Саба таңнары
Open in Telegram
"Саба таңнары" газетасының официаль каналы Реклама бүлеге: 8(84362)2-35-09 saby-rt.ru vk.com/sabatannargroup ok.ru/sabatannar tiktok.com/@saba_tannar youtube.com/c/Сабатаннары1930 zen.yandex.ru/id/5b8a4fbdfd3cf000aae70650 twitter.com/sabatannar
Show more2 128
Subscribers
No data24 hours
-27 days
-1530 days
Posts Archive
2 128
🍁 Сабалыларны көз көне 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле бер кыска эш атнасы көтә.
🍁Ул чәршәмбегә туры киләчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига Президент академиясенең эшкуарлык, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасы доценты Мария Кутарова.
«Ноябрь башында россиялеләрне Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә кыскартылган эш атнасы көтә», - диде Кутарова.
🍁 Ул 2026 елда 4 ноябрь чәршәмбегә туры килә һәм эшләми торган бәйрәм көне булып тора, шуңа күрә ай башында дүрт эш көне булачак.
2 128
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!
Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.
Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.
Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.
Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.
Записаться кандидатом: @heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00
#КонтрактМинобороныРТ
2 128
🚧 🏘 Түбән Шытсу авыл җирлеге Советы 2026 елга Татарстан Республикасының региональ әһәмиятендәге гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чараларның барышы турында хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Югары Шытсу авылы аша узучы региональ юл кырыенда җәяүлеләр өчен тротуар эшләнелә. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.
2 128
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
Окладлар 4 процентка артачак. Кемнәрнеке: https://tatar-inform.tatar/news/1-oktyabrdan-xarbi-ham-koc-strukturalary-xezmatkarlare-okladlary-artacak-5928917
2 128
+3
👍🏼 Яшь экскурсоводларның «Шәфкатьлелек маршрутлары» Vl республика конкурсының бүләкләү тантанасы узды. Конкурска йомгак ясау өчен финалистлар - яшь экскурсоводлар һәм аларның укытучылары Казанга чакырылды.
🥉 Быел педагог Гөлнара Сәетова "Тургай" приютында тәрбияләнүче Зәмирә Шәйдуллина белән әлеге республика бәйгесенең "Безнең горурлык" номинациясендә катнаштылар. Аларның "Олы йөрәкле кеше" проекты мактаулы 3 урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!
2 128
+4
🏅Олы Кибәче авыл җирлегендә СВОга ярдәм итү буенча тыгыз эш алып барыла.
🏅 Җирлек волонтерлары Нуретдинова Гөлзифа Борис кызы һәм Дәүлиева Гөлия Тимергали кызы СВО башланганнан бирле актив волонтерлык эшчәнлеге алып баралар.
🏅 Фидакарь хезмәтләре өчен ике волонтерга да фронттан Рәхмәт хатлары җибәрелде һәм "Фронтка ярдәм өчен" медальләре тапшырылды.
2 128
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
Монда алар балаларга укол гына ясамый. Куркуларын җиңәргә булыша, әти-әниләрне тынычландыра, ә иң авыр мизгелләрдә өметне саклап калырга тырыша. Балалар онкоүзәгендә 36 ел эшләүче шәфкать туташы Гөлнара Галләмова нәрсәләр турында сөйли? Тулырак: https://intertat.tatar/news/balalaryna-terak-bulyrga-telap-anilar-caclaren-pelaska-kyra-5880702
2 128
+2
🇷🇺 Казанда беренче тапкыр «Россия халыкларының традицион костюмы» Бөтенроссия фестивале узды. Бу мөһим мәдәни вакыйга Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
🌻 Фестиваль бөтен илдән килгән осталарны, рәссамнарны һәм коллективларны берләштерде. Соңгы дүрт елда ясалган костюм һәм курчак коллекцияләре конкурсы үзәк вакыйга булды.
🌻 Программага шулай ук күргәзмәләр, ярминкәләр, гала-концерт һәм конкурс эшләренә аналитик күзәтү кертелгән. Катнашучылар - иҗат коллективлары (остаханәләр, һөнәрчелек йортлары, мода һәм костюм театрлары), гаилә коллективлары, шулай ук шәхси осталар, рәссам-модельерлар, студентлар һәм иҗат белгечлекләре укытучылары.
🌻 Керәнне, Иштуган һәм Лесхоз авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре, Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучысы А.З.Мөбарәкҗанова әлеге мөһим мәдәни вакыйгада катнаштылар.
