Арча УСХиП
Open in Telegram
Управление сельского хозяйства и продовольствия РТ Минсельхозпрода РТ в Арском муниципальном районе
Show more316
Subscribers
No data24 hours
No data7 days
No data30 days
Posts Archive
316
Бүген Арчабызда «Ел хатын-кызы» республика конкурсының зона сайлап алу туры узды. Район данын яклап бердән-бер хатын-кыз комбайнчыбыз «Ташкичү» хуҗалыгыннан Рәмзия Хәбибуллина чыгыш ясады һәм «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә җиңү яулады.
Әлеге гаилә белән үзем шәхсән якыннан таныш. Алар Рәдиф абый белән бергә тормыш юлын узганда язмышның ачысын да, төчесен дә нык татыйлар, әмма язмыш сынавына бирешмичә, бер-берләренә ныклы терәк булып, сабыр канатларын каермыйча матур гомер юлы узалар. Бүгенге көндә дә туган туфрактан көч, иген кырларыннан яшәү дәрте алып, тырыш хезмәт өлгесе күрсәтеп яшиләр.
316
Өстәл өстендәге савытта икмәк телемнәре, кулыңа җаның теләгәнен аласың. Арышныкымы, бодайныкымы - рәхим ит! Нинди зур байлык. Бер мәлгә уйга каласың, кеше тудырган искиткеч нигъмәт, ризык бит бу. Нинди генә һөнәр ияләре катнашмый аны булдыруда. Уйлаган саен уйлар тирәнгәрәк китә, ничек инде тырнак очы кадәр генә бөртектән шаулап утырган иген кырлары барлыкка килә?! Халык әйтмешли, бары тик таза орлыктан гына югары уңышка өмет итеп була шул.
Республиканың орлыкчылык хуҗалыклары арасында 2023 ел нәтиҗәләре буенча «Курса МТС»ы иң яхшысы дип танылды.
316
Район делегациясе белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык киңәйтелгән утырышында булдык, түгәрәк өстәлләр эшчәнлегендә актив катнаштык, агросәнәгать комплексының барлык өлкәләре тәкъдим ителгән күргәзмәне карадык. Биредә авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары күрсәтелде.
Күргәзмәдә районыбызның «Сервис-Агро», «Техно-Арск», «Ихлас» компаниясе, «Фермерский островок» оешмалары үз продукцияләрен тәкъдим итте.
316
Терлекчелектә ел фасылына карамастан һәрчак ныклы тәртип, эзлеклелек һәм максатчан эш оештылырга тиеш. Шул очракта гына югары нәтиҗәләргә иршергә мөмкин.
Икенче ел рәттән кубокка Возрождение агрофирмасы лаек булды, икенче күрсәткеч Кырлай агрофирмасында, өченче урында Северный хуҗалыгы.
316
Ут эченнән өч тракторны алып чыккан кайнар йөрәкле егетләр Раил Ибраев һәм Адель Бариев.
316
Бәхетен туган җиреннән тапкан шәхес, ягы чәчү дисеңме, мал азыгы хәзерләүме, урып-җыю кампаниясеме, терлекчелектә малларга ашарга кертүме – ел әйләнәсе трактор кабинасыннан төшмәгән механизатор Миннефар Дәүләтбаевка 75 яшь тулды. Шушы истәлекле дата уңаеннан аңа авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
316
29-31 января 2024 года в выставочном центре «Казань Экспо» состоится
VI специализированная выставка достижений агропромышленного комплекса — выставка «ТатАгроЭкспо»
316
Быел алынасы уңыш уҗым культураларының торышына бәйле. Безнең район хуҗалыкларының көзге культуралары ничек кышлый, алар хәзер нинди хәлдә – «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең район бүлеге белгечләре белән шуны карап кайттык. Алга таба аномаль һава торышы күзәтелмәгәндә, киләсе уңышка куркыныч янамый.
316
Наласа авыл җирлеге башлыгы Ильфира Шакирова һәм «Игенче» агрофирмасы җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин авылдашлары, хезмәттәшләре каршында хисап тотты, 2024 елга планнар билгеләде.
