700
Subscribers
No data24 hours
-17 days
-430 days
Posts Archive
Сәлам, дуслар! «Көмеш кыңгырау» газетасының сентябрь саны инде кулларда! 🍂📖
Бу санда:
👋 җәй белән хушлашабыз
🏫 мәктәп тормышына яңадан чумабыз.
🗞️ Сезне файдалы мәгълүмат, кызыклы интервьюлар, җәйге хатирәләр, укучыларыбыз иҗаты, мавыктыргыч хикәя һәм әкият, күңелле анекдотлар, сканворд һәм дәресләр расписаниесе көтә! 💫
🌻Ни өчен көнбагышны шулай атыйлар икән?🌻
🌚🌛Элек-электән, әле без дә, сез дә дөньяга килмәгән чакта, бу матур үсемлекнең исеме Төнбагыш булган, ди. Караңгы күктә түгәрәк ай күренүгә, Төнбагыш чәчәген ачып, тулган айга карап торырга яраткан. Күктә – ай, җирдә сап-сары Төнбагышлар яктырткан. Бу яктылыкка күктә болытларның күзләре камашкан.
📖 Дәвамын укырга
✍ Йосыф Мөхәммәтов, Актаныш, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат.
📷 Гөлнара Җәббарова фотосы
✨ Хыяллар ✨
Кәгазь, буяу, карандашлар –
Минем якын дусларым!
Киләчәктә оста рәссам
Булу минем хыялым!
Төсле тортлар ясыймын да,
Матур итеп бизим мин.
Кондитер һөнәренә дә
Өйрәнергә телим мин!
✍️ Диләрә Якупова, Яр Чаллы шәһәре.
+4
🍁 Сентябрь — көзнең тәүге ае, табигатьнең кышка әзерләнә башлаган чоры.
☀🌦 Борынгыдан халкыбыз һава торышын, киләсе кышны төрле билгеләргә карап фаразларга тырышкан. Әйдәгез, сентябрьгә бәйле халык сынамышларын искә төшерик! 🍂
💐 Икенчегә килдем бүген
Узган елны беренчегә
Укырга кергән идем.
Хәрефләрне, саннарны
Өйрәнеп беткән идем.
Инде хәзер зур үстем,
Икенчегә йөгерәм.
Матур итеп исәнләшеп
Мәктәбемә мин керәм.
Яратам мин мәктәпне,
Дусларымны сагындым.
Икенче сыйныф укучысы —
Мин бит инде зур булдым!
✍️ Амира Солтанова, Актаныш, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат
✨ Хәерле кич, дуслар!
😋 Дәресләрне карагач, әниемә булыштым! Бүген без аның белән бергәләп тәмле өчпочмак пешердек.
🩷Алинә Сибәгатова, Яр Чаллы, М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе, 2нче сыйныф.
✨🎭 Дуслар, шәп яңалык!
Тиздән «Апуш» татар балалар театр студиясе Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә үз ишекләрен ача.
👥 Катнашучыларның яшь чикләве: 8-16 яшь.
📍Әлмәттәге филиалга кастинг:
Кайда: Әлмәт шәһәре, Таһиров ур., 33 йорт
Кайчан: 6 сентябрь, 12.00-16.00
Гариза җибәрү өчен сылтама
📍Түбән Камадагы филиал:
Кайда: Түбән Кама шәһәре, Н. Кайманов урамы, 9 йорт (Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасында)
Кайчан: 7 сентябрь, 16.00
Язылу телефон аша: 89172816011
📍Яр Чаллы шәһәрендәге филиал:
Кайда: «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге, «Чулман» проспекты, 6 нчы йорт
Кайчан: 8 сентябрь, 16:00-19:00
Гариза җибәрү өчен сылтама
📍Алабуга шәһәрендәге филиал:
Кайда: Алабуга шәһәре, Казан урамы, 15а йорты, «Кама» уку-укыту театры
Кайчан: 9 сентября, 16:00–20:00
Гариза җибәрү өчен сылтама
❗️Кастингта катнашучылар үзләренең сәләтләрен (җыр, бию, шигырь, уен коралы) күрсәтә ала. Остазлардан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин.
📢 Әтнә районы укучылары гарәп телен өйрәнә башлаячак
📚✨ Әлегә курс 3 нче сыйныф укучылары өчен факультатив буларак оештырыла. Дәресләр атнага 2 тапкыр Олы Әтнә мәктәбе базасында узачак.
🤝 Район башлыгы Рөстәм Хисамиев бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин белән очрашуда сөйләгән. Әлеге башлангычны мөфти дә хуплаган һәм курсларның уңышлы узуын теләгән.
