cookie

We use cookies to improve your browsing experience. By clicking «Accept all», you agree to the use of cookies.

avatar

Серле сандык

https://t.me/soylisem төркемендә утыручылардан тормышта кулланылган, сынап каралган киңәшләр! Админ @Stuchka24

Show more
Advertising posts
8 161
Subscribers
+1524 hours
+527 days
+14230 days

Data loading in progress...

Subscriber growth rate

Data loading in progress...

Photo unavailableShow in Telegram
Кетердәп торган чебуреклар! ✅Камыр өчен: 300 грамм он, 66- 70 градус җылыгындагы 150мл су (бу бик мөһим!) , 30 мл үсемлек мае 1/2 аш кашыгы аш серкәсе (5%лы) 1/2 чәй калагы тозны бергә кушып кимендә 5 минут чамасы камыр басабыз. Камыр кулга ябышып торырга һәм артык тыгыз да булырга тиеш түгел. Камырны баскач кимендә 30 минут ял иттерәбез. ✅Эчлек: Иттаркычтан чыгарылган 300 грамм сыер итен 2-3 данә яисә 300 грамм суганны 100 мл. салкын су (фаршка сусыллык бирәчәк) Сарымсак Петрушка Тоз һәм борычны салып бергә болгатабыз. Фарш әзер. Камыр җәя башлыйбыз. Якынча 60 граммлы камырны түгәрәк итеп җәябез . Камыр эченә эчлекне чама белеп кенә, читкә чыгармыйча, нечкәрәк итеп салырга ягъни сыларга кирәк булыр. Шулай иткәндә чебуреклар тәмлерәк булыр. Әлеге рецепт буенча 8 чебурек килеп чыгарга тиеш. Чебурекларны яхшы кызган көнбагыш маена чумдырып кыздырабыз. Чыганак: Шәһри Казан
Show all...
👍 17 5
Photo unavailableShow in Telegram
Кара карлыганнан желе эшләргә өйрәтегез әле ✅23 стакан карлыган. Юарга, саркытырга. 7 стакан су һәм 15 стакан шикәр комын кушып, кайнатып чыгарып, сироп ясарга. Сироп кайнап чыккач, аңа карлыганны салырга һәм кайнап чыкканнан соң 5 минут кайнатырга. Аннары әлеге катнашманы дуршлагка салып, сөзәргә. Төясе түгел! Кашык белән болгаткалап торырга. Сыекчасы агып бетә, карлыганның “күлмәкләре” генә өстә кала. Анысын ташларга. Әзер сыекчага тагын 15 стакан шикәр комы салып, эреп беткәнче болгатырга һәм банкаларга тутырып куярга кирәк. ​✅1 литр су кайнап чыгуга 1 кг юып саркытылган карлыганны салырга һәм төгәл 10 минут кайнатырга, 2 кг шикәр комы өстәргә. Шикәр комы салу белән кайнап чыгуга, бер-ике минуттан соң сүндереп куйдым. Икенче көнне генә, суынгач, банкаларга тутырдым. ​✅3 стакан су кайнап чыккач 5 стакан карлыган салып, 5 минут кайнатырга, шуннан соң 7 стакан шикәр комы өстәп, тагын 5 минут кайнатам. Кайнар килеш банкаларга салам. Желе килеп чыга. ✅4 стакан су, 14 стакан шикәр комы салып 5 минут кайнатырга, аннары 22 стакан карлыган салып, кайнап чыккач 5 минут кайнатып, газны сүндерергә. Тагын 14 стакан шикәр комы салып болгатырга. Кайнатма желе кебек бик тәмле була. Ачымый да, күгәрми дә, бозылмый да. Киңәшләр Сөйлисем килә төркемендә утыручы дуслардан. ❤️ куярга онытмагыз☺️
Show all...
35👍 23
Photo unavailableShow in Telegram
Сиңа кайтам Сиңа кайтам Әни... газизкәем Сиңа кайтам атлап,йөгереп... Ялан тәпи кайтам ... шундый рәхәт! Нәкъ тә бала чактагы кебек. Аяк киемемне кулга алып, Чәчләремне салып җилләргә Сиңа кайтам Әни! сиңа кайтам! Кайтам туып үскән җирләргә! Авыл башы әнә ерак түгел... Кайтуымны әллә сиздеңме? ,,Кызым кайта әнә минем,,диеп Каршыма ук минем килдеңме?! Нинди рәхәт бит ул Әни булгач, Кочаклале мине,иркәлә! Тәпиләрең авыртмыйма диеп, Кагыл кулың белән тезләргә. Авыртмыйлар Әни! ул аяклар Сиңа атлаганга шатланам! Мин бит синең кечкенәдән шулай Сабыр була белгән кыз балаң. Әни булса әгәр җир йөзендә Авыртулар гына төзәлә... Соңга калмыйк берүк...соң булмасын Яннарына кайтып килергә! Гөлфия Шиһапова
Show all...
👍 44 13
Photo unavailableShow in Telegram
