Татар Мәдрәсәсе
Open in Telegram
«Татар мәдрәсәсе» - төп Ислам фәннәре буенча видеолекция, аудиодәрес һәм текст форматындагы материаллардан торган белем бирү контенты. Биредә - БАРЫ ФАЙДАЛЫ ЯЗМАЛАР гына
Show more615
Subscribers
No data24 hours
No data7 days
No data30 days
Posts Archive
Repost from ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
#РамазангаӘзерлек
Тиздән сагынып көткән Рамазан ае җитә. Шул нисбәттән, #РамазангаӘзерлек сәхифәсен башлыйбыз.
Яман гадәтләрдән арыну өчен дога👇🏻
Без еш кына: «Мин көчсез. Раббыбыз мине шундый итеп халык кылган, берни эшләтә алмыйм», – дияргә һәм шулай итеп үзебезнең яман гадәтләребезне акларга тырышабыз. Кайберләребез ураза тотабыз, әмма гайбәт сөйләүдән туктамыйбыз. Яки вак-төяк мәсьәләләр буенча алдауны дәвам итәбез. Әй, нәрсәсе бар инде аның, иң мөһиме ураза тотам бит, уйлыйсызмы?! Ялгышасыз! ❌
Яман гадәтләребезне акларга ярамый!
❗️ Үзенең көчсез якларын белү кешене көчле итә.
Мәсәлән, берәүләр - ялганларга, икенчеләр - гайбәт сөйләүгә, өченчеләр харамга карарга гадәтләнгән була. Кеше үзе дә сизмәстән шул сыйфатлары белән гомер итәргә мөмкин. Әмма көннәрдән бер көнне ул үзенең шул зәгыйфь якларын танырга һәм алар белән КӨРӘШ БАШЛАРГА мөмкин.
Динебездә әлеге күркәм дога барлыгын онытмыйк. Мөселман кешесе (бигрәк тә көзгегә караган вакытта) әлеге доганы уку гадәтенә ияләшергә
тиеш:
🤲🏻 «Аллааһуммә әнтә хәссәнтә халькый фәхәссин хулүкый».
🤲🏻 «Йә Аллаһы! Сурәтемне күркәм кылган кебек, холкымны да күркәм әйлә».
Әгәр без һәрдаим шушы доганы кылуны гадәткә кертсәк, Аллаһының рәхмәте белән, холкыбызны күркәм итә алырбыз.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр кеше бозык сүзләрдән, ялганнан, гайбәттән тыела алмаса, Аллаһы Тәгалә аның ашау-эчүне ташлавына мохтаҗ түгел», – дип әйткән. Рамазан җиткәнче яман гадәтләребездән арынырга тырышыйк!
#ислам #татарстан #мөселман #сунна #дога #дин #догалар #татар #татарлар #аллагашөкер #аллаһкашөкер #казан #исламгаилә #аллаһыгашөкер #азан #азандогасы #исламтурында #сөннәт
БӘДЕР СУГЫШЫ
#сира
26нчы дәрес
Мөһаҗирләр исеменнән Әл-Микъдәд ибне Гамер сөйләгән. «Әй Аллаһ Илчесе, Аллаһ күрсәткәнчә баруыңны дәвам ит. Без синең белән. Аллаһ белән ант итәм, без сиңа: «Син һәм синең Раббың китегез һәм икәүләп сугышыгыз, ә без монда утырып торабыз», – дип, Исраил уллары Мусага әйткәнне әйтмәбез; ләкин: «Син һәм синең Раббың китегез һәм сугышыгыз, без дә сезнең янда сугышырбыз», – дип әйтербез», – дигән ул.
Әнсарларга килгәндә исә, алардан Сәгъд ибне Могаз чыгыш ясаган: «Без сиңа ышандык, Аллаһ Илчесе, син алып килгәннең хакыйкать икәнлегенә инандык. Шуңа күрә без тыңлаучан булырга дип килешү төзедек. Нәрсә кирәк дип саныйсың, шуны кыл. Без синең белән. Сине хакыйкый Җибәрүче исеме белән ант итәм, әгәр син диңгезне җәяү кичмәкче булып диңгезгә керсәң дә, без артыңнан керәчәкбез һәм беребез дә артта калмас. Иртәгә синең белән бергә дошманны каршы алырга без риза. Хак, без орышта ныклы, йөзгә-йөз килгәндә какшамас. Аллаһ сиңа бездә шуны күрсәтер, син разый булырсың дип өметләнәбез. Аллаһның изге ниятләре белән безне алга алып бар!».
