en
Feedback
Салават купере журналы

Салават купере журналы

Open in Telegram

«Салават күпере» – Татарстан Республикасында 6 яшькә кадәрге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер басма. 📍Безнең адрес: Казан шәһәре, Декабристлар урамы 2 йорт, «ТАТМЕДИА» бинасы, 9 кат

Show more
1 587
Subscribers
+124 hours
-37 days
-430 days
Posts Archive
Дуслар, сезгә «Милли курчаклар» темасы сезгә кызыкмы, кирәкме? Әйе - ❤️ Әлбәттә - 👍

Лев Толстой Слива төше Булган хәл Әнисе сливалар сатып алган һәм аларны төштән соң балаларына бирергә уйлаган. Сливаларны тәл
Лев Толстой Слива төше Булган хәл Әнисе сливалар сатып алган һәм аларны төштән соң балаларына бирергә уйлаган. Сливаларны тәлинкәгә салып куйган. Ваняның беркайчан да слива ашаганы булмаган. Малай алар тирәсендә әйләнеп йөргән, хәтта иснәп тә караган. Бигрәк күзне кызыктырып торалар шул! Ә аннары аш бүлмәсендә беркем дә калмаган вакытны көткән дә бер сливаны ашап куйган. Төшке аш алдыннан әнисе сливаларны санаган — берсе юк ди. Ул моны әтиләренә әйткән. Төшке аш вакытында әтиләре балалардан: — Йә, балалар, берегез дә слива ашамадымы? – дип сораган. Барысы да «юк», дип җавап биргән. Кысла кебек кызарган Ваня да: «Юк, мин ашамадым», — дигән. Шулвакыт әтисе болай дигән: — Сезнең берәрегез слива ашаса да, куркыныч түгел, әлбәттә. Бәла икенче нәрсәдә. Сливаларның төше бар, кем аны ашый белмичә йота, шул бер көннән соң үләчәк. Мин шуңардан куркам. Ваня агарынып: — Юк, мин төшен тәрәзәдән ыргыттым, — дип җавап биргән. Барысы да көлгән, ә Ваня оялудан елап җибәргән.

📚 Лев Толстойның тууына - 198 ел! 🎉 Бүген 9 сентябрь - бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның туган көне. ✍️ Ул 1828 елда туган һәм әдәбият тарихында зур эз калдырган. Аның әсәрләрен бүген дә балалар һәм өлкәннәр яратып укый.

Фотода дусларыбыз - журналыбызга альтернатив ысул белән язылучы Совет районының 115 нче «Сорнай» балалар бакчасының 6 төркем
Фотода дусларыбыз - журналыбызга альтернатив ысул белән язылучы Совет районының 115 нче «Сорнай» балалар бакчасының 6 төркем балалары🫶

Video message00:17

Альтернатив яки арзанрак ысул балалар бакчалары һәм мәктәпләре өчен. Журналга күпләп язылган (25тән дә ким булмаска тиеш) очракта журналларны тәрбия һәм белем бирү оешмаларына үзебез китереп бирәбез🌈 6 айга почта аркылы язылу - 477 сум. Альтернатив ысул - 360 сум.

«Салават күпере» журналының сентябрь саны һөнәрләр дөньясына багышлана👩‍🚀👨‍🍳👩‍⚕️👨‍🔧 Бу санда: 📸 «Мин бит бу!» фотобәйгесе 🧚 «Һөнәр һәркемгә кирәк!» әкияте һәм мультфильмы 🎭 Бармак театры 🐻 «Бергәләп ясыйбыз» сәхифәсендә- аю ясыйбыз 🌈 Төсле наклейкалар 🐭 Пластилиннан тычкан ясыйбыз 📚 «Илебез шагыйрьләре» сәхифәсендә - Яков Аким 🎨 «Яшь рәссам» сәхифәсендә - Казан шәһәренең 13 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иҗаты ✍️ Әзһәр Габидигә - 100 ел. Шул уңайдан балалар өчен «Кем гаепле?» шигыре 🎵 «СалаваTik»лардан- «Укучы бала» җыры! 💛 Кызыклы, файдалы һәм иҗатка илһам бирүче сентябрь саны һәр балага шатлык бүләк итсен!

