Татар Мәдрәсәсе
Open in Telegram
«Татар мәдрәсәсе» - төп Ислам фәннәре буенча видеолекция, аудиодәрес һәм текст форматындагы материаллардан торган белем бирү контенты. Биредә - БАРЫ ФАЙДАЛЫ ЯЗМАЛАР гына
Show more615
Subscribers
No data24 hours
No data7 days
No data30 days
Posts Archive
ЧОКЫР СУГЫШЫ
#сира
35нче дәрес
Аллаһ Илчесе (с.г.в.) яһүдләрнең аңа каршы гарәпләрне котыртачакларын аңлаган һәм аның сизенүе бушка булмаган. Берничә яһүд юлбашчылары корәешлеләргә килеп, яһүдләр корәешлеләрнең Мәдинәгә тышкы яктан һөҗүм итә башлаганын көтә, Курайза кабиләсе яһүдләре, үз чиратларында, Мөхәммәдкә (с.г.в.) һәм көрәштәшләренә мәкерлек эшләячәкләрен хәбәр иткән.
Күрәсең, яһүдләр Нәдир кабиләсе сабакларын яхшы үзләштермәгән булган. Аллаһ аларга ачуланган, аларны юлдан яздырган һәм акылларын томалаган. Корәешлеләр яһүдләрдән: «Әй яһүдләр кабиләсе, сез беренче изге Китап хуҗалары һәм безнең Мөхәммәд белән аермабыз нинди икәнне беләсез. Кемнең дине яхшырак: аныкымы, безнекеме?», – дип сораганнар. Һәм Аллаһы Тәгалә алар хакында шундый сүзләр иңдергән: «Китаптан бер өлеш бирелгән кешеләр турында ишетмәдеңме әллә? Алар Җибт һәм Тагутка (потларга) инаналар, (әһле китап булганлыклары өчен, мөселманнарны мөшрикләрдән өстен тотарга тиеш булса да) көфер итүчеләр (китапсыз мөшрикләр) турында: «Болар (Аллаһка) иман китерүчеләрдән турырак юлда», – диләр.
Алар – Аллаһтан ләгънәт ителгәннәр (һәм рәхмәтеннән ераклаштырылганнар). Аллаһ кемне ләгънәтләсә, син аңа (ничек тә булса газаптан коткара алган) бер ярдәмче дә таба алмассың!». «Ән-Ниса / Хатыннар», 4:51-52
#татармәдрәсәсе
Әссаләмегаләйкүм, кадерле язылучыларыбыз!
#сира буенча дәресләрне дәвам итәбез
34нче дәрес
НӘДИР КАБИЛӘСЕНӘ КАРШЫ СУГЫШ ХӘРӘКӘТЛӘРЕ
Яһүдләр Исламны һәм мөселманнарны күрә алмый башлаган, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) үтерергә килешкән. Бервакыт Аллаһ Расүле (с.г.в.), Әмир кабиләсендәге ике кеше өчен йолым түләүдә ярдәм итмәсләрме икән дип, яһүдләргә киткән, чөнки Әмир һәм Нәдир кабиләләре арасында үзара һөҗүм итешмәү хакындагы килешү булган. Ләкин алар тышкы яктан гына яхшы мөнәсәбәт күрсәткән, эчләрендә үч тотып, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) үтерергә ният корганнар. Аллаһ Илчесе (с.г.в.) дивар янына утыргач, алар аның өстенә зур таш төшерергә уйлаганнар.
Күкләрдән бу мәкер хакында хәбәр иңгән. Ул юлдашлары яныннан бер эш башкарырга кирәк дигән сылтау белән китеп барган. Мәдинәгә кайткач, Мөхәммәд ибне Мәсләм атлы бер кыю кешене алар янына җибәргән: «Нәдир кабиләсенә Аллаһ Илчесе илдән китәргә кушты. Аңа хыянәт итеп сез килешүне боздыгыз», – дип әйт дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларга ун көн вакыт биргән. Нәдирлеләр өчен бу әмер көтелмәгән була. Һәм алар ниятләгән нәрсәләре өчен үкенә башлаган. Ләкин үкенү белән эшкә ярдәм итеп булмый.
Кабилә инде юлга җыенганда гына, монафыйкъларның башлыгы Габдуллаһ ибне Үбәй аларга өйләреннән китмәскә кушкан, Пәйгамбәребез (с.г.в.) һөҗүм итә калган очракта, Пәйгамбәргә (с.г.в.) каршы сугышу өчен, 2000 кеше бирергә вәгъдә иткән. Алар аңа – ялганчыга ышанган.