Һәм шунда Аллаһның Расүле (с.г.в.) Аллаһ Тәгаләнең аңа икенең берсен: я кәрван, я дошманнарны җиңүне вәгьдә итүен сөйләп биргән.
Мөселманнар Бәдергә килгән. Ләкин алар судан ерак урнашкан. Шунда Хубәб ибне Мөнзир атлы бер көрәштәше әйткән:
– Әй Аллаһ Илчесе, әйт, син бу урынны Аллаһ күрсәтмәсе буенча сайладыңмы яки бу синең үзеңнең карарыңмы?
– Сугыш нияте буенча үземнең карар, – дип җаваплаган Аллаһ Расүле (с.г.в.).
– Әй Пәйгамбәр, бу урын безнең өчен яраксыз, корәешлеләргә караганда суга якынрак урнашырга кирәк, – дигән Хубәб, – мин бу урынны һәм кыяларны яхшы беләм. Монда суы бетми торган төче сулы кое бар. Анда күлләвек эшләргә, башкаларын корытырга мөмкин. Орыш вакытында безгә сусауны кайтарырга мөмкин булачак, ә корәешлеләргә – юк.
– Менә бу фикер! Риза, – дигән Мөхәммәд (с.г.в.), – торыгыз, су янына урнашып күлләвек казыгыз.
Мөселманнар күлләвек казыган һәм калган коеларны күмгән. Шуннан соң алар Сәгъд ибне Могаз киңәше буенча Аллаһ Илчесе (с.г.в.) өчен чатыр корганнар: «Без сиңа, Аллаһ Илчесе, чатыр корырбыз, син шунда булырсың, атлар әзерләп куярбыз, кирәк чакта файдаланырсың, без дошманны каршы алырбыз. Әгәр Аллаһ безгә көч бирсә һәм дошманны җиңәргә ярдәм итсә – яхшы булыр. Әгәр башкача килеп чыкса, халкыбызга әйләнеп кайт. Әй Пәйгамбәр, без шәһәрдә сине бездән ким яратмаучы кешеләребезне калдырдык, алар орыш буласын белгән булса, әлбәттә, синең белән бергә килер иде».
Аллаһ Илчесе (с.г.в.) Сәгыйднең фикереннән канәгать калган һәм аны башкалар белән чатыр корырга җибәргән.
#татармәдрәсәсе
НАМАЗ УКУНЫ НӘРСӘДӘН БАШЛАРГА?
❗️Иң беренче чиратта шуны белик: намаз - безгә Аллаһының рәхмәте буларак бирелгән гамәл. Намаз күңелгә тынычлык, тәнгә сихәт бирә, безне тынычландыра. Намаз гыйбадәтен башкарып, кулларын догага күтәргән, Аллаһыга мөрәҗәгать иткән кеше бу мизгелләрнең бик тә кадерле икәнен тоя.
✅ Әлбәттә, бу изге эшкә алыныр алдыннан шәригать хөкемнәрен белгән, үтәгән берәр якыныңа, танышыңа яки, гомумән, берәр гыйлемле кешегә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Намаз укырга ниятләүче берничә адым үтә. Ул:
📌 Тәһарәт, госел тәртипләрен өйрәнә;
📌 Намаз укуда кирәкле булган хәрәкәтләрне өйрәнә;
📌 Намазда укыла торган аять-сүрәләрне, догаларны ятлый;
📌 Намазга кагылышлы мәсьәләләр белән таныша. (Мәсәлән, нәрсәләр намазны боза, нинди вакытларда намаз укылмый һ.б.)
📿Намаз - бик тә саваплы һәм шул ук вакытта бик җаваплы гамәл, аңа җитди карау, тиешенчә өйрәнү, башкару мөһим. Раүлебез: «Намаз – җәннәт ачкычы🗝», – диде. Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, намаз дигән күркәм гамәлгә омтылыйк, дуслар.
#татармәдрәсәсе #сорауҗавап
БӘДЕР СУГЫШЫ
#сира
25нче дәрес
Мөселманнарга корәешлеләрнең Сүриядән Мәккәгә кайтучы кәрваны хакында билгеле булган. Мәдинә Сүрия һәм Мәккә арасында булганлыктан, кәрван юлы аннан якында гына үткән.
