Дөрес сүзгә җавап юк!
Open in Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Show more1 714
Subscribers
-324 hours
-47 days
-1730 days
Posts Archive
Repost from N/a
План чынга ашуга караганда, ул планны чынга ашыру өчен ни дә булса эшләү мөһимрәк. Кул кушырып тик ятмау. Нәтиҗәсе син көткәнчә икән — шәп, юк икән — оныт, кирәкмәгәнгә борчылма.
Хәсрәт-кайгыдан сыгылып төшү табигый хәл. Ә ләззәт, уен колына әйләнеп башыңны югалту бик әшәке нәрсә.
Фарук Нәфиев
Араларны якынайтам дисәң, ешрак елмай. Елмаю — күңелдән күңелгә сузылган күпер ул.
Фәнис Яруллин
Һәрвакыт ни хис итсәң, шуны әйт, ни уйласаң, шуны эшлә! Дәшмәү язмышны сындыра.
Пауло Коэльо
Бар гамәлләрегезне Аллаһ ризалыгы өчен эшләгез. Кешеләрдән мактау көтеп утырмагыз...
Фән дәлилләгән: 21 көн нәрсәдер эшләсәң, ул гадәткә керә. Бары 21 көн түзәргә кирәк, аннан соң җиңелрәк булачак.
Кеше, гадәттә, я бәхете ташып торганда, я күтәрә алмаслык кайгы килгәндә, я юлын югалтканда туган якларына кайта. Бәхетле кешенең үз бәхете белән бераз мактанасы, кайгылының кайгысын таратасы, юлын җуйганнарның юл табасы килә.
Фәнис Яруллин
Безнең белән була торган һәр нәрсәне күз белән түгел, йөрәк белән күрергә өйрән.
Симеон Афонский
Курыкма син еланнан. Кешедән курык! Чага торган елан әллә каян чагам дип килә, ә чага торган кеше, сөю сулышы белән исертеп тә чагарга мөмкин...
Галимҗан Гыйльманов
Кеше һәрвакыт иртәгесе көнне зарыгып көтә. Үзе һәрвакыт гомер тиз үтә дип зарлана.
Зөлфәт Хәким
Үткәнгә кайтып, стартны үзгәртеп булмый, тик хәзер кузгалып, финишны үзгәртеп була.
Available now! Telegram Research 2025 — the year's key insights 
