en
Feedback
Шагыйрь Булат Ибраһим

Шагыйрь Булат Ибраһим

Open in Telegram

Шагыйрь Булат Ибраһимның рәсми телеграм-каналы / Официальный телеграм-канал татарского поэта Булата Ибрагимова

Show more
422
Subscribers
No data24 hours
No data7 days
-230 days
Posts Archive
Кеше көнен төн итүе җиңел...
Кеше көнен төн итүе җиңел...

Болай гади җыр гына (июль, 2026 ел) Бар да шул ук: Кояшы да, Җилләре, Яңгырлары. Еллар буе үзгәрешсез Сабантуй батырлары. Елл
Болай гади җыр гына (июль, 2026 ел) Бар да шул ук: Кояшы да, Җилләре, Яңгырлары. Еллар буе үзгәрешсез Сабантуй батырлары. Еллар буе шул ук җыру, Шул елау, Шул ук көлү. Буыннан буынга күчә Бер Җанбайга бил бөгү. Бар да шул ук: Дуслар да шул, Дошманнар да шул кебек. Тәлинкә тотып йөрүче Куштаннар да шул кебек. Арба да шул, Аты да шул, Шул ук кебек халкы да. Иртән торып китә дә ул, Кайта кичке алтыда. Шул ук сүзләр хатларда да, Шул ук сүзләр антларда. "Авызың тулы кан булса да, Серләр бирмә ятларга". Дивардагы сәгать тә шул, Киштәдәге китап та. Бәрәңгене чүп баскан ди, Бетермәслек утап та. Агулы ук кебек җанда, Битарафлык шул укта. Эшләр генә түгел икән, Илләр китә шырыкка. Бар да шул ук: Кояшы да, Җилләре, Яңгырлары... Ирек мәйданында кабат Сирена яңгырады. ©Булат Ибраһим

Инде кыз да алтыда😅 🎂🎉 Исән кешегә үтә ул, Еллар алга атлыга. Әле кичә туган иде – Инде кыз да алтыда. Әнисе чәчләрен үрә,
Инде кыз да алтыда😅 🎂🎉 Исән кешегә үтә ул, Еллар алга атлыга. Әле кичә туган иде – Инде кыз да алтыда. Әнисе чәчләрен үрә, Наз белән тарый-тарый. Чиратта сеңлесе тора, Көзгегә карый-карый. Аның зур буласы килә, Тагын да зур буласы. Белми әле шушы чагын, Зур үскәч, сагынасын. ©Булат Ибраһим

Бәхет киеп кара...

УЙНАМАГЫЗ СУГЫШЛЫ Уйнамагыз сугышлы, Уйнарга уен бетмәгән. Агач мылтыкка алмашка, Әйдә, сөйик тормышны. Уйнамагыз сугышлы, Ба
УЙНАМАГЫЗ СУГЫШЛЫ Уйнамагыз сугышлы, Уйнарга уен бетмәгән. Агач мылтыкка алмашка, Әйдә, сөйик тормышны. Уйнамагыз сугышлы, Бабайлар тынычлык өчен, Чынлап торып сугышты. Яшәүдән кеше туямы, Яшәү түгел туешлы. Йөрәкләр санап бара ул Һәр сулаган сулышны. Яу кырына чыкканнарның Яшен сорап торышмы, Уйнамагыз сугышлы! ©Булат Ибраһим

Болай гади җыр гына (18 июнь, 2026 ел) Аэропорт, ана каз кебек, Очкычлар-бәбкәләрен Оядан читкә җибәрми Һәм кертми киткәннәрен. Соңга кала автобуслар, Кешеләр, машиналар. Кояшлы көннәр сагынып, Һаман да яши алар. Һаман да яшибез әле, Һаман да исән өмет. Мин утырам машинада, Яшел янганны көтеп. Яшел, сары, кызыл сүнә – Көтәбез узганнарын. "Син кайда?"- дип хатын яза, "Мин әле кузгалмадым". "Мин әле кузгалмадым" дип, Язганым китми аңа. Радио хәбәрләр сөйли: "Мәскәүдә базар яна". Ә бездә күктә болытлар: Кызыгып йөри яңгыр. Бу шифалы суларыңны Гөл-чәчәкләргә калдыр. Авылдагы бакчаларга, Кырларга тапшыр илтеп. Агроном Рафит абый да Йөридер сине көтеп. Ул сине көтеп йөридер, Ә без – юл ачылганын. Япь-яшь лейтенант егетнең Ярсудан ачынганын Күрәм дә, жәлләп тә куям, Безнең ярый, эш тәмам. Ә ул сыбызгы сызгыртып, Таягын болгый һаман. Яшел, сары, кызыл сүнә – Көтәбез узганнарын. "Син кайда?"- дип хатын яза, "Мин әле кузгалмадым". "Мин әле кузгалмадым" дип, Язганым китми аңа. Радио хәбәрләр сөйли: "Казанда саммит бара". ©Булат Ибраһим

