Дөрес сүзгә җавап юк!
Open in Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Show more1 720
Subscribers
No data24 hours
-37 days
-1530 days
Posts Archive
Җиңелрәк, яхшырак булыр дип көтмә. Булмаячак. Авырлыклар һәрчак булачак. Нәкъ менә хәзер бәхетле булырга өйрән. Югыйсә өлгермәячәксең...
Дөньядагы иң яхшы һәм иң матурны күреп тә, кагылып та булмый. Тик йөрәк белән тоеп була.
Хелен Келлер
Кешеләрнең сиңа нинди мөнәсәбәттә булуларына игътибар итмә, үзеңнең аларга нинди мөнәсәбәттә булуыңа игътибар ит.
Хань Сян-цзы
Бөтен дөнья сиңа каршы кебек тоелса да, исеңнән чыгарма: самолет җилгә каршы күтәрелә.
Генри Форд
Артка юлны яба торган карарлар була. Аларны, һичшиксез, кабул итәргә кирәк.
«Үз кешең»не эзлә. Парыңны түгел, ә нәкъ менә «үз кешең»не. Син аны тиз таныячаксың. Чөнки сез охшаш булачаксыз, гәрчә беренче карашка төрле булып тоелсагыз да.
Эльчин Сафарли
Тормыш безне акылга утыртмасын өчен без өч тиенлек акылыбызны гел тулыландырып торырга тиеш.
Тормышта матурлыкны һәр нәрсәдә күреп була: яшен һәм буран вакытында, аяк астында һәм күктә, ябык һәм ачык күзләр белән... Барысы да безнең ничек кабул итүдән тора... Күзләрегез, йөрәгегез һәм җаныгыз күргән һәр нәрсәдән куаныч алыгыз.
Беркайчан да искерми торган вакыйгалар була. Шуңа да аларны "хатирә" дип атыйлар.
Һәр сәламәт хатын-кыз бала таба ала, әмма бу әле "АНА" дигән бөек исемгә лаек була ала дигән сүз түгел.
Available now! Telegram Research 2025 — the year's key insights 
