1 183
Subscribers
No data24 hours
+47 days
+1830 days
Posts Archive
1 183
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
Окладлар 4 процентка артачак. Кемнәрнеке: https://tatar-inform.tatar/news/1-oktyabrdan-xarbi-ham-koc-strukturalary-xezmatkarlare-okladlary-artacak-5928917
1 183
Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә «Террорсыз дөнья» темасына тәрбия сәгате үтте
Әлеге чарада балаларга «Террризм», «яхшылык» «вәхшилек» төшенчәләренең нигезен аңлаттылар.
Бу чара балаларның рухи дөньясына тирән эз калдырды. Алар төшенчәләрнең асылын аңлап кына калмыйча, яхшылык һәм вәхшилек арасындагы аерманы үз күңелләреннән үткәрделәр. Китапханәче балаларга терроризмның кеше гомеренә, гаилә бәхетенә һәм тынычлыкка ничек куркыныч янаганын гади мисаллар аша җиткерде.
Плакат ясау вакытында балалар үз фикерләрен, хисләрен язулар аша белдерделәр. Аларның күзләрендә тынычлыкка, дуслыкка һәм игелеккә омтылыш чагылды. Бергә эшләнгән эш балаларны берләштерде, алар үзләренең тирә-юньдәге мөнәсәбәтләрдә нинди роль уйнавын аңладылар.
Чара ахырында бирелгән белешмәлекләр балаларга өй шартларында да үзләрен ничек тотарга, шикле хәлләрдә кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнен өйрәтте. Алар бу мәгълүматны үз гаиләләренә, дусларына да җиткерергә вәгъдә иттеләр.
1 183
Мәскәү янындагы складта янгын чыккан
Мәскәү өлкәсендә склад янган, ут 1,8 мең квадрат метр мәйданга таралган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Мәскәү өлкәсендә складта янгын сүндерәләр. Әлеге бинаны пластик продукция саклау өчен кулланалар. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын мәйданы 1800 квадрат метр тәшкил итә», – дип сөйләделәр ведомствода.
Хәзерге вакытта янгын локальләштерелгән, аны сүндерү белән 59 кеше һәм 22 берәмлек техника шөгыльләнә.
Татар-информ
1 183
Ноябрь аенда бер кыска эш атнасы булачак
Россиялеләрне көз көне 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле бер кыска эш атнасы көтә. Ул чәршәмбегә туры киләчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига Президент академиясенең эшкуарлык, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасы доценты Мария Кутарова.
«Ноябрь башында россиялеләрне Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә кыскартылган эш атнасы көтә», - диде Кутарова.
Ул 2026 елда 4 ноябрь чәршәмбегә туры килә һәм эшләми торган бәйрәм көне булып тора, шуңа күрә ай башында дүрт эш көне булачак, дип төгәлләштерде. Татар-информ
1 183
+4
Көз аенда да һәр хатын-кызның матур булып күренәсе килә. Бит тиресен ничек тәрбияләргә икәнен безнең карточкалардан карагыз👆
#атня-информ#осень#красота#татмедиа
1 183
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
Монда алар балаларга укол гына ясамый. Куркуларын җиңәргә булыша, әти-әниләрне тынычландыра, ә иң авыр мизгелләрдә өметне саклап калырга тырыша. Балалар онкоүзәгендә 36 ел эшләүче шәфкать туташы Гөлнара Галләмова нәрсәләр турында сөйли? Тулырак: https://intertat.tatar/news/balalaryna-terak-bulyrga-telap-anilar-caclaren-pelaska-kyra-5880702
1 183
Узган төндә Россия территориясендә 596 БПЛА бәреп төшерелгән
Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Белгород, Брянск, Калуга, Курск, Орлов, Оренбург, Ростов, Самара, Тула, Ульяновск өлкәләре, Краснодар крае, Кырым Республикасы территорияләре һәм Кара диңгез акваториясе өстендә очкыч тибындагы 596 очкычсыз очкыч аппараты юк ителде", – дип сөйләделәр хәрби ведомствода.
Татарстан өстеннән БПЛА очышы теркәлмәгән.
Татар-информ
1 183
Дусым авылында гомер итүче
Закирҗанова Оркыя Каюм кызының
бүген күркәм бәйрәме – 85 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, гомер бәйрәмең белән барыбыз да чын күңелебездән котлыйбыз!
Саулык теләп безгә һәр иртәне,
Намаз белән көнең башлана.
Синдәй бала җанлы, кайгыртучан
Булса иде җирдә һәр Ана.
Бу тормышның салкын җилләреннән,
Безне ышыклаучы кочак син.
Тирәңдәге барлык кешеләргә
Җылы өләшүче учак син.
Иң изге теләкләр теләп тормыш иптәшең балаларың, кияү-киленең, оныкларың һәм оныкчыкларың.
1 183
Әтнә районында аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Көчле яңгырлар явуы мөмкин. Температура +9..,+16 градуска кадәр җылы булачак.
Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге 15-18 м/ска кадәр көчәячәк. Халык сынамышлары Торналар югары һәм акрын очса — җылы һәм коры көзгә.
Күк күкрәү — соң кышка һәм әбиләр чуагының якынлашып килүенә.
Чикләвекләр күп — кыш кырыс булачак.
Миләш яфраклары саргайган — җылы көзгә һәм салкын кышка.
