en
Feedback
Татар Мәдрәсәсе

Татар Мәдрәсәсе

Open in Telegram

«Татар мәдрәсәсе» - төп Ислам фәннәре буенча видеолекция, аудиодәрес һәм текст форматындагы материаллардан торган белем бирү контенты. Биредә - БАРЫ ФАЙДАЛЫ ЯЗМАЛАР гына

Show more
615
Subscribers
No data24 hours
No data7 days
No data30 days
Posts Archive
Аллаһка ышану кайдан барлыкка килә? «Минем дини тәрбиям дә, белемем дә. Ләкин Аллаһка ышану бар, күңелдә аңлатып булмый торган бер төрле хис. Кайдан килә ул хис? Һәм мин үземне мөселман дия аламмы?» Бу сорау безне Аллаһка ышанырга этәрә торган төп сәбәпләр турында язма әзерләргә этәрде. Иман ул - Аллаһка ышану хисе. Ислам галимнәре әйтүенчә, Аллаһка ышаныр өчен, һәр кешегә 3 нәрсә төп сәбәп булып тора. Шул сәбәпләрнең берсен карыйк. ✨ Һәр кешегә тумыштан бирелә торган Аллаһны тою хисе (фитрый иман). Бала ана карынында формалаша. Бу хакта һәркайсыбыз белә. Баланың тәне җыелып беткәннән соң, көннәрдән бер көнне яралгы «терелә», хәрәкәтләнә башлый. Халык телендә моны «җан керде» диләр. ❓ Ә кайдан килгән соң ул җан? Галимнәр аңлатуынча, җан ахирәттән җибәрелә. Аллаһның әмере буенча, фәрештәләр җанны ана карынындагы яралгыга өреп китә... Әйдәгез, уйлап карыйк: җан ахирәттән килгәч, димәк, җанның ахирәт тормышын күргәне бар. Ул аны белә! Әл-Әгъраф (Киртәләр) сүрәсендә болай диелә: «Раббың Адәм (нәселеннән, турыдан-туры аңардан яралтачак балаларын, аның) балаларыннан (исә) аларның аркаларыннан нәселләрен чыгарды һәм (ул нәселләргә тормыш, аңлау һәм сөйләшү сәләте биреп,) алар ны үз-үзләренә шаһит тотты: «Мин сезнең Раббыгыз түгелме?» Алар исә: «Әлбәттә (Раббыбыз Син генәсең)! Без (Синнән башка Раббыбыз булмаганына һәм Синең берлегеңә) шаһитлык итәбез» – диделәр. (Аллаһ аны) Кыямәт көнендә сез: «Без моннан хәбәрсез идек», – дип әйтмәвегез өчен (эшләде)» (Әл-Әгъраф (Киртәләр) сүрәсе, 172 аять) ❗️ Нәкъ менә шуңа күрә, җан үзенең шушы ахирәт тормышына әйләнеп кайтасы барлыгын да төгәл белә. ❗️ Менә бу фитрый иман дип атала да инде. Һәр бала бу дөньяга мөселман булып туа. ❓ Нәрсәдә чагыла соң бу дисезме? Баланың Аллаһ кануннарына буйсынган гамәлләр кылуында. Бала тугач та ашый, йоклый, һава сулый һ.б. Ягъни физиологик (!) мәгънәдә мөселманлыгын белдерә. Бер бала да иртәгәдән һава сулаМЫЙМ дими бит. ❗️ Һәр әти-әни баласын үзенчә тәрбияли. Әмма фитрый иман кеше күңелендә гомерлеккә кала. һәм иң мөһиме: бөек Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанырга этәреп тора. #татармәдрәсәсе

Пәйгамбәребезнең ﷺ кызы Фәтыймә (радыйәллаһу гәнһә): «Аллаһы Тәгалә ихласлыкны ныгытыр өчен уразаны фарыз кылды»,- дигән. Рамазан ае җитәргә 13 көн калды! #ислам #дин #динтурында #рамазан #рамазан2024