Шунда аларның юлбашчысы Хувәй ибне Әхтәб: «Юк, без йортларыбыздан китмәячәкбез, Мөхәммәд теләсә нишләсен. Кальгаларыбызны ныгытырбыз, азык-төлек безгә бер елга җитәчәк, Мөхәммәд тә бер ел буе камап тормаячак», – дип әйткән.
Ун көн вакыт үтсә дә, алар китмәгәннәр, Пәйгамбәр (с.г.в.) һөҗүмгә күчкән. Яһүдләр кальга артыннан кальга калдырган. Ибне Үбәй ярдәмен көтү юкка булган. Алар котылуга өметләрен югалтканнар һәм солых сораганнар. Пәйгамбәр (с.г.в.) алар белән солых төзегән, аның шартлары буенча, яһүдләр күчеп китәргә тиеш булган, әйберләрне төяргә өч кешегә бер дөя генә алырга рөхсәт ителгән. Шулай итеп, бу кабилә мөселманнарга алдагы яуларда файдалы булачак күп корал калдырган.
Нәдир кабиләсен күчергәннән соң, берничә зур булмаган хәрби сәфәрләр булган: икенче Бәдер сугышы, Зәт әр-Рика һәм Думә әл-Җидәл, болардан соң Аллаһ Расүле (с.г.в.) җәмгыяви үзгәртеп коруны да тәмамлаган.
#татармәдрәсәсе
Аллаһның илчесе ﷺ бер вәгазендә болай дигән: «Дөреслектә, Бөек Рамазан аена җитеп тә, Аллаһы тарафыннан кичерелмәгән кешегә кайгыдыр!»
Газиз дин кардәшләр, изге Рамазан ае җитәргә 6 көн калды!
#рамазан #рамазан2024 #РамазангаӘзерлек
Бәдер сугышы өчен үч алырга теләп, күпме кораешле Мәдинәгә киткән?
Мәдинәгә Мөхәммәдне (с.г.в.) үтерергә дип барган Гомәер белән нинди могҗиза була?
Әссаләмегаләйкүм, кадерле язылучыларыбыз һәм укучыларыбыз!
#сира буенча тагын бер өлеш дәресләрне тәмамладык. Бу тема буенча барлык язмаларны да #сира хештегына басып кереп карый аласыз.
Укыганнарны искә төшерә торыйк. Бүген мини тест булачак📖
#татармәдрәсәсе
Имам Садыйк (рахмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Рамазан җиткәч җаннарыгызда тырышлык кылыгыз, чөнки бу айда бәрәкәт өләшенә, үлем вакытлары билгеләнә вә Аллаһка күтәреләчәк илчеләр языла, һәм ул төннәрдәге гамәлләр – мең ай төннәрендәге гамәлләрдән дә хәерлерәктер»
Рамазан аена 7 көн калып бара✨
#рамазан #РамазангаӘзерлек #ислам #дин #динтурында #рамазан2024
ӨХЕД СУГЫШЫ. ДӘВАМЫ
#сира
33нче дәрес
Әбү Дүҗәнәгә килгәндә исә, ул үзенең аркасын Пәйгамбәрне (с.г.в.) саклаучы калкан иткән, аның аркасы кадалган уклардан керпегә охшый башлаган.
Аллаһ Расүлен (с.г.в.) Үбәй ибне Хәләф куып җиткән һәм: «Мөхәммәд кайда?! Әгәр ул исән калса, мин исән калмыйм!» – дигән. Яраларына һәм хәлсезлегенә карамастан, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөңге алган һәм явызның муенына бәргән. Ул шул сөңге белән аты сыртына егылып юлда үлгән. Мөхәммәднең (с.г.в.) өлкән көрәштәшләре аны уратып алган һәм дошманнардан саклау өчен тауга күтәргән.
Җиңү шатлыгыннан корәешлеләр кошлар кебек кагынган. Һинд һәм Корәеш хатыннары мөселманнарның мәетләрен мыскыл иткәннәр, Һинд Хәмзәнең корсагын ярып, бавырын чәйни башлаган.
