en
Feedback
Яшел Узэн Медиа🗞

Яшел Узэн Медиа🗞

Open in Telegram

Новости Зеленодольского района Республики Татарстан

Show more
2 238
Subscribers
No data24 hours
+37 days
No data30 days
Posts Archive
Суган буяу исен бетерә ☝️ Суган ризыкка тәм өстәп кенә калмыйча, көнкүреш тормышыбызда да бик зур ярдәмче була ала. Аның берн
Суган буяу исен бетерә ☝️ Суган ризыкка тәм өстәп кенә калмыйча, көнкүреш тормышыбызда да бик зур ярдәмче була ала. Аның берничә яшерен сәләтен генә белергә кирәк. ✅ Буяу исеннән коткара. Суган, дөрестән дә, буяу исеннән котылырга ярдәм итә. Моның өчен дүрт өлешкә бүленгән суганны су салынган савытка урнаштырып, буялган бүлмәдә төн буе тотарга кирәк. Иртүк бүлмәне җилләтеп алсагыз, бүлмәдә бернинди авыр ис тә калмаячак. ✅ Суганны күз яшеннән башка гына турыйм дисәң, бу эшне сагыз чәйнәп башкарырга кирәк. ✅ Чебеннәрдән коткара. Бу бөҗәкләр суган исен өнәми. Шуңа күрә табигатьтә ял иткәндә кул һәм аякларны суган белән ышкысаң, чебеннәр сезне читләп үтәчәк. ✅ Суган пычактагы күгәрек тапларын да бетерә. Күгәрекле пычак белән чистартылмаган суганны кискәләсәң, тапларның эзе дә калмаячак. ✅ Машинаның ян-як тәрәзәләрен кичтән суган белән ышкып куйсаң, алар бозланып катмаячак. ✅ Суган металл өслекне ялтыратканда да ярдәмгә килә. Моның өчен суганны блендерда ваклап, барлыкка килгән катнашмага бераз су кушарга да чүпрәк ярдәмендә аны металл өслеккә сөртеп чыгарга кирәк. Бераз кипкәч, өслекне коры чүпрәк белән сөртсәң, металл ялт-йолт килеп торачак.

⚡️ Хөрмәтле Яшел Үзән халкы! 9 һәм 10 сентябрьдә 08:00дән 17:00гә кадәр түбәндәге адреслар буенча электр энергиясе вакытлыча
⚡️ Хөрмәтле Яшел Үзән халкы! 9 һәм 10 сентябрьдә 08:00дән 17:00гә кадәр түбәндәге адреслар буенча электр энергиясе вакытлыча өзелә: 📍 Кольцевая урамы 📍 Гафиятуллин урамы 10 сентябрьдә 13:00дән 17:00гә кадәр: 📍 Норкин урамы, 1, 4, 6 нчы йортлар 📍 Ленин урамы, 33А, 37А йортлары Зинһар, эшләрегезне алдан планлаштырыгыз һәм кирәкле чараларны күрегез. ⚡️

Кемнәр аңа дәгъва итә ала һәм акчаны ничек алырга? Гариза бирү өчен вакыт аз кала. Тулырак: https://intertat.tatar/news/30-se
Кемнәр аңа дәгъва итә ала һәм акчаны ничек алырга? Гариза бирү өчен вакыт аз кала. Тулырак: https://intertat.tatar/news/30-sentyabr-tatarstanda-gaila-tulavena-gariza-tapsyrunyn-songy-kone-5880703

💧 «Тормыш тамчысы»: Беслан корбаннарын искә алдылар 3 сентябрьдә — террорчылыкка каршы көрәштә Теләктәшлек көнендә — Россиян
💧 «Тормыш тамчысы»: Беслан корбаннарын искә алдылар 3 сентябрьдә — террорчылыкка каршы көрәштә Теләктәшлек көнендә — Россиянең төрле төбәкләрендә «Тормыш тамчысы» акциясе узды. Әлеге чара 2004 елның сентябрендә Бесланда булган коточкыч фаҗига корбаннарын искә алуга багышланды. Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары да акциягә кушылды. Алар Беслан мәктәбендә тоткынлыкта калган һәм бер тамчы суга тилмереп һәлак булган балаларны, укытучыларны һәм ата-аналарны бер минут тынлык белән искә алдылар. 💧 Су тамчысы — тормыш символы. Акциядә катнашучылар бу символ аша терроризмга каршы бердәмлекләрен, тынычлык һәм иминлекнең кадерен белүләрен күрсәттеләр. Беслан корбаннарының истәлеге йөрәкләрдә мәңге саклансын.

