Татар Мәдрәсәсе
Open in Telegram
«Татар мәдрәсәсе» - төп Ислам фәннәре буенча видеолекция, аудиодәрес һәм текст форматындагы материаллардан торган белем бирү контенты. Биредә - БАРЫ ФАЙДАЛЫ ЯЗМАЛАР гына
Show more615
Subscribers
No data24 hours
No data7 days
No data30 days
Posts Archive
ТӘҺАРӘТ АЛГАНДА ЯЛГЫШ КЫНА СУ ЙОТСАМ, УРАЗА БОЗЫЛАМЫ?
Кызганыч, әмма бу очракта бер тамчы су йоту да уразаны боза.
Ураза әдәбе бар. Һәм шул ураза әдәбе буенча ул көнне уразаны тотып бетерү – мөстәхәб (ягъни эшләү яхшырак) булачак. Мөстәхәб гамәл - калдыруга караганда эшләү яхшырак булган гамәл.
Ялгышлык белән кылынганлыктан, бу көннең уразасын каза (бер көнгә бер көн итеп) кылырга кирәк булыр.
#ислам #дин #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап
ХӨДӘЙБИЯ СУГЫШЫ
#сира
36нчы дәрес ДӘВАМЫ
Бу килешүдән соң Хузәгә кабиләсе Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән берләшмәгә кергән, ә Бәкер кабиләсе – корәешлеләр белән. Шуннан соң Аллаһ Расүле (с.г.в.) мөселманнарга чәчләрен кырдырырга, корбан чалырга һәм ихрамнан чыгарга кушкан. Бу мөселманнарны нык хәсрәтләндергән. Алар хәтта Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әмеренә дә буйсынырга ашыкмаган.
Ачуланып ул хатыны Өмме Сәләмә янына килгән дә: «Мөселманнар юкка чыкты, мин кушам, алар тыңламый», – дип әйткән.
Өмме Сәләмә аны тынычландырган: «Кичер аларны, Аллаһ Илчесе. Бу килешү синең өчен дә авыр. Алар Мәккәне яулап алмыйча кайталар, шуңа күрә хәсрәтләнәләр. Әй Аллаһ Илчесе, артык сүз сөйләми генә нәрсә теләгәнеңне күрсәтеп бирү яхшы түгелме икән? Алар синең ни кылырга теләгәнеңне күрсәләр, синең артыңнан барырлар».
Пәйгамбәр (с.г.в.) хатыны әйткәнчә эшләгән: үзенең корбан малы янына килеп, аны чала һәм, чәчтарашны чакырып, чәчен кырдыра. Башка мөселманнар да үзләренең корбан малларын чалганнар һәм чәчләрен кырдырганнар.
Шулай итеп, барсы да яхшы тәмамланган. Бу күренеш безне күрсәтеп бирүнең киңәш һәм сүз сөйләүгә караганда яхшырак икәнлеген өйрәтә.
#татармәдрәсәсе
ХӨДӘЙБИЯ СУГЫШЫ
#сира
36нчы дәрес ДӘВАМЫ
Килешү шартлары ике данәдә язылган, берсе корәешлеләргә, берсе мөселманнарга. Имам Гали килешүне язучы булган, Аллаһ Илчесе килешүне әйтеп яздырган: «Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән».
Сөхәел: «Яз: «Синең исемең белән, Тәңре», без «шәфкатьлене» белмибез», – дип, әлеге сүзләрне кире каккан.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Сөхәел әйткәнчә язарга кушкан. Гали теләмичә генә язган. Аннаң соң Пәйгамбәр (с.г.в.) әйткән: «Бу безнең килешү. Мөхәммәд, Аллаһ Илчесе һәм...». Сөхәел тагы каршы төшкән. «Әгәр дә без синең Аллаһ Илчесе икәнлегеңә ышансак, дошманлашмаган булыр идек һәм сине Изге Йортка кертер идек. Мөхәммәд ибне Габдуллаһ дип яз», – дигән.
Шунда Гали түзмәгән һәм язуны бетерүдән баш тарткан. Расүлүллаһ (с.г.в.) аны янә тынычландырган.
Килешүне язып бетерү ахырына якынлашканда, корәешлеләр ягыннан Әбү Җәндәл исемле куллары бәйләнгән бер үсмер килгән, аны атасы көч белән Мәккәдән Мәдинәгә күчүдән тыеп торган булган. Үсмернең атасы Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән шушы килешүне төзүче Сөхәел булган. Һәм менә аның богаулы улы, яклау сорап, мөселманнарга килгән.
Ләкин Аллаһ Расүле (с.г.в.) үз сүзенә тугры булган. Килешү буенча үзенең хокукын кулланып, атасы мөселманнар алдында үсмерне нык тукмаган. Пәйгамбәр (с.г.в.): «Мин алар белән килешү төзедем. Без үзара вәгъдәләр бирештек һәм аларны бозмаячакбыз. Түз һәм нык тор. Аллаһ сиңа һәм синең белән булганнарга, кимсетелгәннәргә котылу юлы бирер», – дигән. Раббым, Ислам нинди гадел, аны тотучы бәндә килешүгә тугрылык хакына барысына да түзә.
