en
Feedback
«Көмеш кыңгырау»

«Көмеш кыңгырау»

Open in Telegram

Хәбәрләр, иҗат...

Show more
701
Subscribers
No data24 hours
-17 days
-430 days
Posts Archive
🔔 Яр Чаллы шәһәре 29нчы гимназиясендә беренче кыңгырауны шалтырату хокукы 11нче сыйныф укучысы Фидан Мәрдановка һәм 1нче сый
+1
🔔 Яр Чаллы шәһәре 29нчы гимназиясендә беренче кыңгырауны шалтырату хокукы 11нче сыйныф укучысы Фидан Мәрдановка һәм 1нче сыйныф укучысы Ралина Муллахмәтовага бирелде. 💫 Хәерле сәгатьтә!

🎓 Яр Чаллы шәһәренең 29нчы гимназиясендә Белем көне уңаеннан бәйрәм линейкасы башланып китте🔔 ✨ Балаларны Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Румил Карамиев тәбрикли.

Video message00:58

🎓Белем көне белән! Кадерле балалар, укытучылар, әти-әниләр! 📚Белем бәйрәме белән сезне! Яңа уку елы куанычлы булсын! Сәламә
🎓Белем көне белән! Кадерле балалар, укытучылар, әти-әниләр! 📚Белем бәйрәме белән сезне! Яңа уку елы куанычлы булсын! Сәламәтлек, яңадан-яңа ачышлар, уңышлар, иҗади эзләнүләр, иминлек телибез. Бергә булыйк! 🍁🍁🍁

👋👋👋 Бүген җәйне озатабыз... Беләм инде, беләм. Шуңа сезне котлыйм җәйнең Соңгы көне белән! Быелгы җәй соңгы кабат Канатлар
👋👋👋 Бүген җәйне озатабыз... Беләм инде, беләм. Шуңа сезне котлыйм җәйнең Соңгы көне белән! Быелгы җәй соңгы кабат Канатларын җәйде. Беләм инде, барыбыз да Сагынырбыз җәйне... Сагынырсың, саргаерсың, Күңелләрең тулгач... Җәйләр, димәк, матур булган, Сагынырлык булгач. Җәйнең бөтен матурлыгы Калсын үзебездә... Җәйләр төсле матур булсын Безнең көзебез дә! ✍️ РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН

🌍 Татарстанда «Аркадаш» халыкара лагере үз эшен тәмамлый 🏕 25 августта Лаеш районындагы «Йолдызлы» үзәгендә дөньяның төрле
+4
🌍 Татарстанда «Аркадаш» халыкара лагере үз эшен тәмамлый 🏕 25 августта Лаеш районындагы «Йолдызлы» үзәгендә дөньяның төрле почмакларыннан 14-17 яшьлек 94 үсмер җыелды! 🔥Шулардан 50 кеше — Татарстаннан, 44е — 13 чит илдән. Алар арасында Фәләстыйн, Оман, Малайзия, Индонезия, Мисыр, Үзбәкстан, Сенегал, Камерун, Марокко, Сүрия, Буркина-Фасо, Мали һәм Казахстан вәкилләре бар иде. Оештыручылар — «Сәләт» яшьләр үзәге һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме. Партнёрлар — «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе. 🤝 Катнашучылар өчен иҗади остаханәләр, чит ил кунаклары өчен рус, татар һәм чит тел дәресләре, Казанга һәм Болгарга экскурсияләр, Global Village мәдәниятләр фестивале, Сабантуй һәм гала-концерт оештырылды. Программа тулысынча инглиз телендә гамәлгә ашырылды 🇬🇧 Бүген — лагерьның соңгы көне.

🏫 Белем көне алдыннан Татарстанда 6 яңа мәгариф объекты ачылды 🏫 Буа, Әгерҗе, Минзәлә һәм Кукмара районнарында — яңа мәктәп
+4
🏫 Белем көне алдыннан Татарстанда 6 яңа мәгариф объекты ачылды 🏫 Буа, Әгерҗе, Минзәлә һәм Кукмара районнарында — яңа мәктәпләр, Бөгелмәдә — өстәмә уку корпусы. Ачылу тантанасы «Казан Экспо» мәйданчыгында видеоконференция форматында узды. 📚 Быел Татарстанда 511 меңнән артык укучы мәктәпкә бара, шуларның 44 меңе — беренче сыйныфлар! 🎒 💪 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика мәктәпләр челтәрен яңарту буенча илдә лидерларның берсе булып кала. 2010 елдан бирле республикада 115 мәгариф объекты төзелеп, 75 меңнән артык яңа уку урыны булдырылган. 📸 ТР Рәисе матбугат хезмәте

🎒 1 сентябрьгә — 1 көн! Мәктәпкә әзерлекнең кайсы этабында син? 😄 👍 — бөтен кирәк-яракны инде күптән әзерләдем. Хәзер ял и
🎒 1 сентябрьгә — 1 көн! Мәктәпкә әзерлекнең кайсы этабында син? 😄 👍 — бөтен кирәк-яракны инде күптән әзерләдем. Хәзер ял итәм! 🔥 — көндәлек, дәфтәрләр, ручкалар... Ә сумка кайда соң әле? 😅 😍 — яңа канцтоварларымны карыйм. Мәктәпкә барасым да килә башлады! 👌 — «Барысы да әзер!» — дидем. Ләкин сумканы тагын бер тапкыр тикшереп чыгам. 😂 — 1 сентябрьгә әле ерак дип уйлап йөрдем. Ә ул иртәгә икән?! ✨ Син кайсы вариант? Реакция белән күрсәт!