🚨🚔 Узган атнада Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган Шуларның 34ендә матди зыян китерелгән. 1 кеше
🚨🚔 Узган атнада Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган Шуларның 34ендә матди зыян китерелгән. 1 кеше зыян күргән 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган. Казан – Йошкар-Ола – Олы Күлбаш – Дөбъяз юлында «ИЖ 2126» автомобилен йөртүче 68 яшьлек ир, каршы юнәлештән килгән 54 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Нәтиҗәдә, кулын сындырган велосипедчыны Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең травматология бүлегенә госпитализацияләгәннәр.

🌿 Тел — халыкның җаны, аның хәтере һәм рухи мирасы. Бүген, 8 сентябрьдә, Россиядә беренче тапкыр Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Бу — илебездә яшәүче төрле милләт халыкларының телләренә, мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәт күрсәтүче матур бәйрәм. Татарстанда исә телләр һәм мәдәниятләр төрлелеге аеруча ачык чагыла. Һәр халыкның үз теле, үз моңы, үз тарихы бар. Ә туган телне саклау — үткәннәрне киләчәк буыннарга тапшыру дигән сүз. 🎶 «Риваять» этно-төркеме дә төрле телләрдә җырлар башкарып, нәкъ менә шул матур күптөрлелекне күрсәтә. Төрле телләр яңгыраса да, җыр һәркемнең күңеленә бер үк юл таба. Туган телебезне кадерлик, саклыйк һәм балаларыбызга тапшырыйк! ❤️ 📹Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина #очлыкүзлекамерам #Татмедиа

«Ул чакта куркуым җиңде... Ә хәзер үземне кичерә алмыйм» 💔 Бер гаилә таркала, бер елдан соң ир кабат кайта. Алар яңадан берг
«Ул чакта куркуым җиңде... Ә хәзер үземне кичерә алмыйм» 💔 Бер гаилә таркала, бер елдан соң ир кабат кайта. Алар яңадан бергә яши башлыйлар. Әмма икенче тапкыр хатын-кыз үзен тагын да авыррак сайлау алдында таба... Бүген ул еллар элек кабул иткән карары турында үкенеп сөйли. Нәрсә булган? Ни өчен ул бу адымга барган? Һәм ни өчен хәзер: «Баланы кире кайтарып булмый...» — дип әрни? 👉 Редакциягә килгән хатны тулысынча сайтыбызда укыгыз.

Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане! Это реальный спо
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане! Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье. Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год. Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий. Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи. Записаться кандидатом: @heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 22259-00 #КонтрактМинобороныРТ

90 яшь — гомернең күркәм бер биеклеге! 🎂💐 Олы Ачасыр авылында яшәүче Маһира Кыям кызы Бикмуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен б
+1
90 яшь — гомернең күркәм бер биеклеге! 🎂💐 Олы Ачасыр авылында яшәүче Маһира Кыям кызы Бикмуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер юлын намуслы хезмәт белән узган юбиляр озак еллар колхозда тырышып эшләгән, өч бала тәрбияләп үстергән, гаиләсенә, якыннарына җылылык һәм яктылык өләшеп яшәгән. Ак әбине күркәм юбилее белән район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән җирлек башлыгы Илнур Саттаров котлады. Ул Маһира Кыям кызына изге теләкләрен җиткереп, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерүен теләде. 💐 Хөрмәтле Маһира апа! 90 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, һәр көнегездә шатлык һәм якыннарыгызның җылысын телибез.