Аллаһ Илчесе белән бер фикердә булган Әбү Бәкер Әс-Ситдыйктан калганнары бу килешүдән рухи изелгәнлек һәм кыенсыну тойганнар.
Сөхәел килешү шартларын тәкъдим итеп, аңа кул гына куясы калгач, Әбү Бәкер янына Гомәр йөгереп килгән һәм сораган: – Мөхәммәд пәйгамбәр түгелмени? – Пәйгамбәр, – дигән Әбү Бәкер. – Без мөселман түгелмени? – Мөселманнар, – дигән Әбү Бәкер. – Алар – мәҗүсиләрме? – дип сораган Гомәр. – Мәҗүсиләр. – Ул вакытта без ни өчен үз динебезгә карата шундый түбәнсетү кабул итәбез? – Гомәр, мин аның Аллаһ Илчесе икәнлегенә ышанам һәм шаһитлык итәм. – Мин дә аның Аллаһ Илчесе икәнлегенә шаһитлык итәм, – дигән Гомәр һәм Пәйгамбәр (с.г.в.) янына килгән. Ул аңа шул ук сорауларны биргән һәм Пәйгамбәр аңа (с.г.в.): – Мин Аллаһ колы һәм Аның пәйгамбәре, Аның әмерен бозмаячакмын, Ул мине һәлак итмәячәк, – дип җавап биргән.#татармәдрәсәсе
Repost from ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
ИФТАРНЫ НИДӘН БАШЛАРГА?
❗️Көне буе ризыктан, судан тыелып торган кеше ифтар вакыты җиткәч, ризык кабул итүгә аеруча да игътибарлы булырга тиешбез.
Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Берәрегез ифтар кылса, хөрмә җимеше белән авыз ачсын, чөнки анда бәрәкәт бар. Әгәр инде хөрмә җимеше булмаса, су белән авыз ачыгыз, чөнки ул да чистарта», – дип әйткән (имам Әт-Тирмизи, Әхмәд, Әбү Давыд).
🥛Хөрмә җимеше белән авыз ачканнан соң БЕР СТАКАН СУ эчү хәерле, моннан соң ахшам намазыбызны укып (намаз укымаучы кешеләр 15-20 минут көтеп тора), янәдән өстәл янына киләбез.
❌ Авыр, майлы, тозлы ризыклар ашаудан тыелу кирәк.
🥦🍌 Яшелчә, җиләк-җимеш ашау хәерле булыр.
❌ Җиләк-җимешләрдән әфлисун, лимон кебекләре буш ашказанына ярамый.
✅ Аларны төп ризыкны кабул иткәннән соң, күпмедер вакыт үткәч ашарга була.
✅ Ашаганда, сөннәтебез буенча, ашказанын 3 өлешкә бүлеп карау тиешле.
1нче өлеше – ризыкка,
2нче өлеше – суга,
3нче өлеше – һава өчен.
Шуңа күрә әкренләп, ашыкмыйча, үзебезнең туклануыбызны сизеп ашаудан туктау дөрес булыр.
🤲🏻 Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны кабул итсен.
#ислам #дин #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап
Repost from ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
Күңел тынычлыгын югалтканда укыла торган дога
Мәскәүдә булган вакыйгалардан соң, күпләребез күңел тынычлыгын югалттык. Борчу, кайгы күңелегезне били башласа, бу доганы укыгыз👇
Пәйгамбәребез ﷺ бу доганы күп укый торган иде:
🤲🏻 «Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл».
🤲🏻 «Әй, Аллаһ! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».
Пәйгамбәребез ﷺ әйтүенчә, кайгы-хәсрәт яйсә борчу биләп алганда, кеше:
🤲🏻 «Аллаһүммә инни габдүк, үәбнү габдик, үәбнү әмәтик, нәсыяти биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гадлүн фийә када‘үк, әс‘әлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк, әү әнзәлтәһү фи китәбик, әү галләмтәһү әхәдән мин халкыйкь, әүистә‘ҫәртә биһи фи гыйлмил-гайби гыйндәк, ән тәҗгаләл-Куръәнә рабигә калби үә нүра садри үә җәлә‘ә хүзни үә ҙәһәбә һәмми», − дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә һичшиксез аны сагышыннан коткарыр һәм кайгыруын сөенечкә алыштырыр.🤲🏻 «Әй, Аллаһ! Хакыйкатьтә, мин Синең колың, Синең колың булган ир-атның угълы һәм Синең колың булган хатын-кызның угълы. Мин тулысынча Синең кулыңда, Синең хөкемең минем өчен мәҗбүри тиешле, ә Синең миңа билгеләгән карарың гадел. Мин Синнән, Үзеңә Үзең исемләгән яки Китабыңда иңдергән яки мәхлукларыңның берсенә белгерткән яки Үзеңдә яшереп калдырган һәрбер исемең белән сорыйм; Коръәнне минем калебемнең язы ит, күкрәгемнең нуры ит, кайгымның бетү сәбәбе ит һәм тынычсызлыгымның китүе ит!» #ислам #дин #динтурында #борчу
ХӨДӘЙБИЯ СУГЫШЫ
#сира
36нчы дәрес ДӘВАМЫ
Аллаһ Илчесе корәешлеләрне мәкерлекләре өчен бик ачуланган, чөнки аның нияте сугыш түгел, ә тынычлык белән хаҗ кылырга гына теләү була. Ул кешеләрне шунда үскән агач астында яу өчен ант итәргә чакырган. Бу ант «Ридван анты» дигән исем алган. Алар үлгәнче сугышырга ант иткәннәр. Бу ант турында хәбәр корәешлеләргә ишетелгәч, аларның котлары алынган.
