959
Subscribers
No data24 hours
-27 days
-730 days
Posts Archive
ТӘРТИПле КУНАК -
💥Ренат Сабир улы Мөхетдинов - музыкант, татар баянчысы, мөгаллим, «Урман арты» мәдәният үзәгенең «Татар гармунчылары» халык ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре, Татарстан мәдәният министрлыгының мәдәнияттәге казанышлары өчен күкрәк билгесе иясе, укыту программалары авторы, күпсанлы бәйгеләр лауреаты, курай, тальян гармунда уйнау өчен ноталы китаплар, аудиоҗыентык авторы.
ТӘРТИПле КУНАК -
💥Айдар Җаббаров! – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры, Дамир Сираҗиев исемендәге, «Тантана», Яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты премияләре лауреаты, «Алтын битлек» театр премиясе номинанты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
📍 К.Тинчурин театры сезонны нинди хис-кичерешләр белән озата? Канәгатьме алар, әллә күп эш эшләнмичә калдымы?
...Барлыгы 9 премьера чыкты, “Отелла” белән ябылырга тиешле сезонда тагын бер кызыклы проект пәйдә булды. “Шигърият сулышы”. Ничек туган проект? Нәрсә турында?
☝🏻Шул һәм башка бик күп сорауларга зирәк җаваплар ишетәсегез килсә, 22.00 тапшыруның кабатлавын тыңлагыз.
#ТеатрдаТәртип #ТәртипРадиосы #ТинчуринТеатры #АйдарҖаббаров
#ШигъриятСулышы
ТӘРТИПле ИРТӘ!
Бүгенге кунакларыбыз:
- Дәүләт Исмәгыйль улы Умеров - хореограф, культурология фәннәре кандидаты, «Татар этник биюләре» китабы авторы, «Мирас» балалар үрнәк ансамбле җитәкчесе-баш балетмейстеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Миләүшә Ризванова – “МИРАС УГЫ" концерты режиссер
📍Дәүләт әфәндегә 60 яшь тула!💐
Шул уңайдан, 11 июнь "Чулпан" мәдәният үзәгендә «МИРАС» үрнәк балалар ансамбленең концерты булып узачак. "МИРАС УГЫ" Концерты режиссерлары: Миләүшә Ризванова, Варвара Натыкач.
🔻Бу атнада Тәртитә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, җырлар авторы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Роберт Сәлахиев атналыгы бара.
Шул уңайдан, әтиләренең исемен иәңгеләштерергә теләүче
ТӘРТИПле кунакларыбыз -
кызы Айгөл Сәлахиева һәм улы Наиль Сәләхиев.
📍Роберт Фәссәх улы Сәлахиев 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында биш балалы колхозчы гаиләсендә туган. Туган авылында урта мәктәпне, агроном белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1970 елдан Совет Армиясендә хәрби хезмәттә: кранчы буларак, Казакъстан далаларында хәрби аэродромнар төзүдә катнашакан. Озак еллар туган ягында баш агроном булып эшләгән. Шуңадыр да шигырьләрендә дә туган туфракка, табигатькә, дөньяга мәхәббәт чагыла.
Шигърияткә соңарып килсә дә, укучыларына 6 китап бүләк итеп өлгергән шагыйрь.
МӘГЪРИФӘТ НУРЫ
✅️3 июнь
Эфирда – яшьләр инициативалары, белем һәм тәрбия турында махсус тапшыру. Әңгәмәбез “Алдынгылар хәрәкәте” грантлары ярдәмендә тормышка ашырылган проектлар турында.
Соңгы елларда әлеге конкурс Татарстанда бик зур кызыксыну уята. Саннарга күз салсак: 2023 елда республикадан 20 проект җиңеп чыгып, 51 миллион сумнан артык грант откан булса, 2026 елда инде 190 гариза тапшырылган, шуларның 11е җиңү яулаган.
Тапшыруыбызда шушы грант ярдәмендә тормышка ашырылган кызыклы проектлар хакында сөйләшербез.
Кунакларыбыз – ТР “Алдынгылар хәрәкәте” төбәк бүлегенең өлкән белгече Ландыш Хәмит кызы Фазуллина һәм грант проектын уңышлы гамәлгә ашыручылар – Лаештагы 1 гимназиянең директор урынбасары Гөлназ Мансур кызы Габдракыйпова һәм Биектауның “Сандугач” балалар бакчасы мөдире Гөлнур Исмәгыйль кызы Зиннурова.
Тапшыруны 3 июнь - чәршәмбе көнне 16.30 сәгатьтә тыңлый аласыз.