Алимент, штраф яки башка бурычлар аркасында автомобиль йөртү хокукын вакытлыча чикләргә мөмкин. Әмма барлык очракларда да мон
Алимент, штраф яки башка бурычлар аркасында автомобиль йөртү хокукын вакытлыча чикләргә мөмкин. Әмма барлык очракларда да мондый чара кулланылмый. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zapret-na-vremennoe-lisenie-prav-komu-ne-mogut-ogranicit-pravo-vodit-avto-5928858

🥬 Кәбестәләрегез уңдымы быел? 😋😋 Көз җитү белән кышка әзерлек тә башланды. Кышын бәрәңге янына кетердәп торган тәмле, хуш
+2
🥬 Кәбестәләрегез уңдымы быел? 😋😋 Көз җитү белән кышка әзерлек тә башланды. Кышын бәрәңге янына кетердәп торган тәмле, хуш исле кәбестә булса — үзе бер рәхәт бит! ❤️ Сезгә Лилия Сибгатуллинадан “телеңне йотарлык” тәмле кәбестә тозлау рецепты тәкъдим итәбез. 👇 🥬 Кирәк булачак: 🔸 1 литр су 🔸 2 аш кашыгы тоз 🔸 1 аш кашыгы шикәр комы 🔸 3–4 данә исле кара борыч 🔸 2–3 данә лавр яфрагы 🔸 3–4 бүлем сарымсак 🔸 6 аш кашыгы уксус Маринадны кайнатып, әзерләнгән кәбестә өстенә коябыз. Иң өскә 3 аш кашыгы көнбагыш мае салып, банканы салкын урынга куябыз. 🫙❄️ Ә теләгән кеше кәбестәгә ваклап туралган болгар борычы да куша ала. Ә матур, алсу төс бирергә теләсәгез, кызыл чөгендер салырга мөмкин. 🌶️❤️ 😋 Кышын да кетердәп торган тәмле кәбестә булсын дисәгез, рецептын саклап куегыз! Ә сез кәбестәне ничек тозлыйсыз? Үзегезнең сыналган рецептыгыз бармы? 👇

🎟 «Билет өчен беләзек»: тавыш бирүчеләргә бушлай юл йөрү мөмкинлеге 18, 19 һәм 20 сентябрьдә Яшел Үзән районы халкы тавыш би
🎟 «Билет өчен беләзек»: тавыш бирүчеләргә бушлай юл йөрү мөмкинлеге 18, 19 һәм 20 сентябрьдә Яшел Үзән районы халкы тавыш биргәннән соң, җәмәгать транспортында Яшел Үзән һәм Васильево эчке маршрутлары буенча бушлай йөри алачак. ✅ Моның өчен сайлау участогы янында тавыш биргәннән соң бирелгән беләзекне кондукторга күрсәтергә кирәк. Уңышлы тавыш бирүләр һәм хәерле юллар! 🚍 ЯҮМР матбугат хезмәте

💡 Урам яктырткычы янмыймы? Кая мөрәҗәгать итәргә? Урам яктыртуында өзеклек килеп чыккан очракта, гаризалар «Жилэнергосервис»
💡 Урам яктырткычы янмыймы? Кая мөрәҗәгать итәргә? Урам яктыртуында өзеклек килеп чыккан очракта, гаризалар «Жилэнергосервис» хезмәтендә 8 (84371) 3-55-05 телефоны аша кабул ителә. Мөрәҗәгать иткәндә фонарьның төгәл урнашу урынын күрсәтү мөһим. Бу хезмәткәрләргә проблеманы тизрәк һәм нәтиҗәлерәк хәл итәргә ярдәм итә. 💡 Исегезгә төшерәбез: урамнарны яктырту график буенча кабызыла. Көзге чор җитү һәм коя иртәрәк бату сәбәпле, яктырткычлар да әкренләп иртәрәк кабызыла башлаячак. Бу тәртип ел саен кулланыла. 🚗 Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Мәктәпләр янында тизлекне киметүегезне сорыйбыз. 🚶 Җәяүлеләргә киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар йөртү киңәш ителә. ЯҮМР матбугат хезмәте

🤒🤕Күпләр сәламәтлеген тикшертергә кирәклеген белә, әмма барыбер табибка баруны кичектерә. ❓ Ә сезнеңчә, ни өчен кешеләр диспансеризациядән курка яки аннан кача?
Anonymous voting

