en
Feedback

Don't get caught by a cheater! Telemetrio finds and tags such channels 👉 If you want to see the tag, subscribe

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Open in Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Show more
1 671
Subscribers
-124 hours
-57 days
-630 days
Posts Archive
Тәвәккәл таш ярыр, булдыксыз баш ярыр.

Әгәр сиңа дәшмәү белән җавап бирсәләр, бу әле сиңа җавап бирмәделәр дигән сүз түгел. Сократ

Элек халык якты бәхетле тормыш көтә иде, ә хәзер — моннан да начаррак булмасын ди.

Әгәр ир-ат яратса, хатын-кыз моны сизә.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Шиһабетдин Мәрҗани

Бер җиңелүдән соң түгел, йөз җиңелүдән соң да бирелергә ярамый. Авраам Линкольн

Ана — шәфкать диңгезе. Татар халык мәкале

Сиңа карата хисләре булганны сакла. Югыйсә, соңыннан синнән файда гына күргәне белән булырга туры килер. Боб Марли

Ир егетнең юлдашы — тәвәккәллек.

Үзең яхшы булмаганда башкалардан яхшылык көтмә. Заһиреддин Мөхәммәт Бабур

Гомер кичкән җаннар язның тиз узуына әллә ни борчылмый. Гао Ци

Бу дөнья – суык бер урындыр. Ул суыклык һич табигатьтəн түгелдер. Ул суыклык кешелəрнең бер-берсенə булган игътибарсызлыгыннан килəдер. Шул суык дөньяга бераз гына булса да җан җылысын өстəү — дин əһеллəренең дə, сəнгать əһеллəренең дə, зыялыларыбызның да төп бурычыдыр. Җәлил хəзрəт Фазлыев

Хатын-кызларны аңлап булмый. Хәтта тырышып карарга да кирәкми. Тик бу аларны яратырга кирәкми дигәнне аңлатмый. Аларның синең өчен никадәр мөһим булуларын бар көчеңне куеп күрсәтергә кирәкми дигән сүз түгел. Николас Спаркс

Бер үк вакытта ике-өч кешене яратып булмый. Яратасың — берсен генә, калганнардан — файдаланасың.

Сабырлык — ачы, җимеше — татлы.

Тәвәккәлгә бүре тимәс.

Акылың адашса, йөрәгеңнән юл сора. Туфан Миңнуллин

Акылы кыскаларның теле озын. Нури Арслан

Үзең теләгәнчә яшәү — эгоизм түгел. Эгоизм ул — башкалар син теләгәнчә уйларга һәм яшәргә тиеш булу.

Үзеңә илһам табуның иң яхшы ысулы – башкаларны илһамландыру. Марк Твен