Мәккәлеләр, мәкерле рәвештә һөҗүм итү өчен, 50 кеше җибәргәннәр, ләкин мөселманнар уяу булган һәм качып китәргә өлгергән башлыкларыннан калганнарын әсирлеккә алганнар. Бу хәбәр Мәккәгә барып ишетелгәч, аннан бер төркем кеше килеп, мөселманнар белән бәрелеш оештырганнар, нәтиҗәдә 12 кеше әсир ителгән. Шулай ук бер мөселман да үтерелгән.
Бу хәл мәккәлеләрне куркыткан, һәм алар мөселманнар янына, Пәйгамбәр (с.г.в.) белән килешү хакында сөйләшү өчен, Сөхәел ибне Гамерне җибәргәннәр.
– Мөхәммәд, бу хәл безнең аксакаллар эше түгел, бәлки ахмакларыбыз гамәле. Безнең әсирләребезне кире кайтар, – дип әйткән ул.
– Башта сез безнекеләрне, – дип җавап биргән Пәйгамбәребез (с.г.в.).
Шунда алар Госманны һәм аның белән булган ун кешене кире кайтарганнар.
Сөхәел килешү шартларын тәкъдим иткән, алар арасында кабул итәрлекләре дә, гадел булмаганнары да булган:
1️⃣ 10 елга корәешлеләр һәм мөселманнар арасындагы сугышны туктатырга;
2️⃣ мөселманнарга күчкән корәешлеләрне кире кайтарырга һәм корәешлеләрдән аларга күчкән мөселманнарны кире кайтаруны таләп итмәскә;
3️⃣ быел мөселманнар, хаҗ кылмыйча, үзләренә әйләнеп кайталар. Икенче елга, корәешлеләр Мәккәдән чыгып киткәч, алар кыннардагы кылычларыннан башка коралсыз Мәккәгә керәләр һәм анда өч кенә көн булалар;
4️⃣ Мөхәммәд (с.г.в.) белән килешү төзергә теләгән гарәпләргә рөхсәт итәргә, корәешлеләр белән килешү төзергә теләгән гарәпләргә дә рөхсәт итәргә.
Аллаһ Расүле (с.г.в.) акыллы кеше булган, Аллаһ аны гамәлне үлчәп эшләргә өйрәткән һәм ул бу шартларны кабул иткән.
Мөселманнар исә ярсый башлаган һәм үзара: «Ничек инде мөселман булып килгән кешене кире кайтарырга? Кешене диннән аеру була бит бу. Ничек инде алар бездән киткәннәрне кайтармый?» – дип шаулаша башлаганнар. Пәйгамбәр (с.г.в.) аларга: «Диннән читләшеп анда киткән кешене Аллаһ кире кайтармасын. Безгә мөселман булып килгән кешегә Аллаһ үзе юл күрсәтер», – дип җавап биргән.
Мөселманнарга килешүнең аларга Изге урыннарга кермәү турындагы юллары бигрәк начар тәэсир калдырган, чөнки Пәйгамбәр (с.г.в.) аларга төшендә бернинди куркынычсыз Изге Йортка кергәннәрен хәбәр иткән булган. Бу хакта Гомәр ибне Әл-Хаттаб Әбү Бәкердән сораган һәм ул җавап биргән: «Ул быел дип әйттемени?» – дигән.
#татармәдрәсәсеХӨДӘЙБИЯ СУГЫШЫ
#сира
36нчы дәрес ДӘВАМЫ
Корәешлеләргә мондый сүзләр ошамаган һәм алар мөселманнар янына Таиф халкы сәеде Урвә ибне Мәсгүд Сәкафины җибәргәннәр. Ул Аллаһ Илчесен (с.г.в.) корәешлеләр белән куркыта башлаган, ә көрәштәшләрен, әгәр корәешлеләр һөҗүм итсә, Пәйгамбәрегезне (с.г.в.) ташлап качачаксыз, дип гаепләгән.
«Кайгы сиңа. Без аны ташлыйбызмы?» – дип ачуланган Әбү Бәкер.