🚗📱С 18 по 20 сентября жители Татарстана могут принять участие в фотоконкурсе «Всей семьей на выборы» и побороться за 3 авто
+1
🚗📱С 18 по 20 сентября жители Татарстана могут принять участие в фотоконкурсе «Всей семьей на выборы» и побороться за 3 автомобиля Sollers ST8 и 33 iPhone 17 Для участия нужно сделать семейное фото у избирательного участка со специальным браслетом, опубликовать его на своей открытой странице во «ВКонтакте» с хэштегами #ВсейСемьейНаВыборы и #ТатарстанАлга. Полные правила участия, а также время розыгрышей призов смотрите в сообществе фотоконкурса «Татарстан Алга» – по ссылке. @tatmediaofficial | Telegram замедлен, читайте Татмедиа в MAX

❗️Михаил Афанасьев: «Хезмәткәрләрнең диспансеризация узуын санга сукмаган җитәкчеләр белән аерым сөйләшәчәкбез» Район башлыгы
+2
❗️Михаил Афанасьев: «Хезмәткәрләрнең диспансеризация узуын санга сукмаган җитәкчеләр белән аерым сөйләшәчәкбез» Район башлыгы Михаил Афанасьев эш урыннарында профилактик медицина тикшерүләренең барышы турында фикер алышты. Узган ел районда 50 мең кеше диспансеризация узган, 10 мең кеше профилактик медицина тикшерүе үткән. Аларның бары тик 8 проценты гына тулысынча сәламәт дип табылган. 92 процентында төрле авырулар, шул исәптән онкологик чирләр ачыкланган. 2025 елда районда 799 онкологик авыру очрагы теркәлгән, аларның диярлек барысы да диспансеризация вакытында ачыкланган. 📄Быел диспансеризация узарга тиешле кешеләр исемлегендә якынча 63 мең кеше бар. Әлегә медицина тикшерүен 41,2 мең кеше узган. 💬 Мэр җитәкчеләрне хезмәткәрләренең сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакырды: «Сездән беркем дә акча сорамый — барысы да бушлай. Медицина хезмәткәрләре предприятиеләргә үзләре дә килә. Сезнең бурыч — исемлекләрне вакытында тапшыру һәм 100 процент килүне тәэмин итү. Үзегез турында гына түгел, иң беренче чиратта кешеләр турында кайгыртырга кирәк». ⚠️Сәламәтлекне вакытында тикшерү — авыруны иртә ачыклау һәм дәвалау өчен мөһим мөмкинлек. ЯҮМР матбугат хезмәте

Чөгендердән бик тәмле икра😋 Түбәндәге рецепт белән әзерләнгән чөгендер икрасы искиткеч тәмле була. Аны кышны балалар да, өлк
Чөгендердән бик тәмле икра😋 Түбәндәге рецепт белән әзерләнгән чөгендер икрасы искиткеч тәмле була. Аны кышны балалар да, өлкәннәр дә яратып ашый. Өстәвенә, бик файдалы да ул. ✏️Икра әзерләү өчен: • 2 кг чөгендер, • 2 кг помидор, • ярты кг татлы борыч, • 1-2 баш сарымсак, • 1 әче борыч (аны салмасаң да була), • ярты стакан үсемлек мае, • укроп, • петрушка, • тәмләткечләр, • тәменчә тоз, • борыч кирәк булачак. Бу икрага аш серкәсе салынмый. Яшелчәләрне кухня комбайны яки иттарткыч аша чыгарабыз. Тирән казанда майны нык кына кыздырганнан соң, иң башта помидорны салып, кайнатып чыгарабыз. Аннан калган яшелчәләрне дә кушып, 20 минут кайнатабыз. Шул вакыт үткәч, вак кына туралган яшел укроп, петрушка, сарымсак һәм тәменчә тоз, түгәрәк хуш исле борыч та кушып тагын 20 минут кайнатабыз. Банкаларга тутырып, тимер капкач белән япканнан соң, әйләндермичә генә төреп куябыз. Бу рецепт буенча ярты литрлык 8 банка чыга.