🌈 Иртәбезне матур яңалыктан башлыйк! «Салават күпере» журналының яңа - сентябрь саны дөнья күрде! ✨
🌈 Иртәбезне матур яңалыктан башлыйк! «Салават күпере» журналының яңа - сентябрь саны дөнья күрде! ✨

🌧️Яңгырдан соң урман җанланып китә - урманда төрле-төрле гөмбәләр күренә! 🍄 Ак гөмбә- матур, калын аяклы. 🍄 Каен гөмбәсе -
🌧️Яңгырдан соң урман җанланып китә - урманда төрле-төрле гөмбәләр күренә! 🍄 Ак гөмбә- матур, калын аяклы. 🍄 Каен гөмбәсе - каен янында үсәргә ярата. 🍄 Мүк гөмбәсе - мүкләр арасында яшеренеп утыра. 🍄 Кызыл башлы гөмбә - ерактан ук күзгә ташлана! ❤️ Ә иң мөһиме: белмәгән гөмбәләргә тимибез, ашамыйбыз! ☝️😊

Күңел якты булса - яңгырлы көннәр дә матур була 🌧️ Хәерле көн! ❤️
Күңел якты булса - яңгырлы көннәр дә матур була 🌧️ Хәерле көн! ❤️

🚗📱С 18 по 20 сентября жители Татарстана могут принять участие в фотоконкурсе «Всей семьей на выборы» и побороться за 3 авто
+1
🚗📱С 18 по 20 сентября жители Татарстана могут принять участие в фотоконкурсе «Всей семьей на выборы» и побороться за 3 автомобиля Sollers ST8 и 33 iPhone 17 Для участия нужно сделать семейное фото у избирательного участка со специальным браслетом, опубликовать его на своей открытой странице во «ВКонтакте» с хэштегами #ВсейСемьейНаВыборы и #ТатарстанАлга. Полные правила участия, а также время розыгрышей призов смотрите в сообществе фотоконкурса «Татарстан Алга» – по ссылке. @tatmediaofficial | Telegram замедлен, читайте Татмедиа в MAX

Көз һәм балалар җыры – Көз, Көз, әйт әле, Кәрзинеңдә ниләр бар? Көз, Көз, әйт әле, Кәрзинеңдә ниләр бар? – Кәрзинемдә кыярлар
Көз һәм балалар җыры – Көз, Көз, әйт әле, Кәрзинеңдә ниләр бар? Көз, Көз, әйт әле, Кәрзинеңдә ниләр бар? – Кәрзинемдә кыярлар, Помидор һәм алмалар, Кәрзинемдә кыярлар, Помидор һәм алмалар. – Көз, Көз, әйт әле, Кәрзинеңдә ниләр бар? Көз, Көз, әйт әле, Кәрзинеңдә ниләр бар? – Кәрзинемдә яңгырлар, Җылы, суык көннәр бар. Кәрзинемдә яңгырлар, Җылы, суык көннәр бар. – Көз, Көз, әйт әле, Кәрзинеңдә ниләр бар? Көз, Көз, әйт әле, Кәрзинеңдә ниләр бар? – Кәрзинемдә сары, кызыл, Алтын, матур төсләр бар. Кәрзинемдә сары, кызыл, Алтын, матур төсләр бар. Г.Гәрәева көе һәм сүзләре

Көз 🍂
Көз 🍂

Бик кирәкле, искитмәле матур журнал булачак октябрь саны, Аллаһы боерса. Россиядә яшәүче - рус, татар, чуваш, мари, мордва, у
Бик кирәкле, искитмәле матур журнал булачак октябрь саны, Аллаһы боерса. Россиядә яшәүче - рус, татар, чуваш, мари, мордва, удмурт милләт вәкилләре хакында. 💕Язылмаган идем бит... дип борчылучыларга сер итеп кенә әйтәм, 20 нче сентябрьгә кадәр октябрь аена язылырга җитешәсез әле, дуслар! Язылу өчен сылтаманы да беркетәбез. Кирәксә, үзебез дә яздырабыз. Хәтта 2027 нче елның беренче яртыеллыгына да (январь-июнь) язылырга мөмкин.

Video message00:57

Video message00:57