Урвә кире әйләнеп кайткан. Ул көрәштәшләренең Мөхәммәдне (с.г.в.) ничек яратканнарын, аның авазына ашыкканнарын, сөйләшкән вакытта, тавышларын әкренәйткәннәрен, карашларын яшергәннәрен күргән һәм шуңа күрә: «Аллаһ белән ант итәм, әй корәешлеләр, мин фарсы хөсрәвенең патшалыгында булдым, Византия цезарен барлык бөеклеге белән күрдем, әмма үзенең көрәштәшләре арасындагы Мөхәммәдкә тиң патша күрмәдем. Мин аны берәүгә дә бирмәячәк халыкны күрдем, карар кабул итәргә ашыкмагыз. Ул акыллы эш тәкъдим итә. Минем сезгә киңәшем – тәкьдимен кабул итегез», – дип әйткән.
Шунда корәешлеләр: «Әгәр эш алай тора икән, димәк, ул сугыш түгел, ә хаҗ кылырга тели. Быел ул кире әйләнеп кайтсын да, икенче елга килсен, кешеләр дә ул көч кулланып кергән дип сөйләмәсләр», – дип фикер йөрткәннәр.
Озакка сузылган талчыктыргыч сәяхәт бушка китмәсен өчен, Аллаһ Расүле (с.г.в.) аларны андый карар кабул итүдән тыярга тырышкан. Ул корәешлеләрне шуңа ышандырыр өчен, үзенең кияве Госман ибне Гаффанны җибәргән. Ул Пәйгамбәрдән (с.г.в.) туганнарын күрергә рөхсәт алган ун кеше белән киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай ук Госманга Мәккәдә интегүче мөселманнарга тиздән котылу килер дип әйтергә кушкан.
Корәешлеләрне ышандырырга тырышу нәтиҗәсез булган. Алар ризалашмаган, ә аннан соң Госманга үзенә генә Кәгьбә тирәли әйләнеп йөрергә тәкъдим иткәннәр. Госман каршы төшкән: «Мөхәммәдкә тыелган вакытта, ничек инде мин әйләнеп чыгыйм?» – дигән. Госманны һәм аны озатып йөрүчеләрне шәһәрдән чыгармаганнар. Мөселманнар арасында аларны үтергәннәр дигән хәбәр таралган. Шунда Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Алар белән яу кырында очрашмый торып китмибез», – дигән.
#татармәдрәсәсе
ХӨДӘЙБИЯ СУГЫШЫ
#сира
36нчы дәрес
Аллаһ Расүле (с.г.в.) төшендә үзенең һәм көрәштәшләренең тыныч кына Изге Мәчеткә кергәнен күргән һәм иртән гомрә хаҗы кылырга ниятләгәнен игълан иткән. Бу хакта ул Мәдинә тирәли урнашкан бәдәвиләргә дә хәбәр иткән, ләкин алар корәешлеләр сугышсыз өйләренә әйләнеп кайтырга ирек бирмәс дип, аңа кушылырга ашыкмаган.
Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылыч белән генә коралланган, 1500 мөһаҗир һәм әнсар белән юлга чыгып киткән, чөнки аларның сугыш хәрәкәтләре алып барырга уйлары булмаган. Ләкин корәешлеләр аларның Мәккәгә керүенә каршы төшмәкче булган, мөселманнарны туктату өчен, Халид ибне Әл-Вәлид җитәкчелегендә 200 кешелек атлы гаскәр җибәргәннәр. Сугышырга теләмичә, Аллаһ Расүле (с.г.в.), Мәккә төркеме белән очрашудан качу өчен, икенче юлга борылган. Халид кире әйләнеп кайткан һәм Мөхәммәднең (с.г.в.) ни кылганын хәбәр иткән.
Мәккәдән көнбатыштарак 24 чакрым ераклыкта урнашкан үзәнлеккә – Хөдәйбиягә барып җиткәч, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөясе тезләнгән һәм ничек кенә куып карасалар да, аны торырга мәҗбүр итә алмаганнар. Киреләнәдер, дип уйлаганнар.
«Бу киреләнү түгел, аның андый холкы юк иде. Аны филне тоткан нәрсә тота. Мөхәммәднең җаны Кемдә булса, Шуның белән ант итәм, әгәр корәешлеләр Аллаһның изге урынын зурлый торган нинди генә эш тәкъдим итсәләр дә, мин ризалашам», – дип әйткән Аллаһ Расүле (с.г.в.). Мөселманнар Кәгьбәнең тынычлыгын бозарга теләмәгәннәр, ул, Аллаһ теләгәнчә, барлык кешеләр өчен дә изге һәм куркынычсыз урын булырга тиеш.
Мөселманнар Хөдәйбиядә туктагач, аларның килү максатын сорап, корәешлеләрнең чапкыны килгән. Аларның Гомрә хаҗы кылырга теләгәннәрен корәешлеләргә җиткергән. «Мөхәммәд һәм аның сугышчылары безнең шәһәргә хаҗ кылучылар булып керергә тели, ә гарәпләр көч белән кергән диярләр, чөнки безнең арада сугыш икәнлеге һәркемгә билгеле. Юк, моның булуы мөмкин түгел», – дип фикер алышканнар алар.