☝ Камырга һәрвакыт эретелгән крахмал өстәгез – кабартма һәм пирогларыгыз иртәгәсен дә күпереп торыр һәм йомшак булыр. Онны, и
☝ Камырга һәрвакыт эретелгән крахмал өстәгез – кабартма һәм пирогларыгыз иртәгәсен дә күпереп торыр һәм йомшак булыр. Онны, иренмәгез, һәрчак иләгез, ул һава кислородына туена. Коймак, пирог, ипи камырына манный кушыгыз (ярты литр сыеклыкка бер аш кашыгы өеп). Ул озак катмый сакланыр һәм күпереп торыр. ✅ Камырга, сөттән кала, ярты стакан минераль су өстәгез. 1 чәй кашыгы соданы ½ стакан суда эретергә һәм лимон кислотасы яки аш серкәсе ярдәмендә «сүндерергә». ❗Чүпрәле камыр басканда барлык продуктлар да җылы яки бүлмә температурасында булырга тиеш. Яңа гына суыткычтан алганнары аның кабаруын тоткарлый. ✅ Чүпрәле камыр өчен сыеклык һәрвакытта да 30-35°Скача җылытылган булсын. Чөнки чүпрә гөмбәләре түбәнрәк яки югарырак температурада активлыкларын югалта. ❗Камырны басканда, әвәләгәндә кулыгыз коры булсын. #кирәклекиңәшләр

Барсаң — барып, кайтсаң — кайтып җитеп булмый торган вакытларга җиттек… 😅 Юллар турында сүзем. Иртән автобус көтүләре үзәккә
Барсаң — барып, кайтсаң — кайтып җитеп булмый торган вакытларга җиттек… 😅 Юллар турында сүзем. Иртән автобус көтүләре үзәккә үтсә, шәһәрнең бер башыннан икенче башына кадәр «бер аякта» барып җитүләр дә хәзер гадәти хәлгә әйләнеп бара. Вәй, хай рәхәт түгел инде бу! 😅 Казанда да бүген иртән хәлләр шәптән түгел ди: һава торышы һәм күпсанлы юл-транспорт һәлакәтләре аркасында бөкеләр 7 баллга җиткән 🚗 Яшел Үзәндә, ярый әле, Казандагы кадәр үк түгел. Тик шулай да иртән юлга чыккач, «барып җитәрмен микән?» дигән уйлар керә башлый 😅 Сездә хәлләр ничек? Иртә белән юлга чыгу — сабырлыкны сынау түгелме? 😄

КЫЗЫКЛЫ ҺӘМ КЫЗГАНЫЧ ДӨНЬЯ... 🌎 Бүген без бик кызыклы һәм кызганыч заманда яшибез. Кызыклы, анысы аңлашыладыр. Һәркем өчен б
КЫЗЫКЛЫ ҺӘМ КЫЗГАНЫЧ ДӨНЬЯ... 🌎 Бүген без бик кызыклы һәм кызганыч заманда яшибез. Кызыклы, анысы аңлашыладыр. Һәркем өчен бу дөнья үзенчә кызыклы. Һәр кеше үзе теләгән кызыкны эзли, шул кызык аңа бу дөньяның бар ишекләрен киң итеп ачып куярга ярдәм итәр кебек тоела аңа... Кызганыч булуына кайтыйк! ✨ Кызганыч, чөнки бүген миһербанлы, нечкә күңелле булу - ул көчсез, йомшак, юаш булу", дип атала. ✨ Кызганыч, тик бүген каты бәгырлелек модада. Аны көчлеләрнең сыйфаты дип саныйлар. ✨ Кызганыч, чөнки куркыныч, авыр хәбәрләр безне шуның кадәр биләп алды ки, хәтта без аларга битарафлык белән карарга мөмкинбез. ✨ Кызганыч, әмма еш кына без безнеке дип санаган балаларның "безнеке булмаган" нарын күрәбез. Аларны бүген интернет тәрбияли, үстерә һәм ата-ана, әби-бабай гына хәл итергә тиеш булган мәсьәләләрне "хәл итә". ✨ Кызганыч, бик кызганыч дөньяда яшибез. Алдагысын Аллаһ кына белә. Аннан ярдәм, туры юл сорасак иде. Үзебезгә генә түгел, балаларыбызга, нәселебезгә дә. 💔 Күз яшьләре көчсезлек билгесе түгел! Изгелек кылучы беркатлы дип саналмый! Ул бары тик күңел байлыгы белән уртаклаша... ❗️Әгәр син моны хис итә, күрә, аңлый, кадерли, бәяли белмәдең икән, бу синең проблемаң, аныкы түгел! Дөньяны яхшылык, мәрхәмәт һәм дога коткарачак. Аллаһның безгә рәхмәте булса, билгеле... https://t.me/Aisiluyuldash