Өхед янындагы сугыш мөселманнарга искиткеч зур сабак биргән һәм Аллаһы Тәгалә сүзләренең аңлатмасы булып хезмәт иткән: «Шундый бер (зур) сынаудан куркыгыз ки, ул арагыздан золым эшләгән кешеләргә генә килмәячәк. Белегез, Аллаһның газабы бик каты». «Әл-Әнфәл / Табышлар», 8:25Өхед янындагы сугыш фани дөньяга булган мәхәббәтнең нинди булуын күрсәтә. Әгәр таудагы укчыларның ганимәт малларын җыярга нәфселәре котырмаган булса, алар урыннарын ташламаган булыр иде. Мөселманнар боерыкны үтәү зарурилыгы хакында зур хак түләп һәм гомерләре буенча хәтерләрендә калырлык сабак алган. Бу сабак аларның алдагы сугышларда җиңүләренә сәбәп булган. #татармәдрәсәсе
Repost from ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
Аллаһның илчесе Мөхәммәд Мостафа ﷺ: «Чынлыкта, күк капусы Рамазан төннәренең беренчесендә ачыла вә ахыргы төне җитмичә ябылмыйдыр», – дигән.
Газиз дин кардәшләр, Рамазан шәриф ае җитәргә 9 көн калды!
#рамазан #РамазангаӘзерлек #рамазан2024 #дин #ислам #динтурында
ӨХЕД СУГЫШЫ. ДӘВАМЫ
#сира
32нче дәрес
Кешеләр ризалашкан һәм Пәйгамбәребезгә (с.г.в.): «Әй Пәйгамбәр, безгә сине тыңларга кирәк иде. Нәрсә тиеш дип саныйсың, шуны кыл», – дип әйткәннәр. Ул исә: «Мин сезне шуңа өндәдем, ләкин сез тыңламадыгыз. Сугыш киемнәре кигән пәйгамбәргә, Аллаһ аны дошманнары белән бәхәсне чиштергәнче, кире уйлау ярамас. Карагыз аны, минем әмеремә буйсыныгыз! Әгәр түземлегегез җитсә, җиңү сезнеке», – дип җавап биргән. Аллаһ Расүле (с.г.в.) бер мең кеше белән өч мең явыз мәҗүсигә каршы орышырга киткән.
Өхедкә килеп җитәрәк, ул илле укчыны тау арасында калдырган һәм: «Безне арттан саклагыз һәм беркая да китмәгез. Хәтта безнең аларны тар-мар иткәнне күрсәгез дә урыныгыздан китмәгез. Әгәр безне үтергәннәрен яки кош эләктереп алганын күрсәгез дә, ярдәмгә ашыкмагыз. Сез аларның атлы гаскәренә ук яудырырга тиешсез. Атлыларның укларга каршы барырга кыюлыклары җитмәс», – дип әйткән.
Корәешлеләр үзләренең сафларын тезгән. Уң якта әле һаман да мәҗүси Халид ибне әл-Вәлид, сул якта Икрима ибне Әбү Җәһил, байрак тоткан Талхә булган. Корәеш хатыннары бубен таккан һәм җырлар җырлаган.
Яклар сугышка әзерләнгән. Аллаһ Расүле (с.г.в.) кылычлы кулын сузып тәкъдим иткән: «Кем моны алып, тиешлесен бирер?» Әбү Дүҗәнә атлы кеше алга чыккан һәм: «Әй Пәйгамбәр, ә тиешлесе нәрсәдә?», – дип сораган. «Дошманны ахыргача тукмауда», – дип җаваплаган Пәйгамбәр (с.г.в.). Әбү Дүҗәнә кыю кеше булган һәм кызыл бәйләвеч йөрткән. Ул кызыл бәйләвечен такса, кешеләр аның сугышырга җыенганын белгәннәр. Ул аны башына бәйләгән, кылычын алган һәм тәкәббер атлап киткән. Моны күреп: «Башка урында мондый йөреш Аллаһка ошамас иде», – дип әйткән Пәйгамбәр (с.г.в.). Дошманнарын алышка чакырып, мәҗүсиләр байрагы белән алга Талхә чыккан. Аның белән Гали ибне Әбү Талиб сугышкан һәм аны җиңгән. Каты сугыш дәвам иткән. Мөселманнар, үзләреннән өч мәртәбә артык дошман белән, тегеләр мәетләрен ташлап кача башлаганчы, ныклап орышкан.
