en
Feedback
«Көмеш кыңгырау»

«Көмеш кыңгырау»

Open in Telegram

Хәбәрләр, иҗат...

Show more
700
Subscribers
No data24 hours
-17 days
-430 days
Posts Archive
🙃 Елмаеп-көлеп алыйк! 🙂 Чебурашка кинотеатрга килгән: – Билет ничә сум тора? – Ун сум . – Минем биш кенә сум бар. Кертегез
🙃 Елмаеп-көлеп алыйк! 🙂 Чебурашка кинотеатрга килгән:  – Билет ничә сум тора?  – Ун сум . – Минем биш кенә сум бар. Кертегез инде, мин бер генә күз белән карармын...

🤗 Сәлам, дуслар! 🍂 📖 Укуның икенче атнасы да башланды! ❤️ 🏃 «Хәрәкәттә - бәрәкәт!» - ди укытучыбыз Резеда Флюровна. Без б
🤗 Сәлам, дуслар! 🍂 📖 Укуның икенче атнасы да башланды! ❤️ 🏃 «Хәрәкәттә - бәрәкәт!» - ди укытучыбыз Резеда Флюровна. Без бу сүзләрнең дөреслеген физкультура дәресендә тагын бер кат аңладык, чөнки бүген дәресне урамда - саф һавада үткәрдек! 🍁 Көзге матур көндә рәхәтләнеп уйнадык. ✍ Алинә Сибәгатова, Яр Чаллы шәһәре, М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе, 2нче сыйныф.

✨ СҮЗ БАЙЛЫГЫН АРТТЫРАБЫЗ ✨ 📖 Бүгенге яңа сүз: пәрәвез. Әбиләр чуагында һавада очкан пәрәвез җепләре — җәйнең китәргә ашыкмы
СҮЗ БАЙЛЫГЫН АРТТЫРАБЫЗ ✨ 📖 Бүгенге яңа сүз: пәрәвез. Әбиләр чуагында һавада очкан пәрәвез җепләре — җәйнең китәргә ашыкмыйча, көз белән саубуллашуы кебек. 🙂 Исеңдә калдыр!

✨ Халыкара грамоталылык көне ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтелә. ✨ ✍ 📚 Бу көн ЮНЕСКО тарафыннан 1966 елда гамәлгә кертелә,
+4
Халыкара грамоталылык көне ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтелә. ✨ ✍ 📚 Бу көн ЮНЕСКО тарафыннан 1966 елда гамәлгә кертелә, ә беренче тапкыр 1967 елда үткәрелә.
Аның төп максаты — грамоталылыкның кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, уку һәм белем алуга кызыксынуны арттыру.
📖 ☝️ Ә безнең карточкаларда сез грамоталылыкны үстерүнең төрле алымнары белән таныша аласыз! 🙂

🍂 Серле матурлык 🍁 🌨 Җәйне бик тә яратсам да, Күңелемә көз якын. Кызгылт-сары яфраклары, Әйтерсең лә гел алтын! Үзем шунда
🍂 Серле матурлык 🍁 🌨 Җәйне бик тә яратсам да, Күңелемә көз якын. Кызгылт-сары яфраклары, Әйтерсең лә гел алтын! Үзем шунда тугангамы, Яратам шул мин көзне. Табигать тә көздә генә Саклый кебек бар серне. «Елак бит ул!» - дисәләр дә, Бүләге ул Аллаһның. Һәрберебез күрсен иде Матурлыгын дөньяның. ✍ Гөлшат Фатыйхова, Балтач 3нче балалар бакчасы тәрбиячесе. 📷 Нейрочелтәр фотосы.

