Туфана Миннуллина. Пьеса удостоена Специальной премии Министерства культуры Республики Татарстан на конкурсе “Новая татарская пьеса” (2006). Татарской деревне грозит вымирание и, что еще страшнее, кризис бездуховности. Сможет ли городской мулла, несмотря на свою молодость, человек сложной судьбы, предотвратить катастрофу? Спасет ли хоть одну живую душу, направит ли сельчан на путь истинный? Спектакль не дает однозначного ответа, но ставит вопрос ребром, зарождает сомнения в душе зрителя.・12+ ・16 июль 18:00 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билет