Балык тоту өчен көн уңай — күп балык тотарга мөмкин.
1 183
Өлкән сыйныф укучылары өчен рус теле буенча яңа дәреслекләр 2027 елның 1 сентябреннән барлыкка киләчәк
10-11 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен рус теле буенча дәреслекләр әзер һәм экспертиза узган. Алар буенча укулар 2027 елның 1 сентябреннән башланачак, дип хәбәр итте РИА Новостига биргән интервьюсында РФ Президенты киңәшчесе, Россия халыкларының рус телен һәм телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Президент каршындагы Совет рәисе Елена Ямпольская.
Президент Киңәшчесе искәрткәнчә, өлкән сыйныф укучылары өчен Туган тел дәреслекләре һәм урта һөнәри белем бирү системасы якын арада педагогларга апробациягә җибәреләчәк, алар 2027 елның сентябреннән уку йортларына укытыла башласын өчен.
Аның сүзләренә караганда, хәзер авторлык коллективлары 5-9 сыйныфлар өчен рус теле һәм әдәбияты буенча бердәм дәүләт дәреслекләре линейкасын булдыру өстендә эшлиләр, аннары башлангыч мәктәп өчен ярдәмлекләр эшләүгә керешәчәкләр. Барлык дәреслекләр дә яңа федераль эш программалары нигезендә төзелә.
1 183
Татарстанда кайбер кешеләрнең автомобиль белән идарә итү хокукы вакытлыча чикләнергә мөмкин.
Мондый чара, аерым алганда, алимент буенча бурычлар, түләнмәгән административ штрафлар һәм башка берничә очракта кулланыла. Шул ук вакытта, закон машина йөртүчегә транспорт чарасын куллануны чикләү ярамаган шартларны да күздә тота.
Вакытлыча чикләү түбәндәге очракларда кулланылмый:
- автомобиль гражданин өчен төп керем чыганагы булып тора, шуңа күрә транспорт чарасы белән идарә итү тыелган очракта ул акча эшләү мөмкинлегеннән тулысынча мәхрүм калачак;
- машина кешегә һәм аның гаиләсенә нормаль тормыш алып бару өчен кирәк, чөнки алар җәмәгать транспорты йөрми торган яисә аның мөмкинлекләре бик чикләнгән районда яши;
- транспорт чарасы гражданин тарафыннан үзенең яисә аның тәрбиясендәге кешенең инвалидлыгы аркасында кулланыла;
- гражданинның җыелган бурычларының гомуми күләме 10 мең сумнан кимрәк булса;
- бурычлы кешегә аның әҗәтләрен кичектереп яки аз-азлап түләү мөмкинлеген бирсәләр.
Татар-информ
1 183
Урып-җыю ахырына якынлашып килә. Күмәк хуҗалыклар һәр елдагыча халыкка ашлык бирә башлады. "Дусым" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыкта эшләүчеләргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм дә батырларча һәләк булган авылдашларының гаиләләренә 5 центнер арпа өләштеләр", - дип хәбәр итте Ары авылыннан хәбәрчебез Фидаил Кадыймов..
1 183
+1
"Көзге муллык" дип исемләнгән фотокүргәзмә кысаларында Кече Әтнә авылында яшәүче Гөлчәчәк Шәрәфиева юллаган әлеге фотоны. "Бакчабызда менә шундый хикмәтле алма үсте быел. 585 грамм, диаметры 12 сантиметрлы", - диде Гөлчәчәк. Табигать могҗизасы.
1 183
ГТО - сәламәтлек һәм актив яшәү рәвешен пропагандалауда мөһим адым
«Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе» укучыларын бүләкләделәр.
Мәктәптә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерым билгеләре белән бүләкләү тантанасы узды.
Укучылар физик әзерлек, максатчанлык һәм чын спорт рухы күрсәттеләр. Бу бәйрәм мәктәп тормышында мөһим вакыйга булды. Һәр укучы үз көченә ышаныч һәм спортта яңа биеклекләргә омтылыш алды.
Әлеге билгеләр — тырышлык һәм регуляр күнегүләр нәтиҗәсе. Алар балаларга дәресләрдә генә түгел, ә тормышта да ярдәм итәчәкләренә ышанабыз.
1 183
+4
Көз аена ияреп төрле вируслар да килә. Дымлы, һава торышы гел үзгәреп торган көз аенда салкын тиюдән ничек сакланырга? Бу хакта безнең карточкаларда👆
#Атня-информ #Татмедиа #осень#болезнь
1 183
+4
Көз аена ияреп төрле вируслар да килә. Дымлы, һава торышы гел үзгәреп торган көз аенда салкын тиюдән ничек сакланырга? Бу хакта безнең карточкаларда👆
#Атня-информ #Татмедиа #осень#болезнь
1 183
+1
🚗📱С 18 по 20 сентября жители Татарстана могут принять участие в фотоконкурсе «Всей семьей на выборы» и побороться за 3 автомобиля Sollers ST8 и 33 iPhone 17
Для участия нужно сделать семейное фото у избирательного участка со специальным браслетом, опубликовать его на своей открытой странице во «ВКонтакте» с хэштегами #ВсейСемьейНаВыборы и #ТатарстанАлга.
Полные правила участия, а также время розыгрышей призов смотрите в сообществе фотоконкурса «Татарстан Алга» – по ссылке.
@tatmedia
