en
Feedback

Don't get caught by a cheater! Telemetrio finds and tags such channels 👉 If you want to see the tag, subscribe

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Open in Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Show more
1 672
Subscribers
-124 hours
-67 days
-730 days
Posts Archive
Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. Сократ

Хатын-кызда — сул канат, ир-атта — уң канат. Алар бер-берсенә тартылса гына хыял күкләренә менә. Нәбирә Гыйматдинова

Сүз, кош кебек, бер авыздан очса — тоттырмый. Әгәр бик күп сөйләнеп йөрсәң, аягыңа да урала. Нәбирә Гыйматдинова

Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. Долли Партон

Кояш — чыгышта, кош — очышта, кеше юмартлыкта матур. Мөсәгыйт Хәбибуллин

Күтәрелә барган кояш әтәч кычкыруын көтми. Удмурт халык мәкале

Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. Кәрим Тинчурин

Күңелеңдә ни үкенечләр булса да, кеше, яше арта барган саен, тыныч тормышка омтылып яши башлый. Рафаэль Сибат

Бер кеше узса – эз кала, йөз кеше узса – юл барлыкка килә. Чуваш халык мәкале

Кешеләр дә хәзинә бит. Гариф Ахунов

Кайчакта көчсезлегеңне күрсәтмәскә дә көч кирәк! Шәүкәт Галиев

Туры килә торган вакыт бөтенләй дә килеп җитмәскә мөмкин. Әгәр сезнең чыннан да нәрсә дә булса эшлисегез килә икән, вакыт турында онытыгыз һәм башлагыз.

Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла. Фәнис Яруллин

Бер тамчы су җитә кайчак гөлләргә, бер җылы сүз җитә кайчак кеше күңеленә.

Көлмә кешедән, көлмәсләр үзеңнән. Татар халык мәкале

Бары гүзәл җанда гына бәхет чәчәкләре коена. Флёра Тарханова

Бер шәмнән мең шәмне кабызып була, моңа карап кына аның гомере кыскармый. Бәхет белән бүлешкәндә дә ул кимеми. Будда

Бәхетле яшәр өчен — яшерен яшә.

Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. Шәүкәт Галиев

Тормышта бердәнбер кагыйдә буенча яшәргә кирәк: һәрвакыт кеше булып кал. Эминем