en
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Open in Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Show more
1 714
Subscribers
-224 hours
-67 days
-1730 days
Posts Archive
Хыяллану — яхшы, әмма аны чынга ашыру өчен нәрсә дә булса эшләсәң генә. Диванда ятып хыяллану — бәдрәфтә балык тоту белән бер.

Һәркемнең кулы үзенә таба кәкре. Татар халык мәкале

Мин егылачакмын, тагын егылачакмын, тагын... Тик мин баскач, барысы да егылачак. Хюррем Султан

Бөтен кеше дә сөенеч китерергә сәләтле. Кемдер үзенең булуы белән, кемдер юклыгы белән.

Иртәгә үзеңдә булдырырга теләгән әйберне бүген үк булдыр; иртәгә котылырга теләгәннән бүген үк котыл. Аквиналы Томас

Халык әйтсә хак әйтер. Татар халык мәкале

Бәхет синең кем булуыңнан яки нәрсәң булудан тормый. Ул бары синең ни турында уйлавыңнан гына тора. Будда

Бәхет — кешенең гомер юлында кылына торган гамәлләренең кайтавазы икәнлеген уйлаганыгыз бармы?..

Бәхетле кеше булырга теләсәң, хәтереңдә казынма. Ошо

Бар да яхшы булачак, тик сабыр гына булыгыз.

Син 100% ышанган кеше сине 200% алдарга булдыра.

Дөнья кешене аермый, дөнья һәркемне кешелек бишегендә тигез ярата, тик әнә шул кешеләр үзләре кемне нинди бишеккә салалар, нинди теләкләр теләп, нинди җырлар җырлап үстерәләр — шунда гына аерма. Айдар Хәлим

Тормыш — Рубик кубигы кебек: бер якта бар да яхшы, ә үзгә якта — юк.

Намаз ул синең Аллаһ белән сөйләшүең.

Эт талаган сарыкка бүре кызыкмый. Татар халык мәкале

Берлек кайда — көч шунда.

Кулына чәчәк бәйләме тоткан кыз кулына тәмәке тоткан кыздан матуррак.

Кеше намаз кыла, ә намаз исә кешене кеше кыла. Камил хәзрәт Сәмигуллин

Еллар узгач, аңлыйсың: дусларның саны түгел, сыйфаты мөһим.

Үз дәрәҗәңне белеп, тырышып эшләсәң, сине башкалар да ихтирам итәр. Фарук Нәфиев