Шуннан соң Мөхәммәд (с.г.в.) янына корбан малларын бик ихтирам итүче башка берәүне җибәргәннәр. Мөхәммәд (с.г.в.), ул күрсен өчен, аның каршысына корбан малын чыгарып җибәргән. Мөселманнар аны «ләббәйкә» дип каршы алган. Мөселманнар яныннан кайтып, бу кеше: «Илаһым! Аларны Мәчеткә кертмәү – килешмәгән эш. Кешеләр хаҗ кылалар, ә Габдел-мотталиб улын мәчеткә кертмиләр. Вәллаһи, корәешлеләр бетте, халык бит гомрә хаҗы кылырга килгән», – дип әйткән.
#татармәдрәсәсе
ЧОКЫР СУГЫШЫ
#сира
35нче дәрес, ДӘВАМЫ
Шул рәвешле Нугаем алар арасында үзара ышанычсызлык тудырган һәм алар бер-берсенә ышанычларын югалткан. Таң аткан. Әбү Суфьян Курайза кабиләсенә мөселманнарга каршы бергә сугыш хәрәкәтләре башлау тәкъдиме белән вәкилләр җибәргән. Алар гафу үтенеп, бүген шимбә булганлыктан, аларга берәү дә һөҗүм итмәстән үзләре сугыш башласа, аллалары ачуланачак, дип сәбәп табып, тәкъдимнән баш тарткан. Корәешлеләр, яһүдләрнең баш тартуларын ишеткәч, Нугаем сөйләгәннәрнең дөреслегенә тагын да ныграк ышанган. Аллаһ Расүле (с.г.в.) Аллаһ Тәгаләдән: «Әй Аллаһ, дошманнар берлеген тар-мар ит. Әй Аллаһ, аларны кырып сал һәм безгә җиңү иңдер!» – дип үтенгән.
Караңгы төндә Аллаһ корәешлеләрнең чатырларын алып аткан, казаннарын еккан һәм дөяләрен куып тараткан көчле салкын җил иңдергән. Корәешлеләр һәм алар белән булучылар, Мөхәммәд (с.г.в.) Курайза кабиләсе белән берлектә һөҗүм итәрләр дип куркып, камауны туктатып, таң атканчы ук китәргә карар кабул иткән. Аллаһ мөселманнарны сугышудан коткарган.
Бу хакта Аллаһы Тәгаләнең сүзләре сөйли: «Хәтта пәйгамбәрләр дә «Без алдандык» дип ачынган вакытта, аларга Безнең тарафтан җиңү иңдерелер».Дошманнар берлеге китеп баргач, мөселманнар җиңел сулап куйганнар. Алар шәһәргә шатланып, Аллаһның игелеге хакында сөйләшә-сөйләшә кайтканнар. Ләкин Мөхәммәд (с.г.в.) сугыш киемнәрен салырга җыенганда, Җәбраил аңа: «Без, фәрештәләр, әле хәрби киемнәребезне салмадык. Мөхәммәд (с.г.в.), Курайза кабиләсенә һөҗүм ит һәм җир йөзен алардан арындыр», – дип әйткән. Мөселманнар ашыгып юлга чыкканнар. Байракны Гали ибне Әбү Талиб тоткан. Курайзалылар аларны күргәч, нәрсә кылганнарын аңлап алган. Аллаһ аларның күңелләрен курку белән тутырган, алар читтә кала алмаган. Үзләренең әшәке гамәлләре, хыянәтләре һәм мәкерлекләре өчен түләү сәгате җиткән. Сугышны кичектерү мөмкин булмаганлыгын күреп, алар кальгаларына бикләнгән һәм анда 25 көн түзгәннәр. Шуннан соң алар Нәдир кабиләсе шартлары нигезендә милек белән, ләкин коралсыз җибәрүне сораганнар. Ләкин Аллаһ Расүле (с.г.в.) хөкемдар итеп Сәгъд ибне Могазне билгеләгән, ә ул: «Ирләрне – җәзаларга, милекне – бүләргә, хатын-кыз һәм балаларны – әсирлеккә алырга», – дигән карар чыгарган. Һәм Аллаһ Илчесе (с.г.в.): «Син аларны Аллаһ хөкеме белән хөкем иттең», – дип әйткән. Сәгъд ибне Могазның карарын үтәгәннәр. Мөселманнарга бик күп ганимәт маллары калган. Аллаһ Расүле (с.г.в.) үз янына Сәгъд ибне Могазны һәм Сәгъд ибне Гобәдне чакырган һәм: «Әгәр теләсәгез, ганимәт малларын мөһаҗирләр һәм әнсарлар арасында бүлегез. Ул чагында мөһаҗир туган- нарыгыз сезнең милектәшләрегез булырлар. Яки ганимәт малларын мөһаҗирләргә бирегез, алар сезгә йортларыгызны һәм милкегезне калдырырлар», – дип тәкьдим иткән. Сәгъд ибне Могаз һәм Сәгъд ибне Гобәд барлык әнсарлар исеменнән: «Әй Аллаһ Илчесе, моны үзең мөһаҗир туганнарыбыз арасында бүлеп бир һәм алар безнең милектәшләребез булып калсын», – дип җавап биргәннәр. Мондый эш киң күңеллелекне һәм игьтибарлылыкны дәлилли.