Мөселманнар бу уңайлы очрактан файдаланырга булган. Бәлки аларга Мәккәдә калган һәм корәешлеләр тарафыннан үзләштерелгән милекләренең бер өлешен кайтарып алырга мөмкинчелек туар. Кәрванга һөҗүм итү өчен, күп кеше кирәк булмаганлыктан, атсыз, сөңгесез, хәрби кирәк-яраксыз, кылычлар белән генә коралланган зур булмаган бер төркем чыккан. Ләкин Әбү Суфьян ибне Хәреб башчылыгындагы кәрванда булачак һөҗүм хакында белеп калган. Әбү Суфьян көнбатышка борылган, диңгез яры буйлап киткән һәм кәрванны коткарган.
Ләкин Аллаһ, Аңа дан һәм бөеклек, аларны очраклы дөньяви табыш өчен түгел, ә билгеләнгән эшне башкару өчен чыгарган икән.
Корәешлеләргә, Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның көрәштәшләре бай товарлы кәрванның юлын бүлгәннәр, дип хәбәр иткәннәр.
Аларга үзләренең милкен һәм кыйммәтле сәүдә әйберләрен саклау өчен, шәһәрдән чыгудан башка юл калмаган. Шулай итеп, кәрван белән очрашасы урынга мөселманнар корәешлеләр гаскәре белән очрашкан.
Кәрванның котылып калуын белгәч, кайбер корәешлеләр Мәккәгә кире кайтырга кирәк, чөнки максат кәрванны саклау гына иде дигәннәр. Әбү Җәһил моңа каршы ярсып әйткән: «Вәллаһи, без Бәдергә барып җитеп, анда булып, дөяләр суеп, мәҗлес корып, шәраблар эчеп, җырчы кызлар җырын ишетеп һәм гарәпләр безнең сугышка чыгуыбыз һәм берлегебез хакында ишетмичә торып кире кайтмаячакбыз. Шулвакыт алар бездән һәрвакыт куркачак һәм хөрмәт итәчәк».
Шулай итеп бу залим үз түшәгендә үләргә җыенган, ләкин иң явыз яман үлем белән үлгән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) килгәндә исә, ул корәешлеләр белән сугыш турында, бары да аларның ихтыяры буенча эшләнсен өчен, көрәштәшләре белән киңәшләшә башлаган. Алар бары да, әнсарлар да, мөһаҗирләр дә үз җаваплары белән аның күңелен шатландырган.
#татармәдрәсәсе
Repost from Диния Нәзарәте
Хөрмәтле дин кардәшләр!
Бүген, 6 февральдә, кояш баеганнан соң мөселманнар мөкатдәс кичне – Исра һәм Мигъраҗ төнен каршы алачак.
Исра һәм Мигръраҗ – сөекле Рәсүлебез Мөхәммәднең ﷺ Мәккәдән Кодүска сәяхәте һәм күкләргә ашуы ул. Бу вакыйга Раҗәб аеның 26сыннан 27 нче каршы төндә, Пәйгамбәр ﷺ каршына Җәбраил фәрештә килеп шундый сәфәргә чакыргач, була.
Мәккәдән Кодүстагы изге әл-Әкса мәчетенә төнге сәяхәт турында “әл-Исра” сүрәсенең 1 аятендә «Аятьләребездән кайберләрен күрсәтик дип, бер төнне (бик кыска бер вакытта Мөхәммәд колын Харам мәчетеннән алып) Без тирә-ягын бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә Күчерүче (булган бөек Зат) кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул – Ишетүче, Күрүче» дип әйтелә.
Татарстан Мөфтиенең Исра вә Миграҗ кичәсе уңаеннан тулы мөрәҗәгате: https://dumrt.ru/news/news/news_30228.html
Мәдинәдәге мөселманнар тормышының үзенчәлекле сыйфатлары
#сира
24нче дәрес
Аллаһ Расүле (с.г.в.) Мәдинәдә яһүдләр һәм башкалар белән килешүләр төзи башлаган.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәдинәдә яшәүче һәркемгә: мөһаҗирләргә, әнсарларга, яһүдләргә кагыла торган килешү төзегән, анда болай диелгән: «Мөселманнар – туганнар, алар явызлар өчен бердәм кул, хәтта ул беребезнең улы булса да, алар җинаятьчегә ярдәм итмәячәкләр: аңа качарга булышмаячаклар. Яһүдләр – мөселманнарның беректәшләре һәм алар Мәдинәдә яшәүчеләргә каршы һөҗүм итүчеләргә мөселманнар белән бергә сугышачаклар. Беркем дә корәешлеләргә ярдәм итмәячәк һәм аларны якламаячак. Теләсә нинди бәхәсле мәсьәлә Аллаһ һәм Аның Расүле (с.г.в.) хөкеменә тапшырылачак».
