959
Subscribers
No data24 hours
-27 days
-730 days
Posts Archive
Тинчурин театрының талантлы артисты, #ЯңаОфыклар сезонына Такташ булып керәчәк - Рәшид Вәлиуллин!
📍28-29.08.2026
«ЛУ» спектакленен премьерасы!
«Китеп бардың, җыр калдырып илгә, –
Җир уллары отып ятларлык
Синең җырда затлы моңнарыбыз,
Синең җырда – мәгърур татарлык!»
Разил Вәлиев.
ТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер РАФАЭЛЬ СӘХӘБИЕВ исән булса, 8 июльдә аңа 75 яшь тулган булыр иде.
👉Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты (1976 елдан). 1974 елдан башлап концерт эшчәнлеге алып бара, 2001 елдан — доцент. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли. ТАССРның атказанган артисты (1980). ТАССРның халык артисты (1987).
Repost from Рустам Минниханов
Сегодня в нашей стране отмечается День семьи, любви и верности – праздник, который объединяет нас всех вокруг самого важного.
От всей души поздравляю все семьи Татарстана и желаю каждому дому благополучия и взаимопонимания!
«Кеше гаилә белән көчле» – дигән безнең әти-бабайлар. Бу хакыйкать мәңгелек. Якыннарыгызны саклагыз!
Подписывайтесь на мой канал в МАХ
МӘГЪРИФӘТ НУРЫ
✅8 июль
Ел саен республикабызда укытучыларның һөнәри осталыгын, иҗади потенциалын һәм педагогик тәҗрибәсен бәяләүче иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе – «Ел укытучысы» конкурсы уза. Бу бәйге үз эшенә тугрылыклы, заман белән бергә атлаучы, мәгариф өлкәсендә яңа фикерләр тәкъдим итүче мөгаллимнәрне барлый.
Узган ел әлеге конкурсның «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңүче булып Казандагы 11 нче күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Зөфәр кызы Курамшина танылды.
Кунагыбыз белән әлеге бәйгедә җиңү юлы, конкурс тәҗрибәсе, татар теле укытуның бүгенге үзенчәлекләре һәм укытучы һөнәренең асылы турында сөйләшербез.
Тапшыруны 8 июль - чәршәмбе көнне 16.25 сәгатьтә тыңлый аласыз.
БЕЗДӘ КУНАК БАР
✅6 июль
Бүген бездә кунакта - виртуоз баянчы АЙДАР СӘЛАХОВ һәм аның бертуган апасы ТР театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, "Калеб" проектлары кураторы, Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты директоры ЛИЛИЯ ГӘРӘЕВА.
👉Музыкантлар гаиләсендә үскән Айдар балачактан иҗат атмосферасын сеңдергән. Ул РФ халык артисты, профессор Фридрих Липс — дөнья баян сәнгатенең төп фигураларының берсе классында укып, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлаган. Айдар — бик зур халыкара конкурслар лауреаты. Аның иҗаты күренекле музыкантларның игътибарын җәлеп иткән. Айдар маэстро Владимир Спиваков, Борис Березовский, Юрий Башмет, композитор Константин Бодров һәм башка танылган сәхнә осталары белән хезмәттәшлек итә.
БЕЗДӘ КУНАК БАР
Бүген, ягъни 6 июль көнне студиядә кунак булачак. Кунагыбыз - композитор, баянчы, халыкара бәйгеләр җиңүчесе АЙДАР СӘЛАХОВ.
Әңгәмә 9.00-10.00 сәгатьтә туры эфирда үтәчәк. Кунакка сорауларыгызны шушы постка караган комментарийларда калдыра аласыз. Шулай ук 222-06-06 номерына шалтыратып, кунакның үзе белән дә аралашу мөмкинлеге бар.
ЧАКЫРЫЛГАН КУНАК - Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Зө-ләй-лә» төркеме җырчысы
💥ЗӨЛФИЯ ВӘЛИЕВА!💥
Тапшыруның алып баручысы - #ЭнҗеШәйхетдинова.
Тавыш режиссеры - #АлмазСәйфетдинов.
📌Тапшыру, шимбә, 19.00 эфирга чыгачак.
❗Әңгәмәне тыңламый калмагыз!