Шул вакытта таудагы укчылар, сугыш тәмамланды дип уйлап, ганимәт малларын җыярга төшәргә теләгәннәр. Аларның башлыгы Габдуллаһ ибне Зөбәер Пәйгамбәрнең (с.г.в.) әмерен исләренә төшергән һәм бу уйларыннан тыйган. Ләкин күпчелек аны тыңламый таудан төшкән һәм ганимәт малларын җыя башлаган. Халид ибне Әл-Вәлид бу очрак белән файдаланган һәм арттан мөселманнарга ташланган. Дошманнар мөселманнарны һәр яктан да уратып алганнар. Мөселманнарның сафлары өзелгән. Алар көч-куәтләрен югалтканнар һәм коточкыч җиңелүгә дучар булганнар. Хәтта бу тыңлаусызлык нәтиҗәсендә Аллаһ Расүленә (с.г.в.) дә эләккән: аның яңагындагы ярадан йөзе канга баткан. Ир һәм хатын-кыз көрәштәшләре, үзләренең гомерләрен биреп, Пәйгамбәрне (с.г.в.) саклап калганнар. Әнсар хатыны Нәсибә Өмме Әл-Гыймарә сугыш вакытында мөселманнарга су ташыган, җиңелә башлагач, кулындагы нәрсәләрен ташлап, кылыч алган һәм, яраларыннан хәлсезләнеп егылганчы, Аллаһ Расүлен (с.г.в.) яклап сугышкан. Пәйгамбәр (с.г.в.) кая гына борылса да, уңгамы, сулгамы, үзен Нәсибәнең ничек яклап сугышканын күргән.
#татармәдрәсәсе
ӨХЕД СУГЫШЫ
#сира
31нче дәрес
Бәдер сугышында авыр югалтулар кичергән корәешлеләрдә үч алу теләге туган һәм алар, көчләрен туплап, куәтле гаскәр әзерли башлаган. Бәдер сугышы сәбәпчесе булган кәрванның барлык мал-мөлкәте бу гаскәрне әзерләү өчен кулланылган. Сугышчыларны дәртләндерү өчен, гаскәр белән бергә хатын-кызлар да киткән. Мәдинәгә өч мең кеше киткән, алардан 700 хәрби кием, кораллар, шулай ук 300 дөя һәм 200 ат та булган.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең әле һаман үз халкының динен тотучы агасы Габбас Мөхәммәдкә (с.г.в.) корәешлеләрнең көче һәм нәрсә уйлаганнары хакында хәбәр иткән.
Коръән өйрәткәнчә, «Аларның эшләре үзара киңәш тоту». Пәйгамбәребез (с.г.в.) дошманны ничек каршылырга дип көрәштәшләре белән киңәшләшә башлаган, Аллаһ Расүле (с.г.в.) мөселманнарның шәһәрдә ныгуын теләгән, чөнки алар мәҗүсиләргә караганда урам-тыкрыкларны яхшы белә һәм шуның белән дошманны тар-мар итәр дип уйлаган. Габдуллаһ ибне Убәй дә шундый фикердә булган, ул Пәйгамбәребезгә (с.г.в.): «Әй Аллаһ Илчесе, элек без шәһәрдә сугыша идек, хатын-кыз һәм балаларга ташлар биреп манараларга урнаштыра идек, шәһәр бар яктан да ныгытмага әйләнсен өчен, саклану корылмалары төзи идек. Дошман килгәч, хатын-кызлар һәм балалар таш бәрә, без урам-тыкрыкларда сугыш алып бара идек. Безгә килгән дошманның берсе дә исән китмәде, һәм һәрвакыт, дошман каршына чыксак, җиңелә идек. Әй Аллаһ Илчесе, мине тыңла, мин үземнән сөйләмим, бу иң өлкән һәм дәрәҗәле ата-бабаларымнан мирас булып калган. Без корәешлеләрнең: «Мөхәммәдне һәм аның көрәштәшләрен төлкене өнендә камаган кебек, Ясриб манараларында камадык, җирләрен, чәчүлекләрен таптадык, аларның безнең белән очрашырга кыюлыклары җитмәде», – дип әйтүләрен теләмибез. Безнең дәрәҗәбез төшәр. Имансызлар бездән курыкмый башлар», – дип әйткән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) шәһәрдән чыгарга теләмичә генә риза булган. Җомга көн була. Кешеләр гыйбадәт кылганнар, һәм ул аларга түземлегегез җитсә җиңәрсез, дип мөрәҗәгать иткән. Шуннан өенә кайткан, сугыш киемнәрен кигән, кылычын биленә таккан. Шул вакытта халык урамда бәхәс алып барган. Усәед ибне Худаер һәм Сәгыйд ибне Могаз: «Сез Аллаһ Илчесенең шәһәрдә ныгырга теләвен күрдегез, үзегез аңа капма-каршысын сөйләдегез һәм ул теләмәгән юлга күндердегез. Үз фикерегездән чигенегез һәм Пәйгамбәрне тыңлагыз», – дип ышандырырга тырышканнар.