❓Ә сез мәктәптә тагын нинди телләрне өйрәнергә теләр идегез? 🌍
+4
🏛️ Иске Татар бистәсенә сәяхәт
Узган ялларда без гаиләбез белән Казанның Иске Татар бистәсенә бардык. Бистәнең тарихы Явыз Иванның Казанны яулап алган вакытына барып тоташа. Озак вакытлар ул татар мәдәнияте, дине һәм иҗтимагый үзәге булып торган.
🫖Биредә без «Чәй музее»на һәм кибетенә кердек. Анда борынгы чәй савытларын, матур сервизларны күрдек һәм «Чәй юлы» турында белдек.
Чәй кибетендә Һиндстан, Кытай, Шри-Ланка һәм башка илләрдән килгән чәйләр дә бар икән! 🌏
Музейда чит ил туристларын да очраттык. Алар да барысын кызыксынып карап йөрделәр.
Миңа сәяхәт бик ошады! Күп кенә яңа әйберләр белдем. 😊
✍️ Ильяс Сабиров, Арчаның 5нче гимназиясе укучысы
🍎 Алмалар коела 🍎
Кай ара җылы җил
Көньякка йөгерде?
Бакчага көз керде.
Алмалар өлгерде.
Тәмле ис урамның
Буеннан-буена.
Тыпылдап бакчада,
Алмалар коела.
Алмалар татлылар,
Тышы ал, эче бал.
Ниндиен телисең,
Шундыен сайлап ал.
Ә кошлар көньякка
Китәргә җыена.
Көзләрен шуңамы
Ямансу тоела?
✍ Галимҗан Латыйп
Repost from Интертат: иң популяр татарча медиa
Татарстан башкаласы тарихи вакыйгага әзерләнә. Казан кабат халыкара игътибар үзәгенә әйләнәчәк. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-kazan-gotova-prinyat-igry-kocevnikov-v-2028-godu-5928557
🎨 ✨ Гүзәл Хәйбуллова, рәссам:
Беренче сыйныфка барырга җыенганда, тирә-юньдәге барлык өлкәннәр дә миннән: «Гүзәл, мәктәпкә барасың киләме?» — дип сорый иде. Бу сорау мине аптырашта калдыра иде. Үзең берни дә белмәгән нәрсәне ничек теләргә мөмкин? Мин нәрсәгә ризалашырга җыенам соң? Мин хәтта: «Әгәр сорыйлар икән, димәк, чыннан да сайлау мөмкинлеге бар», дип уйлап куйган идем. Өлкәннәрнең шул соравы хәтеремдә озак сакланды. Ул, хәтта, укудагы иң катлаулы сынауларның берсе булып чыкты. Ә бит ахыр чиктә мин мәктәпне алтын медаль белән тәмамладым. Әмма әдәпле бала буларак, мин, ни өчендер, барысына да ышанычлы итеп: «Әлбәттә, барасым килә!» – дип җавап бирә идем.
📚🏫Кыңгырау чыңлый, кулда чәчәк бәйләме, ә күңелдә – бераз дулкынлану һәм зур өметләр...
✨1 сентябрьнең үзенә генә хас бер тылсымы бар. Ул безне, күпме еллар узса да, яңадан балачакка алып кайта. Блогер Илназ Габидуллин хатирәләре әнә шул хакта.
📚Белем көне белән бәйле иң җылы, иң кадерле хатирәләрне җырчы Хәят белән барлыйбыз ❣️
+1
📚 Белем иленә сәяхәтем башланды!
Мин быел 1нче сыйныфка укырга кердем. Бүгеннән белем иленә сәяхәтем башланды. Безне беренче укытучыбыз Комарова Валентина Николаевна каршы алды. Сыйныфташларым белән таныштым. Һәрберебезнең партасына бүләкләр әзерләп куйганнар. Укытучыбызга матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттек, истәлеккә бергәләп фотога төштек. Аннан соң беренче дәрес булды. Миңа мәктәбем бик ошады. Ул безне җылы каршы алды.
✍ Сылу Габдуллина, Яр Чаллы шәһәре, 29нчы гимназия, 1Б сыйныфы
✨ Моңлы җыр ✨
Мәктәп ишекләрен ача,
Кабаттан алтын көздә.
Белем учагының йорты
Моңлы җыр гүя безгә.
Кыңгырау чыңлавы белән,
Башлана ул моңлы җыр.
Сыйныф бүлмәсе, дәресләр...
Кызык һәм җаваплы чор.
Сагынып көтеп торганнар,
Кара такта, парталар.
Китап-дәфтәр, каләмнәргә
Тәңгәл килә, пар алар.
Кочак-кочак кабул итә,
Укытучым чәчәк-гөл.
Яңа үрләр, зур уңышлар,
Безне көтеп торсын гел!
✍ Люция Әблиева
📷 Фотода – «Көмеш кыңгырау»ның «Безнекеләр» сәхифәсе герое Айдинә. Ул быел 4нче сыйныфка китте.