Шуңа күрә алар Коръәннең «Җыен» сүрәсендә Алаһның мактавына лаек булганнар. «Моңа кадәр (Мәдинә дигән) йортта яшәгән һәм күңелләренә иманны салган кешеләр үзләренә (Мәккәдән) һиҗрәт кылган кешеләрне (җаннары-тәннәре белән) сөяләр, аларга (мөһаҗирләргә) бирелгән (ганимәт малы кебек) нәрсәләрдән бернинди көнләшү хис итмиләр. Үзләрендә ихтыяҗ булса да, (ашамыйча-ашатып, киенмичә-киендереп) аларны үзләреннән өстен күрәләр. Кем дә кем нәфесенең комсызлыгыннан саклана (һәм Аллаһ юлында сарыф итә), шулар – уңышка (һәм котылуга) ирешүчеләр», – диелгән анда. «Әл-Хәшр / Җыен», 59:9#татармәдрәсәсе
Нәрсә ул татар онлайн-мәдрәсәсе?
Кадерле язылучыларыбыз!
Исегезгә төшерәбез!
🔸 Татар онлайн-мәдрәсәсе ул телеграмм канал гына түгел.
❗️ Татар онлайн мәдрәсәсе ул – Ислам нигезләре буенча башлангыч белем алырга теләүчеләр өчен өр-яңа мөмкинлек.
⠀
🔸 Татар онлайн-мәдрәсәсе – хәзерге вакытта интернеттагы билгесез «шәех»ләрнең лекцияләренә, шикле булган видеодәресләргә бердәнбер альтернатива.
⠀
🔸 Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Татарстанда яшәүчеләргә, шулай ук бөтен дөнья буенча таралган ватандашларыбызга традицион дини гыйлемнәрне алу мөмкинлеге булдырды.
🔸 Татар онлайн-мәдрәсәсенең:
- medrese.tatar сайты
- «Татар мәдрәсәсе» дип аталган махсус мобиль кушымтасы бар.
🔸 Сез бүген үк сайтка кереп теркәлә һәм укый башлый аласыз.
#татармәдрәсәсе
Repost from ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
ТӘРАВИХТАН СОҢ НИНДИ ЗИКЕР ӘЙТЕРГӘ?
Рамазанның 1-20 нче көннәрендә, гадәттә, түбәндәге зикерне укыйлар.
سُبْحَانَ ذِي المُلْكِ وَالْمَلَكوُتِ سُبْحَانَ ذِي العِزَّةِ وَالعَظَمَةِ وَالْقُدْرَةِ وَالْكِبْرِيَاءِ وَالجَبَروُتِ سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَيِّ الَّذِي لَا يَمُوتُ سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّنَا وَ رَبُّ الْمَلَائِكَةِ وَ الرُّوحِ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللّه نَسْتَغْفِرُاللّه نَسْأَلُكَ الْجَنَّةَ وَ نَعُوذُبِكَ مِنَ النَّارِ
🤲🏻 «Сүбхәәнә з̣ил-мүлки вәл-мәләкүүт. Сүбхәәнә з̣ил-гыйззәти вәл-газ̣амәти вәл-кудрати вәл-кибрияя-и вәл-җәбәруут. Сүбхәәнәл-мәликил-хәййил-ләз̣ии ләә йәмүүт. Сүббүүхүн куддүүсун раббүнәә вә раббүл-мәләәикәти вәрруух. Ләә иләәһә илләллааһу нәстәгъфируллааһ. Нәс’әлүкәл җәннәтә вә нәгууз̣ү бикә минән нәәр».
🤲🏻 «Яшерен вә ачык булган һәрнәрсәнең Иясе чиста Пакь. Көч-Куәт, Бөеклек, Күркәмлелек Иясе Пакь. Ул Мәңге исән һәм беркайчан да үлмәс. Камиллек Иясе, Кимчелексез, Ул – безнең Раббыбыз, фәрештәләрнең һәм җаннарның Раббысы. Аллаһыдан башка илаһ юк һәм без Аннан гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә, Раббым, без Синнән җәннәт сорыйбыз һәм ут газабыннан сыенабыз».
Аллаһы Тәгалә барыбыздан да риза булсын.
#рамазан #РамазанСорауҖавап #ислам #дин #динтурында #рамазан2024
______________________________________________________
КАДЕРЛЕ ЯЗЫЛУЧЫЛАРЫБЫЗ!