*** Әни күп буяулар бирде, Рәсем ясарга диеп. Дөнья миңа ак бит бирде, Язмыш язарга диеп. Бүгенгәчә шул биргәннәр, Иң олы бүл
*** Әни күп буяулар бирде, Рәсем ясарга диеп. Дөнья миңа ак бит бирде, Язмыш язарга диеп. Бүгенгәчә шул биргәннәр, Иң олы бүләк булып, Җан белән тән арасында Тибәдер йөрәк булып. Ул йөрәк хәзер, зур булып, Дөньяны иңли инде. Өскә давыл ишелсә дә, Ул курку белми инде. Тапталган чагы булса да, Тапланмады ул йөрәк. Матур тормыш язар өчен, Рәссам булырга кирәк. Әни биргән буяуларны Саклый белергә кирәк. Дөнья биргән ап-ак битне Яклый белергә кирәк. ©Булат Ибраһим

САБАНТУЙ ХАТИРӘСЕ Ат чабышы карап басып торам Авылымнан ерак чит якта. Күк айгырның ияренә менеп, Балачагым чаба еракта. «Кие
САБАНТУЙ ХАТИРӘСЕ Ат чабышы карап басып торам Авылымнан ерак чит якта. Күк айгырның ияренә менеп, Балачагым чаба еракта. «Кием алдыгызмы Сабантуйга?» – Гел яңгырый шул сүз колакта. Авыл баласына яңа кием Елга ике була Ул чакта. Сабан туе алдындагы төннең Озынлыгы кышкы төн кебек. Таң атканчы — Өне бер төш гүя, Таң атканчы — Төше өн кебек. Сабантуйга дигән киемнәрне Хәстәрләгән әни пөхтәләп. Уенга дип йөргән ботинкалар Читтә тора бүген, үпкәләп. Куллар капшый, яңа елдан башлап, Сабантуйга җыйган акчаны. Әллә ниләр аласылар килә, Һәр кешенең җирдә бар җаны. Кояш ашыгып, битне ашап йөри, Мин әйләнәм бәйрәм мәйданын. Һәр әйләнгән саен сизә барам Балачакның узып барганын... Ике көнгә сәфәргә дип килдем, Ат чабышы карыйм чит якта. Ерак түгел кунакханә көтә, Ә колакта никтер шул чакта: «Сабантуйга кием алдыгызмы? Җиңә алдыгызмы бүләкләр?» Тау кадәрле хатирәләр җанда, Һәм чемодан тулы күлмәкләр. ©Булат Ибраһим

САБАН ТУЕ Сабан туе — хезмәт туе, Җыр-бию туе. Сабантуйны халык көтә Бездә ел буе. Әйдә, әйдә, Сабантуйга! Аркан тартабыз. Әйдә, әйдә, Сабантуйга! Чүлмәк ватабыз. Капчык киеп сикерүләр, Менү колгага. Ашык әйдә катнашырга - Бүләк отарга. Ат чабышы, капчык бәреш, Билбау көрәше. Әйдә, уйнат гармуныңны, Сабантуй дәшә. Матур киемнәрен киде Әби-бабайлар. Бәйрәмгә дип кайтып җитте Абый-апайлар. Һәр ел саен җыя безне Сабантуй шулай. Бу  дөньяда иң шәп бәйрәм — Сабантуй бугай. ©БУЛАТ ИБРАҺИМ

Йа, Раббым, Син Җир шарын зур намазлык иттең. Әле кичә генә туган сабый Синнән ярдәм сорый, сәҗдә төшә, Тик кыйбласы берәү түгел аның, Әллә ничә… ©Булат Ибраһим