#татармәдрәсәсе
Repost from ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
Мөхәммәд ибн Мөслимнән риваять ителә: «Имам Садыйк (рахмәтуллаһи галәйһи): «Син ураза тотканда, синең белән бергә күзләрең, колакларың, чәчләрең, тәнең вә калган һәммәсе дә ураза тотсыннар»,
Аннан өстәп: «Ураза тоткан көнең – гади көн сыман булмасын!» – дигән.Мөхтәрәм дин кардәшләр, мөкатдәс Рамазан аена 11 көн калды! #рамазан #РамазангаӘзерлек
МОГҖИЗА
#сира
30нчы дәрес
Гомәер исемле кешенең улы мөселманнарда әсирлектә булган.
«Әл-Ләт белән ант итәм, әгәр бурычым һәм минсез юкка чыгарлар дип курыккан балаларым булмаса, мин Мөхәммәд янына барып, аны үтерер идем», – дип әйткән ул бервакыт.
Бәдердә атасы һәм абыйсы үлгән Мәутур Сафуан тәкъдим ясаган. «Мин үземнең өстемә синең бурычыңны алам һәм балаларың турында кайгыртырмын. Син бар һәм Мөхәммәдне үтер», – дигән.
Гомәер ризалашкан, өенә кайткан, кылычына агу сөрткән һәм Мәдинәгә киткән. Мәчеткә керә торган җирдә дөясеннән төшкән дә кереп киткән.
Аны Гомәр ибне Әл-Хаттаб күреп калган һәм Пәйгамбәргә (с.г.в.) җиткергән. «Керсен әйдә», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Гомәр берничә әнсарга Аллаһ Илчесе (с.г.в.) янына утырып, аны саклагыз, дип пышылдаган. Гомәер кергәч, Пәйгамбәр аны монда нәрсә алып килгәнлеге хакында кызыксынган.
– Мин сездә булган әсир артыннан килдем, – дигән Гомәер. – Рәхим итеп аны җибәрәгез.
– Ә аркаңдагы кылычың ни өчен? – дип сораган Мөхәммәд (с.г.в.).
– Дөмегеп китсеннәр ул кылычлар, – дип мыгырдаган югалып калган Гомәер, – алар безгә берәр нәрсәдә ярдәм иттеме соң?
– Хәтереңдәме, син Сафуан ибне Өмәйя белән бер бүлмәдә утырдыгыз һәм сез Бәдердә үтерелеп, коега ташланган корәешлеләр хакында сөйләштегез, – дип, Расүл (с.г.в.) аның йөзенә текәлеп караган, – син мине үтерсен өчен, Сафуан синең бурычыңны һәм балаларыңны карауны үз өстенә алды. Ләкин Аллаһ Тәгалә моны тормышка ашырмаячак.
– Вәллаһи, миннән һәм Сафуаннан башка берәү дә бүлмәдә юк иде, – дип кычкырып җибәргән гаҗәпләнеп Гомәер, – чынлап та, Аллаһ сиңа бу хакта хәбәр иткән. Син Аллаһ Илчесе (с.г.в.) икәнлегеңә шаһитлык итәм. Мине Исламга алып килгән өчен Аллаһка дан!
– Энегезне дингә өйрәтегез, – дигән Пәйгамбәр (с.г.в.) һәм көрәштәшләренә әсирне җибәрергә кушкан.
– Әй, Аллаһ Илчесе! – дип мөрәҗәгать иткән Гомәер Мөхәммәдкә (с.г.в.), – мин бу диннең якты нурына тырышып каршы тордым һәм мөселманнарга күп бәлаләр китердем. Хәзер синең мине Мәккәгә җибәрүеңне һәм аның халкын Аллаһка, Исламга чакырырга рөхсәт итүеңне телим. Бәлки, Аллаһы Тәгалә аларны хак юлга күндерер.
Шулай итеп Гомәер мәҗүси булып килгән, мөселманга әйләнеп, Исламга өндәүче рәвешендә кайтып киткән.
Расүлүллаһ (с.г.в.), үзен әсирлектән йолыр өчен акчасы булмаган һәрбер тоткынга иреккә чыгу мөмкинлеге алыр өчен, унар мәдинәлене укырга һәм язарга өйрәтергә кушкан. Бу безгә Аллаһ һәм аның Расүле (с.г.в.) белем алуга нинди игътибар иткәнлекләре хакында сөйли.
#татармәдрәсәсе
НИНДИ МАТУР ТАРИХ! Килешәсезме?
Repost from ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
Аллаһның илчесе ﷺ: «Ураза тотучы хәтта бер ягына яткан килеш тә гыйбадәттәдер, әгәр мөселман кардәше хакында гайбәт сатмаса», – дигән.
Мөхтәрәм дин кардәшләр, мөкатдәс Рамазан ае җитәргә 12 көн калды!
#рамазан #РамазангаӘзерлек
