cookie

We use cookies to improve your browsing experience. By clicking «Accept all», you agree to the use of cookies.

avatar

Азан радиосы/ Azan.fm

Advertising posts
271
Subscribers
No data24 hours
No data7 days
No data30 days

Data loading in progress...

Subscriber growth rate

Data loading in progress...

❓«Радионы кайдан, ничек тыңлап була?» 📻 «Азан» - интернет-радиостанциясе. Шуңа күрә дә «Азан» радиосын 20дән артык илдәге милләттәшләребез тыңлый ала. Тыңлаучыларның төп географиясе: Россия, Алмания, Румыния, АКШ, Украина, Үзбәкстан, Казахстан, Франция, Әлҗәзаир, Төркия, Бөекбритания, Беларусь, Кыргызстан, Чехия, Финляндия, Маҗарстан, Таҗикстан, Эстония, Азәрбайҗан, Нидерланд, Италия, Швеция, Марокко илләре һ.б. 🕕 «Азан» интернет-радиосы тәүлек буе татар телендә дини, әхлакый темаларга тапшырулар тәкъдим итә. 💻 Әгәр Сез дә безнең белән булырга теләсәгез, azan.fm сайтына керегез. #азан #азанрадиосы #азантапшыру
Show all...
Photo unavailableShow in Telegram
«Намаз – ул имансызлыктан каплап тора торган пәрдәдер». Имам Мөслим хәдисләр җыентыгы Азан радиосы сезгә имин көннәр тели!✨ #азан #азанрадиосы #азанрухикыйммәтләрсагында
Show all...
✨ Расүлебез: «Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә шулвакытта намаз укучы мөселман кешесе Аллаһыдан берәр хәерле нәрсә сораса, Раббыбыз аңа аны бирәчәк», – дип әйткән (Әл-Бохари хәдисләр җыентыгыннан). Җомга мөбарәк, кадерле язылучыларыбыз! #җомга
Show all...
✍🏻 Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Мөэмингә нинди генә кайгы, борчу яки бәла-каза килмәсен, хәтта энә кадавы да, бу аның гөнаһларын йолу булачак», – дип әйткән. (Имам Бохари хәдисләр җыентыгыннан) #азан #азанрадиосы #азанрухикыйммәтләрсагында
Show all...
КЕШЕНЕ ҖӘННӘТТӘ НӘРСӘ КӨТӘ?! Бер тапкыр булса да бу хакта уйлаганыгыз булгандыр. Нинди генә муллыкны күзалласагыз да, хакыйкатькә якын килә алмассыз. ЧӨНКИ! ✨ Җәннәттә биреләчәк нигъмәтләрне җир тормышындагы нигъмәтләрнең берсе белән дә чагыштырып булмый. Коръәндә болай диелгән:
«[Дөньяда] Кылган [хәерле] эшләре өчен, күзләргә куаныч [китерүгә сәбәп] булачак нәрсәләрнең алар өчен яшерелгәнен һичкем [хәтта иң олуг фәрештәләр дә, пәйгамбәрләр дә] белми».
«Әс-Сәҗдә», 32:17
Шулай да, Коръән һәм Сөннәткә нигезләнеп, шуны әйтеп була: 1️⃣ Кешеләрнең һәм аларның әйләнә-тирәсендә булган нәрсәләрнең гәҗәеп, искиткеч матурлыгы. 2️⃣ Куе яшел бакчалар, алтын сарайлар. 3️⃣ Тынгылык, канәгатьлелек, тынычлык. 4️⃣ Салкынча, җиләс һава (җәннәттә эссе дә булмас, салкын да булмас). 5️⃣ Бик тәмле ризыклар һәм эчемлекләр. 6️⃣ Матур, затлы киемнәр. 7️⃣ Гел яшь булган, таң калырлык матур кыяфәтле хур кызлары һәм хур егетләре. 8️⃣ Талгын гына ага торган су, бал һәм сөт елгалары. 9️⃣ Җәннәт әһелләре ефәк киемнәрдән йөрерләр, алар 33 яшьтә булыр, аларга фәрештәләр хезмәт итәр. 🔟 Җәннәт әһелләре нәрсә генә теләсә дә, теләкләре шунда ук тормышка ашыр. ✨ Әмма Ахирәттә мөселманнар өчен иң югары дәрәҗәдәге ләззәт – ул Аллаһыны күрү мөмкинлегедер. 🤲🏻 Раббыбыз, Үзенең киң рәхмәте белән, әлеге нигъмәтләргә ия булырга насыйп итсен иде. Әәмин! #дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурындау
Show all...
«Азан» радиосы һәм «Хозур» нәшрият йорты Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ураза» китабының аудиовариантын тәкъдим итә. Тыңлыйк, бергәләп белем алыйк. #рамазан #рамазан2023 #рамадан
Show all...
Ураза. Аудиокитап..mp310.51 MB
«Аллаһы Тәгаләгә карата иң сөекле гамәл исә - иң дәвамлы булганыдыр, хәтта кечкенә генә булса да» («Мең дә бер хәдис» китабыннан) أَحَبُّ الأَعْمَالِ إِلَى اللَّهِ تَعَالَى أَدْوَمُهَا وَ إِنْ قَلَّ #азан #азанрадиосы #азанрухикыйммәтләрсагында
Show all...
🎙Көн саен 21:00да Азан ФМда нәни дусларыбыз өчен махсус тапшыру чыга. 🎙Ленар хәзрәт Хамматов «Нәниләргә нәсыйхәт»не тыңларга чакыра. Нәниләр өчен бик кызыклы вә гади, тормыш үрнәгендә гыйбрәтле дини-тәрбияви хикәяләр, кыйссалар һәм риваятьләр һәркем өчен кызыклы һәм файдалы булачак. ✨Сер итеп әйтәбез, олылар өчен дә колакка бик ятышлы, тыңлавы рәхәт! #азан #азанрадиосы #азантапшыру
Show all...
أَحَبُّ الأَعْمَالِ إِلَى اللَّهِ تَعَالَى أَدْوَمُهَا وَ إِنْ قَلَّ «Аллаһы Тәгаләгә карата иң сөекле гамәл исә - иң дәвамлы булганыдыр, хәтта кечкенә генә булса да» («Мең дә бер хәдис» китабыннан) #азан #азанрадиосы #азанрухикыйммәтләрсагында
Show all...
⚜️ «Кыямәт көненә ышанган кеше хәерле сүз генә сөйләсен яки ДӘШМӘСЕН» (имам Бохари, Мөслим). Аллаһым, уйларымны, сүзләремне чиста ит! Хөсетлектән сакла! #азан #азанрадиосы #азанрухикыйммәтләрсагында
Show all...
Choose a Different Plan

Your current plan allows analytics for only 5 channels. To get more, please choose a different plan.