Бүген шагыйрә Эльмира апа Шәрифуллинага 79 яшь тулды. Минем күңелемдә ул һаман да иң яраткан балалар язучыларының берсе. Аның
Бүген шагыйрә Эльмира апа Шәрифуллинага 79 яшь тулды. Минем күңелемдә ул һаман да иң яраткан балалар язучыларының берсе. Аның буягычлы "Безнең зоопарк" китабы һаман да күз алдымда. Бүген дә Эльмира апа актив иҗат итә, халык күңелендә ире Фаил Шәфигуллинның иҗатын да оныттырмый яшәтә. Туган көнегез белән, Эльмира апа. Аллаһы Тәгалә үзегезгә саулык-сәламәтлек, иминлек насыйп итсен🙏🏻 (Сабый чакның матур хатирәсе – «Шофёр буласым килә». Э.Шәрифуллина сүз., Л.Батыр-Болгари муз.) ШОФЁР БУЛАСЫМ КИЛӘ «Үскәч кем буласың?» дип Сорыйлар да сорыйлар. Әллә нинди һөнәрләр Саныйлар да юрыйлар. Теләгем шундый минем: Шофёр буласым килә. Капка төбенә кайтып, «Җырлап» торасым килә: Пип, пип, пип, Мин бу, мин! Кем бар анда, кайсыгыз? Чыгып капка ачыгыз. Юл өстендә тормагыз, Юлдан читкә качыгыз!

Рухың шат, урының җәннәттә булсын, Радик абый. Татфакта әдәбият укытып, безне кабаттан Хәсән Туфанга гашыйк иткән кеше ул. Де
Рухың шат, урының җәннәттә булсын, Радик абый. Татфакта әдәбият укытып, безне кабаттан Хәсән Туфанга гашыйк иткән кеше ул. Декан урынбасары буларак тулай торакка "тәртип" тикшерергә килеп, без авыл балаларына ак белән караны аңлаткан кеше ул. Факультетлар кушылган вакытта Татфакны яклап, митингларның башында торган кеше ул! *** Сөйләшәсең, язышасың, Куллар кысышасың кеше белән, Очрашырга сүзләр куешасың кеше белән, Бетмәс эше Гел чабудан тарта. Бер җилкәгә тау-тау булып йөкләр ята. Җилкә түзә лә ул, Балачактан капчык салып чыныккан ул, Сөлге урап мәйданнарга күп чыккан ул. Җилкә түзә... Җилләр генә Берәм-бәрәм Йөрәгеңнең яфракларын өзә, Күңел көзгә керешләрен сизә микән? Җирдә калган чәчәкләре бу кырауга ничек түзәр икән?.. Сөйләшәсең, язышасың, Куллар кысышасың кеше белән, Очрашырга сүзләр куешасың кеше белән, Бетмәс эше гел чабудан тарта... Кырык эшне кырык якка ташлап, Хушлашырга ашыгасың Кеше белән. ©Булат Ибраһим

Башымнан сыйпале, әни, Сабый чактагы кебек. Бу дөнья үзе матур да, Матур түгел дә кебек. ©Булат Ибраһим

ҖӘЙНЕҢ САЛКЫН КӨНЕНДӘ Җылы язып җибәр әле бераз, Хат ташучы күтәрерлек итеп. Яңгырларда калып юешләнгән Күңелләрне күтәрерлек
ҖӘЙНЕҢ САЛКЫН КӨНЕНДӘ Җылы язып җибәр әле бераз, Хат ташучы күтәрерлек итеп. Яңгырларда калып юешләнгән Күңелләрне күтәрерлек итеп. Җылы ягып җибәр әле бераз, Сөенсен мич кабат ялкынына. Олы бәхет – Җир шарында шулай Җылы биреп яшәү якыныңа. Җылы салып җибәр әле бераз, Нур бөркелсен чәйле чынаяктан. Җыр агыла, шундый тансык җыр бу, Моң агыла сине көткән яктан. Җылы алып җибәр әле бераз, Борчылма син, бәһасеннән тормам. Язгы тунны салмый гына шулай, Җылынамын бүген җәйге туңнан. ©Булат Ибраһим