Наласа җирлегендә узган ел 3 яңа гаилә барлыкка килгән, 10 сабый дөньяга аваз салган. Федераль һәм республика программалары кысаларында яшьләрне торак белән тәэмин итүдә зур эш башкарылган, социаль объектлар яңартылган, юллар төзекләндерелгән.
«Игенче» агрофирмасы районыбызның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе. 2023 елда иген игүдә, бәрәңге үстерүдә югары уңышларга иреште. Сөтчелектә һәм итчелектә күрсәткечләре алдагы ел белән чагыштырганда үсештә. Шактый гына төзелеш эшләре башкарылды, техникалар яңартылды. Алда әле планнары тагы да зурдан - иң беренче бурыч булып азык әзерләү үзәге һәм 800 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзү тора.
Җыелыш барышында халыктан моң-зар, хәл ителмәгән мәсьәләләр буенча сораулар ишетелмәде. Димәк җитәкчелек халык белән аңлашып эшли.
316
Басуда карның биеклеге 45 см. Тармаклану үзәгендә температура -0,8 градус, туң катламы 22 см. Басуда җир катламы өстендә 10 см. калынлыкта тыгыз кар катламы күзәтелә. Бу катлам 20-22 декабрь көннәрендә юеш кар һәм яңгыр яву нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
1 кв.метрда 420 шт. үсемлек саны. Тармаклану фазасында үсемлекләрнең вегетациясе тукталган.
2024 елның 23 гыйнварына Арча җирлегендә 76,8 мм явым-төшем яуган, гыйнвар ае нормасы 35 мм. Бу күрсәткеч айлык нормага 220 % тәшкил итә.
316
Ашытбаш авылыннан Рәис Шәкүров, халык синоптигы: – 4–5 ел инде юньле буран күргән юк иде. Кар бит ул – икмәк. Яусын, кыш карлы булырга тиеш. Тик шул ягы гына борчый: явым-төшем артыкка китсә, җәен давыллар, су басуларга китерергә мөмкин. Бураннардан соң салкыннар башлана. Алда – хут суыклары (19 февральдән 19 мартка кадәр). Ул суыклар кирәк. Бу очракта җәй бик яхшы киләчәк. Быелгы җәй матур килер: яңгыры да вакытында явар, җиле дә вакытында исәр, дип фаразлый ул. Икмәк булса, ит тә, сөт тә булыр.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/132837/
© Ватаным Татарстан
316
Сезне дә кар күмеп китә яздымы? Бездә дә шул хәл. Күптәннән мондый бураннар булганы юк иде. Әмма, нишлисең, кыш шундый булырга тиеш тә. Күнектек без аз карлы, бурансыз, җылы кышка. Ә быел кирәкне бирә - суыгы да бар, бураны дә, кары да. Табигать тә кешеләрне сыный түгелме соң? Халыкның бердәмлеген сыный. Район башкарма комитеты иртәгә, 22 гыйнвар көнне, иртәдән оешма, учреждение, предприятие территорияләрен, җәяүле йөри торган урыннарны чистарту максатыннан өмә игълан итте. Эшкә көрәкләр белән килергә.
316
"Тату сыйныф серләре" конкурсының зона этабында Шушмабаш мәктәбенең 8 класс укучылары һәм әти-әниләре легендар шәхес, район авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән Кәримов Габделхәй Йосыф улының якты истәлегенә багышланган күргәзмә белән чыгыш ясап «Традицияләрне саклау» номинациясендә җиңү яуладылар
316
Мыслить о будущем – действовать в настоящем!
Сегодня произошло важное событие для АПК района– открытие агрокласса на базе ООО «Агрокомплекс «Ак Барс» и подписание четырехстороннего соглашения о сотрудничестве между Исполкомом района, МБОУ «Смак Корсинская СОШ», ФГБОУ ВО Казанский ГАУ и непосредственно хозяйством.
Основная задача проекта – заинтересовать, увлечь учеников сельским хозяйством. Хочется приоткрыть ребенку завесу в мир сельского хозяйства, где поле и огород – это не только тяжелая изнурительная работа, а интересное увлечение, высокотехнологическое оборудование, источник прибыли и, возможно, будущая профессия.
316
Район хуҗалыкларында 2023 ел дәверендә 12 397 баш бозау алынды. Алдагы елдан 685 башка күбрәк, үсеш 106%.