❗️Шулай итеп Мәдинә бердәм блокка, аның биләмәсе теләсә нинди явыз көчкә каршы какшамас кирмәнга әверелгән.
Ураза тоту һәм зәкәт түләү мәҗбүрилеген кертү дә шушы чорга карый. Чик буйлары ясалган, һәм Ясриб – мөселман дәүләте ныгый барган. Анда мөселманнарны бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга, Аңа тиңдәшләр өстәмәскә чакыручы азан тәүлегенә 5 мәртәбә яңгыраган.
Азан тарихы түбәндәгечә: мөселманнар намазга азансыз йөргән вакытта, берсе иртәрәк, берсе соңрак килгән. Бу хакта алар Расүлгә (с.г.в.) зарланганнар һәм гыйбадәт вакыты җиткәнлеген хәбәр бирү өчен зур чаң куярга килешкәннәр.
Чаңны беркетү өчен, бүрәнә сатып алырга Гомәр ибне Әл-Хаттаб киткән. Әмма икенче көнне ул буш кул белән әйләнеп кайткан һәм: «Әй Аллаһ Расүле, төнлә миңа төшемдә: «Кыңгырау ясама, намазга азан әйтеп чакыр» – диелде», – дип әйткән. Бу хакта Пәйгамбәргә (с.г.в.) сөйләгән вакытта, ул Билалның намазга чакырган тавышын ишеткән: «Аллаһү әкбәр! Аллаһү әкбәр!..»
Гомәр гаҗәпләнеп: «Билал мин төнлә ишеткән кебек кычкыра», – дип әйткән. Пәйгамбәр (с.г.в.) елмаеп: «Илаһи яңалык монда сине узып килде. Аллаһ белән ант итәм, минем өчен яһүдләрнең гыйбадәтләренә чакыра торган торбалары кебек торба ясау яки христианнарныкы кебек чаң куюдан дә җирәнгечрәк нәрсә юк», – дип әйткән.
Билал азанны дәвам иткән: «Аллаһтан башка илаһ юк! Намазга ашыгыгыз! Намазга ашыгыгыз! Котылырга ашыгыгыз! Котылырга ашыгыгыз! Аллаһ бөекләрдән бөек! Аллаһ бөекләрдән бөек! Аллаһтан башка илаһ юк!».
❗️ Шушы вакыттан башлап кешеләр гыйбадәткә соңламый һәм мәчеткә бергә йөри башлаган.
#татармәдрәсәсе
Repost from Книги. Ислам. Huzurbooks
В ИД «Хузур» требуются сотрудники в типографию
Требования:
🔸 можно без опыта работы (обучение на месте);
🔸 знание русского и татарского языка;
🔸 желательно мужского пола;
🔸 ответственность, дисциплинированность и внимательность.
Работа в центре Казани
🔸 с понедельника по пятницу
🔸 с 09:00 до 18:00.
🔸 Есть условия для совершения намаза.
Телефон для справок: +79393905728
Почта: huzur.inform@mail.ru с пометкой «Вакансия»
#вакансия #вакансиядлямусульман #идхузур #работадлямусульман
Качкан Пәйгамбәребезне (с.г.в.) табучыга корәешлеләр нәрсә вәгъдә иткән?
Әссаләмегаләйкүм, кадерле язылучыларыбыз һәм укучыларыбыз!
#сира буенча тагын бер өлеш дәресләрне тәмамладык. Бу тема буенча барлык язмаларны да #сира хештегына басып кереп карый аласыз.
Укыганнарны искә төшерә торыйк. Бүген мини тест булачак📖
#татармәдрәсәсе
Аллаһ Илчесенең (с.г.в.) мәчеттәге вәгазе
#сира
23нче дәрес
Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчетне төзеп бетергән. Кешеләр анда килгәннәр һәм бергәләп намаз укыганнар, Аллаһ Расүле (с.г.в.) вәгазь укыган. Бервакыт ул әйткән: «Аллаһу әкбәр! Аны данлыйм һәм, ярдәм сорап, Аңа гына мөрәҗәгать итәм. Ий, Раббым, үзебездә булган явызлыктан һәм гөнаһлы гамәлләрдән арындыр. Аллаһ туры юлга күндергәнне берәү дә күндерә алмас. Аллаһтан башка илаһ юклыгына һәм Аның тиңдәшләре булмавына шаһитлык итәм.