Корбан гаете мөбарәк булсын🤲🙏🏻 КОЙМАК ПЕШЕРӘМ Сөт, йомырка, он һәм тоз – Барысы бергә булды дус. Болгандылар зыр да зыр, Б
Корбан гаете мөбарәк булсын🤲🙏🏻 КОЙМАК ПЕШЕРӘМ Сөт, йомырка, он һәм тоз – Барысы бергә булды дус. Болгандылар зыр да зыр, Булды бер табак камыр. Табада чыжылдатып, Калак белән уйнатып, Пешерәм тәмле коймак, Өйгә көтәбез кунак. Җиңелдән түгел эше,  Таралды таба исе. Табын тулы сый-хөрмәт, Шундый ул безнең өммәт. Пеште алтын коймаклар, Кайтып керде кунаклар: Әти белән абыем Гаеткә барды бүген! ©Булат Ибраһим

КОРБАН Вәхи төш иңде күкләрдән, Сорап иң кадерлесен. Син менә йөрәк парәсен Бирергә әзерме соң? Улы тәкъва, үзе тәкъва, Нәсел
КОРБАН Вәхи төш иңде күкләрдән, Сорап иң кадерлесен. Син менә йөрәк парәсен Бирергә әзерме соң? Улы тәкъва, үзе тәкъва, Нәселдән бу тәкъвалык. Шайтанга таш ата-ата, Без гомерне сакладык. Үтмәс булды салкын тимер, Җәбраил кага канат. Шатлан, әй, кеше, газизем, Кабат тормышны ярат. Кирәк түгел җиргә бу кан, Кирәк түгел күккә дә... Изге Зөлхиҗҗә ае бу - Гает илдә иртәгә. Өч көн тоташ бәйрәм җирдә, Өч көн тоташ сый-хөрмәт. Йә, Раббым, гафу ит безне, Яшәргә кабат өйрәт. ©Булат Ибраһим

УТЫРЫП СӨЙЛӘШИК ӘЛЕ БЕР... Бу заман шулкадәр тизләнде, Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе. Әйдәле шушында тукталыйк, Тукталыйк һәм бера
УТЫРЫП СӨЙЛӘШИК ӘЛЕ БЕР... Бу заман шулкадәр тизләнде, Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе. Әйдәле шушында тукталыйк, Тукталыйк һәм бераз көч алыйк. Каядыр ашыгу, ашкыну, Нигә соң? Кайда соң? Белгән юк, Беләсең без инде күптәннән, Ихластан шатланып көлгән юк. Югыйсә дөньясы бер көлке, Көлеп ят мәгънәсез сүзләрдән. Күрешәбез кебек үзебез, Сөйләшкән генә юк күптәннән. Югыйсә сөйләшер әйберләр Бихисап бу салкын шәһәрдә. Тик нигә? Нигә соң әле дә "иртәгә, әйдәле иртәгә". Әйдәле, барысын ташлыйк та Сикерик туктамас арбадан. Нилеккә бу синең шөһрәтең? Нилеккә бу сиңа ялган дан? Нигә бу якалы күлмәкләр, Нигә бу ялт(ы)равык савытлар? Шул арба көпчәге астында Тузанга күмелеп җан бирә, Кабатлап булмаслык вакытлар. Утырып сөйләшик әле бер, Утырып сөйләшик... ©БУЛАТ ИБРАҺИМ

"Тузганагым минем" дигән шигыремә ясалма  фәһем җыр язып бирде әле. Дусларым Татьяна Ефремова җырлыймы моны дип сорыйлар😅

*** Троллейбуслар кабат утсыз калды, Эшкә соңга калды кешеләр. Эше булган кеше бәхетле ул, Бәхетлеме эшсез кешеләр?! Сирин ис
*** Троллейбуслар кабат утсыз калды, Эшкә соңга калды кешеләр. Эше булган кеше бәхетле ул, Бәхетлеме эшсез кешеләр?! Сирин исе затлы хушбуй кебек, Шәһәр буйлап йөри ияреп. Кемдер җәяү китте, кемдер көтеп, Тукталышта калды, сөялеп. Ленин бакчасыннан Черек күлгә Чәчәк юлы сызган май ае. Тәүге әни булган хатын-кызга Тынгы бирми елак малае. Чияләрдән алмагачка йоккан Аклык булып чәчәк сүсләре. Меңенче кат бер сурәткә төшик, Шау чәчәктә төшик, әйдәле. Үзе теләп ташка чолганганнар Соклансыннар, күреп сурәтең. Язның назы күздән-күзгә күчә, Үзең шулай диеп өйрәттең. Туктатыгыз, ярамаган җирдә Утсыз калган күңел көзләрен. Кемдер язга чыкты, кемдер көтә Троллейбусның уты беткәнен. ©БУЛАТ ИБРАҺИМ