cookie

We use cookies to improve your browsing experience. By clicking «Accept all», you agree to the use of cookies.

avatar

АКТАНЫШ ХӘБӘР

Официальный канал администрации Актанышского муниципального района

Show more
Advertising posts
2 103
Subscribers
+1024 hours
+297 days
+9730 days

Data loading in progress...

Subscriber growth rate

Data loading in progress...

Корбан гаете якынлаша. Быел ул 16 июньгә туры килә. Бу чорда мал сатып алучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Күрше төбәкләрдән кергән малларны сатып алу зур куркынычлык тудыра. Ветеринар белешмәсе булмаган малларны сатып алудан тыелыгыз. Шулай ук мал сатучыларга да таләпләр арта. Корбанга дип әзерләнгән һәр мал тиешле ветеринар күзәтү узарга тиеш. Вакытында вакцинация ясалырга тиеш. Һәм бу эшләрне ким дигәндә Корбан гаетенә 40-50 көн кала башкарырга кирәк. Вакциналар бары шул вакыт узганнан соң гына малдан чыгып бетә икән. Бу таләпләр, корбанга дип шәхси хуҗалыкларда асраган малларга да кагыла. Тиешле белешмәләре булмаган, чиплаштырып “Меркурий” программасына кертелмәгән малларны сату катгый тыела. Әлеге эш иң беренче чиратта райондашларыбызының сәламәтлеген кайгырту уңаеннан башкарыла. Ният кылып, корбанга мал чалып, аның авыру икәнен белми үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеген куркыныч астына куярга ярамый.
Show all...
корбанга
Show all...
Photo unavailableShow in Telegram
Район башлыгы Ленар Зарипов МТС бистәсендә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Халыкның төп зары - балалар өчен спорт мәйданчыгы булмау. Узган елларда үзара салым ярдәме белән биредә балалар мәйданчыгы ясалган иде. Йортлар тирәсендә бар дөньяны ямьсезләп торган сарайлар, күрәсен күргән коймалар сүтелде.
Show all...
Photo unavailableShow in Telegram
Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Мусин Илдар Назыйф улы "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциацисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Сүз уңаеннан, Илдар Назыйф улы бүген 55 яшьлек күркәм юбилеен каршылый. аңа сәламәтлек, авыр вә җаваплы хезмәтендә уңышлар теләп калабыз!
Show all...
👍 4
Photo unavailableShow in Telegram
Вәлиев Рөстәм Гафурҗан улы 1974 елның 1 декабрендә Төркмәнстан Республикасының Небит –даг шәһәрендә туган. 1994-1996 елларда армия сафларында хезмәт итә, Чечен сугышы ветераны. 2002 елда Урал дәүләт юридик академиясен(УрГЮА) тәмамлый. 2004 елдан Актаныш районында. Пенсия фондында эшли, 2008-2009 елларда Актаныш башкарма комитетының юридик бүлеген җитәкли. 2009 елда “Правовед” юридик фирмасына нигез сала, анда баш юрист-консульт булып тора. 2012 елдан 2018 елга кадәр шәхси эшмәкәр, Үзәк федераль округының үз-үзен көйләүче арбитраж идарәчеләре оешмасы ассоциациясе әгъзасы (ПАУ ЦФО). 2022 елның 24 октябрендә өлешчә мобилизация вакытында 29656 нчы частена мобилизацияләнә. II дәрәҗә хәрби батырлыгы өчен медальләр һәм IV дәрәҗә Георгий медале белән бүләкләнә. Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә авыр яралана. 2024 елның 26 маенда Мәскәү шәһәренең Вишневский исемендәге хастаханәсендә алган яраларыннан вафат була.
Show all...
😭 28👍 3
Бүген Актанышыбызда махсус хәрби операция барышында һаләк булган авылдашыбыз Рөстәм Вәлиев белән хушлаштылар. Батыр сугышчы, чын ир-ат, күпләребезгә якын дус, киңәшче иде ул. Аны озатырга күпсанлы авылдашларыбыз, хөрмәт итеп читтән кайткан дуслары, хезмәттәшләре, Әфган һәм Чечня сугышы ветераннары килгән иде. Район башлыгы Ленар Зарипов Рөстәмнең тормыш иптәше Асияның, балаларының авыр кайгысын уртаклашып сабырлык теләде. Барыбыз өчен дә зур югалту бу. Ул күңелләребездә мәңгелек Туган җире, Туган иле, Милләте өчен, киләчәгебезнең иминлеге һәм тынычлыгы өчен башын салган яүгир, каһарман булып сакланыр. Рөстәмнең урыны җәннәттә булсын. Мондый авыр чакта нинди сүзләр әйтсәк тә, алар төссез булып кала, юату кәлимәләре белән генә бакыйлыкка күчкәннәрне кире кайтарып булмый. Тормыш дәвам итә. Шуңа күрә Асиягә һәм балаларга Аллаһы Тәгалә бу авыр көннәрне уздырып җибәрергә җиңеллек һәм чиксез сабырлык бирсен. Моннан соң кара кайгы, ачы хәсрәт күрсәтмәсен.
Show all...
🙏 6👍 3
8 июнь - Чөгәнә авылы Сабан туена рәхим итегез!
Show all...
3.90 MB
👍 3🥰 1
Photo unavailableShow in Telegram
Актанышта Сабантуй бәйрәме быел 9 июнь көнне узачак. Игътибарыгыз өчен программа салабыз. Шулай ук, гадәттәгечә, күп кенә спорт уеннары һәм ярышлары көтелә. Аларның вакыты һәм тәртибе белән безнең Вконтакте челтәрендә таныша аласыз:
Show all...
🔥 2
Photo unavailableShow in Telegram
Актанышта Сабантуй бәйрәме быел 9 июнь көнне узачак. Игътибарыгыз өчен программа салабыз. Шулай ук, гадәттәгечә, күп кенә спорт уеннары һәм ярышлары көтелә. Аларның вакыты һәм тәртибе белән безнең Вконтакте челтәрендә таныша аласыз:
Show all...
Рәхәт балачак. 1961 нче елгы фотолар бу. Богады авылы мәктәбе укучылары, укытучылары Васил Сәрвәров җитәкчелегендә Татарстан һәм Башкортстан авылларына кылган 2 атналык сәяхәттән калган истәлекле мизгелләр. "Мәктәптә укыган чорда иң истә калган, гомер буе озатып килгән хәтирәләр бу" дип искә ала Робсон абый Мусин. Әлеге сәяхәт Ю. Гагаринның космоска очкан көннәренә туры килә. Бу хәбәрне, 2 атна ерак җирләрне якын итеп кайткач, мәктәптә узган линейкада ишетә алар. Илебезнең зур яңарыш кичергән, киң адымнар белән алга, якты киләчәккә барган чагы бу... 3 июнь бөтендөнья велосипед көне.
Show all...
👍 10 1👏 1😍 1