☀️ Яңа көн — яңа мөмкинлекләр! Һәр башлаган эшегез уңышлы булсын! 🙂
☀️ Яңа көн — яңа мөмкинлекләр! Һәр башлаган эшегез уңышлы булсын! 🙂

✨ Дуслар белән бергә ✨ Бабай-әби сараенда Яши сарык һәм кәҗә. Сарыктан ак йон безгә, Тәмле сөт бирә кәҗә. Әби кәҗә сөтеннән Я
Дуслар белән бергә ✨ Бабай-әби сараенда Яши сарык һәм кәҗә. Сарыктан ак йон безгә, Тәмле сөт бирә кәҗә. Әби кәҗә сөтеннән Ясый каймак, йә катык. Йоннан бәйли безгә ул Бияләй һәм дә оек. Кайчак аларга килә Шүрәле, Су анасы. Алар да безнең дуслар, Кунак булалар тагы. Без дә кунак әбидә, Чәй эчәбез җыелып. Сөтле чәй иң тәмлесе, Ипигә бал-май ягып. Гали дә бездә кунак, Акбай да аның белән. Бөтен өй эче шаулый: Шатлык белән күмелгән! ✍ Энҗе Сираҗева, Яр Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп. «Ак каурый» әдәби түгәрәге.

Бүген — Оныклар көне. Әмма оныкларга булган әби-бабай мәхәббәте бер генә көн белән чикләнми. Алар безне һәр көнне назлы сүзлә
Бүген — Оныклар көне. Әмма оныкларга булган әби-бабай мәхәббәте бер генә көн белән чикләнми. Алар безне һәр көнне назлы сүзләре, җылы карашлары, тәмле сыйлары белән сөендерә. Ә оныклар өчен әби белән бабайның йорты һәрвакыт иң җылы, иң кадерле урын булып кала.
Килешәсезме? 🙂

😅 🤭Бу мемдагы хәл сиңа да танышмы? Шулай да, организмга ял кирәк — йокларга вакытында ятыйк! 💤✨
😅 🤭Бу мемдагы хәл сиңа да танышмы? Шулай да, организмга ял кирәк — йокларга вакытында ятыйк! 💤✨

🌺 Хризантемалар арасында бер кашкарый яшеренгән. 👀 Таба алдыңмы?
🌺 Хризантемалар арасында бер кашкарый яшеренгән. 👀 Таба алдыңмы?

Кашкарый турында кызыклы фактлар: 🌸 Кашкарыйларның төсләре бик күп. Алар ак, алсу, зәңгәр, шәмәхә, кызыл һәм төрле катнаш тө
Кашкарый турында кызыклы фактлар: 🌸 Кашкарыйларның төсләре бик күп. Алар ак, алсу, зәңгәр, шәмәхә, кызыл һәм төрле катнаш төсләрдә була. 🌸 Кашкарый чәчәге мәхәббәт һәм сабырлык символы булып санала. 🌸 Кашкарыйның туган ягы — Төньяк Америка һәм Евразиянең кайбер төбәкләре. 🌸 Кашкарый салкынча һава торышын ярата. 🍂 Кашкарый — көзнең кечкенә генә йолдызы кебек: ул салкын көннәрдә дә кешеләргә матурлык һәм шатлык бүләк итә. 📷 Нейрочелтәр рәсеме

Сәлам, дуслар! Бүген нинди көн икәнен беләсезме? 6 сентябрьдә кашкарыйлар һәм барлык көзге чәчәкләр бәйрәме билгеләп үтелә ик
Сәлам, дуслар! Бүген нинди көн икәнен беләсезме? 6 сентябрьдә кашкарыйлар һәм барлык көзге чәчәкләр бәйрәме билгеләп үтелә икән! 🌺 📷 Нейрочелтәр рәсеме

💫 Үсәсем бар 💫 Минем әни шундый әйбәт — Мактап кына тора ул: «Улым бигрәк уңган!» — диеп, Миңа канат куя ул. Әни мине мактаганда Очып китәрдәй булам. Бер талпынсам, йолдызга да Менеп җитәрдәй булам! «Эшчән кеше тиз үсә», — ди, Белми әйтмәс әнием! Үсәсем бар, — мин бит әле Төпчек улы әнинең. Кушканны да көтми эшлим — Бик үсәсем килә ич! Көн дә үсәм, әниемә Зур-зур егет кирәк ич! ✍️Фирая Зыятдинова