🌿 Сау бул, җәй! ☀️ Бүген җәйнең соңгы көне... Дуслар, ә сезнең өчен бу җәй нинди хатирәләр, җылы мизгелләр һәм матур вакыйга
🌿 Сау бул, җәй! ☀️ Бүген җәйнең соңгы көне...
Дуслар, ә сезнең өчен бу җәй нинди хатирәләр, җылы мизгелләр һәм матур вакыйгалар белән истә калачак? 💛

🌸 Чаллыда «Акварель-2026» чәчәкләр фестивале уза 🎨🌿Быел фестивальдәге һәр композиция — чәчәкләр ярдәмендә язылган үзенчәле
+9
🌸 Чаллыда «Акварель-2026» чәчәкләр фестивале уза 🎨🌿Быел фестивальдәге һәр композиция — чәчәкләр ярдәмендә язылган үзенчәлекле елъязма. 🌷📖 Анда Чаллының тарихы, шәһәрнең үсеше, формалашуы һәм бүгенге көнгә кадәр чәчәк атуы чагылыш таба. 🌺 Чәчәкләр генә түгел — шәһәр тарихы да күз алдында!

💫 Казанда «Печән базары» фестивале гөрли 📷 Динара Әхмәт фотолары
+6
💫 Казанда «Печән базары» фестивале гөрли 📷 Динара Әхмәт фотолары

✨ Яшь җырчы Рөстәм Хөсәеновтан бәйрәм бүләге ✨ 🎶 “МИН ЯРАТАМ СИНЕ, ТАТАРСТАН!” ҖЫРЫ!

✨Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көне программасы ✨
✨Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көне программасы ✨

Газиз республикабыз көне белән, дуслар! Бүген без тарихыбызга горурлык һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз.   Поздравляю с Днем Республики Татарстан! Желаю всем татарстанцам крепкого здоровья и благополучия. Пусть наш общий дом процветает, а традиции, которые мы бережем, передаются из поколения в поколение. Подписывайтесь на мой канал в МАХ

🌿 Бүген – Татарстан Республикасы көне! ❤️ ✨ Татарстаныбызга тынычлык, иминлек, ә һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек һәм муллык те
🌿 Бүген – Татарстан Республикасы көне! ❤️ ✨ Татарстаныбызга тынычлык, иминлек, ә һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек һәм муллык телибез! 💚 Республикабыз чәчәк атсын, киләчәгебез якты булсын! Бәйрәм белән! 🎉

Тиздән барлык мәктәпләрдә 😂 Укучыларыбыз иҗаты 😁 📸 Тәнзилә Галимуллина
Тиздән барлык мәктәпләрдә 😂 Укучыларыбыз иҗаты 😁 📸 Тәнзилә Галимуллина

✨ Бүгеннән Казанның Кабан күле буенда Печән базары эшли. 🙂 Фестиваль кунакларын 2 көн дәвамында бик кызыклы программа һәм матур эшләнмәләр көтә. 👦👧🏻 Нәниләр өчен дә мавыктыргыч мастер-класслар оетырыла.

Video message00:10

🎭 «Күзлек» балалар театр фестивале узды! «Чулпан» мәдәният үзәгендә Т.Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лаборатори
+5
🎭 «Күзлек» балалар театр фестивале узды! «Чулпан» мәдәният үзәгендә Т.Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясенең йомгаклау чарасы — фестиваль узды. ✨ 12 көн дәвамында яшь артистлар остаханәләрдә катнашты, иҗади кичәләрдә чыгыш ясады һәм остазлар белән бергә спектакль эскизлары әзерләде. 🏆 Финалга 5 катнашучы чыкты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Алмаз Гафаров — «Күзлекле егет», ә Мәликә Бариева — «Күзлекле кыз» исеменә лаек булды.
👏 Яшь артистларны котлыйбыз!

📚 Татарстан Милли китапханәсендә «Китап алмашу» акциясе уза 📖 Татарстан Милли китапханәсендә бүген һәм иртәгә Республика һә
📚 Татарстан Милли китапханәсендә «Китап алмашу» акциясе уза 📖 Татарстан Милли китапханәсендә бүген һәм иртәгә Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан «Китап алмашу» акциясе уза. Бу хакта китапханәнең телеграм-каналында хәбәр ителә. 💫 «Китап алмашу» акциясенә кушылу өчен яхшы хәлдәге кирәкмәгән китапларыгызны китерегез һәм ошаганнарын алып китегез.