МӘГЪРИФӘТ НУРЫ
📍23 май
Җәй җитү белән балалар ялы, сәламәтләндерү һәм файдалы ял мәсьәләләре аеруча актуальләшә. Һәр ата-ана өчен җәйге ялның файдалы, хәвефсез һәм тәрбияви яктан бай булуы да бик мөһим Соңгы елларда милли җәйге лагерьларга кызыксыну аеруча арта бара. Чөнки мондый лагерьлар – ул гади ял урыны гына түгел. Биредә балалар татар телендә аралаша, халкыбызның гореф-гадәтләре, җыр-моңнары, милли уеннары белән таныша, иҗат итә, дуслаша. Иң мөһиме – үз тамырларын, үз мәдәниятен тоеп үсә. Быел нинди милли лагерьлар эшләячәк? Аларның программалары нәрсәсе белән үзенчәлекле? Тапшыруыбыз да шул хакта булыр.
Кунагыбыз – ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Фәргат кызы Мусина.
Тапшыруны 23 май 11.30 да һәм 27 май 16.30 да тыңлый аласыз.
🔥 «Ватаным Татарстан» газетасы «Тәртип радиосы» белән берлектә ТАТАРЧА КАРАОКЕ җырларга чакыра!
Бүген, 19 майда Татар матбугаты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Татмедиа» бинасы (Декабристлар ур., 2) каршында бәйрәм узачак.
Танылган алып баручы, җырчы Фәнил Вакказов һәм журналистлар белән яраткан җырларны барлыйк, күрешик, аралашыйк!
📍Иң «тәмле» бәягә газетага да язылып булачак.
📌 13:00 сәгатьтә көтеп калабыз!
КОТЛЫЙБЫЗ💐💐💐
Бүген Тәртиптә бәйрәм! Ләйләбезнең, Тәртип радиосының тапшырулар редакторы - ЯЛАЛОВА (ГЫЙМАДИЕВА) ЛӘЙЛӘ НУР КЫЗЫНЫҢ туган көне!!!
Чын күңелдән котлыйбыз! Җаваплы, бик күп тырышлык, гыйлем һәм тоемлау көче таләп итә торган эшеңдә уңышлар, зирәклек телибез! Гаилә бәхете, якыннарының хөрмәте-рәхмәтенә уралып һәр туган көнгә куанып, озын гомер кичерергә насыйп булсын!!!💐💐💐
ТӘРТИПле КУНАК -
💐Тәслимә Низами (Тәслимә Низам кызы Шәрәфетдинева) — шагыйрә, композитор һәм җырчы, ТРның атказанган артисты.
📍 Кунак белән әңгәмәбезне Сез бүген кичке сәгать 9 да(21.00) янә тыңлый аласыз.
‼ ИГЪТИБАР! ‼
«Тәртип» тыңлаучылар өчен махсус бүләк!!!
👇🏻👇🏻👇🏻
Шушы пост астына «Барам» дип язып өлгергән 20 иң җитез бәхетлегә РАМИЛ МИНДИЯРның Казанда узачак бердәнбер концертына чакыру билеты тапшырачакбыз!
erid=2SDnjee9ber
"барам"
👇🏻👇🏻👇🏻
+1
ТӘРТИПЛЕ ИРТӘ
✅12 май
Бүгенге кунак - Татарстанның атказанган табибы, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы Ирек Билалов. Сөйләшү темасы - йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм аларны кисәтү чаралары.
Ирек әфәнде әйткәннәрдән:
· 20-30 яшьлекләр арасында да йөрәк авырулары еш очрый башлады.
· Хәзерге яшьләрнең тормыш ритмы – даими стресс, аз хәрәкәт, фастфуд, төнге яшәү рәвеше.
· Студентлар һәм мәктәп укучылары арасында югары кан басымы (гипертония) ешрак очрый башлады. Гаджетлар йокы режимына бик начар тәэсир итә.
· Стрессны "ашап" кую, яки киресенчә, энергетик эчемлекләр белән "сүндерү" модасы барлыкка килде.. Бу куркыныч.
· Электрон тәмәкеләр, кальян, спайслар – яшьләр моны "куркынычсыз" дип саный. Чынлыкта йөрәк өчен бик зыянлы.
- Татарстанда 2025 елда диспансеризация нәтиҗәсендә 45 мең йөрәк-кан тамырлары авыруы ачыкланган.
· Йөрәкне тикшерү өчен иң гади, ләкин иң мөһим анализлар нинди? Холестерин, шикәр күрсәткечләре турында сөйләшсәк иде.
· Организмда артык әйбер юк.
МӘҢГЕЛЕК УТ ЯНА МӘЙДАННАРДА...
Мәңгелек ут — ялкыннардан һәйкәл —
һәлак булганнарга сугышта.
Мәңгелек ут — алар сулышы ул,
тоташылган безнең сулышка.
Алар исән безнең күңелләрдә,
дәвамнары — безнең гомерләр.
Алар миндә яши,
алар синдә яши,
алар бездә мәңге яшәрләр!
Булыйк кына лаек
алар буынына
алмаш булып килгән
без — яшьләр!..
Мәңгелек ут яна мәйданнарда —
күк йөзенә төшә шәүләсе.