Кешеләр! Киләчәктә үзегез өчен берәр нәрсә әзерләп куегыз. Белегез: Аллаһ сезнең берегезне зарарлар һәм аның сарыкларын көтүчесез калдырыр һәм аның Раббысы әйтер: «Минем Илчем сиңа килеп әйтмәдеме? Ә син киләчәк өчен үзеңә нәрсә әзерләп куйдың? Ант итеп әйтәм, ул уңга һәм сулга борылыр һәм берни дә күрмәс. Һәм дә алга карар һәм тәмугтан башка берни күрмәс. Үзен ярты гына хөрмә белән коткара алучы моны эшләсен. Кем таба алмый – яхшы сүз белән. Аңа моның өчен йөз мәртәбә артыграк иңдерелер. Һәм сезгә тынычлык, һәм Аллаһның рәхимлеге һәм Аның бәрәкәте».
#татармәдрәсәсе
Repost from ХОЗУР ТВ телеканалы
БУ ВИДЕОНЫ КАРАМЫЙЧА, җомга намазына керешмәгез!
Тизрәк карагыз!
❓ Җомга намазының нинди хөкемнәре бар?
❓ Берәүнең җомга намазы берәр гозер сәбәпле казага калса, аңа нәрсә вәҗиб була?
#җомга #җомганамазы #ислам #дин #динтурында #исламтурында
МӨХӘММӘДНЕ (с.г.в.) ҮТЕРЕРГӘ ОМТЫЛУ
#сира
22нче дәрес
Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәм Әбү Бәкер мәгарәдә тагы өч көн яшәгән. Эзләнүләрнең тына барганын һәм юлның азат икәнен тойгач, алар дөяләренә утырган һәм йөрелмәгән сукмаклардан кызган чүл буйлап урап, 500 чакрым юл үткәннәр.
Әмма яшь җилкенчәк аларны тырышып эзләвен дәвам иткән. Сурака атлы бер әзмәвер аларга тап булган һәм артларыннан киткән, ләкин боларга якынлашуы булган, атланган аты абынган да, туктап калган. Аннан соң ул тагы куа киткән. Аллаһ Расүле (с.г.в.) чиксез куәтле, Бөек Аллаһны исенә алган, теге әзмәвер куып җитәр дип Әбү Бәкер еш кына артына борылып караган. Сурака инде бөтенләй якынлашып беткәч, аты шундый нык абынган – ул коралы-ние белән җиргә тәгәрәп киткән. Шунда ул Мөхәммәднең (с.г.в.) Аллаһ яклавы астында икәнлеген аңлаган. Шуннан соң Сурака кире борылган һәм аларны табарга теләүчеләрне ялган эзгә юнәлткән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәккәдән чыккан дигән хәбәрне алгач, Мәдинә мөселманнары түземсезлек белән аның килеп җитүен көтә башлаган. Һәркөн иртән алар Аллаһ Расүлен (с.г.в.) күрербез дигән өмет белән юлга чыкканнар һәм түзеп тормаслык эсселек вакыты җиткәнче көтеп торганнар. Аннан соң гына өйләренә таралышканнар.
Бервакыт, мөселманнар инде өйләренә әйләнеп кайткач, бер яһүд, калкулыкка күтәрелгәч, Мөхәммәд (с.г.в.) һәм Әбү Бәкер утырып килгән дөяләрне күргән. «Кыйбла балалары, – дип кычкырган ул бар көченә, – сезнең көрәштәшегез кайтты!»
«Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» – дип кычкырып җибәргән мөселманнар. Һәм алар бер-берсен узышып, шатланышып Пәйгамбәргә (с.г.в.) каршы йөгергән. Аллаһ Расүлене (с.г.в.) искиткеч зурлап каршы алган. Бары да: ирләр, хатын-кызлар, балалар мөнәҗәтләр әйтеп гомуми шатлыкка кушылган.