ӘГӘР ЯЗМАЛАРЫБЫЗ СЕЗГӘ ОШАСА ҺӘМ ФАЙДАЛЫ БУЛСА, ПОСТЛАРНЫ ҮЗЕГЕЗНЕҢ ЯКЫННАРЫГЫЗГА ҖИБӘРСӘГЕЗ ИДЕ. Безнең канал турында күбрәк кеше белеп, күбрәк кеше файдалы белем алсын иде. Алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез✨
ЧОКЫР СУГЫШЫ
#сира
35нче дәрес, ДӘВАМЫ
Мәҗүсиләр төнлә һөҗүм итеп, чокырны кичеп чыкмасын өчен, Пәйгамбәр (с.г.в.) сак куйган. Көчле суыкка карамастан, ул үзе дә чокыр аша үтә торган урыннарның берсен саклаган. Мәдинә монафикълары шунда: «Мөхәммәд безгә хөсрәү һәм цезарь хәзинәләре вәгъдә итте, куркудан хәтта беребез дә бәдрәфкә бара алмый», – дип әйткәннәр.
Коръәндә аларның сүзләре чагылган: «Аллаһ һәм Аның Илчесе вәгъдә иткәннәр бары ялган дип әйтәләр». Алар, безнең өйләребез ачык урында һәм дошман яулап алуы мөмкин дип, яудан читләшкәннәр. Коръән җавап биргән: «Ләкин алар ачык урында түгел иделәр. Алар бары качарга гына теләделәр».Курайза кабиләсе, вәгъдәләрен бозып, мәҗүсиләргә кушылуын белгәч, мөселманнарның көннәре тынычсызга әйләнгән. Гыйбадәтләрендә: «Ий Аллаһ, безнең көчсезлегебезне яшер, куркуларыбыздан арындыр», – дигән сүзләр еш яңгыраган. Шул вакыт Нугаем ибне Мәсгүд Әл-Әшҗәгый дигән берәүгә Ислам иңгән. Ул Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килгән һәм: «Әй Аллаһ Илчесе, мин Исламны кабул иттем, ләкин халкым әле бу хакта белми. Мин сезгә ни белән ярдәм итә алам?» – дип сораган. Пәйгамбәр (с.г.в.): «Син бер кеше ни кыла аласың? Ләкин сугыш – алдашу ул. Мөмкин булган кадәрен эшлә, алар безгә дошманлык кылмасын», – дигән. Шунда Аллаһ Нугаемга хәйлә иңдергән, ул авыр һәм кыен хәлдә килешүне өзгән Курайза кабиләсенә киткән. Аның Исламны кабул иткәнлеген белмәгән яһүдиләр аны күреп дуслары кебек сәламләгәннәр һәм кунакчыл каршы алганнар. Нугаем үзенең дустанә хисләр һәм яхшы мөнәсәбәте хакында аларның хәтеренә төшергән. Ул аларга корәешлеләрнең, көчле салкыннар аркасында, Мәдинәне (с.г.в.) озак камап тора алмаячаклары хакында сөйләгән. «Алар сезне ташлап китәр, ә Мөхәммәд һәм аның көрәштәшләре сездән каты үч алыр, шундый хәл сезнең кебекләр белән булды инде. Шуңа күрә дәлил өчен алардан җитмеш кеше алмый торып, алар белән бергә сугышта катнашмаска киңәш бирәм», – дигән. Курайза кабиләсе аңа ышанган һәм киңәше өчен рәхмәт әйткән. Аннан соң Нугаем корәешлеләр янына киткән һәм сер итеп кенә: «Курайза кабиләсе Мөхәммәд белән килешүне өзгәнгә үкенә, гаебен юарга тырыша һәм аның дустанә мөнәсәбәтен кире кайтармакчы була», – дигән. #татармәдрәсәсе
Repost from ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
УРАЗА ТОТУ КЕМГӘ ФАРЫЗ?
#РамазанСорауҖавап
Аллаһының ураза тотарга биргән әмере һәркемгә: ирләргә, хатыннарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, эшчеләргә, укучыларга – барлык кешегә дә йөкләнгән. Эшнең авырлыгы, тормышның мәшәкатьле булуы, балаларның күплеге, яшьләрнең мәктәптә яки югары уку йортларында укулары ураза тотмаска сәбәп булып тормый.
❌ Фәкать ятып авырган, мәшәкатьле озын сәфәрдә булган, картлык зәгыйфьлегенә ирешкән, тоткында булган һәм йөкле, хәезле хатыннар гына гозерле булып саналалар.
❗️ Картлык зәгыйфьлегенә ирешкән һәм сәламәтлекләре булмаган кешеләр, көчләре җитмәү сәбәпле, ураза тотмыйлар һәм каза да кылмыйлар. Әмма маллары булса, фидия бирәләр.
Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән: «... ләкин кем [ураза тота алмаслык дәрәҗәдә] авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне [тотарга тиеш]. Аллаһы сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, [ураза тотарга кирәкле көннәр] санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһыны олыларсыз [дип]. Бәлки, [Аллаһының хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә] шөкер итүчеләрдән булырсыз!» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:185#рамазан #РамазангаӘзерлек #ислам #дин #динтурында #рамазан2024
Repost from ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
Рамазан килде! Рамазан!✨
Рамазан аеның ни кадәр матур, кодрәтле һәм рәхат булуын тоя башладыгызмы инде?
