cookie

We use cookies to improve your browsing experience. By clicking «Accept all», you agree to the use of cookies.

avatar

Кариев театры

Ел саен яше артса да, гел яшь кала торган театр⚡️ Бу каналда: ▪️театр яңалыклары белән таныштырабыз; ▪️кызыклы спектакльләргә һәм проектларга чакырабыз; ▪️сәхнә арты кызыкларын күрсәтәбез. 📲Афиша һәм билетлар: karievteatr.ru ☎️Касса: 237-62-51

Show more
Advertising posts
605
Subscribers
+224 hours
+97 days
+1230 days

Data loading in progress...

Subscriber growth rate

Data loading in progress...

Photo unavailableShow in Telegram
Балаларны яклау көне белән! 👪 Юктан да мәзәк табарга, дөньяны яңгыратып көләргә, матурлыкны күрергә без сездән өйрәнәбез, балалар! Рәхмәт сезгә! Балачагыгыз елмаюдан, бәхеттән, яратудан гына торсын! Поздравляем всех юных зрителей с Днём защиты детей! 👪 Дорогие дети, спасибо, что учите нас радоваться мелочам, смеяться во весь голос и иногда забывать о том, что мы взрослые! Пусть ваше детство будет наполнено улыбками, счастьем, самыми весёлыми играми и любовью ваших близких! Яратып, Кариев театры ❤️ 🪿 P.S. Котлауларга сез яраткан персонажлар да кушыла / К поздравлениям присоединяются и ваши любимые персонажи
Show all...
5👍 2🎉 2🍓 2👏 1 1
🔥 5 3👍 2🤩 2👏 1
Photo unavailableShow in Telegram
«🔠🔠🔠🔠🔠 белән 🔠🔠🔠не аерып карамыйм, алар икесе дә иҗат. Мин бит театрда эшләгәндә биюне кулланам. Үземнең тәнемне тою образ тудырганда булыша…» Идел журналы сайтында Кариев театры артисты Альбина Ногманова белән интервью чыкты. Альбина әнисенең нинди хыялын тормышка ашырган? Кайсы ролен авыр кабул иткән? Нурбәк Батулла белән аны нәрсә бәйли? 📌 Укып белә аласыз.
Show all...
🔥 7 5👍 2🥰 2👏 1🤩 1
🤎 31 нче май – Кариев театрына нигез салучы, аның беренче директоры, артист һәм режиссёр Фәрит Хәбибуллинның туган көне. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесенә бүген 83 яшь тулган булыр иде. 1985 нче елдан Фәрит Әхмәтҗан улы театр-студия төзү нияте белән янып йөри башлый һәм 1988 нче елның февралендә ТАССР Халык мәгарифе министрлыгы каршындагы татар театр-студиясенең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Соңрак әлеге студия «Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры» исемен ала. Хәзер без һәм сез яраткан Кариев театры менә шулай оеша. Фәрит Хәбибуллин 2007 нче елның 27нче декабрендә вафат булды. Искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен! ➿➿➿➿➿➿➿➿➿➿➿➿ 🤎 31 мая – день рождения основателя Казанского Татарского государственного театра юного зрителя имени Г.Кариева, первого руководителя театра, артиста и режиссера Фарита Хабибуллина. Сегодня заслуженному деятелю искусств Республики Татарстан исполнилось бы 83 года. Мы помним и гордимся!
Show all...
7🙏 5🕊 4
00:14
Video unavailableShow in Telegram
🌷Җәй җитүгә күңел Сабан туйларын көтә башлый, шулай бит? Файдалы мәгълүмат: быел милли бәйрәмебез авыл-районнарда 8-9 июньдә, Яр Чаллыда 15 июньдә, Казанда 23 июньдә үтәчәк. Ә сез ишеттегезме соң әле: быел бер Сабан туена күбрәк була ди ич! 11-12 июльдә сезне «Тау битендә Сабантуй»га чакырабыз. Бездә – чираттагы ПРЕМЬЕРА! 🔖 Билетлар сайтта 🌷Наступило лето и каждая татарская душа ждет Сабантуя! Этот национальный праздник проводят по всему миру. А в этом году на один Сабантуй будет больше! 11-12 июля ждем вас на ПРЕМЬЕРЕ спектакля «Сабантуй». Такого вы еще не видели!
Show all...
5 3👍 2🔥 1😁 1😢 1🤩 1🤣 1
«Матурлык» спектаклен киләсе театраль сезонда күрә аласыз 🤗
Show all...
6👍 3😢 3💯 1
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА “МАТУРЛЫК” СПЕКТАКЛЕН КАРАП КАЙТТЫМ 🎭   Мине алдадылар. “Матурлык” әсәре буенча куелган спектакль урынына “Әйтелмәгән васыять”не карап кайтып киттем... ләкин алдаганларына үкенмим.   Соңгы вакытта татар театрларының (хәтта район театрларының да!) перформанс өчен перформанс кую тенденциясеннән арып киткән идем. Ниндидер бер шаукым буларак, күп спектакльләрне перформанс рәвешендә, инсталляцияләр, декорацияләр белән кыландырып, космос белән кешенең уй-фикерен тоташтырып эшләүчеләр күбәйде. Ун спектакльнең берсе акланган перформанс булса, калган тугызын мин перформанс өчен перформанс кебек тоела. (әллә мин аңламыйм🤷‍♂️)   Кариев театры да бу перформанслар белән шактый мавыга. Мавыгуы табигый хәлдер инде, чөнки ул – яшьләр театры, шуңа да бу аклана.   