Әссаләмегаләйкүм, кадерле язылучыларыбыз! #сира буенча дәресләрне дәвам итәбез. 29нчы дәрес КАЙНУКАГ КАБИЛӘСЕН КҮЧЕРҮ Бервакыт бер мөселман хатыны яһүдиләр базарына яһүдкә килгән. Ул аның каршысына утырган һәм бизәнү әйберен төзәтүен сораган. Аны, бәйләнергә исәп тотып, яһүдләр уратып алган. Арттан бер яһүд сиздерми генә килгән дә яшерен генә чөй белән теге хатынның киеме итәген утыргычка беркетеп куйган; теге хатын торгач, күлмәге ертылган һәм тәне ачылган. Бар да көлгән, хатын ачуланып кычкырып җибәргән. Зәркәнче янына бер мөселман атылып килгән һәм мыскыл итүчене үтергән. Яһүдләр хатынны яклаучыга ташланганнар һәм аны да үтергәннәр. Һәлак булучының гаиләсе мөселманнарны ярдәмгә чакырган. Сугышып киткәннәр, бу Пәйгамбәребез (с.г.в.) килгәнче дәвам иткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хәшәрәтләрдән мөселманнарга кагылудан туктатуларын һәм элек төзелгән күршеләрчә дус мөнәсәбәт хакындагы килешүне үтәүләрен таләп иткән, юкса сезне корәешлеләр язмышы көтә, дигән. Ләкин Кайнукаг яһүдләре аның янавын җитди итеп кабул итмәгәннәр.
«Сиңа сугыш турында төшенчәсе дә булмаган халык туры килде һәм син бу очрактан файдаландың, аңа кызыгып алданма, Мөхәммәд (с.г.в.). Әгәр безнең белән очрашсаң, безнең нинди кешеләр икәнлекне белер идең»,
– дип оятсызланып җавап биргәннәр.
Аларны урыннарына утырту һәм мөселманнарны куркыныч астына куймас өчен, Мөхәммәдкә (с.г.в.) аларга каршы чыгу һәм торакларын камап алудан башка чара калмаган. Камау 15 көн дәвам иткән һәм яһүдләр инде исән калу турында өмет тә итмәгән. Соңрак алар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Мәдинәдән күчеп китегез дигән карары белән килешкәннәр. Коралларын шәһәрдә калдырып, алар Сүрия белән чикләшкән Әзрагаттә нигезләнгән. «Без аларны кыерсытмадык, әмма алар үзләре үзләрен кыерсытты», – дигән Мөхәммәд (с.г.в.). Мөселманнарның куәте ныгыган. Шәһәрдәге монафикълар һәм шәһәр читендәге мәҗүсиләр алардан курка башлаган. #татармәдрәсәсе

Күңел тынычлыгын югалтмагыз👇🏻 Әгәр бер сәбәпсез генә йөрәгегезне авыр хисләр биләп алса, күңел тынычлыгын югалтсагыз, түбәндәге дога белән танышып чыгарга тәкъдим итәбез👇 Пәйгамбәребез ﷺ бу доганы күп укыган: 🤲🏻 «Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл» . 🤲🏻 «Әй, Аллаһ! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам». ⠀ #татармәдрәсәсе

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Бәдер әсирләрен нишләтә?
Anonymous voting

Бәдер сугышында мөселманнар нинди урын сайлаган?
Anonymous voting

Азан яңгырату ни өчен кирәк булган?
Anonymous voting

Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыручы азан Мәдинәдә тәүлегенә ничә тапкыр яңгыраган?
Anonymous voting

Әссаләмегаләйкүм, кадерле язылучыларыбыз һәм укучыларыбыз! #сира буенча тагын бер өлеш дәресләрне тәмамладык. Бу тема буенча барлык язмаларны да #сира хештегына басып кереп карый аласыз. Укыганнарны искә төшерә торыйк. Бүген мини тест булачак📖 #татармәдрәсәсе