Алда — тормыш, бөтен барлыгында —
яшисе дә безгә, яшисе…
Рөстәм Акъегет
🎖 Казанда Җиңү көненә багышланган чаралар
Сезне шәһәребездә уздырыла торган бәйрәм чараларында катнашырга чакырабыз. Менә кайберләре:
🏛 Меңьеллык мәйданы (Площадь Тысячелетия) – төп мәйдан
· 09:00 – кунакларны кабул итү башлана (метро «Кремлёвская» станциясе ягыннан керү)
· 10:00 – Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы парады
· 10:00-19:00 – хәрби техника күргәзмәсе (1 май мәйданында, парадтан соң көн буе)
· 19:00 – кичке концерт (Салават Фәтхетдинов, «Волга-Волга» төркеме, «Поющая Казань» хоры)
🎭 Бауман урамы
· 15:00 – «Этот день мы приближали как могли» иммерсив программасы – 1945 елның Җиңү көнен реконструкцияләү
· 14:00-18:00 – концертлар, кыр кухнясы, «цирюльня» интерактив зонасы
· Сәгать буе – «Оружие Победы» күргәзмәсе (сугыш кораллары макетлары, По-2 һәм Пе-2 очкычлары, фронт тормышы әйберләре), Рейхстаг стенасы кебек фотозона
🏰 Казан Кирмәне
· 11:00 – «Җиңү вальсы» (Кол Шәриф мәчете янындагы мәйдан)
· 11:00 – «Геройлар дивары» мемориаль стендын ачу
· 17:00 – «Домой с Победой» спектакле
🌳 Җиңү паркы
· 11:00-19:00 – юнармейцлар һәм кадетларның сафка күренеше
· 12:00-19:00 – «Фанфары Победы» гала-концерты, төрле концерт программалары, мастер-класслар
👣 «Үлемсез полк» халык акциясе
· 12:00 – колоннаны формалаштыру (Карл Маркс һәм Толстой урамнары кисешкән урын)
· 15:00 – йөреш старт ала
· Маршрут – Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары буйлап
· Тәмамлану – Меңьеллык мәйданы (монда концерт дәвам итә)
Катнашу өчен: сугыш ветеринары булган туганыгызның фотосын А4 форматында ныклы материалга (пластик яки картон) беркетегез. Фото астында ветеранның исем-фамилиясе, тормыш еллары, дәрәҗәсе язылырга тиеш .
🎆 Салют
· 22:00 – Казансу акваториясе өстендә (6 ноктадан була)
⚠ Мөһим искәрмәләр:
· Транспорт: 9 майда шәһәр үзәге күбесенчә транспорт өчен ябыла. Метро көчәйтелгән режимда эшли. Салюттан соң өстәмә автобуслар йөриячәк .
· Үзегез белән: зур сумкалар, әйбер кисә торган предметлар, термос, хәмер эчемлекләре, велосипед, самокат, хайваннар алып килергә ярамый .
Бу көн – һәрберебезнең йөрәгендә. Бәйрәм чараларына чыгып, бабаларыбызга рәхмәтебезне белдерегез! Бөек Җиңү көне белән!
Мәңге яшә Җиңү! Мәңге яшә истәлегебез! 🇷🇺✨
#9Май #ҖиңүКөне #Истәлек #ҮлемсезПолк #Казан
ӘРТИПЛЕ ИРТӘ
✅8 май
Бүген бездә кунакта җырчы, композитор, Тукай бүләге һәм Рафаил Төхфәтуллин премиясе иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Егор улы Андреев булды.
Роберт Андреев - һәвәскәр композиторлар арасында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган бердәнбер кеше. Тукай премиясенә, «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен, Салават Фәтхетдинов һәм Роберт Рәкыйпов (вафатыннан соң) белән бергә лаек булдылар. Ул күптән түгел үзенең 70 яшьлек юбилее билгеләп үтте.
Әңгәмәнең кабатлавы бүген ястү намазыннан соң.
Бүген "Китап киштәсе" тапшыруының авторы һәм алып баручысы АЙСЫЛУ ГАЛИЕВАның туган көне.
Акыллы, тирән белемле, ипле, ярдәмчел Айсылуыбызны туган көне белән чын йөрәктән котлыйбыз! Иҗат уңышлары, хәерле, бәрәкәтле гомер телибез🤲
ТӘРТИПЛЕ ИРТӘ
✅5 май
Бүген бездә кунакта Татарстанның атказанган артисты АЛИЯ КӘЛИМУЛЛИНА булды. Ул "Тәртипле иртә" тапшыруының алып баручы Фәнис Кәлимуллинның тормыш иптәше дә.
14 майда Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрында Алия Кәлимуллиннаның юбилей кичәсе була. Алия ханым барлык тамашачыларын туган көненә чакыра.
Әңгәмәнең кабатлавы - 21.00 сәгатьтә.