Тавык итеннән тәмле “торбалар” Бу ризыкны әзерләү өчен 500 гр тавык филесы, 1 чәй кашыгы май, үзегез ярата торган тәмләткечләр, фольга яисә яисә кондитер конуслары кирәк булачак. Эчлекне 1 йомырка, 2 аш кашыгы каймак, тәменчә яшеллек һәм сарымсак, Черри помидоры, сыр белән ясыйлар. Тавык итен нәзек итеп телемнәргә кисәбез, тәмләткечләр сибәбез, май салып бутыйбыз. Фольгадан торбалар ясыйбыз. Итне дә торба итеп төреп, шул фольга эченә тыгып, 15-20 минут пешереп алабыз. Духовка 180 градуска кадәр җылынган булырга тиеш. Эчлек өчен йомырканы пешереп, угыч аша чыгарабыз. Шуңа уылган сыр, вакланган яшеллек, помидор, каймакны салып, болгатабыз. Әзер эчлекне торбачыклар эченә тутырабыз. Ризыгыбыз әзер! Чыганак: @shahrikazan
Show all...
👍 22 3
Photo unavailableShow in Telegram
Кызыл карлыганнан желе ✅1 рецепт Карлыганны сабакчалары белән юып утка куярга, болгатып торып пешереп чыгарырга, сито аркылы бәрәңге төйгеч белән төеп, согына 1 литрга 1,5- 2 кг шикәр комы салып җылытырга, кайнатып чыгармаска. Шикәрнең азрак өлешен утын сүндергәч салып болгатырга була. ✅2 рецепт 1 кг кызыл карлыганга 800 г шикәр комы алына. Дуршлагта сабакчалары белән юарга. Карлыганны кәстрүлгә салып, шикәр кушып, ун минут чамасы яхшылап болгатырга. Куе ботка килеп чыгачак. Шуны сүрән утка куеп, 10 минут чамасы пешерергә, гел болгатып торырга. Соңыннан сөзәргә. Банкаларга ябарга, суыгач суыткычка куярга. Серле сандык
Show all...
👍 31 3
Photo unavailableShow in Telegram
Кил бүген! Жилләр исә, гөлләр бөгелә, Бөдрә дулкыннар йөгерә Болын өстендә иртән. Сандугачлар отып алган, Чишмәләр күчереп язган Моңлы жырыңны, иркәм. Мин хис итәм шул жырларда, Ягымлы матур моңнарда Илемнең иркенлеген. Көнчеләрне шомландырып, Киң урамны нурландырып Кил, акыллым, кил бүген!.. Сагыш ялкыннарын сүндер, Мендер мине, күккә мендер, Бул канатым, жилкәнем! Оныталмыйм төсләреңне, Сиңа булган хисләремне Кояш итеп йөртәмен... Әхмәт Ерикәй
Show all...
👍 15
00:32
Video unavailableShow in Telegram
Кечкенә генә лайфхак, дуслар. Ковер кырыйлары шулай бөгелеп торса, кайнар су салыгыз👍 Серле сандык
Show all...
9.64 MB
👍 37 2
00:07
Video unavailableShow in Telegram
Хәерле иртә, дуслар! Сәламәт тәндә - сәламәт акыл👍 Серле сандык
Show all...
8.19 KB
👍 18
Photo unavailableShow in Telegram
Абрикостан кайнатма 1 кг җимешкә 1 кг шикәр комы исәбеннән алына Беренче рецепт Абрикос өстенә шикәр комын салып, сурән утка куярга. Кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә. Суынгач яңадан утка куеп, кайнатып чыгарырга һәм 5-10 минут кайнатып, сүндерергә. Суынгач банкаларга тутырырга. Абрикосның төшләрен дә кушарга була. Кемгә ничек ошый. Икенче рецепт 1,5 -2кг абрикос, 2 әфлисун, 1 лимон, 1,5 кг шикәр комы кирәк булачак. Әфлисун белән лимонның кабыгын вак кыргычтан кырырга, эчләрен генә турап, абрикос янына салырга һәм блендер белән барысын бергә ваклап, шикәр салып, болгатып 20 минут кайнатырга, бик тәмле (джем дисәң дә, кайнатма дисәң дә була) килеп чыга. Рецептлар Сөйлисем килә төркемендәге дуслардан. Серле сандык
Show all...
👍 30 3
Photo unavailableShow in Telegram
🥳 У нас снова розыгрыш! Разыгрываем сертификаты в Золотое Яблоко на сумму 50 000 руб. Для участия нужно: 📌 Быть подписанным на каналы @kazan и @region116_dtp_official 📌 Нажать на кнопку «Участвую» под этим постом ❕ Нужно быть подписанным на оба канала. 🏆 5 призовых мест! Каждому победителю отправим электронный сертификат на 10 тыс в ЗЯ (либо денежный эквивалент) Итоги розыгрыша подведет умный бот случайным образом 20 июля в 17:00.
Show all...
👍 5
Участвую! (2349)
Choose a Different Plan

Your current plan allows analytics for only 5 channels. To get more, please choose a different plan.