Расулүллаһ ﷺ әйткән: «Берегез ураза тоткач, хөрмә белән авыз ачсын, хөрмә тапмаса, су эчеп ифтар кылсын. Чөнки су – пакьләүче» (Тирмизи). Рамазан шәриф аена 18 көн калып бара! #ислам #дин #динтурында #рамазан #рамазан2024

Расүлебезгә ﷺ исеме белән генә дәшәргә ярамый. «И, иман китерүчеләр! (Пәйгамбәремнең янында ни дә булса әйтергә кирәк булганда,) тавышларыгызны Нәбинең тавышыннан югарырак күтәрмәгез, бер-берегезгә кычкырып дәшкәнегез кебек, аңа да көр тавыш белән дәшмәгез, юкса гамәлләрегез бушка чыгар, сез исә абайламассыз да» (Әл-Хүҗүрат/3). #татармәдрәсәсе

#РамазангаӘзерлек Ураза – асылда кояш чыкканнан алып кояш батканчыга кадәр ашау, эчү, якынлык кылудан тыелу ул. Шулардан тыелмасаң, ураза бозыла. ❗️Әмма ТАГЫН БЕР ТЫЕЛУ ТУРЫНДА ОНЫТЫРГА ЯРАМЫЙ: гайбәт, ялган, ачуланышу кебек гамәлләрдән дә тыелу мөһим. ❗️ Уразаның асылы – үзеңнең телеңне, колагыңны, күзеңне дә саклау. Рамазан аенда боларны сакламасаң, гамәлләребезнең әҗер-савабы югала. Кыямәт көнендә хәтта тел, күз, колаклардан да соралыр. ❌ Ул тыюлар безнең өйдә генә түгел, кесәләрдә дә йөри. Кесәдән алып, интернетка кереп харам карыйбыз, укыйбыз, тыңлыйбыз. Бүген дөнья болар белән тулды. Шуңа да уразабызны ничек саклау хакында уйланырга тиешбез. ❌ Кайбер кеше көне буе ураза тота, әмма «вакыт узсын» дип, радиодан көне буе җыр тыңлый, концерт, сериаллар карый. Бу вакытта йөрәк тә харамга катнашырга, харам булган начар уйлар да килергә мөмкин. Шушы тыюларны үтәгәндә генә уразабыз камил булыр, иншәАллаһ. Берсен тотып, башкасын тотмасак, ураза дөрес булырмы? Әҗер-савабы, бүләге булмаса, ни эшләрбез? ❗️ Тыелуны бозып, кеше үз гамәленең әҗерен үзе бетерә. Тавыш чыгарсак, начар сүзләр сөйләсәк әҗер-савапсыз калуыбыз бар. Шуңа күрә мөселман кешесенең бурычы – уразасын саклау. ❗️ Уразаны саклауның бер юлы – гөнаһлы гамәлләрдән ерагаю ул. Мәсәлән, гайбәт сөйләүче янында тормау. Хәтта сине әрләүче, сүгүче булса да, сиңа «мин уразада», – дип әйтү җитә. Ә #РамазангаӘзерлек кысаларында бүген барлык социаль челтәрләребезне кирәкмәгән контакт, аккаунтлардан чистартырга тәкъдим итәбез. Эчтәлеге ямьсез булган, файда китерми яки иманыбызны бозуга китерә торган аккаунтлардан чыгыйк, социаль челтәрләребезне чистартыйк. Файдасыз сериаллардан баш тартып, файдалы китаплар укый башлауны гадәткән кертик.