#рамазан #рамазан2024 #дин #ислам
Repost from Рустам Минниханов
Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!
Поздравляю всех мусульман с наступлением Священного месяца Рамадан!
ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате 🙏🏻
#рамазан #рамазан2024
Repost from Диния Нәзарәте
🌙Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгате🤲
📿Хөрмәтле дин кардәшләр! Күптән көтеп алынган изге Рамазан аеннан безне берничә сәгать кенә аерып тора. Ул инде бүген үк кояш баю белән бөтен дөньяга олы бәхет булып керәчәк. Мин дә Рамазан сәбәпле сезнең эчкерсез шатлыкларыгызны уртаклашам һәм ихластан елның иң бәрәкәтле һәм сәгадәтле көннәре җитүе белән тәбриклим!
Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ, Рамазан ае кергәч, сәхабәләренә болай дигән: «Сезгә Рамазан – мөбәрак ай килде. Рамазанда күкләрнең капкалары ачыла, җәһәннәмнең капкалары исә ябыла, ә шайтан богаулана. Анда мең айдан да олугърак булган бер төн бар. Һәм кем шул төннең әҗерләрен ычкындырса, шул (хәерләрдән) мәхрүм кала» (имам ән-Нәсаиның «Сунан» китабы, №2106; имам Әхмәднең «Сунан» китабы, №9497). Ягъни Рамазан – шундый вакыт, ул кергәч, күкләр һәм Җир йөзе Аллаһ Раббыбызның бөек Рәхмәтләре һәм мәгъфирәте белән тула, өммәтебездә игелек һәм мәрхәмәт, кардәшлек хөкем сөрә…
Дәвамы: https://dumrt.ru/news/news/news_30362.html
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ﷺ үзенең бер хәдисендә: «Рамазан аеннан соң ураза тотар өчен иң күркәм ай – Мөхәррәм аедыр, ә фарызлардан соң иң күркәм булган намаз исә – төнлә укыла торганыдыр» - дигән. (Имам Мөслим)
Газиз дин кардәшләр! Җиһанда Рамазан ае! Иртәгә беренче уразага керәбез, ин шә Аллаһ; бүген кич исә – беренче тәравих укыла!
#рамазан2024 #рамазан #РамазангаӘзерлек #ураза #дин #ислам
Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Рамазан аеның беренче ун көне – рәхимлелек, икече ун көне – кичерү, ә өченче ун көне – җәһәннәм утыннан азат ителү вакытыдыр!»
Мөхтәрәм дин кардәшләр, Җир йөзенә мөбарәк Рамазан ае аяк басарга 2 көн калды!
#рамазан #рамазан2024 #РамазангаӘзерлек
ЧОКЫР СУГЫШЫ
#сира
35нче дәрес, ДӘВАМЫ
Алар мөселманнар белән сугышка корәешлеләрне генә түгел, бәлки чүлдә яшәүче Гатафан, Мурра, Фәзара, Әшҗә, Сәгъд, Сүләем, Әсәд кабиләләрен һәм мөселманнарга кан үче булган һәркемне, җиңү вәгъдә итеп, үзләренең дә катнашачакларын ышандырып, котыртканнар. Корәешлеләр һәм аларның иярченнәре 4000 сугышчы, башка кабиләләр 6000 сугышчы, атлар, дөяләр белән 10000 сугышчы әзерләгәннәр. Бу күп санлы гаскәр Мәдинәгә таба кузгалган.
Аллаһ Илчесе (с.г.в.) көрәштәшләре белән бу кадәр күп санлы дошманга ничек каршы тору хакында киңәшләшә башлаган. Сәлман әл-Фарси гарәпләргә таныш булмаган фарсы хәйләсен кулланырга тәкъдим иткән. Бу хәйлә ачык булган төньяктан чокыр казып, аның артында ныгудан торган. Дошман ул вакытта шәһәргә керә алмаячак. Ә башка яклардан шәһәр ныгытылган йортлар һәм үтеп булмаслык пальма агачларыннан торган.
Мөселманнар чокыр казый башлаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) башкалар белән бергә эшләгән һәм үзе дә җир ташыган.
Чокыр казу эшләрен тәмамлап, мөселман гаскәре аның артында урнашкан. Арт яктан мөселманнарны шәһәр өстендә ышыклап торган тау саклаган. Мөселманнарның саны 3000 булган. Мәҗүсиләр шәһәргә якын килгәч, мөселманнарның тозагы – чокырны күреп гаҗәпләнгәннәр, аларга ул көтелмәгән киртә булган.
Аларга мөселманнар белән ук атышудан башка чара калмаган. Түзәр хәлләре калмагач, атлыларның бер өлеше һөҗүмгә күчкән һәм авырлык белән чокыр аша үткән. Шул вакыт Гали ибне Әбү Талиб килеп чыккан һәм алышта Гамер ибне Габдел Вәддәне үтергән. Калганнары качкан.
#татармәдрәсәсе