2 128
Хәерле сентябрь иртәсе белән, дуслар-туганнар!🍁❤️ Көннәрегез ямьле, кәефләрегез күтәренке, күңел күгегез һәрвакыт аяз булсын!🌻🍂
❗️Халык сынамышы: 9 сентябрьдә күктә өер-өер болытлар күренсә, кыска вакытлы яңгырлар явып узар.
2 128
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!
Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.
Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.
Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.
Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.
Записаться кандидатом: @heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00
#КонтрактМинобороныРТ
2 128
+8
🇷🇺 ✍️ Бүген Саба районы мәктәпләрендә «Россия – Халыклар йорты» диктанты узды
Диктант Россия Федерациясе халыклары телләре көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды.
Акциянең төп максаты – күптеллелекне популярлаштыру, Россия халыкларының телләренә һәм мәдәниятенә кызыксынуны арттыру. Акциядә яшенә, белем дәрәҗәсенә, социаль чыгышына, диненә, гражданлыгына һәм теге яки бу телне белү дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала.
2 128
+9
🌿 Бөтен ил буйлап махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү акцияләре уза. Сатыш мәктәпе укучылары да «СВО сугышчылары өчен витаминлы чәй» акциясендә катнашты.
🌿 Эчемлек составына мәтрүшкә, бөтнек, карлыган яфраклары, юкә чәчәкләре һәм башка бик күп шифалы үсемлекләр керә. Мондый хуш исле үлән чәйләре салкын көннәрдә җылынырга ярдәм итә, иммунитетны ныгыта, организмны витаминнар белән туендыра.
"Абыйларыбызның безнең ярдәмне тойсыннар иде. Әлеге чәйне пешергәндә туган як исен тойсыннар, аларны туган якларында зарыгып көтүләрен аңласыннар. Без бу уртак эшкә бөтен күңелебезне һәм көчебезне салдык", - диләр укучылар.
2 128
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
Кемнәр аңа дәгъва итә ала һәм акчаны ничек алырга? Гариза бирү өчен вакыт аз кала. Тулырак: https://intertat.tatar/news/30-sentyabr-tatarstanda-gaila-tulavena-gariza-tapsyrunyn-songy-kone-5880703
2 128
❗️Хөрмәтле сайлаучы!
Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе бинасында ремонт эшләре уздырылу сәбәпле, 2483 нче номерлы сайлау участогы вакытлыча Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе бинасына күчерелә.
Адресы: Байлар Сабасы ш.т.б., З.Йосыпов ур., 47нче йорт
Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
2 128
+4
⚽️🏆 Явлаштау авылында Таһир Ризванов һәм Илшат Газизҗанов истәлегенә мини-футбол буенча турнир узды👆 Турнирда Явлаштау, Юлбат, Икшермә, Мишәбаш, Туктар, Шекше, Сатыш, Эзмә командалары көч сынашты.
2 128
+3
🚒🔥 Саба районының Сатыш авылында беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү буенча эш башланды — яңа янгын гидрантларын урнаштыру процессы бара.
2 128
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
Алимент, штраф яки башка бурычлар аркасында автомобиль йөртү хокукын вакытлыча чикләргә мөмкин. Әмма барлык очракларда да мондый чара кулланылмый. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zapret-na-vremennoe-lisenie-prav-komu-ne-mogut-ogranicit-pravo-vodit-avto-5928858
2 128
+8
🌺 Райондашларбыз Сафиннар гаиләсе - "Нечкәбил" Татарстан гаиләләре фестивале катнашучылары!
🌺 Казанда «Нечкәбил» республика бәйгесенең Татарстан гаиләләре фестивале узды. Әлеге фестиваль гаиләләрнең рухи берләшүен, буыннар бәйләнешен, шәфкатьлелек, кече һәм зур Ватанга мәхәббәтне гәүдәләндерә.
🌺 Бәйгедә районыбызның үрнәк гаиләләренең берсе – Мәдинә һәм Радик Сафиннар Саба данын яклады. Фестиваль шартлары буенча Сафиннар гаиләләре белән якыннан таныштырдылар, үзләренчә генә үреп барган гаилә матурлыгын күрсәттеләр, гаиләләренең традицияләрен, милли кыйммәтләрен яктырттылар, милли ризыклардан сыгылып торган мул өстәл әзерләделәр. Мәртәбәле жюри тарафыннар Сафиннарның чыгышы бик җылы кабул ителде, югары бәяләнде.
🌺 Район данын яклаучы көләч йөзле “Нечкәбил”ебезгә бу бәйгедә уңышлар телибез! Гаиләгез һәрчак үрнәк, күркәм, нык һәм тулы бәхетле булсын!