ТӘҺАРӘТСЕЗ моны эшләргә ЯРАМЫЙ👇🏻 ⠀ Көн саен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат биреп барабыз. Катлаулы темаларны җиңел итеп аңлатырга тырышабыз. ⠀ Тик гади булып саналган әйберләр игътбирдан читтә кала икән. Мәсәлән, тәһарәт, госел мәсьәләсе. ⠀ 🔸 Ислам кеше тәненең һәм киеменең чисталыгына зур игътибар бирә һәм кешеләрне тирә-як мохитне чиста тотарга өнди. 🔸 Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм безгә, булдыра алганча, һәрвакыт тәһарәтле йөрергә киңәш иткән. ⠀ ❌ Әгәр тәһарәте бозылса (кабат тәһарәт алганчы) кешегә түбәндәге гамәлләрне эшләргә ярамый. ⠀ ❌ Госелсез эшләргә ярамый: 1️⃣ Намаз укырга. 2️⃣ Коръән укырга. 3️⃣ Коръәнне тотарга. 4️⃣ Кәгъбә тирәли тәваф кылырга. 5️⃣ Мәчеткә керергә. ⠀ ❌ Тәһарәтсез эшләргә ярамый: 1️⃣ Намаз укырга. 2️⃣ Коръәнгә кагылырга. 3️⃣ Тиләвәт сәҗдәсе кылырга. 4️⃣ Кәгъбә тирәли тәваф кылырга. ⠀ ⠀ Бу гамәлләрнең барысы белән танышмы сез? #татармәдрәсәсе

Бу сүзләрне көн саен кабатларга кирәк👇🏻 Сиңа биргән нигъмәтләре өчен бүген Раббыңа шөкерләр әйттеңме? Юк икән, түбәндәге сүзләрне кабатла: سُبْحَانَ اللَّهِ وَبِحَمْدِهِ سُبْحَانَ اللَّهِ الْعَظِيمِ 🤲🏻 «Сүбехәәналлааһи вә бихәмдиһи сүбехәәналлааһил-газ̣ыыйм» 🤲🏻 «Аллаһы Бөек! Аңа барлык мактаулар! Аллаһы Бөек!» #татармәдрәсәсе

Намаз укуның нинди фазыйләтләре бар? Кем биш вакыт намазны төгәл һәм ихлас үтәсә, аңа 5 нәрсә бүләк ителер. Берсе - бу дөньяда, дүртесе - ахирәттә: 🔹 Дөньяда ризыгы җиңел табылыр, һәрнәрсә бәрәкәтле булыр. 🔹 Аллаһ Тәгалә кабер газабыннан азат итәр. 🔹 Кыямәт көнендә гамәл дәфтәре уң кулына бирелер (бу Җәннәтле булуның билгесе). 🔹 Сират күпереннән яшен тизлеге белән үтәр. 🔹 Үз намазларына игътибарлы булучылар Җәннәткә хисапсыз керерләр. #татармәдрәсәсе

БӘДЕР ӘСИРЛӘРЕ #сира 28нче дәрес Аллаһ Илчесе (с.г.в.) көрәштәшләре белән әсирләрнең язмышы турында киңәшләшә башлаган. Гомәр ибне Әл-Хаттаб, мөселманнарны Мәккәдә газаплаганнары өчен, аларны үлемгә хөкем итәргә тәкъдим ясаган. Әбү Бәкер әсирләрне кичерергә тәкъдим иткән, чөнки алар арасында абзыйлары, энеләре, туганнан туганнары һәм башка якын һәм ерак нәсел-нәсәпләре булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Әгәр фәрештәләрне искә төшерсәк, Әбү Бәкер Аллаһтан колларына канәгатьлек һәм кичерү алып килүче Микаилгә охшаган. Ә пәйгамбәрләр арасында ул халкы утка ташлаган Ибраһим кебек. Аның сүзләренә берни дә өсти алмыйсың: «Кем минем арттан иярә – ул минем кеше, кем миңа буйсынмый – Син бит гафу итүче, рәхимле». Гомәр фәрештәләр арасында Аллаһның ачуын һәм үчен дошманнарына иңдерүче Җәбраилгә охшаган. Пәйгамбәрләр арасында ул Нухка тиң, ул әйткән: «Раббым, җир йөзендәге бер имансызны дә калдырма». Тиздән Мөхәммәд (с.г.в.) Мостафа Әбү Бәкернең тәкъдимен кабул иткән. Ләкин соңрак иңдерелгән Коръәндәге сүрә Гомәрнең фикеренә туры килгән, ул Пәйгамбәребезне (с.г.в.) һәм Әбү Бәкерне еларга мәҗбүр иткән. «Бер генә пәйгамбәргә дә дошманны тар-мар итү һәм үтерү юлы белән көчсезләндергәнгә кадәр әсир алу ярамый. Сез бу дөньяның фани рәхәтлекләрен телисез, Аллаһ сезнең өчен соңгы гомерне тели. Аллаһның алдан кисәтеп язганы булмаса, сез Бөек җәзага дучар булыр идегез». #татармәдрәсәсе