🗓️ Бүген шагыйрә, җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирая Зыятдинова туган көн (1945 - 2006). Шагый
🗓️ Бүген шагыйрә, җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирая Зыятдинова туган көн (1945 - 2006). Шагыйрә кече яшьтәге мәктәп балаларына атап язылган әсәрләре аерым җыентыклар итеп чыгарылган: «Айнур» (1995) һәм «Бака туе» (2003) китапларында әдибәнең балалар теле белән сөйләнгән, кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларга корылган шигырьләре тупланган.
Аларның лирик геройлары: «үзе кечкенә булса да, эче тулы төш кенә» Алия, чын сабыйларча эчкерсез Айнур яшьтәшләренең күңелендә үз урыннарын тапты. Мондый шигырьләргә еш кына кошлар, бал кортлары, җәнлекләр, җанландырылган табигать күренешләре килеп керә. Балаларда гына була торган эчкерсез тапкырлык, мәзәкчел ситуация, киң күңеллелек, дөньяга гаҗәпләнеп, сокланып карау, кешелеклелек сыйфатлары урын алган әлеге шигырьләрдә.

🍁🌿🍂🍃 Җәйнең итәге бик озын булган, Җылы көннәрен көзгә калдырган. Хәлбуки көз дә, алай тик тормый, Яфрак коешлы ул инде у
🍁🌿🍂🍃 Җәйнең итәге бик озын булган, Җылы көннәрен көзгә калдырган. Хәлбуки көз дә, алай тик тормый, Яфрак коешлы ул инде уйный. ✍️ Алсу Галеева 📷 Гөлнара Җәббарова

✨ Хыялымда мин – җырчы һәм актриса! ✨ 🎤 Җыр, театр, нәфис сүз, бию һәм хәтта домра – Казан кызы Азалия Зәкиеваның иҗат дөнья
✨ Хыялымда мин – җырчы һәм актриса! ✨ 🎤 Җыр, театр, нәфис сүз, бию һәм хәтта домра – Казан кызы Азалия Зәкиеваның иҗат дөньясы бик бай. Ә аның иң зур хыялы – танылган җырчы һәм актриса булу. Бу хыялга ул инде бүгеннән үк зур тырышлык белән атлый. Әңгәмәне укырга

⌛️Беренче уку атнасы тәмамланып килә... Сездә кәефләр ничек, дуслар? Безнең песекәйнеке кебек түгелдер дип өметләнәбез 😁
⌛️Беренче уку атнасы тәмамланып килә... Сездә кәефләр ничек, дуслар? Безнең песекәйнеке кебек түгелдер дип өметләнәбез 😁

⌛️Беренче уку атнасы тәмамланып килә... Сездә кәефләр ничек, дуслар? Безнең песекәйнеке кебек түгелдер дип өметләнәбез 😁

🎶 Күңелемдә моңнарым бар 🎶 Әле кечкенә булсам да, Мин җырларга яратам. Күңелемдә моңарым бар: Җырларым яңгыратам. Өйдә матур җыр куям да Кушылып аңа җырлыйм. Үскәч, олы сәхнәләрдә Чыгыш ясарга уйлыйм. ✍️ Хәят Якупова, Яр Чаллы шәһәре

📚 Без сиңа яңа уку елына дәресләр расписаниесен әзерләдек. 📝✨ 👌Саклап куй, бастырып чыгар — кирәк чакта һәрвакыт кул астын
📚 Без сиңа яңа уку елына дәресләр расписаниесен әзерләдек. 📝✨ 👌Саклап куй, бастырып чыгар — кирәк чакта һәрвакыт кул астында булсын!