Шәһәр кешеләре үзара бәхәсләшкән. Һәркем Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) кунакчыллык күрсәтергә һәм үз йортына алып кайтырга теләгән. Әмма Пәйгамбәр (с.г.в.), аларга рәхмәт әйтеп, дөясенең югарыдан кушылганны үтәүче хайван икәнлеген аңлаткан. Шуннан соң алар, дөя Аллаһ кушкан җиргә барсын өчен, аны ычкындырып җибәргән. Дөя Мәлик ибне ән-Нәҗҗар ыруы хуҗа булган ялан курада җиргә яткан. Пәйгамбәр (с.г.в.) мәчет төзү өчен ул ялан кураны сатып алган. Мәчет төзегән вакытта, ул Әл-Әюб атлы әнсарда яшәгән. Аллаһ Илчесенә (с.г.в.) көрәштәшләре ярдәм иткән. Соңыннан мәчет янында үзенә йорт төзегән. Мәчет бик гади генә: идәне – җир, түбәсе пальма ботакларыннан булган.
Һиҗрәт Ислам тарихына искиткеч зур тәэсир ясаган. Шуңа күрә, безнең күрүебезчә, Гомәр ибне Әл-Хаттаб, елларны санауны һиҗрәт көненнән башлый, а аның тоткан урыны мөселманнар алдында бик зур була. Һиҗрәт белән бергә көчсезлек чоры бетә һәм көч-куәт чоры башлана.
Мәдинәдә ныгыгач, Аллаһ Расүле (с.г.в.) куәтле дәүләт төзү эшенә керешә. Ул мөһаҗирләрнең һәм әнсарларның туганлашуына ирешергә омтыла. Әнсарларның күңелләре мөһаҗир туганнары алдында ачылган һәм аларга үз өйләрендә яшәү өчен урын биргәннәр. Әнсар үзенең мөһаҗир туганына: «Бу җир – минеке, бу милек – минеке. Сиңа – яртысы, миңа яртысы булыр», – дип әйткән. Ләкин кайбер мөһаҗирләр рәхмәт әйтеп баш тарткан. Габдуррахман ибне Гаүф, мәсәлән, үзенең туганлашкан әнсардан, үз икмәген тир түгеп эшләп алу өчен, базарны күрсәтүен сораган. Аллаһ, Аңа дан һәм бөеклек, Коръән Кәримдә әнсарларның юмартлыгын, туганнарына мәхәббәт, мөһаҗирләрне үзләреннән өстен күрүне түбәндәге бөек сүзләр ярдәмендә күрсәткән: «Моңа кадәр (Мәдинә дигән) йортта яшәгән һәм күңелләренә иманны салган кешеләр үзләренә (Мәккәдән) һиҗрәт кылган кешеләрне (җаннары-тәннәре белән) сөяләр, аларга (мөһаҗирләргә) бирелгән (ганимәт малы кебек) нәрсәләрдән бернинди көнләшү хис итмиләр. Үзләрендә ихтыяҗ булса да, (ашамыйча-ашатып, киенмичә-киендереп) аларны үзләреннән өстен күрәләр. Кем дә кем нәфесенең комсызлыгыннан саклана (һәм Аллаһ юлында сарыф итә), шулар – уңышка (һәм котылуга) ирешүчеләр». «Әл-Хәшр / Җыен», 59:9
#татармәдрәсәсе
Аллаһыдан иңдерелгән нинди Китаплар бар?
Аллаһы Тәгалә, дин һәм шәригать хөкемнәрен аңлату, җиткерү өчен пәйгамбәрләренә китаплар иңдергән. Барлыгы – 104 китап.
Алар шул китаплардагы хөкемнәр белән үз халкын иманга һәм изге гамәлләр кылырга өндәгәннәр.
Төгәлрәк әйткәндә:
📜Адәм галәйһис-сәламгә – 10;
📜Шис галәйһис-сәламгә – 50;
📜Идрис галәйһис-сәламгә – 30;
📜Ибраһим галәйһис-сәламгә – 10 кәгазь (күрсәтмә язма) иңдерелгән.
Шулай ук:
📗Муса галәйһис-сәламгә - Тәүрат;
📗Давыт галәйһис-сәламгә - Зәбур;
📗Гайсә галәйһис-сәламгә - Инҗил;
📗пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Коръән иңдерелгән.
Иң соңгы иңдерелгән китап – Коръәни Кәрим. Анда алдарак җибәрелгән китапларның кайбер кануннары гамәлдән чыгарылган.
#татармәдрәсәсе