Ә хәзер – “Матурлык” турында:   📍Спектакльнең күпмедер өлеше перформанска нигезләнгән иде. Мин ничектер икеләнеп калдым. Биюләр, минимализм стилендәге декорацияләрнең алышып торуы башта форма өчен генә булып тоелса да, уртасынарак аны кабул итә башладым. Ул спектакльнең органикасына кереп китте.   📍Әмирхан Еникине үлеп яратам. Аеруча кыска әсәрләрен кат-кат укып та, тыңлап та күңел тулган чакларым бик күп булды. “Әйтелмәгән васыять” – бәхәссез классика. Режиссер бу классиканы ничек кенә куйса да, барыбер тәнкыйть алачак. Прозаны сәхнәгә куяр өчен батыр булырга кирәк, шуңа күрә режиссерга батырлык өчен – браво!   📍Оригиналь әсәрдән тайпылышлар бар. Ләкин аны өстәмәләр, читкә китүләр белән эшләмәсәң, аның яңалыгы да, сәхнә итеп куелышы да акланмас иде.   📍Нарратив сакланып калган, ул аңлашыла, кабул ителә. Саубуллашканда, хәтта беренче рәттә утыручы әбиләреңнең “елаттыгыз!” дип кайтып китүләрен ишеттем.   📍Спектакльнең динамикасы, никадәр генә икеләнсәм дә, формасы ошады. Яшь артистларның, перформансларда катнашучы, биюче, декорация күчерүчеләрнең төп рольләре булмаса да, чын күңелдән бирелеп уйнаулары ошады. Алардан төп геройларга караганда да яхшырак “отдача” булды төсле. Сәхнәгы соңгы чыгулары төсле уйнадылар.   📍 Ак әби миңа корырак тоелды. Ул минем уемда икенче төрлерәк иде, монысы инде – минем проблема. Шулай да...   📍 Кайбер тезислар, фикерләр маңгайга туры бәреп әйтелде. Гадәттә, тамашачы сюжетта абзац аша укый ала торган фикерләрне монда бәреп әйттеләр. Бәлки, бу миңа – театрларга йөреп чарланган тамашачыга шулай тоелгандыр...   📍Залдагы урыннарның сәхнәгә якын урнашуыннан, алдагы декорацияләр тамашачының башына төшмәсен иде, дип куркып утырдым.   📍Раушан Шәрифнең чыгуы сөендерде. Беренче башка килгән уй: “Казан егете” всё-таки олыгайган икән. 📍Гомумән алганда, спектакль карарлык. Нинди генә тәнкыйть сүзләре әйтелсә дә, яшьләр театры контекстында спектакль уңышлы куелган дип саныйм.  
Show all...
10👍 7👏 2🔥 1
00:09
Video unavailableShow in Telegram
📎 Бүген безнең акциянең экваторы: спектакльләргә билетларны 70%ка кадәр ташлама белән алып калыгыз! Барысы да бик гади: сайттан билет алганда КАРИЕВЛЕТО промокодын кулланырга кирәк. Тагын бер исегезгә төшерәбез дә башка әйтмибез! Үкенечкә калмасын 🤭 📎 Безнең сайт / Наш сайт 📎 📎 Сегодня экватор нашей акции: спешите приобрести билеты на спектакли со скидкой до 70%! Всё очень просто: при покупке билетов на сайте используйте промокод КАРИЕВЛЕТО. Потом не говорите, что не слышали! Смотрите не пожалейте 🤭
Show all...
🔥 10🤣 6 4🎉 2👍 1💯 1
📃 Казанда «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала концерты узды. Бу проектта өч иҗатчы – шагыйрь, композитор һәм җырчы берләшеп, яңа җырлар иҗат итә. Ике яңа татар җырын Кариев театры артистлары тәкъдим итте. Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина «Балам» (Гөлназ Закирова көе, Лилия Гыйбадуллина сүзләре), Муса Камалов «Татарстаным» җырын (Алмаз Әсхәдулла көе, Рифат Сәлах сүзләре) башкарды. Котлыйбыз! Озын гомерле җырлар булсын! ❤️ Тыңлап карагыз әле, ничек сезгә?
Show all...
9🔥 3👏 3👍 2🤩 1
Балаларны яклау көнендә балалар белән театрга килегез 👪 1 июнь көнне нәни дусларыбызны бу сезонның премьерасы – «Хан кызы» спектаклендә көтәбез! Исегезгә төшерәбез, бу гади генә спектакль түгел. Ә спектакль-квест! Мәктәпнең спорт залында бикләнеп калган өч дус Тәбрис, Рөстәм һәм Айдарга аннан чыгу өчен тамашачылар ярдәме кирәк... ➖«ХАН КЫЗЫ» («КРАСАВИЦА И ЧУДИЩЕ») 1 июнь, 13:00 😊 Билет Бу спектакль 6 июньдә дә булачак! 😊 Билет В День защиты детей приходите с детьми в театр 👪 1 июня приглашаем всех наших юных зрителей на премьеру этого сезона – «Красавица и Чудище». Напомним, что это не просто спектакль, а спектакль-квест! Три друга – Табрис, Рустем и Айдар – заперты в школьном спортивном зале. И чтобы выбраться оттуда, им нужна помощь зрителей...
Show all...
6👍 4🔥 2👏 2🤩 1