#РамазангаӘзерлек Аллаһы Раббыбыз безгә Рамазан аен бүләк итеп бирде. Раббыбыздан бу айда иминлек, сәламәтлек, иман ныклыгы, безләрне гафу итүен, изгелекләребезне кабул итүен сорыйбыз. Ел әйләнәсендә айларның бөеге, солтаны Рамазан аедыр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әй Аллаһы коллары! Рамазан ае килде. Бу бөек ай сезне үзенең шәүләсе белән каплый», – дигән.
Бу ай – ганимәт, нигъмәт, табыш ае. Без «табыш» сүзен бик яратабыз. Табыш – ул дәүләт, байлык, дөнья малы. Рамазан ае табыш булгач, ул нинди дәүләт, байлык соң? Рамазан ае – дөнья малы, табышы түгел. Уразаны дөньяда байлыкка ирешер өчен түгел, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, Ахирәт дәүләтенә ирешер өчен тотабыз. ❓БУ АЙ КЕМНӘР ӨЧЕН ТАБЫШ БУЛА АЛА? ❗️ Рамазан ае бу айга исән-имин, сәламәт килеш ирешүчеләр өчен табыш булып тора. Рамазан аенда ураза тоту фарыз гамәл, ислам диненең рөкене. Мөселман кешесе бу айда Коръән иңгәнен, Коръәнне күп уку тиеш икәнен белә. ❗️ Имам Әбү Хәнифә хәзрәтләре Рамазан аенда ике тапкыр: көндез вә кич (төнлә) Коръәнне хәтем кыла торган булган. Рамазан аенда Коръән укырга әзерме сез?

БӘДЕР СУГЫШЫ #сира 27нче дәрес Сугышта атаклы мәҗүсиләр үтерелгән, мөселманнарның карары ныгыган, һәм Аллаһ Расүле (с.г.в.) әмере буенча «Аллаһу әкбәр» дигән сүзләр белән, Аннан ярдәм сорап, бердәм рәвештә дошманга каршы ташланганнар, Аллаһ Илчесе (с.г.в.) Кыйбла ягына борылган һәм бөтен күңеле, җаны белән үзенең Раббысына ярдәм сорап ялварган: «Әй, Аллаһ! Бу корәешлеләр атлы гаскәре һәм тәкәбберлекләре белән Синең Расүлеңне кире кагарга килде. Әй Аллаһ, вәгъдә иткән җиңүеңне иңдер». Кулларын җәеп, Аллаһ Илчесе (с.г.в.) үзенең Раббысына ярдәм һәм яклау сорап ялваруын дәвам иткән, иңсәсеннән япмасы төшеп киткән. Аның янына, ашыгып, Әбү Бәкер килгән һәм хәленә кереп: «Әй Аллаһ Илчесе! Артык тырышма. Аллаһ сиңа биргән вәгъдәсен үтәр», – дип әйткән. Ләкин Мөхәммәд (с.г.в.) Аллаһтан килгән җиңүнең билгеләрен күргәнгә кадәр гыйбадәтен дәвам иткән. Шуннан соң ул шатлыктан балкыган йөзе белән торып баскан һәм мөселманнарны сугыш алдыннан дәртләндерү өчен, алар янына чыгып: «Җаным Кем кулында булса, Шуның белән ант итәм, бүген чигенмичә һөҗүм итеп үлгән кеше, һичшиксез, оҗмахка керәчәк», – дип кычкырган. Мөселманнар батырларча сугышкан. Аллаһ аларга фәрештәләре белән ярдәм иткән һәм кыйммәтле, көтелмәгән җиңүне иңдергән. #татармәдрәсәсе