en
Feedback
Айназ Габидуллина

Айназ Габидуллина

Open in Telegram
1 794
Subscribers
-124 hours
-17 days
-1030 days
Posts Archive
Сезнең дә 1 генә булса да авылда пп тотам дип кайткан бардыр?😜

Манипулятор әни

Сакчыл татар халкына багышлана! Һәрбер мәҗлестән соң кимендә 3-4 чүп чиләгенә сортировать итәсезме сез дә калдыкларны?🤗

Мөнирәдән җиләкле сәлам сезгә🍓🌸

Җәйге каникулларда онык караучы әби-бабайларга багышлап🌸

Мөнирә һәм клиентоориентированность

Сезнең дә күтегезгә күрә таман булгаладымы?😂

Татар телчесе каникул башлангач

Мөнирә бәби күрергә килгән😍

Сериянең ахыры🫶🏻

Мөнирә кызын сүгә 🙈

Яңа видео❤️

Тун киеп чыксаң инде быел фотосессиягә😂

Ырым-шырым

Алар инде бергә түгелләр Максатыма мин тәки ирештем! Килде-киттегә күз төшермә дип Кызым бн күпме көрәштем! Зур тантана хисе белән куйды ана бу парга нокта. Җелегенә үтте кызының: Аның белән йөрүдән тукта! Балкон тәрзәсеннән күзен алмый Селкенмичә торадыр Алсу Нигә килгән? Нәрсә дигән икән? Кәефе юк, күренә моңсу Нәрсәдер аңлаган шикелле Коридорга очып чыкты кыз Үзе аңлый, әни хәзер тагын Сала ярага учлап тоз "Күз тондырып кая ашыгасың? Сиңа диеп килгән кеше юк! Җыен хәерчеләр белән Минем тамагым бик тук! Машинасы череп беткән, Юктыр торырга җире, Байрак кеше кара дидем, Булсаң да булырсың кире! Кайный нәфрәт, килә ачу Килә өйдән чыгып качасы Күпме газап, күз яшенең Сәбәпчесе икән анасы "Әни, арабызга безнең син генә килеп кердең "Башка кыз бн күрдем"дип колакка токмач элдең Дусларыннан мин белештем, Бүтән беркем күрмәгән Миннән башка кызлар бн минем Рамил Йөрмәгән! Гафу итә күр кызыңны Чын-чынлап яратканга! Акчасына түгел, кешенең Күңеленә караганга! Җитте, әни! Мин эт түгел Торырга синең бәйдә Минем тыным буыла Синең белән бер өйдә!" Дип ярсыды да чапты ишек ягына таба Ни кигәнен үзе белми, Йөрәге уттай яна "ярар, кызым, торып кара Начар анаңнан башка Борылып та карамам Башың бәрсәң дә ташка! Исләреңә бер төшәр минем Алтын сүзләрем! Әйтерсең мин бик рәхәттән Менә шулай үзгәрдем! Айназ Габидуллина

Нутелла - Натуреллa

Танышмы?😂

Алар инде бергә түгелләр, Тормыш булгач бар да була. Тик нигә соң һәрбер кич саен күңел мөлдерәмә тула? Икесе дә елап сагыналар, Истән чыкмый бергә мизгелләр Әйе, бәлки вакыт дулкыннары Бу хисләрне берчак тигезләр "Язам" диеп, телефонны алып Кире куйды инде йөз тапкыр, "Барып кына кайтыйммы соң әллә? Төне айлы, юлы тап-такыр"... Икесе дә хаклы үзенчә, Икесе дә аерым бер шәхес Ә бәлки бу авырлыклар Алар өчен бары тик дәрес? Горурлык дигән нәрсә бар, Төер булып тыгыла тамакка Ә бәлки ачылып сөйләшкәч Кичереп булыр, булыр аңлап та?! иң матур чәчәкләрне алып Очып килер әле янына! "Гафу, җаным, мин гаепле!"-Диеп әйтер иде сөйгән ярына Йөрәк тибә, әйтерсең ул шашкан, Уч төпләре салкын тир генә Курыкса да эшли, алга атлый кыю, көчле һәм чын ир генә Машинадан төште-тез калтырый, Домофонга басты - шалтырый Берсүзсез ишек ачылды, Егет баскычтан атлый Таныш ханым фатир төбендә Карый мыскыллап кына Карашыннан җан өшерлек, Корыч тимер дә сына "Соңладың шул син, үскәнем! Кая йөрдең икән моңарчы? Кызым инде күптән кияүдә, Ачу китереп монда тормачы!" Кинәт кенә тын буылды, Көзән җыерды йөрәкне Үкенечтән, кимсенүдән Әллә нәрсә өтте күкрәкне "Ә чәчкәңне ташлый күрмә, Китер әйдә, үзем алырмын. Бывшийлар да чәчәк ташый диеп Киявемә сөрән салырмын" Вакытында әйтелмәгән сүзләр, Хисләр телде ялгыз бер җанны Алар инде бергә түгелләр Тик сагыналар уртак таңнарны. Айназ Габидуллина, март 2024