Дөрес сүзгә җавап юк!
Open in Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Show more1 678
Subscribers
No data24 hours
+47 days
-530 days
Posts Archive
Кешеләрнең күпчелеге ахмаклыкны хикмәттән өстен күрә, чөнки ахмаклык көлдерә, ә хикмәт моңсуландыра.
Уильям Шекспир
Нәрсә генә дисәң дә, Ир-ат тормышында бары бер генә Хатын-кыз була. Калган барысы да аның шәүләсе генә.
Коко Шанель
Балалар Ватанны сөйсен дисәгез, әүвәл аталар аны сөйсеннәр.
Шарль Луи Монтескье
Кеше шундый бәхетсез: гакылы өлгереп җитте дигәндә генә, тәне зәгыйфьләнә башлый.
Шарль Луи Монтескье
Син бер утыр һәм тыңла: җаның ни тели? Гадәттәгечә, каядыр ашыгып, еш кына без җаныбызны ишетмибез...
Хөкүмәт шундый булсын: кешеләр бер-берсеннән курыкмасын.
Шарль Луи Монтескье
Кешеләр син уйлаганча уйламаска, син көткәнне эшләмәскә хокуклы икәнен аңла. Алар, мөгаен, сине яраталардыр, тик яратулары башкача чагылырга мөмкин.
Лиз Барб
Дөрес сүз — чагыштырмача төшенчә. Бер урында дөрес булган сүз икенче бер урында яисә икенче бер вакытта ялгыш сүз булырга мөмкин.
Раил Гатауллин
Әшәкелекне "әйбәт" кеше эшли; ялагай — дөньяга тарата; гадел — гаепле булып кала.
Әгәр кемдер сиңа авырлык китергән икән, аңа шуның белән үк җавап бирмә, ә яхшылык эшлә. Син — башка кеше. Син яхшырак.
Сезнең юлны кисеп чыгучы кара мәче аның каядыр барганын аңлата. Үзегезнең дә, аның да тормышын катлауландырмагыз.