#ТәртиплеКунак #ТәртипРадиосы #ЭнҗеШәйхетдинова #ТатарстанОнлайн
ТӘРТИПле ИРТӘ ничегрәк җәйге ялга китә икәнен тыңламый калмагыз!🙏💐
Иң талантлы, иң тырыш, иң тәртипле, иң тыйнак))) - ул безнекеләр икән!💥
#ТәртиплеИртә #ТәртиплеТатарлар #ЗөлфияГыйлметдинова
💥Бүген ТӘРТИПЛЕ ИРТӘнең чираттагы СЕЗОНын ЙОМГАКЛады!💥
👉Кадерле радиотыңлаучыларыбыз! "Тәртипле иртә" тапшыруының 2025-2026 елгы сезонын йомгакладык - бүген, җыйнаулашып, бу сезонда ахыргы эфирны үткәрдек. Бүгенге иртәнең кунаклары "Тәртипле иртә" тапшыруының барлык алып баручылары, тапшыруны эфирга әзерләүчеләр иде!
Узган сезонда булган кызыклы мизгелләрне барладык, тыңлаучыларыбызның фикерләрен тыңладык, ахырдан радиобызның баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева алып баручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Алмаз Нургалиев, танылган журналист Нур Алиев, Татарстанның халык артисты Фәнис Кәлимуллин - "Татмедиа" ширкәтенең, "Тәртип" радиосының тавыш режиссеры Алмаз Сәйфетдинов, танылган журналист Илфат Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов, "Сәхнә" журналы мөхәррире Зөлфия Гыйльметдинова Бөтенроссия татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хатларын алды.
ТӘРТИПле иртә!💐
Кунагыбыз - Казан шәһәр филармониясе "Яшьлек" ансамбле җырчысы - Лиана Лотфуллина!
📍Тапшыруның кабатлавын тыңлау - бушлай кичке концерт караган кебек булачак)
ТӘРТИПле КУНАК -
💥Алмаз Наил улы Хәмзин - артист, юморист, композитор, пародия остасы, язучы, публицист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе, Гамил Афзал һәм Фәннур Сафин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Чаян» журналының бүлек мөхәррире.
📍Төп тема - тальянга кушылып җырлау традициясен кабат кайтару. Күптән түгел Ренат Мөхетдинов берничә җырчыны тальянга җырлатып, студиядә яздырган иде. Алар арасында Алмаз Хәмзин дә бар.
☝🏻әңгәмәгә сез дә кушыла аласыз - 222 06 06
ТӘРТИПле ИРТӘ!
Мөхтәрәм кунагыбыз -
💥Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин - Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстан республикасының халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты.
📍Бүгенге көн Әлмәндәре белән әңгәмәнең кабатлавын тыңларга онытмагыз.
#ТәртиплеИртә #КамалТеатры #БүгенгеКөнӘлмәндәре #РамильТөхвәтуллин
Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салалләллаһу гәләйһи вәсәлләм:
«Аллаһ:«Мин колым Минем хакта уйлаган рәвештә һәм ул Мине искә алганда Мин аның белән бергә. Әгәр дә ул Мине эченнән генә искә алса, Мин дә аны күңелемнән искә алам. Әгәр дә ул Мине кешеләр янында искә алса, Мин аны кешеләрдән яхшырак затлар (ягъни, фәрештәләр) янында искә алам. Әгәр дә кол Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер терсәк якынаям...» дип әйткән».
Аллаһка якынлык - урында түгел, күңелдә 🕊️
ТӘРТИПле КУНАКларыбыз -
💐Айгөл Котдусова - "Татар кызы" бәйгесенең программа директоры, Республикакүләм "Татар кызы-2021" бәйгесе җиңүчесе
Халыкара этап финалистлары:
💐Новоселова Диана (Апас районы, быелгы финалист)
💐Сибгатова Ризәлә (Лаеш районы, быелгы финалист)
📍Уңган-булган татар кызлары белән булган әңгәмәнең кабатлавын тыңларга онытмагыз.
#ТәртиплеТатарКызы #ТатарКызы2026
+2
ТӘРТИПЛЕ ИРТӘ
✅17 июнь
Бүгенге кунак - Габдуллина Алсу Зөфәр кызы – Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрының әдәби-драматургия бүлеге мөдире. Кунагыбыз узып баручы театраль сезонга нәтиҗә ясады, киләсе сезон яңалыклары белән таныштырды.
ТӘРТИПЛЕ ИРТӘ
✅16 июнь
Иртәгә, ягъни 16 июньдә, "ТӘРТИПЛЕ ИРТӘ" кунагы – доцент, медицина фәннәре кандидаты, югары квалификацияле табиб-педиатр Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин.Табибка сорауларыгызны шушы пост астындагы комментарийларда калдыра аласыз.
Туры эфирга - 222-06-06 номерына шалтыратып, сораулар юлларга мөмкин.
